
Полная версия:
Яңарыш юлында / На пути возрождения (на татарском языке)
Соңгы елларда татар драматургиясе белән өстән-өстән генә танышкан сурәттә дә, анда стильләрнең төрлелегенә һәм аерым юнәлешләрне, эстетик тенденцияләр үстерелешен ачык күрергә була. Тематик байлык ягыннан гына түгел, жанр һәм стиль төрлелеге җәһәтеннән дә драматургиябез яңа баскычка күтәрелде. Алда әйтелгәнчә, шәхескә, кешенең рухи дөньясына игътибар артты. Хезмәт һәм иҗат кешесен дөньяның терәге һәм үзәге итеп аңлау көчәйде. Бүгенге театрлар афишаларында героик-революцион, тарихи-иҗтимагый, социаль-көнкүреш, психологик һәм романтик драмаларга, трагедия, комедия, водевиль һәм трагикомедиягә дә мисаллар табып була. Мирсәй Әмирнең «Хөррият» һәм «Агыйдел», Аяз Гыйләҗев һәм Альберт Яхинның «Шамил Усманов», Гариф Ахунов повесте буенча эшләнгән «Чикләвек төше», Хәй Вахитның «Күк капусы ачылса» һәм «Давыл», Туфан Миңнуллинның «Ир-егетләр» һәм «Диләфрүзгә дүрт кияү», Шәриф Хөсәеневнең «Зөбәйдә – адәм баласы» һәм «Әни килде», Аяз Гыйләҗевнең «Эңгер-меңгер» һәм «Сары чәчәк ата көнбагыш», Нурихан Фәттахның «Кол Гали», Сәет Шәкүровның «Тол хатыннар, тол кызлар», Әхсән Баянның «Һәйкәл», Риза Ишморатның «Хикмәтле Сәйфи», Илдар Юзеевнең «Бөркетләр кыяга оялый», Юныс Әминевнең «Минем җинаятем» һәм «Гөлҗәннәтнең җәннәте» һ. б. – менә бүгенге театрлар репертуарының нигезен тәшкил иткән пьесаларның тулы ук булмаган исемлеге. Хәзерге вакытта татар драматургиясен профессиональ осталыклары арта барган авторлар, иҗади индивидуальлек ягыннан формалашкан һәм үзенчәлекле көчләр нәкъ менә алга таба үстерә. Гомуми реалистик принциплардан тыш, аларның әсәрләрендә дөньяны үзенчә итеп художестволы күрү, заман проблемаларын чагылдыруның эстетик категорияләрен үзенчә кабул итү һәм аңлау хас. Нәкъ менә «художестволы күрү», чөнки стиль ахыр чиктә шуның белән бәйле. Мәсьәләгә нәкъ менә шул ноктадан карап якын килгәндә, бүген актив эшләүче авторлар иҗатында ачык итеп аерып куя торган үзенчәлекләр бар. Нечкә психолог, кискенрәк, вакыты белән хәтта ачы телле Шәриф Хөсәенев белән кеше күңеленең тирән чоңгылларын бирү остасы, лирик сурәтләүгә тартым Аяз Гыйләҗевне үзара буташтырып булмаган кебек, тормышыбызга гашыйк, шаян Хәй Вахит, халык күңелен тирән аңлап сурәтләүче, үткен Туфан Миңнуллин, коммунистик идеалларга бирелгәнлекне ачыктан-ачык чагылдыру тарафдары Риза Ишморат, зирәк акыл ияләре Нәкый Исәнбәт һәм Мирсәй Әмир, гомумиләштерүләргә һәм интеллектуальлеккә омтылучы Диас Вәлиев, романтикага тартылучы Илдар Юзеев һәм Әхсән Баян, уйчан һәм бераз гына кайгылы Юныс Әминев һәм сәхнәне сизгер тоючы Сәет Шәкүровлар да бер-берсенә охшамыйлар.
Вакыйгаларны эпик иңләп алудан һич тә баш тартмастан, героик-революцион драма авырлык үзәген иҗтимагый-сәяси мәсьәләләрдән, тышкы күренешләрне сурәтләүдән герой шәхесенә, аның рухи дөньясына, характеры формалашу процессына күчерә башлады. «Хөррият», «Шамил Усманов» кебек әсәрләрдә зуррак проблемаларга, психологик анализга, фәлсәфи гомумиләштерүләргә омтылу көчәйде. Сәхнәгә герой-коммунист, герой-революционер образын кертү белән, тамашачының хуплавын, соклануын һәм энтузиазмын тудыруга өмет итә торган заманалар үтеп бара. Көрәшче характерындагы кырыс аскетизмны алгы планга чыгарып, һәр көрәшнең уңышын шуңа гына кайтарып калдыру, коммунист-көрәшчене шәхси мәнфәгатьләреннән баш тарткан, көрәш өчен генә туган, шуннан башка бернәрсә турында да уйламый торган аскет итеп сурәтләү кичәге эстетик зәвык белән бергә калды. Көрәшче-герой характерын да лирик тойгылар һәм лирик җылылык белән, эчке кичерешләр белән баетуга игътибар арта бара.
Хәзерге драматургиядәге стиль төрлелегенең үзәген тәшкил иткән бу юнәлеш заман проблемаларына багышланган, бүгенге геройларны гәүдәләндерүгә ният иткән пьесаларны да үз эченә ала. Монда уңышлар булган кебек, аерым кимчелекләр һәм чатаклыклар да бар әле.
Хәй Вахитның «Мәхәббәтең чын булса» драмасы проблемасы белән дә, темасы ягыннан да актуаль. Ул укытучыларга багышланган, мактаулы, җаваплы һәм авыр профессия кешеләренә дан җырлау нияте белән язылган. Драманың үзәк проблемасын гаделлеккә һәм хакыйкатькә тугрылык турында дип билгеләргә мөмкин. Сүз хезмәттә дә, үзара мөнәсәбәттә дә, балалар тәрбияләүдә дә, мәхәббәт мәсьәләләрендә дә намуслы һәм гадел булу турында бара. Тормышта ялган урын алмасын, тәрбия эшендә фальшьнең эзе дә булмасын, сөешүдә риялану начар – тәҗрибәле укытучы Хәят Газизовна да, яшь кыз Мөршидә дә менә нәрсә өчен көрәш алып бара. Бу көрәштә олы яшьтәге Хәят Газизовна яшьлеккә хас романтик омтылыш һәм активлык күрсәтә. Мәсәлән, аның сугыш батырларына куелган һәйкәл янында факел кабызу өчен утны шәһәрдәге олы факелдан, изге уттан кабызып алып кайтырга тәкъдим итүе шул хакта сөйли. Вакыт-вакыт аңа хәтта яшьләрчә җиңеллек, наянлык та хас (мәсәлән, аның мәктәп директорын үз бүлмәсенә бикләп куюы). Болар – образны җанландыра һәм аның уңай сыйфатларын үтемлерәк итеп чагылдыра торган табышлар һәм детальләр.
Ә асылда, самимилеге белән күзгә бәрелә торган, яшьлекнең гүзәл якларын, сафлыкны үзендә туплаган Мөршидә исә урыны-урыны белән җитди һәм акыллы була белә. Аның үз эшенә мөнәсәбәте, коллегалары һәм балаларга, тәрбия мәсьәләләренә карашы өлгерә барган саен, образ тулылана, характеры бөтенәя. Монда, геройның үсешен күрсәтү өчен, тормышчан ситуацияләр тудыра белү осталыгы күренә. Шул ук вакытта урыны белән ясалма ситуация дә килеп кереп, автор концепциясенә зыян да салгалыйлар. Мәсәлән, беренче күренешләрдән үк гаделлек сакчысы булуын әйтеп, шул юлда берни алдында да тукталып калмаячагын белдереп, сәхнәгә килеп кергән Мөршидә каршына тормыш бер-бер артлы үз киртәләрен куя тора. Кыз бу авылга, бу мәктәпкә килүе белән үк гаделсезлек эшләгән булып чыга: ничәмә еллар уңышлы төстә балалар укыткан, бу эшне яраткан һәм бөтен нечкәлекләренә кадәр белгән-үзләштергән Нурислам эшсез кала, күрше авылга хезмәткә йөрергә мәҗбүр була. Бу проблеманы хәл итү Мөршидәнең кулыннан килми. Кулыннан килгәндә исә, кыз гаделсезлекне күрми үтеп китми. Мәсәлән, шәһәрдән алып кайткан факел уты сүнеп, шул ситуациядә балаларны алдау юлына баскан мәктәп директорының ялганын Мөршидә үз репутациясенә тап төшереп булса да фаш итә.
Хәй Вахитның каләме якты буяуларга бай. Автор, моңа ирешү өчен, һәрвакытта дип әйтерлек әсәрләренең үзәгенә яшьләр образын куеп, мәхәббәт темасына мөрәҗәгать итә. Ләкин драматург бервакытта да диярлек мәхәббәтне ялгыз гына, үзен генә алмый. Ягъни мәхәббәт вакыйгаларыннан мавыктыргыч сюжет кору, коллизияләр тудыру өчен файдаланса да, бу аның асыл теләге дә, төп максаты да түгел. Ул мәхәббәт ситуацияләре ярдәмендә алдынгы хезмәткә, кешеләр арасындагы матур мөнәсәбәтләргә, тормышыбыздагы яңалыкларга, уңай геройларга дан җырларга омтыла. Дөрес, мәхәббәткә, яшьлеккә хас романтикага артык бирелеп китеп һәм мавыгып, автор еш кына үз әсәрләрендә тормыш кыенлыкларын, хезмәт авырлыкларын, яшәү һәм көрәш мәшәкатьләрен өстән ялтыравыклы пәрдә белән дә каплап куя. Шуның нәтиҗәсендә геройларның эш-көрәше тиешенчә күренеп бетмәгән очраклар да бар. Чөнки андый пьесаларда мәхәббәт геройларның иң беренче адымнарыннан ук хезмәттәге батырлыкка һәм бирелгәнлеккә бәйләп куела. Ләкин шунысын ачык әйтергә кирәк: тормыш-яшәештәге уңайны, яктыны, алдынгыны сурәтләүдә драматургның үз алымнары, үз стиле бар. Бу алымнар белән, мондый стильдә язылган әсәрләрне тамашачы бик тә якын итә. Хәй Вахит яшьлек темасыннан, мәхәббәт проблемасыннан күпчелек әсәрләрендә бик белеп һәм уңышлы файдалана.
Без тикшерә торган әсәрдә дә шуны ук күрергә мөмкин. Драматург хаклык, гаделлек, дөреслек өчен көрәш темасын мәхәббәт проблемасы белән органик бәйләнештә бирергә тырыша. Мәхәббәт проблемасы! Чыннан да, драмада ул проблема дәрәҗәсенә күтәрелгән. Әсәрнең исеме дә шуңа ишарә. «Мәхәббәтең чын булса» дигән исемнең мәгънәсе Мөршидә һәм Таһирның бер-берсенә булган көчле тойгыларны гына түгел, ә Хәят Газизовна, Нурислам, Мөршидә һәм Мәликәләрнең үз профессиясен, балаларны чын ярату хисен дә аңлата.
Гаҗәп хәл, ләкин нәкъ менә шушы проблеманы хәл итүдә әсәргә ачыклык җитеп бетми. Драманың, аның буенча куелган спектакльнең гомуми уңышын һич тә кире какмаган хәлдә, бу кимчелек хакында да әйтеп узарга кирәк. Мәсьәлә шунда: драманың соңгы күренешләрендә ике хис – шәхси һәм иҗтимагый мәнфәгатьләр кирәкмәгән төстә үзара каршылыкка кертелә. Дөрес, автор белән бер мәсьәләдә килешергә кирәк, кешеләрдәге гүзәл сыйфатларның берсе шунда: алар кирәк булган вакытта гомуми эш өчен шәхси теләкләрен йөгәнли дә, корбан итә дә беләләр. Шул ук вакытта тормышта шәхси теләкләр белән иҗтимагый мәнфәгатьләрнең ярашуы өчен мөмкинлекләр күп. Шуңа күрә дә андый үзара каршылык булган очракның сәбәпләрен, конкрет чагылышын ныклап нигезләргә кирәк. Драмага менә шул җитми. Авторның теләген аңлау кыен түгел. Ул укытучы һөнәренең авыр һәм җаваплы булуын, шул ук вакытта мавыктыргыч һәм мактаулы һөнәр икәнен тамашачыга тулырак җиткерергә тели. Хәят Газизовна һәм Нурислам кебек, яшь буынны тәрбияләү эшенә гомерләрен һәм талантларын багышлаган кешеләрнең фидакярлеген үтемле итеп күрсәтергә тырыша. Кабатлап әйтергә кирәк: көчле мәхәббәт һәм җәмгыять каршындагы бурычның үзара каршылыкка керү очраклары булырга мөмкин. Ләкин тормышта мондый конфликтның да үз мәнфәгатьләренә зарар килмәслек, шул ук вакытта җәмгыять каршында, халык алдында бурычларыңны намус белән үтәрлек төстә хәл ителү мөмкинлекләре бик зур. Автор менә шул мөмкинлекләрне исәпкә алып бетермәгән. Драмадан килеп чыга торган логика буенча барсаң, нәрсә була? Яхшы укытучы һәм үз профессияңнең серләренә төшенеп җиткән тәрбияче булыйм дисәң, үз тормышыңа азрак игътибар ит, шәхси теләкләреңне йөгәнлә, янәсе. Нәтиҗәдә әнә Хәят Газизовна кебек кияүгә чыкмыйча, гаилә рәхәтен күрмичә, аның каравы халык мәхәббәтен һәм игътибарын тоеп, үз укучыларыңнан хатлар алып, аларның уңышлары белән горурланып яшәрсең. Яки батыр фронтовик Нурислам кебек, балалар белән булу, аларга дәрес бирү мөмкинлеге өчен, һәр көн җиде чакрым араны үтеп, күрше авылга йөрерсең. Мәликә шикелле ир-ат иркәләвенә сусап гомер кичерерсең. Шәхси мәнфәгатьләр һәм профессиягә тугрылык хисен капма-каршы куеп, Хәят Газизовна, Мәликә, Мөршидәләрне гаилә рәхәтлекләреннән ваз кичкән кешеләр ясап, автор, үзе телиме-юкмы, укытучы эшен берьяклы күрсәтә. Укытучылык хезмәтендә шәхси мәнфәгатьләрне тулы канәгатьләндерү өчен мөмкинлекләр аз дигән ялгыш фикер тудыра торган бәхәсле концепция барлыкка килә.
Шунысы да гыйбрәтле: проблеманы болай хәл иткәндә, уңай геройларның характер бөтенлегенә дә зыян килә. Таһирның тәкъдименнән баш тарту күренешләрендә Мөршидә үзен гаять ясалма тота. Ә Таһирны карагыз инде! Сөйгән кызы алдына нинди таләп куя ул: йә мин сине бүген үк алып китәм, яки беркайчан да без бергә була алмаячакбыз (!). Ни өчен диген? Чөнки егет үз алдына «хәзер үк өйләнергә» дигән максат куйган. Һәм ул моны эшләячәк. Мөршидәне булмаса, бүтән кыз алачак. Ә бит үзе, имеш, Мөршидәне шашып сөя. Шулай итеп, пьесаның соңгы күренешләрендә тотнаксыз бер егет күз алдына килә. Шунысы гаҗәп: егетнең мондый фикерләре, таләпләре теләсә нинди кызны хурландырыр иде, ә шуларга Мөршидәнең бер дә исе китми. Таһирның анасы урынына калган, аны тәрбияләп кеше иткән Хәят Газизовнага, аның үз профессиясенә булган мөнәсәбәтенә һөҗүм ясап сөйләгән сүзләре әсәрдә тиешле отпор алмый. Яки Мөршидәнең егетеннән баш тартуының сәбәбен карагыз. Имеш, Таһир (ә ул очучы) хезмәткә бара торган җирдә татар мәктәбе юк икән дә, Мөршидә татар телен һәм әдәбиятын укыта алмаячак икән. Димәк, укытучы буларак, ул үз-үзен югалтачак. Шактый ук ясалма киртә.
Шәхси тормыштагы уңайсызлыклар һәм бәхетсезлекләр, җәмгыять мәнфәгатьләре өчен шәхси теләкләрен корбан итәргә әзер тору алда карап узган «Дәвам» драмасындагы кайбер геройларга да хас. Мәсәлән, Дания Әхмәдуллина, Саттаров образларында күренә ул. Ләкин бу персонажларның аскетлыгы аклана һәм ышандыра. Аннары ул вакытлы бер күренеш итеп сурәтләнә. Аскетлык монда геройларның характерын бөтенәйтә, аларны бизи. Ә Мөршидә характерын бизәргә тиеш дип уйланылган аскетизм хакыйкатькә зыян сала, уңай геройларның эш-хәрәкәтендә ясалмалылык тудыра.
Драматургия турында сүз барганда, тагын да бер төр пьесаларга аерым тукталырга кирәк. Хәзерге татар драмасы авыр һәм каршылыклы тормыш ситуацияләрен һәм характерларны, принципиаль мәсьәләләрдә бәхәсне, авторның эзләнүчән тынгысыз фикерен торган саен тулырак чагылдыра. Аның өчен кулай формалардан берсе – драма-бәхәс, драма-дискуссия. Аны «фикер драмасы» дип атау да бар. Бездә бу төрдә шактый әсәрләр язылды. Нәкый Исәнбәтнең «Мәрди белән Нәфисә», Туфан Миңнуллинның «Миләүшәнең туган көне» һәм «Нигез ташлары», Аяз Гыйләҗевнең «Җиргә тапшырылган серләр» һәм «Җан җылысы», Хәй Вахитның «Давыл», Риза Ишморатның «Мирас», Шәриф Хөсәеневнең «Әни килде» һ. б. Бу пьесалар сәнгатьчә алымнары, язылу формалары һәм күтәргән мәсьәләләре җәһәтеннән бик тә төрле, хәтта андый әсәрләр жанрлары ягыннан да кискен аерылырга мөмкин. Ләкин аларны берләштергән бер уртак сыйфат бар: ул да булса, интеллектуальлеккә аерата игътибарлы булу. Интеллектуальлек хәзерге драматургиягә, гомумән, хас. Чөнки ул бүгенге кешеләрнең мөһим үзенчәлеге булып тора һәм заман рухын чагылдыра. Агымдагы тормыш активлык, фикерләүдә мөстәкыйльлек һәм принципиаль мәсьәләләрне хәл итүдә тәвәккәллек таләп итә. Ә бу үз чиратында кешенең интеллектуаль яктан тиешле югарылыкта булуын сорый, баюын һәм үсүен китереп чыгара. Драма-бәхәстә менә шул сыйфатлар тиешенчә чагылу өчен мөмкинлекләр күп.
Туфан Миңнуллин бу төрдә уңышларга иреште. Аның 1968 елда Галиәсгар Камал исемендәге театрда куелган «Миләүшәнең туган көне» драмасында, мәсәлән, яшәүнең һәм иҗатның асыл мәгънәсен аңлаудагы төрле һәм капма-каршы фикерләр үзара кисештерелә. Төрле караштагы кешеләрнең үзара бәрелешләре, фикер көрәше драмада хәрәкәт барлыкка китерә. Шуның белән әсәрдә проблемалар иҗтимагый яңгыраш алырлык дәрәҗәгә үстереләләр. Пьеса, аерым кимчелекләре булуга да карамастан, бу драматург иҗатында беренче уңышлы адым, уңышлы башлангыч булды, аның иҗат кредосын ачыклауда мөһим роль уйнады.
Туфан Миңнуллин ифрат нәтиҗәле иҗат итә. Академия театрында аның тагын да «Диләфрүзгә дүрт кияү» водевиле, «Ир-егетләр» һәм «Канкай углы Бәхтияр» дигән драмалары, Республика күчмә театрында бер-бер артлы «Күрше кызы», «Уйланыр чак», «Нигез ташлары», «Үзебез сайлаган язмыш» пьесалары сәхнәгә куелды. Тематик яктан да, материал эзләп, тормышның яңадан-яңа өлкәләренә мөрәҗәгать итү ягыннан да Туфан Миңнуллин кабатлауларга юл куймый. Ул иҗат иткән әсәрләр арасында комсомол вәкилләренең тынгысыз хезмәтен үзәккә куеп сурәтләгән пьеса да, яңа әхлак нормаларының үзләренә ничек итеп юл яруларын күрсәткән әсәр дә, укытучыларның тынгысыз эшенә багышланган драматик хикәя дә, бүгенге авыл яшьләрен якты буяуларда тасвирлаган, кайбер кимчелекләрдән күңелле итеп көлгән водевиль дә бар. Драматург сәхнәне сизгер тоя, ул үзенчәлекле характерлар тудырырга оста. Аның пьесаларында сюжет катлаулылыгы да, вакыйгалар өстенлеге дә юк, аларның көчен үзенчәлекле характерлар билгели. Болар бигрәк тә аның комедияләрендә ачык күренә. Драмаларында да ул комик типларны тормышчан һәм җанлы итеп, шактый тапкыр сурәтли. Мәсәлән, аның «Диләфрүзгә дүрт кияү» водевиле шаянлыкка, уенга, көлкегә, җорлыкка байлыгы, характерлары ачык беленеп торуы һәм аларның кызыклы булуы белән укучының һәм тамашачының игътибарын яулап алды. Шул ук вакытта Туфан Миңнуллин драматик характерлар иҗат итү өлкәсендә дә эзләнүләр алып бара. Бигрәк тә аны заманыбызның үзәк геройлары, әйдәүче геройлар, алдынгы кешеләрне гәүдәләндергән образлар кызыксындыра. Дөрес, монда аңа бөтенесе дә ансат кына бирелми. Уңышлар аерым кыенлыклар белән аралашып килә, барысы да автор уйлаганча гына килеп чыкмый. Мәсәлән, бу яктан аның «Ир-егетләр» кебек, вакытында матбугат битләрендә уңай рецензияләр алган пьесасы шактый гыйбрәтле. Сүз дә юк, әсәр, нигездә, әйбәт, аның буенча куелган һәм драманың «Казан утлары» журналында (1972. – № 9) басылган әдәби варианты тамашачыларны һәм укучыларны тәрбияләүдә уңай роль уйный. Ләкин зур сәнгать югарылыгыннан торып караганда, пьесага кайбер кимчелекләр дә хас булуын күрмәү мөмкин түгел.
Драма, асылда, пьеса-дискуссия төренә якын. Чыннан да, драмада капма-каршы торып көрәшү ачык рәвештә түгел, ә колхоз рәисе Мәрван белән аның электәге фронтташ дусты, талантлы архитектор булган, ә соңыннан исереклек юлына кереп киткән Әхтәм арасындагы тартыш төсендә оеша. Дустын һәлакәт юлыннан йолып алу өчен, Мәрван аны көчләп диярлек авылына алып кайта, аңа үзе теләгәнчә эчеп-ашап ятарга мөмкинлек тудыра. Шул вакытта Әхтәмнең колхоздагы олы эшләрне, авылдашларының фидакяр хезмәтен күреп, яңадан да үз асылына кайтачагына нык ышана. Һәм шулай булып чыга да. Ләкин монда образларның логик үсеше, гәрчә бик матур уйланылган булса да, тамашачыны һәм укучыны ышандырып ук бетерә алмый. Әхтәм белән Мәрван арасындагы эчке яшерен бәхәс уңай якка хәл ителү өчен, тормышчан вакыйгалар да, бәхәснең киеренкелеге дә җитәрлек түгел. Заман каһарманының гүзәл образы булырлык Мәрвән тиешенчә ачылып бетмәгән. Ул, гомумән алганда, декларатив. Геройларның интеллектуаль дәрәҗәләре дә бик үк югары түгел. Әсәрдә Мәрван үзенең эчке рухи көче, оештыру сәләте, әхлакый принципларының гүзәллеге белән ачылып җитәрлек күренеш тә, ситуация дә юк дәрәҗәсендә. Автор, геройның уңай сыйфатларын күрсәтү өчен, Әхтәм образына, аның айнып, тормышта дөрес эзгә кайтып басуына зур өмет баглаган. Ләкин теләгенә ирешә алмаган. Чөнки андый очракта мондый образның икенчерәк планда – тагын да тирәнрәк, кешенең эчке фаҗигасе, рухи кичерешләре төсендә ачылуы кирәк. Ләкин бу эшләнмәгән. Шуның аркасында исерекбаш белән кирәкмәгән төстә артык булашу, аны кирәгеннән артык игътибар үзәгендә тоту килеп чыккан.
«Пьеса-бәхәс» иҗат итү юнәлешендәге эзләнүләрен Туфан Миңнуллин комедия жанрында да дәвам иттерде. Аның Күчмә театрда куелган «Нигез ташлары» – шундый әсәр. Монда да әсәрнең тамашачыга тәэсир көче сюжет сызыгының кызыклыгы һәм катлаулылыгы белән түгел, ә бәхәснең, сүз көрәштерүнең киеренкелеге, персонажның эчке мәгънәсен ачудагы логик эзлеклелек, психологик тирәнлек белән билгеләнә. Чыннан да, әсәрнең эчтәлеген бер-ике җөмләгә сыйдырып була: бик «характерный кеше» – Гарифулла абзый, «авырыйм, үләрмен, ахры» дигән булып, малайларына телеграмма суга, дүрт улын да үз янына җыя һәм аларның ничек яшәүләре турында допрос ала. Инде тормышта үз сукмакларын салган уллары бергә җыелгач, яшәүнең мәгънәсе һәм үзләренең тормыш итү рәвешләре турында бәхәс-дискуссия ачыла. Менә шул бәхәс Гарифулла картның олы намусын, килешмәүчән характерын һәм принципиальлеген күрсәтә. Ул хезмәт иясенең намус турында, җәмгыятькә файдалы хезмәт, кешенең дөньядагы билгеләмәсе һәм аны аклар өчен нинди әхлак нормаларына таянырга кирәклек хакындагы карашларын гәүдәләндерә торган ил карты кыяфәтендә алга килеп баса.
Без моңарчы әдәбиятта ил картын авылның иң акыллы кешесе, ягъни аксакалы образын һаман да тыныч, мәһабәт кыяфәттә генә күреп өйрәнгән идек. Драматург мондый кешенең үзенчәлекле яңа образын бирде, характерындагы төртмәле сыйфатлары, аерым чатаклыклары белән аны яраттыра алды. Бәхәстә шулай ук картның малайлары Хәниф, Хәмит һәм Хәлилнең кеше буларак та, хезмәткәр һәм эшче буларак та көчле һәм йомшак яклары, уңай һәм кимчелекле сыйфатлары мәгълүм була, тормышка карашлары ачыклана. Туганнарның каты-каты һәм хак сүзләре министр урынбасары Хәмитне үзенең эш стиле һәм шәхси тормышы, тәртибе турында уйланырга мәҗбүр итә; Хәлил дә үзенең намуссызлык юлына таба кереп баруын аңлый башлый. Дөрес, комедиядә автор, барлык сорауларга да җавап биреп, образларның барысын да логик үсеш ахырына китереп җиткерми. Чөнки бу очракта болар мәҗбүри түгел, автор шуны яхшы сизә.
Мондый төр пьесаларның үзәгенә салынган бәхәс өчен сайлап алынган теманың мөһим булуы, аның актуальлеге кирәк. Бу яктан һәм характерлар тирәнлеге белән Аяз Гыйләҗевнең «Җан җылысы» дип исемләнгән драмасы да игътибарга лаеклы. Вакыйгалар нефтьчеләр тормышыннан алынган, шундагы кешеләрнең образларын чагылдыра. Ситуациясе беркадәр алда анализланган «Нигез ташлары» пьесасын хәтерләтә: ата-ана йортына балалары җыйнала (һәр ике әсәрдә дә болар – дүртәр ир туган). Шунда яшәү һәм хезмәт принципларын аңлау тирәсендә конфликт-бәхәс куба. Берәүләрнең хата карашлары кире кагыла, дөрес принциплар раслана. Ләкин Аяз Гыйләҗев һич тә кабатлау юлыннан бармый. Аның материалы да бүтән, конфликтны чагылдыру алымнары да башкача. Хезмәткә һәм халык байлыгына дөрес мөнәсәбәт һәм хуҗаларча караш булдыру, производство белән төпле җитәкчелек итү, әхлак кагыйдәләрен саклый белү кебек мәсьәләләр драмада үзәккә куелган. Персонажларның күпчелеге үзенчәлекле. Таймас карт белән Сабира әбидән башлап аларның һәр улы, хәтта кечкенә оныклары Лилия хакында да, образ буларак, билгеле бер төшенчә туа, аларның характер үзенчәлекләре төсмерләнә. Эре масштабтагы җитәкче Госман Шабановның шәхес буларак үсә-үзгәрә башлавы, Мирхәтнең тормышка җиңелчә караштан арына һәм җитдиләнә баруы шулай ук ышандыра. Драматургның табышы да шушы ике образга кайтып кала түгелме икән әле… Чөнки драма Госманны, ул таяна торган принципларның хаталыгын фаш итүгә юнәлтелгән. Шушы яктан әсәрдә алда искә алынган «Дәвам» драмасы белән яңгыраш моментлар да бар.
Тагын да бер образны сурәтләү ягыннан Аяз Гыйләҗев әсәре Диас Вәлиевнеке белән аваздаш. Сүз партком секретаре Урал Шабанов турында бара. Аяз Гыйләҗевнең партия җитәкчесе образын сурәтләргә алынуын хупларга кирәк. Чөнки, бердән, безнең сәхнәгә нәкъ менә шундый геройлар җитми. Икенчедән, бу факт драматургның үз иҗатында тагын да җитлегә, тирәнәя баруы турында сөйли.
Әйе, мондый характердагы, ягъни фикерләр бәрелешенә корылган пьесаның әһәмиятле һәм карау өчен кызыклы, мәгънәле булуы интеллектуализмга бәйле. Бәхәс кузгаткан мәсьәләләр тирән һәм оригиналь булганда, бәхәс җанлы диалоглар рәвешендә алып барылганда, персонажларның дөньяга карашы ачык, аң-белем дәрәҗәсе югары булганда һәм алар үзләре бәхәс вакытында характер буларак тулы ачылганда гына, автор үз максатына ахыргача ирешә ала. Монда һәр ваклык уйланган һәм мәгънәле булырга тиеш. Ялгыш кулланылган деталь, ашыгып әйтелгән сүз, буталчык фикер автор концепциясен сүтә, максатка тулы ирешүгә комачаулый.
Рабит Батулланың Камал театры сәхнәсендә куелган «Өчәү юлга чыктык» әсәре күп кенә моментларда пьеса-бәхәс билгеләмәсенә туры килә. Исеменнән үк күренгәнчә, тормыш юлына бергә чыккан дуслар тора-бара аерым сукмаклардан китәләр. Пьесаның аерым күренешләре тулысынча дип әйтерлек фикер көрәшенә корылган. Беренче карашка, геройларның интеллектуаль яктан өстенлеге ачык та кебек, аларны көн кадагында торучы мәсьәләләрне белмәүдә дә, наданлыкта да, активлык җитмәүдә дә гаепләп булмый. Ләкин персонажларның тормыш кредосын билгели торган бәхәсләр еш кына өстән-өстән бара, ачык түгел. Шуңа күрә образлар да каршылыклы чыккан. Яшь авторга образ бөтенлеген тудыра белү осталыгы җитми. Шулай ук тормыштагы төрле авырлыкларның эчке сәбәпләрен аңлап бетерү җитенкерәми. Характер каршылыгы дигән әйберне ул образ тукымасына, ситуацияләргә берәр четерекле әйбер кертү дип аңлый булса кирәк. Мәсәлән, автор үзе башка геройлар арасында иң төпле һәм тәҗрибәле журналист дип тәкъдим иткән Моратны, соңыннан редакторны, ул һичшиксез эчке газаплар белән «баетылырга» тиеш дип санап, гаиләдәге «бәхетсезлек» дигән шактый ясалма әйбер китереп кертә. Сәләтле яшь журналист дип тәкъдим ителгән Ихласның эчке каршылыгы, үсеш юнәлеше, гомумән, аңлашылмый: әллә ул киребеткән кеше, әллә инде аның район җитәкчеләре белән «сугышып» йөрүендә тулысынча хаклык бар? Аның үз мәкаләсе турында өстәл сугып бәхәсләшүе пүчтәк бернәрсә булып чыга. Чөнки редактор әйтеп бетермәгән дөреслекне аңа ансат кына хатыны аңлатып бирә. Әлбәттә, мәсьәлә «характер каршылыклардан азат булырга тиеш» дип куелмый. Мәгълүм бер фикерне генә искә төшерәсе килә: характер каршылыгы да логик яктан акланган, ягъни каршылыкның да эчке бөтенлеге, бәйләнеше, эчке берлеге булырга тиеш. Характер бөтенлеген онытып, тамашачының күңелен кытыклау турында гына уйлаганда, төп фикер тулы ачылмый, автор идеясенә зыян килә, әсәрнең ышандыру көче кими. Бәхәс үзмаксат түгел, ул – мәгълүм бер идеяне укучыга һәм тамашачыга җиткерүдә бер чара, бер алым, бер форма. Һәм фикер ачыклыгы, автор концепциясенең аныклыгы гына бу алымнан, бу формадан уңышлы файдаланырга мөмкинлек бирә.
Алда әйтелгәнчә, татар драматургларының игътибары кешенең рухи байлыгын, аның кичерешләрен, эчке каршылыгын, катлаулылыгын чагылдыруга һәм сурәтләүгә юнәлгән. Шуңа күрә, әлбәттә, татар драматургларының әхлак һәм этика проблемалары, психологик анализ белән кызыксынулары бик табигый. Шаблон фикерләүдән, вакыйгаларны һәм ситуацияләрне өстән-өстән генә сурәтләү белән мавыгудан, конфликтларны хәл итүдә туры сызыклылыктан баш тартып, драматургия киң фәлсәфи гомумиләштерүләргә омтыла. Авторлар кешенең тормыш белән, чынбарлык белән йөзгә-йөз килеп очрашуын сурәтли торган конфликтлар эзләүне көчәйттеләр. Мондый конфликтлар бүгенге кешенең эш-хәрәкәтен җәмгыятебезнең үсешен билгеләүче тирән процессларда ачып күрсәтергә мөмкинлек бирсен – асыл максат менә шул.
Гомумән алып караганда, бүгенге драматургиягә чын реалистик аеклык, рухи кичерешләрне сурәтләүдә дә, көнкүреш мәсьәләләрен тасвирлаганда да аналитик якын килү яисә күтәренкелек, революцион пафос хас. Ягъни, икенче сүзләр белән әйткәндә, драматургия тормышны бай һәм тулы чагылдыруның төп сыйфатларына ия. Ләкин болар драматургларыбызның эзләнүләрендә бер генә якны тәшкил итәләр. Болар – бүгенге сәхнә әдәбиятыбыздагы таза-сәламәт реалистик сызык. Шулай да кайбер моментларда бу сызыкка поэтик образлылык һәм лирик дулкынлану җитеп бетми. Аерым әсәрләрдәге кайбер уңышлар гына бу җәһәттәге ихтыяҗны каплый алмый. Кешеләр арасындагы эчкерсез мөнәсәбәт, җылылык һәм мөлаемлыкны сурәтләү өчен тиешле поэтик образлар һәм метафоралылыкка омтылу әле зур уңышларга китергәне юк. Ә бит лирик-поэтик чаралар ярдәмендә сурәтләнгән геройларны да ирлек-батырлык ягыннан да, гүзәллек җәһәтеннән дә бер дә ким-хур булмаслык итеп күрсәтеп булыр иде. Аның каравы андый геройлар тамашачыга якынрак та, аңлаешлырак та, кешелеклерәк тә, рухи яктан баерак та булып чыгалар.