скачать книгу бесплатно
Угылны атадан аерып, кызны да анадан
шулай ук,
Елатып бер-бер ишектә, зар иттергән
дөнья бу.
Әүвәлен беркем белмәс, ахырын да шулай ук,
Әүвәле юк, ахыры юк, бер сәләмә
дөнья бу.
Кол Шәриф, атаң-анаң синнән никадәр
борынгылар иде, –
Барчаны куенына (алып), әшнә иткән
дөнья бу.
«Мөнаҗәтдә моңлугъ кәрәк, иҗабәти булса…»
Мөнаҗәтдә моңлугъ кәрәк, иҗабәти булса
андин,
Күзи йашлигъ, бәгъри башлигъ булмагунча
булур кандин.
Ир сәхәрдә кубубән, тулдырмайен күздә
йаши,
Өмид тутмак мөхаль ирер, капугъ баглигъ
камугъ йандин.
Сәхәр купсаң, нийаз кыйлсаң, соң нийазың
кулга алсаң,
Иҗабәтдер дога кыйлсаң, иҗабәти булса
андин.
Үзиндә булур иран йыкган, күрәр нуры
Аллаһыны,
Фида булур максуд-морад, рахте гыйшрәт
кызыл җандин.
Нәфәси җиһад кыйлса, күзләрендин кан-йаш
акса,
Раббе тийү аңа бакса, кәлүр ләббәйкә
йөз-мең йандин.
Морад кәрәк ирсә сәңа, хакыйкыйә
йангыл аңа,
Гамәл кыйлып төндин-төңә, чыкмагунчә
бәһ бундин.
Рийазәтнең бутасында сыз гаурәтин,
и Кол Шәриф,
Кәнҗе гыйшкы кәрәк ирсә, алтун-көмүш
чыка кандин.
Тәрҗемәсе:
Мөнәҗәттә моңлылык кирәк, кабул итүе
(Алланың) шуннан торса әгәр,
Күзең яшьле, бәгърең башлы булмаса,
каян табылыр ул (моңлылык)?
Ир сәхәрдә тору белән тутырмаса
күзен яше белән,
Өметләнү (Алла ризалыгына) мөмкин булмас,
оҗмах ишеге бикле булыр бар яктан да.
Сәхәргә торсаң, нияз[23 - Нияз – Алладан үтенү, үтенеп сорау, ялыну, ялвару.] кыйлсаң, соңыннан
ниязыңны үзеңә кулланма итеп алсаң,
Кабул итәр (Алла), дога кыйлсаң,
Алланың ярлыкавы шуңарда булса.
Үзендә ирлек һиммәте[24 - Һиммәт – теләккә омтылу, тырышлык.] булган кеше
Алланың нурын күрер,
Дөньяви максат-морадларын корбан итәр ул
(шул юлда), рәхәт тормышы китәр җаннан.
Әгәр нәфсесе белән сугышса, күзләреннән
кан-яшь акса,
Раббым диеп, аңа бакса, килер ләббәйкә[25 - Ләббәйкә – биредә: хуплау сүзе.]
йөз-мең яктан.
Морад кирәк булса сиңа, хакыйкатьтә
ян син аңа,
Гамәл кыйлып төннән-төнгәчә, яхшылыктан
(үзеңне камилләштерүдән) читкә чыкмыйча.
Риязәт[26 - Риязәт – теләкләрне тыеп тору, ашау һәм эчүдә чикләнгәнлек.] билбавындагы оят җирне[27 - Оят җирне – биредә: гафләтне, битарафлыкны.] сызып
ташла, и Кол Шәриф,
Алла гыйшкы хәзинәсе кирәк булса,
алтын-көмеш каян чыгар башкача?
«Әлхәмдүлиллаһ раббил-галәмин…»
Әлхәмдүлиллаһ раббил-галәмин,
шөкер сәңа,
Үзиң кабул бирдең иман безгә.
Ул бәдбәхет шәйтан-ләгыйн гадәтиндин
Кыйлды йарлыйк, бирде йаулак әман безгә.
«Раббанә, заләмнә, әнфүсәна», –
Халикым, разыйкыйм, барыйм сәңа.
Гыйльме хикмәт, тәүфыйк-тәгать,
төрлик сәна
Кыйлды тәшриф шәриф-ләтыйф Коръән
безгә.
«Раббанә, фаг-фирләна зөнубәна» –
Телим аздым, йаздым, түздем, килдем бона.
Кәрәк – кәндү дәргяһыңдин сөргел вәйа,
Кәрәк – кәндү каршы алгыл ихсан безгә.
«Көнтүм хәйра өммәтин ухриҗәт лин-наси»
айәтендин,
Өмидем күн ул Ходаның рәхмәтидин.
Безни кыйлды Мостафаның өммәтендин,
Йибәрде Мостафани борһан безгә.
«Мән зәл-ләзи йәшфәгу» дин вәләятсез,
Кем котылгай Рәсүледин гыйнаятсез?
Аның күнли арар булса шәфәгатьсез, –
Калдук камугъ йите тәмугъ зиндан безгә.
«Лимә тәкулунә ма-ля тәфгалүн» айәтендә
Тәфсир кыйлмыш ул кыямәт атлыйгъ көндә;
Үзи укуб, үзи тутмас данишмәндкә,
Ирекләндүрер өч йүз алтмыш бәла безгә.
«Хөзүһө фәгалүһө» хитабындин,
Кәһ куркармын «Сөммәл-җәхим»
гыйкабындин.
Укуб-белүб, тутмадык без хитабындин, –
«Йа-вәйләти ләйтәни» дәрман безгә.
Үзиң белгел, йангыл имди, и Кол Шәриф,
Тәхсил тийү бар гомерең кыйлдың тәләф.
Йекетлектә тәүбә кыйлмак – гыйнаять ризык,
Йазукларни йарлыкали, гофран, безгә.
Тәрҗемәсе:
Аллага, Галәмнең хуҗасына, дан булсын,
шөкер Сиңа!
Үзең кабул бирдең иман безгә.
Ул бәдбәхет шайтан-ләгыйнь гадәтеннән
Ярлыкады, бердәнбер иминлек бирде безгә.
«Безнең нәфсебезне безгә залим кыйлма» –
Яратучым, ризык бирүчем, барам Сиңа.
Хикмәт гыйлеме, тәүфыйк-тәгать[28 - Тәүфыйк-тәгать – тыйнаклык белән Аллага гыйбадәт кылу.],
төрле мактаулар,
Хөрмәтләр күрсәтеп, кадерле-гүзәл Коръән
бирде безгә.
«Раббыбыз, безнең гөнаһларыбызны гафу ит»,
– дип
Телем белән күп сөйләдем, яздым, түздем,
килдем моңа.
Кирәк икән – үз ишегеңнән ку син (безне)
читкә,
Кирәк икән – Аллаһның Үзе, каршы алып,
Безгә изгелеген кыйлсын иде.
«Кешеләр арасыннан хәерле бер өммәт[29 - Хәерле бер өммәт – Мөхәммәд пәйгамбәр өммәте (өммәт – бер пәйгамбәрнең дингә өндәгән халкы).]
чыгардым» аятеннән
Өметем бар булсын иде ул Ходаның
рәхмәтеннән.
Безне Мөхәммәд пәйгамбәр өммәтеннән
яратты ул,
Мөхәммәд пәйгамбәрне дәлил итеп безгә
җибәрде ул.
«Ул кемсә[30 - Ул кемсә – Мөхәммәд пәйгамбәр.] безгә шәфәгатьче (мәгънәви хуҗа)
булды» аятеннән
Кем котыла алсын ярдәмчесез,
Мөхәммәд пәйгамбәр ярдәменнән башка?
Аның[31 - Аның – Мөхәммәд пәйгамбәрнең.] күңеле эзләр булса арадашчысыз
изгеләрне, –
Без бөтенебез җиде тәмуг-зиндан эчендә
калырбыз бит.
«Үзе эшләмәгән гамәлләрдән ничек халыкка
нәсыйхәт бирер» аятендә
Аңлатып бирде Ул: «кыямәт» дип
аталган көндә,
Үзе әйтеп тә, шул гамәлләрне үзе тотмаган
галимгә,
Әйтеп торыр өч йөз алтмыш бәла безгә.
«Аллаһ теләгәнен эшләр: Ул алыр,
Ул эшләр», – дигән сүздән,
Ахыргы урын җәһәннәм булуыннан –
газап чигүдән куркам.
Без укыдык-белдек, әмма тотмадык
Аллаһ нәсыйхәтеннән, –
«Ни үкенеч! Әй, булса иде!» сүзләре генә
юаныч безгә.
Үзең бел дә ян инде, и Кол Шәриф,
«Белем алам» дип, бөтен гомереңне үткәреп
бетердең.
Егет чакта тәүбә итү – Аллаһның
ярдәме (ризыгы) кебек ул,
Гөнаһларны ярлыка инде, Аллаһ, безнең.
Кыйсса
Кыйссаи Хөбби Хуҗа[32 - Искәрмәләр әсәрнең ахырында бирелә (ред.).]
Бисмиллаһ дип башлайын, атың берлән,
йа Аллаһ[33 - Китап нөсхәсендә: йа Илаһ! (йа Тәңре!).],
Мөселманлык башыдыр: ля илаһә иллаллаһ.
Хәбиб тотып йаратдың Мөхәммәдиең
нурыны[34 - Китапта: Хәбибүңне йаратдуң Мөхәммәдиең нурындан.],
Андин алып йаратдың бу галәмнең барыны[35 - Китапта: Андин алуп барины аның илә йаратдуң.].
Унсәкез мең галәмне – барчасыни йаратдуң,
Айны-көнне йаратуб, аның берлән йар итдең[36 - Китапта: бар итдүң.].
Гарше көрси, ләүх-каләм, хур гыйльмани
йаратдың[37 - Китапта: хур косур Гыйльманны.],
Оҗмах-тәмуг барчасын Адәм өчүн йаратдың.
Андин соңра йаратдың әүвәл Адәм сафины,
Андин тугыруб таратдуң бу адәмнең
барыны[38 - Бу ике юл кулъязмада болай бирелгән: Андин бина әйдәдең бу адәмнең барыни, Андин соң(ра) йаратдың әүвәл Адәм сафины.].
Бу дөньядан күп үтде әнбийа һәм әүлийа,
Барчасының рәһбәри Мөхәммәд Мостафа.
Олугъ Сырның буенда[39 - Олугь Сыр – Сыр-Дәрья елгасы булырга кирәк.] туксан тукыз
һәм дәхи[40 - Китапта: Олугъ Сирның буенда туксан дәхи һәм тукыз.],
Мең мәшаих сөрүри – Хуҗа Әхмәд Ясәви[41 - Хуҗа Әхмәд Ясәви – XII гасырда яшәгән атаклы төрки шагыйре, хикмәтләр авторы (1066 елда вафат). Ул Урта Азия халыклары арасында ислам динен тарату өлкәсендә зур эшчәнлек алып барган һәм шуның өчен соңыннан «изге» дип аталган шәхес. Аның әсәрләре Идел буенда безнең бабаларыбыз тарафыннан бик яратып укылганнар һәм Урта гасырлар татар поэзиясенә гаять зур йогынты ясаганнар. Кол Шәрифнең бу поэмасында да Хуҗа Әхмәд Ясәвинең һәм аның укучысы, шагыйрь Сөләйман Бакырганиның көчле тәэсире сизелә.].
Бу дастанни белсәңез: ир Хөббинең
дастаны[42 - Ир Хөбби – Хәким ата Сөләйманның, ягъни XII гасырда яшәп иҗат иткән танылган суфи шагыйрь Сөләйман Бакырганиның улы.],