скачать книгу бесплатно
Еллар үтә тора, Көнбатыш Германия, хәрабәләрдән башын калкытып, аякка баса, ә завод-фабрикалары нигезләренә кадәр кубарылып Көнчыгыш тарафка алып кителгән Германия Демократик Республикасы тезләнгән килеш кала.
Яшь букинистның матди ягы ныгый. Сугыш вакытында юк кына бәягә сатып алынган борынгы фолиантлар яңа хуҗаларын тапканга кадәр кече сатучы Отто Клейн бу тузанлы томнарны актарып, укып, өйрәнеп вакыт уздыра. Урта белем алганда, аннары сәнгать академиясендә укыганда, букинист кибетендәге гакыл байлыгы аңа – сары чәчле татар малаена – ифрат нык ярдәм итә.
* * *
Азат бер ай чамасы миңа килмичәрәк торасын алдан ук әйтеп, кисәтеп куйды.
Аңа бер искерәк автобус биреп, шуны ремонтларга кушканнар һәм киләчәктә Казан – Яшел Үзән арасында шушы автобуста пассажирлар ташырсың дип вәгъдә иткәннәр икән.
– Ерып чыгарсың бит? – дип белештем мин.
– Өр-яңа итәм! – диде ул, үз көчләренә ышанган кыяфәттә кулларын уыштырып. – Тик менә шимбә-якшәмбеләрдә эшләргә туры килер, югыйсә җәйге сезон башланганчы өлгертеп булмас. Аннары автомобиль йөртүгә имтихан биреп, таныклык аласы да бар…
Аны күтәренке рухлы итеп күрү минем өчен үзе бер шатлык иде. Чыннан да, көнозын тимер-томыр белән эш итәргә күнекмәгән иде ул. Аңлавымча, Азатны киңлек-иркенлек, хөр табигать үзенә тарта һәм, иң мөһиме, аңар адәми зат арасында элек-электән очраштыра торган сәер кешеләр – илгизәрләр каны тынгы бирми, күңелен кытыклап, юлга, сәфәргә, офык артына әйдәкләп тора иде.
Азатның хезмәт хакы һәм, гомумән, матди хәле белән берничә тапкыр кызыксынып караган булсам да, ул кулын селтәп кенә җавап бирде. «Миңа җитә», – диде ул, һәм мин дустымны кабат бу сорау белән борчырга базмадым. Соңыннан гына мин Азатның Дәүләт саклык кассасында шактый зур суммада акчасы ятканлыгын һәм аның шул акчага бер генә тапкыр да кагылмаганлыгын белдем. Ә бит аның кулында ничәдер машиналык сумма булган, ул үз автомобилендә рәхәтләнеп ил гизеп йөри алган… Нотариуста расланган васыятьнамәсенә караганда, ул бу акчасын тиененә кадәр Атна авылындагы балалар йортына мирас итеп калдырган булып чыкты.
Мин Азат белән атна саен күрешергә ияләнеп беткән идем, ун-унбиш көн үткәч түзмәдем, тоттым да бер шимбәдә Яшел Үзәнгә киттем. Аның өйдә түгел, бәлки эш урынында булырга тиешлеген белгәнгә, туры автопаркка юл тоттым. Проходнойда бер карчык калын свитер сыман нәрсә бәйләп утыра иде.
– Миңа слесарь Сәйдәшев кирәк иде… Ул ял көннәрендә дә ремонтта… Шуны чакырып булмасмы? – дидем.
– Һы… теге интеллигент иптәш кирәк инде сезгә, алайса, – диде җылы шәлгә төренгән дежур карчык, үзе калын күзлеге аша миңа текәлеп-текәлеп карады, ә бармаклары үз җайларына һаман хәрәкәтләнә иде. – Чакырырга анда телефон юк… Ә пропусксыз кертә алмыйм. Бүген контор эшләми.
Аптырабрак калдым.
– Урам якта, капкадан уңга таба барып борылгач та, коймада тишек бар. Бездә күбесенчә шуннан кереп-чыгып йөриләр, – диде әби үзалдына, гүя мине биредә юкка хисаплаган кебек. – Дөрес, Сәйдәшев безнең аркылы йөри, чөнки кибеткә шешәгә йөгерәсе юк. Эчми, диләр, дефицит детальләр дә ташымый… Сәер иптәш, – дип быдырдады ул.
– Рәхмәт, – дидем мин.
Чыннан да, коймадагы ачыклык якын гына икән. Аннан кергәч, кем әйтмешли, дүрт ягың кыйбла.
Мастерскойны озак эзләп маташасы булмады, беренче очраган шофёр ук сүзсез генә озын һәм биек бинага төртеп күрсәтте. Сорамасам да булган икән, чөнки кар көртләре арасындагы сукмак койма тишегеннән туп-туры шунда таба сузылган иде.
Ремонт цехында кайберләре тәмам сүтеп ташланган, кайберләре инде буяп та куелган биш-алты автобус тора, ә иң аргы башта кулына ачкычтыр, чүкечтер тоткан Азат шакы-шокы килеп йөри иде.
Мине күргәч, ул артык гаҗәпсенмәде шикелле:
– Гомерле булырсың, әле генә сине искә төшергән идем, – диде.
Куллары майлы булганга, җиңенә генә кагылып күрештем:
– Арумы? – дидем.
– Ару дисәң дә була. Моторны сүтеп җыйдык. Карданны алыштырдык. Трансмиссия өр-яңа. Тик менә автобусны автобус итә торган нәрсәләр белән эшләр койтырак. Ишекләр ачылса ябылмый, ябылса ачылмый дигәндәй – тәмам какшатып, чалшайтып бетергәннәр, ә яңалары юк. Шулай да сүтеп алып турайтып карарга исәп, урынында килеш кенә булмый…
Автобусның арткы ишеген икәүләп кубарып алдык. Азат слесарьныйда ишекне кыстырып турайту өчен берничә домкратлы җайланма әмәлләп куйган булган. Аңлавымча, аның беренче карашка гап-гади бу җайланмасын баш механик белән бергәләп рационализаторлык тәкъдиме итеп рәсмиләштергәннәр, хәтта премия дә вәгъдә иткәннәр. Техник ягын бик үк аңлап бетермәсәм дә, җайланмада бөтен хикмәт ишекнең яки бүтән бер чалшайган яссылыкның, бер җире дә беркетелмәгәнгә, домкратларны эшкә кушкач, кирәкле якка таба шуыша алуында икән.
– Өстәвенә аны яссы нәрсәне кирәгенчә бөгү өчен дә көйләп була, – диде Азат.
Ишекнең күз алдымда турайганын күргәч, уйлап табучыны хуплап кул чаптым:
– Эдисон икәнсең, – дигән булдым. – Әйдә, элеп тә куешам.
– Юк, бүген элмибез. Металл шушы хәлендә төн кунсын әле.
– Нигә?
– Анысын үзем дә белеп бетермим. Ләкин алгы ишекне шундук элгәч, беркадәр чалышлыгы кире кайтты. Кабат турайттык, ә баш механик, берәр көн җайланмада торсын әле, диде. Шунда торса, металл әкренләп яңа халәтенә буйсына, имеш…
– Шуннан?
– Баш механик хаклы булып чыкты.
– Әкәмәт. Алайса, рационализаторлык тәкъдименә бер дә юкка катнашмаган икән.
– Хакы юк түгел…
Берәр сәгатьтән Азат бүгенге эшен түгәрәкләде, комбинезонын салып, гадәти киемнәрен киде. Гадәти дип, үзгә фасон белән тегелгән демисезон пальтосы һәм мехсыз бүреге дә Азатны безнең кебек провинциаллардан аерып тора иде.
Проходнойдан чыгышлый икебез дә дежур карчык белән саубуллаштык. Азат аны исеме белән атады, русчалап:
– Хушыгыз, Софья Матвеевна! – диде.
– Хушыгыз, – дип, матур итеп елмайды дежур карчык. – Бүген озак эшләдегез, ял итегез.
– Беләсеңме, Софья Матвеевнаның исеме дә, елмаюы да Соня Татаркинаны исемә төшерә, – диде Азат, урамга чыккач, һәм авыр итеп көрсенеп куйды.
Гәпне күңелсез хатирәләргә таба бормас өченме, бүгенге көн темасыннан читкә китмәскә тырыштым.
– Бер кызык сорау биримме? – дидем.
– Биреп кара.
Шунда мин, кырык сигезенче елда булса кирәк, Казанда беренче троллейбус юлы ачылышын искә төшердем. Линияне ачу тантанасы хәзерге «Боҗра» мәйданында үткәрелгән иде. Кызык күрергә без – студент халкы да җыелып килдек. Чыгышлар, тәбрикләүләр булды. Кызыл тасманы кем кискәнен инде хәтерләмим. Шаулатып кул чаптык та беренче троллейбуска Казаныбызның хөрмәтле кешеләрен утыртып җибәрдек…
Кышкы кичләрнең берсендә студент иптәшем фатирда торган Кәҗә бистәсеннән троллейбуска утырып соң гына үзәккә кайтып килешем. Троллейбуста кеше әз, һәм мин нәкъ кабина артындагы йомшак утыргычка җәелеп утырдым. Түшенә эреле-ваклы билет рулоннары аскан кондуктор килеп җитте. Түләдем. Үзем йокымсырыйм, аннары дерт итеп уянып киткәндәй булам. Шулчагында салон белән троллейбус йөртүче арасындагы тәрәзәгә кабина ягыннан эленгән көрән төстәге пәрдәгә күзем төште. Шушы ясалма күн пәрдә шахмат тәртибендә тип-тигез итеп үткен пәке белән кискәләнгән иде. «Нигә кискәләделәр икән моны?» дип уйладым да оныттым, чөнки сугыштан соңгы ач-ялангач заманда башка кайгыларыбыз да җитәрлек иде. Ләкин берничә көннән соң әле заводтан күптән түгел генә чыккан һәм шалтыр-шолтыр трамвай белән чагыштырганда уенчык шикелле троллейбуста барганда, янә шулай кискәләнгән пәрдәгә игътибар иттем. Кыскасы, өзек-өзек параллель кисентеләр ясалган пәрдәне күргән саен, бер мизгелгә генә башымда әлеге дә баягы «Нигә икән?» дигән сорау чагылып китә торган иде.
Азатка менә шуларны сөйләдем.
– Әйе, андый пәрдә бар, – диде ул. – Кирәге чыкса, штораны күтәреп, салонга күз саласың… Ә нигә дип кискәләгәннәр соң аны? Максат?
– Бу сорауны сиңа мин үзем бирмәкче!
Азат барган җиреннән туктап калды.
– Ә минем андый кисек пәрдәне күргәнем юк, – диде.
– Дөрес, юктыр. Алтмышынчы еллардан бирле минем дә күргәнем булмады шикелле…
Байтак ара сөйләшмичә генә бардык. Инде кайтып җитәрәк, ул бирелергә мәҗбүр булды.
– Мин – пас, – диде. – Биреләм.
– Бел алайса, дустым Ватсон, ясалма күнне урламасыннар өчен!
Азатымның телсез калуына караганда, ул да нәкъ минем төсле беркатлы икән.
Бүтән эшкә яраксыз хәлгә китерелгән пәрдәләрне башкалар да күреп йөргәндер бит югыйсә. Ләкин ник берсе әлеге самими сорау белән баш катырсын. Ихтимал, мондый гына нәрсәләрне белеп туганнардыр.
Ә безнең беркатлылык… бәхетсезлекме ул, әллә бәхетме икән? Һәрнәрсәдә этлек һәм җинаять эзләүче бәхетлемени? Ул үзен шакшы дөньяда яшим дип белә һәм дөньяга шакшы өсти.
Минем бу табышмагым Азат өчен файдага булыр дигән идем. Ул үзе ремонтлый торган автобусның утыргычларын саргылт материал белән тышлатырга ниятләп куйган булган, хәтта, ялына торгач, материалын да таптырган. Кара яки көрән төсләр кирәкми, салон эче кояш кебек елмаеп-көлеп торсын, янәсе. Мин аңа безнең шартларда мондый матурлыкның күп булса бер атнага гына җитәчәген аңлатып маташтым. Күр дә тор, үсмер вәхшиләр утыргычларны телгәләп бетерәчәкләр.
Нәкъ шушы елларда трамвай-троллейбус һәм электричка тукталышларында, Алла белсен күпме миллионнар түгелгәнен, пассажирлар өчен аквариум кебек тоташ пыяла нәрсәләр төзеп куйганнар иде. Тимер скелетлары гына утырып калгач, икенче елны ук аларны шыксыз бетон йә калай тартмаларга алыштырырга мәҗбүр булдылар…
Азат минем дәлилләрне тыңлап бетерде дә кинәт:
– Ә бит, Илдар, син минем барыбер үземчә эшләячәгемне беләсең, – диде.
– Беләм анысы, – дидем мин, көрсенеп. – Беләм, чөнки үзем дә нәкъ синеңчә үҗәтләнер идем.
Шулай итеп, бу кичне без Азат белән көндәлек хәлләр, тормыш мәшәкатьләре, җыен вак-төяк турында сөйләшеп уздырдык, үткәннәргә кагылмадык. Шулай да мин Азатка тормышның әчесен-төчесен татыган бер таныш агайның «Өч көнлек гомерең калган булса да җефетлән» дигән киңәшен әйтеп, гаилә төзү мәсьәләсендәге ниятләрен белергә тырышып, кылларын тартып карадым. Ачыктан-ачык сорасам да, Азат туры гына җавап бирмәде, читенсенде, ләкин аның оялчан елмаюында ниндидер сер бар сыман тоелды. Булсын. Никах үзе сиррият[2 - Сиррият – серлелек, яшеренлелек.] түгелмени? Эчемнән генә «Күңеленә ошаган кеше тизрәк табылсын иде» дигән теләк теләдем. «Һәркемнең туган иле бар, ә кешегә Ватан кирәк. Аннары кешегә җылы фатир гына аз, аңа өй җылысы кирәк» дип уйладым. Баксаң, Азат Ватанын һәм өй җылысын сагынып кайткан бит.
Ничектер, җае чыгып, мин бу мәсьәләне тагын бер кузгаткан идем, Азат фрау Клейнны исенә төшерде. Матди яктан аякка басып, үги әнкәсенә вакыт-вакыт ярдәм дә иткәли башлагач, инде бик картайган немец карчыгы да Азатка гаилә кору турында киңәш биргән һәм нәкъ минем дәлилләрне китергән икән…
Бу юлы Азат мине автовокзалдан туры Казанга утыртып җибәрде. Автобуста кайтканда, кинәт Азат фатирындагы яңа тәрәзә челтәре күз алдыма килде. Мин аны күргәнмен, ләкин, гәп белән мавыгып, игътибар итмәгәнмен. Гардины да яңа иде бит… «Эре чәчәкле тюль сайлаганда, автобазадагы Софья Матвеевна әйтмешли, иптәш Сәйдәшев бер-бер хатын-кыз белән киңәшмичә калмагандыр әле» дигән уй күңелемне тагын җылытты.
* * *
Язга таба Азат бераз бушады, һәм без тагын атна саен күрешә торган булдык. Бу вакытка инде ул ГАИда имтихан тотып өлгергән, барысын да шаккатырып һәм, ихтимал, көнләштереп, беренче класслы шофер хокукына ия булган иде. Аны, төрле четерекле сораулар биреп, «на полную катушку» сынаганнар, юл йөрү кагыйдәләрендә тота алмагач, автомобиль төзелешенә кереп караганнар, алай да булмагач, халыкара кагыйдәләргә үк барып җиткәннәр… Бөтен Европаны әйләнгән шофёр өчен болары уен гына булгандыр, әлбәттә. Практик сынауларны да тел тидергесез үткәннән соң, ГАИ начальнигы карт курсантны үзе котлаган.
Азатның яңа таныклыгын шампанский белән юдык. Бу юлы Азат Казанга автозапчастьлар карарга да килгән иде, шуңа күрә автокибеткә һәм базарларга үзе генә китте. Аңлавымча, кайбер дефицит нәрсәләрне ул үз акчасына алырга ниятләгән иде.
Май бәйрәмендә Азатка Казанда демонстрацияләрнең ничек үткәнен күрсәтәсем килгән иде. Мактану өчен дә, хурлау өчен дә түгел, әлбәттә. Беренчедән, инде үземнең дә күптән андый нәмаешта катнашканым юк һәм, сизәм, Сталин чорыннан калган мондый «ихтыяри-мәҗбүри» демонстрацияләрнең гомере бетеп килә, инде заводларда бу мероприятиегә аерым кешеләрне билгеләп, транспарант күтәргән һәр күндәмгә бишәр сум акча да бирә башлаганнар иде. Шуңа күрә соңгы большевистик нәмаешларны күреп калыйм дидем. Икенчедән, Азатның тантана итүче пролетариатка, гавамга карашын беләсем килде.
Иртән юл йөреп мәшәкатьләнмәс өчен, Азат кичтән миңа килеп кунды.
Бәйрәм көне иртәдән үк матур булмады. Яңгыр яумаса да, төньяктан әче җил исә иде, һәм без плащ эченнән җылы свитер кияргә мәҗбүр булдык.
Иртәнге сигезләрдә без үзәктә, Матбугат йорты янында идек инде. Бу район бәйрәм колоннасының койрыгында булганга, безгә урамда байтак кына көтәргә туры килде. Эчкә салкын үтә башлагач, халык чарасын тапты: арка сугышлы уйнарга керештек һәм, чыннан да, җылындык. Дөрес, кайберәүләр, каядыр барып килеп, эчтән җылыну әмәлен дә таптылар.
Арка сугышлыны Азат тәмам оныткан булган икән. Җылына торгач, үзе дә тотылды. Аны бик озак интектерделәр – кем сукканын һич кенә дә белә алмады. Әзмәвер бәдәнле, кызгылтрак борынлы берәү (грузчик булса кирәк) аеруча оста алдашты: йомшак кына, җиңелчә генә суккан кебек итә дә, шундук бер читкә атлап, кулларын кушыра һәм гөнаһсыз кыяфәттә Азатның күзенә карап тора. Ахырда грузчик түзмәде – алагаем зур кулы белән Азатның аркасына саллы гына итеп кундырды. Башка берәү, ихтимал, сыгылып та төшкән булыр иде, ләкин Азат Сәйдәшевнең ник бер буыны калтырасын. Тиз генә турайды да «рәнҗетүчегә» төртеп күрсәтте.
Грузчик иелеп, кулын аркасына куйгач, без барыбыз да Азатка карап, сугу чиратын аңар бирдек.
Азат беркавым уйланып торды, аннары миңа күз кысты да әллә ни кизәнмичә генә теге әзмәвер гәүдәле наянның алаптай кулына сугып җибәрде.
– Ну, мать честна-а-ая… – диде әзмәвер, әкрен генә тураеп. Бу вакытта аның бил турысы шыгырдаган кебек тоелды. – Кайсыгыз ул күсәк куллана?
Азат аңа кулын күрсәтте:
– Күсәк түгел, гап-гади кул.
Тегесе шулай да Азатның кулын капшап карыйсы итте. Аннары кыска гына:
– Таныш булыйк. Элекке цирк артисты, хәзер кара эшче Крыймов, – диде.
– Сәйдәшев. Слесарь.
– Әйтәм җирле, кулың эскәнҗә кебек… Эшеңдә сиңа тиски-мазар кирәкми дә торгандыр, ә?
Көлештек.
Ул арада алдагы халык кузгала башлады, һәм без үзебезчә сафка тезелгән булдык.
Хәзерге «Боҗра» мәйданында демонстрация, сулга таба борылып, туктый-туктый, Пушкин урамыннан өскә күтәрелде һәм Ирек мәйданына кул сузымы гына калып, аннан таркау һәм ялкау «ура» авазлары ишетелә башлагач, уңга каерып, Горький урамына борылды.
Демонстрациядә үткән бер-ике сәгать арасында бихисап анекдот, мәзәк сөйләнгәндер. Анекдотларның көнкүрешкә кагылган тозлы-борычлысы күбрәк, ләкин ачыктан-ачык сәясиләре дә җитәрлек иде. Беренче секретарь Хрущёв турындагылары инде онытыла төшкән, ә генсек Брежнев катнашкан анекдотлар әллә ни үткен дә, җор да түгелләр иде.
Азат, гавам арасына беренче тапкыр чыккангамы, бу мәзәкләрне исе китеп, йотлыгып тыңлады шикелле. Әмма ул шаркылдап көлми, тыенкы гына елмая, бөтенесен дә аңлый иде. Күрәсең, бездәге анекдот жанры Көнбатыштагы төреннән мәгънәлерәк, тирәнрәктер, ихтимал, нечкәрәктер дә. Ул бит еш кына безгә тешсез сатирик әдәбиятыбызны алмаштыра, халык өчен үзенә бертөрле үч алу, «пар чыгару» чарасы булып та хезмәт итә. Алдавыч, әлбәттә. Тик, бүтән әмәлең булмагач, шуңа да юанасың… Кыскасы, бер яктан ул безнең системаны тәнкыйть итә, хәтта дегеткә мана, ә икенче яктан шуңа ук буйсынырга, аның белән ризалашырга мәҗбүр итә. Шуңа күрә мин икеләнеп тә калам – анекдот ул көчлеләрнең авыз еруымы, әллә соң зәгыйфьләрнең күз яшеме? Ә бәлки, аны көчлеләр уйлап чыгара, зәгыйфьләр исә тыңлап юаныч таба торганнардыр? Дарумы ул, әллә агумы?
Атлый торгач, без әкренләп Казанның иң озын урамнарыннан берсе булган Карл Маркс буенча Ирек мәйданына төшә башлаганбыз икән. Йөрешебез шактый кызуланды, һәм тиздән без Ленин һәйкәле яныннан уздык.
Мәйданны үтүгә үк, демонстрантлар, байракларын сабына урап һәм, печән өмәсеннән кайтучылар чалгы-тырмаларын күтәргән шикелле, иңнәренә салып, кайсысы кая таралыша башладылар. Без Азат белән Черек күл бакчасын кыеклап кисеп чыктык та кире Матбугат йорты тирәсенә юл алдык.
Көндезгене «Татар ашлары» ресторанында ашадык. Беренчегә – өй токмачы, икенчегә пәрәмәч алдык, чөнки Азат ашханә макароннарыннан, ипи катыш котлетлардан, суда пешкән бәрәңге боткаларыннан, ә Бөтенсоюз күләмендәге балык көннәрендә томатлы килькадан туеп беткән. Һәм ара-тирә без аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановның милли ашлары белән сыйлана торган идек.
Мин стакан белән китерелгән катыктан бер калагын ашка катып җибәргәч, Азат нәрсәдер исенә төшкәндәй сискәнеп куйды.
– Минем әти дә ашны шулай авылча ашарга ярата иде бит, – диде Азат Сәйдәшев әкрен генә. – Ә мин шуны онытканмын… онытканмын…
Ул, берничә минут дулкынлануын баса алмыйча утыргач, кинәт тәлинкәсенә үз стаканыннан ике калак тутырып катык салды.
– Өлкән Сәйдәшев ике кашык ката торган иде, – диде. – Аңа ияреп башта мин, аннары Айдар, аннары бәләкәч Роберт та шулай итә идек… Ә әни, безгә карап, күзләреннән яшь чыкканчы көлә иде…
Мин иягемне генә кактым, чөнки бу минутта үзем дә чамасыз дулкынлана идем. Күңел төпкелләрен актарып, яшен яшьнәгәндәй булды, һәм минем күз алдымда Атна авылындагы номенклатур йортта иске генә клеенка җәйгән өстәл янында тезелешеп утырган Сәйдәшевләр гаиләсе пәйда булды. Аһ, нинди афәт, нинди давыл йотты бу бәхетле гаиләне, нинди имансыз чалгы кыйды бу гомерләрне? Нигә? Нәрсә хакына? Ә андый хак бармыни?
Шулвакыт кухня ягыннан ак халат кигән юантык гәүдәле Юныс Әхмәтҗанов чыгып, безне авыр хатирәләр ташкыныннан йолып калды:
– Исәнмесез, мөхтәрәм кардәшләр! – диде ул, барыбызга берьюлы мөрәҗәгать итеп. – Яз бәйрәме котлы булсын! Ашларыгыз тәмле булсын!
Халык:
– Рәхмәт! Тәмле, бик тәмле ашың, Юныс! Афәрин! – дип җавап кайтарды.
– Бәтәч, танышлар да бар икән, – диде Әхмәтҗанов, миңа күзе төшеп. – Сәлам сезгә, каләм әһелләре!
Бу игътибарга мин хәтта бераз ирәеп тә куйдым.