banner banner banner
Дәверләр аһәңе
Дәверләр аһәңе
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Дәверләр аһәңе

скачать книгу бесплатно


– Руфинә! – Альфред аларның аерылышуы шулай тиз булыр дип уйламаган иде. – Бәлкем, кич ресторанга йә кинога барырбыз?

– Минем вакытым юк шул…

– Ә иртәгә?

– Иртәгә, иртәгә… – диде Руфинә, уйланып. – Шылтыратып карарсыз.

Ул телефон номерын әйтте дә кереп китте.

2

Тулай торакта безнең егетне бик тә күңелсез хәлләр көтә иде. Кичә эчелгән аракы һәм сыра шешәләре дә, юылмаган кефир шешәләре дә бер почмакта тезелеп тора. Бүлмәдә кичәге егетләрнең берсе генә, калган икесе яңалар. Тегеләр, күрәсең, имтиханнарын тапшыра алмыйча кайтып киткәннәр. Яңа егетләрнең берсе аның бик пөхтә итеп җыештырылган караватында укып утыра. Комендантның Альфредны үзенә чакырганын әйттеләр. Ул ләм-мим бер сүз дәшмәде, портфеленә физика китабын салып, ак костюмын киеп алды да чыгып китте. Альфред, арттан килеп тотмасыннар дигәндәй, шактый вакыт бик ашыгып атлады, аннары адымнарын акрынайтты. Нишләргә соң әле? Ул бер сквердагы эскәмиягә барып утырды. Паспортын, акчасын барлады. Каптырманы ычкындырып, теге конвертны алды, бер башын сакланып кына теше белән кисеп чыкты. Конверт эчендәге унбиш йөзлекне санагач, Альфред як-ягына каранып куйды. Үзе белән бу кадәр акча йөртәм дип башына да китермәгән иде ул. Мең ярым! Моны кесәгә тыксаң да, портфельгә салсаң да куркыныч. Ул, күп баш ватканнан соң, акчаны кабат теге бәхетсез кесәгә тыкты. Хәзер беренче эш итеп кунакханәгә урнашырга, аннары берәр кино карарга, кинодан чыккач, ресторанга кереп ашарга кирәк булыр, дип уйлады ул. Иртәгә, институтка барып, документларны алырга да – әллүр! Юк, бу вариант бармый иде. Имтиханнар беткәнче, конкурс нәтиҗәләре билгеле булганчы Казанда торырга. Аннары күз күрер… Авылга кайтып муеннан эшкә батарга беркайчан да соң түгел. Әллә кайда йөрмәскә, моннан ерак булмаган «Болгар» кунакханәсенә урнашырга карар кылды. «Болгар» үзенең заманча эшләнеше белән тыштан ук аның күңеленә хуш килде. «Дөрес сайлаганмын», – диде ул үз-үзенә һәм кунакханәнең эченә атлады. Биредә ниндидер спортчылар командасы китәргә җыена иде, ахрысы. Идәннәр сумка, чемодан белән тулган. Алар өстенә дә, утыргычларга да спорт киемендәге егетләр чүмәшкән, бөтенесенең борыны салынган. Бер дә бүтән түгел, җиңелеп китүләре. Юкка борчылмагыз, андый хәлләр була инде ул, дип юатасы, дәртләндерәсе килде бу егетләрне.

– Миңа бер урын, – диде ул, администратор тәрәзәсендәге тишеккә паспортын тыгып. – Ләкин бер кешелекне бирегез.

– Сез каян? – диде кызыл иренле хатын, тагын да кызылрак иренле хатын белән сөйләшүеннән туктап.

– Дулкынбаштан.

Хатынның чырае бозылды. Паспортны ул кире ыргытты.

– Һушны алды! Күрмисеңме әллә?! – диде ул, Альфредның борын төбендәге язуга күрсәтеп. Анда чабата кадәр хәрефләр белән «урыннар юк» диелгән иде. Альфредның бу хатынга котырып ачуы килде. Җикерүен кара әле. Әйтерсең дөньяның кендеге аның кулында гына. Беләбез без ул язуны. Ярар, кертергә теләмәсәң ялынган юк. Казанда кунакханә синдә генә түгел. Ул эре-эре адымнар белән «Таң» кунакханәсенә юл тотты. Биредә чемодан-төенчекләр дә, халык та «Болгар»дагыдан күбрәк булып чыкты. Инде тәҗрибә туплаган кеше буларак, Альфред иң элек администратор пыяласына күз атты. Биредә дә «урыннар юк» дигән язу тора иде. Язу тора бирә, ә кемнәрдер һаман паспортларын сузалар, рөхсәт кәгазе алып тутыралар, акча түлиләр һәм киерелеп кереп китәләр. Әнә берәүнең паспорт эчендәге акчасын өстәл тартмасына шудырып кына төшерде администратор. Башың эшләмәсә, менә шушы мескеннәр хәлендә тора бирәчәксең икән. Альфред паспорты эченә бер унлык салды да администраторга сузды.

– Одно место, – диде ул, хатынның елмаеп җибәрүен көтеп.

Ләкин хатын сикереп торды, паспортны акчасы-ние белән пыяла өстеннән ишек катына ук очырып җибәрде.

– Ах, юньсез! – Аның ярсулы тавышы бөтен Казанга яңгырады. – Әле ришвәт төртеп маташасыңмыни?!

Альфред артына да борылып карамыйча ярты сәгать чапты, аның чигәсе сулкылдады, йөрәге какты, тыны бетте, өстеннән шыбырдап тир акты. Кәефе тәмам кырылды аның. «Татарстан» кунакханәсе администраторы аның соравына җавап та бирмәде, кемнәрнедер елмаеп, хәтта аягүрә басып кабул итә торды, мисыр күгәрченедәй гөрли, көлеп озата торды.

Инде кичке сигез дә тулып китте. «Совет» кунакханәсенә гомумән үтеп кергесез, «урыннар юк» дигән язу каршында өелеп торган халыкның санына да чыкмалы түгел иде. Альфред, чынлап торып, пошаманга төште. Кемдер аңа, «Яшьләр үзәге»нә барып карагыз, дип тәкъдим итте. Дүртенче троллейбустан төшкәч, Альфред бер татар әбисеннән «Яшьләр үзәге»нең кайда икәнен сорады.

«Яшьләр үзәге»ндә дә Альфредны ипи-тоз белән каршы алмадылар. Администратор урынында утыручы яшь кенә чибәр хатын:

– Урыннар юк, семинарга килүчеләрне урнаштырабыз, берәрсе китсә генә инде, – диде.

Юк, әле һаман өметен өзеп бетермәде Альфред. Ничек инде Казан тикле Казанда урын булмасын ди?! Ул «Волга», «Дуслык», «Казан» кунакханәләрен гизде, кабат «Татарстан»га кереп чыкты да «Яшьләр үзәге»нә юл тотты. Берәрсе чыкса, диде бит. Ләкин беркем дә чыкмаган икән шул. Ул үзенең коточкыч аруын һәм ачыгуын сизде. Аякларның ут булып януына чыдарлык түгел. Хәзер нинди дә булса кунакханәгә кереп, рәхәтләнеп аякларны сузып утырырга, ныклап ашарга, эчәргә кирәк иде. «Яшьләр үзәге» ресторанына шунда торучылар гына кертелә икән. Альфред «Волга»га китте. Бая анда чеңгел-чеңгел музыка тавышы яңгырап калган, ишек төбендә кеше-кара да күренмәгән иде бугай. Хәзер ишеге дә бикләнгән, керергә өтәләнеп йөрүче халык төркеме дә барлыкка килгән шул. Ах, бая кереп чыккан булса соң? Пыяла ишекнең бигендә торучы хатын үзе генә белгән билгеләре буенча кемнәрнедер кертә, кемнәрнедер чыгара, эчтә кемнәрдер кызарып-бүртеп ашап-эчеп утыралар, рәхәтләнеп музыка, җыр тыңлыйлар, бииләр, ә баскыч төбендәге ач халык өере шуларны тилмереп карап тора, ишек ачылган саен, һәркем кереп китмәкче булып этенә, сарык көтүе сыман акыра, бакыра, сүгенә, бәддога укый. Биредә тәмам өметен өзгәч, Альфред елардай булып «Казан» ресторанына чапты, тик анда аны тагын да зуррак халык төркеме каршылады. Башка ресторанда да хәл шундый ук булып чыкты. Ахырда ул үзләре көндез матур итеп ашап чыккан «Татарстан» ресторанына барды. Йа Аллам, шул ук мәхшәр! Ичмасам пыяла аша күренеп тормасын иде! Әнә бит тәмле-тәмле ризыклар, өстәлләрдә әфлисун тутырылган савытлар, аракы, шәраб, сыра салынган бокалларны теләр-теләмәс кенә иреннәренә тигереп утыручы тук бәндәләр. Барысы да җитеш, бөтенесе бар – тик Альфредка гына түгел. Әйтерсең лә пыяланың теге ягында җәннәт, ә бу ягында җәһәннәм. Җитмәсә, ишек ачылган саен тәмле исләр бөркелеп борынга тула. Альфредның күз аллары әлҗе-мөлҗе килде, аның беркайчан да бу дәрәҗәдә ачыкканы юк иде әле. Әгәр берәрсе бер телем ипи белән сыңар котлет ыргытса, «эһ» тә итмичә, теге унбиш йөзлекнең берсен чыгарып бирер чиккә җитте. Ул, этешә-төртешә торгач, ишеккә шактый якынайды. Менә эчтәге әзмәвер берәүне чыгарып җибәрергә ишекне ачты. Шулчак Альфред янындагы тузган чәчле берәү тегенең колагына: «Мин… янына», – дип, бер хатын-кыз исемен әйтте дә кереп юк булды. Ишек кабат ачылды, Альфред та әзмәвергә нәкъ шул сүзләрне кабатлады. «Уз», – диде теге. Альфред бәйдән ычкындырылган эт кебек эчкә ыргылды. Бу көннәрне дә күрергә насыйп икән! Теге тузган чәч берүзе бер буш өстәлгә барып та утырды, шөпшәдәй бер нечкә бил, бии-бии атлап, моның каршына килеп тә җитте. Альфред та аның каршына барып утырмакчы булган иде, нечкә бил аны читкә куды. Ул ресторанны аркылыга-буйга ике мәртәбә йөреп чыкты, ләкин беркайда да утырырга рөхсәт итмәделәр. Гүя кемдер: «Бу егет керсә-нитсә, якын җибәрә күрмәгез», – дип, барысын да кисәтеп куйган. Ишек янында ул утырып карамаган бер урын калган икән. Дүрт урындыкның кара-каршы икесендә кемнәрдер утыра булса кирәк, алар әлегә юк, әмма алларындагы ризыклары, мөлдерәмә тулы рюмка-бокаллары, шампанский, коньяк, шәраб, сыра шешәләре тора. Адьфред ике буш урынның берсенә утырды да ут булып янучы аякларын сузып җибәрде, иреннәрен ялап, төкереген йотты. Сәгать унбер тула икән ич! Официантлар поднос, шешә, счёт тотып туктаусыз йөгерәләр, тик аның янына гына туктамыйлар. Менә музыка тынып калды, биючеләр урыннарына ябырылдылар. Альфред утырган өстәл янына унҗиде яшьләрдәге кызны култыклап карт кына бер адәм килде. Аның киез итек кадәр борыны да, җыерчыклы чырае да, шактый зур мәйдан биләүче шома пеләше дә, йонлы беләкләре дә кояшта кап-кара булып янган, ә кыз базда үргән бәрәңге сабагы төсле ак һәм нечкә иде. Аннары килеп, бу адәмнең күз-күз тишекле зәңгәр свитер киеп, ул тишекләрдән мохер җеп төсле ап-ак йоннар чыгып торуын, борын астында уртача буяу пумаласы кадәр мыегы барлыгын да өстәргә кирәк. Дөреслеккә хилафлык китермәү йөзеннән тагын шуны әйтмичә ярамый: аның уң як битенә кайчандыр бер миң чыккан, ул миң төсе һәм зурлыгы белән эре виктория җиләген хәтерләтсә, япа-ялгыз тырпаеп торуы белән көзге бакчада берүзе калган кәбестәгә охшаш иде. Алар кара-каршы утыруга, теге адәм, Альфредның урындыгына күрсәтеп:

– Гафу ит, кадерлем, бу урын безнеке, – диде.

Ач кешенең ачуы яман, Альфред, күзләрен очкынландырып:

– Сез утырган ич инде, монысында – мин, – диде.

Шунда кызның үпкә катыш ялварулы иркә тавышы ишетелде:

– Ярар инде, Зорик, утырсын бу егет тә. Кызганасыңмыни? – Кыз, үрелеп, аның йонлы беләген сыпыргаларга, иркәләргә кереште, ә сөрмәле күзләре белән йотылып, Альфредка карады.

Зорик пианино клавишлары төсле ак һәм кара тешләрен күрсәтеп елмайды.

– Юк, кадерлем, монда син дә мин генә утырачакбыз.

Ул кискен генә кулын күтәрде дә бармагын шартлатты. Шул минутта ишек янындагы теге әзмәвер Альфредны, култыгыннан эләктереп, урыныннан торгызды һәм чыгарып та җибәрде. Аңардан котылу уңаеннан гомуми шатлык белдергәндәй, оркестр дәртле музыка уйнап калды. Альфредның бөтен дөньяга ишетелерлек итеп улап җибәрәсе килде. Хәзер инде ачыгу бетте, ачу гына калды. Ул җир йөзендә үзе белгән һәм белмәгән барлык җан ияләрен дә каргады, чөнки Альфредның берүзен шушындый хурлыкларга, түбәнсетүләргә, газап утларына ташлап, алар барысы да менә хәзер рәхәттә йөзәләр, бернинди гамьсез, тук килеш, йомшак ястык-мендәрләр өстендә изрәп йоклап яталар…

Урамда ямь калмаган иде. Җимерелгән, зарарланган кәрәзләрне хәтерләтеп, йортларда тигезле-тигезсез саргылт утлар яна. Сискәндереп, шалтыр-шолтыр трамвай үтеп китә. Борынга мичтә кыздырылган кирпечне хәтерләтүче ис бәрә. Ачудан ул теләсә кемне өзгәләп атарга әзер иде. Ах, шушында ирдәүкә Илгизә килеп чыкса! Күрмәгәнен күрсәтер иде аңа Альфред. Төптән уйлап карасаң, аның шушылай тилмереп йөрүләренә Илгизә сәбәпче түгелмени? «Класс белән колхозда калыйк», – дип, иң элек шул чәтнәби безәнләп йөрде. Аннары башкалар тотынды. Комсомол дип, тегеләй дип, болай дип ризалаштылар. Ярый әле, кайсыдыр акыллы башы табылды, институтта укырга теләге булганнарга китәргә ярый, диделәр. Әгәр шул колхоз өскә басарга тормаса, Альфред монда укырга керергә килеп тә йөрми иде. Алдагы язга барыбер армиягә китәсе.

Инде кая барып бәрелергә? Юк, кемнәрне генә каргаса да, иң юләре үзе икән ул. Әнисе Казандагы туганнарының адресын бирде бит. Алмаган булды, ник кирәк алар, тулай торакта йә кунакханәдә урын бетмәгән, янәсе. Кырдың менә! Кинәт аның башына бер уй килде. Әгәр Руфинәләргә барып карасаң? Ашатып чыгарсалар, вокзалда да йоклар иде әле. Иң элек шылтыратып белешергә кирәк. Ул автоматтан номер җыйды. Руфинә телефон төбендә көтеп утырган диярсең, шундук трубкада дулкынланган тавыш ишетелде:

– Жора, синме бу?! – Ул еш-еш сулап алды. – Ни булды?

Альфред тын алырга куркып торды да трубканы элде. Димәк, ул өйдә. Кем соң ул Жора? Егетеме? Ник шайтаным булмый, хәзер Руфинәләр фатирының бусагасына барып егылудан башка юл юк.

Ярты сәгать узуга, ул, менә сүнәм, менә сүнәм дип лепелдәп торган өмет утын күкрәгенә кысып тоткан хәлдә, таныш ишек каршына килеп басты. Хәзер ул утка, шушы ишекне ачып, йә су, йә бензин сибәчәкләр. Ул чәчләрен, якаларын төзәтеп тирән сулыш алды да звонок төймәсенә басты. Эчтә сандугач сайравына охшаш тавыш ишетелде һәм – әллә тагын Руфинә шунда басып көтеп торган – ишекне шартлатып ачып җибәрде. Аның өстендә затлы кофта, әз генә билдән узган юбка иде. Руфинәнең зәңгәр күзләре түп-түгәрәк булды.

– Альфред?! – диде ул, тере юлбарыс белән очрашкандай гаҗәпләнеп. – Бу вакытта нишләп йөрисең?

– Тулай торакта урынны бүтән кешегә биргәннәр. Кунакханәләргә баш тыккысыз…

– Әйдә, кер…

Руфинә ишекне япты да телефонга китте.

– Әтигә шылтыратам, хәзер урнаштырыр.

Ул номер җыя башлады да трубкасын кире куйды.

– Ах да, соң икән шул…

Руфинәнең йөзендә канәгатьсезлек билгеләре чагылды, шул ук вакытта ул Альфредны куып чыгарырга да батырчылык итмәде.

Альфредның башыннан: «Әллә ул ялгызы гына яшиме икән?» – дигән уй чагылып үтте. Руфинә аны зал ягына алып чыкты һәм Альфред тынсыз-өнсез калды. Өстәл сый-нигъмәттән, төрле-төрле эчемлекләрдән сыгылып тора иде. Аның күңеленнән «Оҗмах шушы икән» дигән уй йөгереп үтте.

– Әниләр киләсе иде, килмәделәр, – диде Руфинә, утырырга ишарәләп.

Өстәлнең ике кеше өчен генә әзерләнгәнен күрсә дә, Альфред андый вак-төяккә игътибар бирмәде. Руфинә икесенең дә рюмкасына коньяк салды, сүзсез генә чәкештерделәр дә эчеп җибәрделәр. Әмма Альфред чак кына чәчәмәде: теленә дә, җененә дә ут капты, сулышы куырылып ни эчкә кермәс, ни тышка чыкмас булды. Руфинә сузган шифалы суны эчкәч кенә шаулатып тын алды. Бу коньяк та түгел, спирт та түгел, теге усал әйбер иде. Альфред кимендә бер атна ризык күрмәгән шикелле ике-өч калҗа итне, кызыл балык телемен чәйнәмичә диярлек йотып җибәрде, кых-кых килде, аңа карап Руфинә елмаеп куйды.

– Вообще-то синең килүең әйбәт булды әле, – диде Руфинә һәм, аңа якын ук килеп, рюмкасын чәкештерде.

Бусын эчкәч, Альфред, өстәл өстендәге ризыкларга карашын юнәлтергә күпме генә тырышса да, күзләре, авыш тактадан тәгәрәгән йомырка төсле, кызның кыска итәгенә юнәлделәр. Ул үзенең исергәнлеген сизде. Аңа шундый рәхәт иде: дөнья түгәрәк, берни дә кирәкми. Ул теге сетканы ясаган фабрика коллективына, йомыркаларны салган тавыкларга, ул йомыркаларны саткан сатучыларга рәхмәт укыды.

Руфинә музыка җибәрде, аның гүзәл моңы колакны гына түгел, бөтен тәнне, җанны иркәләде. Утырып тору мөмкин түгел иде. Альфред аны биергә чакырды, Руфинә карышмады. Альфред кулларын кызның биленә, Руфинә исә аның җилкәсенә салды һәм биек агач башындагы җимешкә караган шикелле астан өскә таба аңа карады. Альфредка Руфинә фәрештә булып күренде. Түп-түгәрәк алсу йөз, шундагы төпсез зәңгәр ике күз, и йөрәгем, түз! Ул серле күзләрдә әллә нинди шәүләләр уйный, бер караганда алар: «Син кем?» – дип төпченәләр шикелле. Ул битләрнең шомалыгы, дымлы, мәк чәчәге төсле иреннәрнең серле елмаюы… Мең төрле хуш исләр килеп торучы күперенке ак чәчләрнең иңбашларына төшеп торулары, ул көмеш алкаларның булат очы кебек ялык-йолык килүләре! Менә теге сихри иреннәр хәрәкәткә килеп, аларның эченнән сандугач тавышы ишетелде:

– Әйдә, мин сине Альфа дип атыйм. Ә син мине Руфчик диярсең.

– Соң… ярар, – диде Альфред, яңа таныклык алгандай куанып.

– Ә нишләп син русча акцент белән сөйләшәсең?

– Авыл мәктәбендә укыгач шулайрак инде, – диде ул, үзен акларга теләп.

– Но син әтиеңне райком секретаре дидең. Авылда райком бармыни?

– Ә ни ул…

Альфред үзенең килеп капканын аңлады. Әгәр алдашканыңны сизсә? Фәрештәләр андый нәрсәне кичермиләр, урамга чыгып очуың да бар.

– Ни бит… минем әтием машина белән йөреп эшли.

– Кара син аны!

Руфинәнең йөзенә шикләнү билгесе чыкты. Аны бетерергә кирәк иде.

– Безнең әти көне-төне эшли, шәһәрдә яшәүчеләрне азык-төлек белән тәэмин итү өчен яна, – дип тезеп китте ул.

Әтисенең тырышлыгы аркасында аларда арышлар ярсып үсә, чөгендерләр котырып уңа, сыерлар дәртләнеп чиләк-чиләк сөт бирә, сарыклар йон таулары өя, болын-әрәмәләрдә йөреп булмый – җиләк-җимеш өстенә китереп басасың, елга-күлләрдә беләк буе кызыл һәм кара балыклар чопырдап кайнап тора, өйләрдә чыжылдап газ яна, урамнар линейка белән сызгандай төз, юллар асфальтланган…

Аның сөйләгәннәрен тыңлап бетерергә Руфинәнең, әлбәттә, түземлеге җитмәде, ул кулын җайлап кына күтәрде дә Альфредның борынына бик каты итеп чиертте һәм көлеп җибәрде. Борыны авыртса да, Альфред аңа кушылып көлде. Чиертүенең беренчесе артыннан икенчесе дә көттермәде.

– Ә нишләп синең борының очлы? – диде кыз.

– Чибәр кызлар исен ерактан ук сизү өчен, – диде егет. Җавап Руфинәгә ошады.

– Кара син шаянны! – диде ул, көлә-көлә. – Әгәр томау төшсә?

– Ул чакта кызлар яратудан мәхрүм кала.

– Ә син кызларга ярату бирә алам дисеңме?

– Моңа син үзең дә ышаначаксың, Руфчик!

Ул кинәт аны үзенә кысты, битләрен, иреннәрен үбә башлады, Руфинә карышмады, бертуктаусыз: «Ах, шаян, ах, озорник!» – дип, кытыгы килгән кеше кебек көлде дә көлде. Альфредның битләрен аның аккош мамыгыдай чәчләре кытыклады, ул үз йөрәгенең дөп-дөп тибүен ишетте. Әйтерсең лә иртән башын эчтән күсәк белән дөпегән затлар хәзер күкрәк читлеге эчендә субай кагалар иде. Менә Альфред кызны бер кулы белән тез асларыннан ук эләктереп, икенчесе белән биленнән тотып күкрәгенә алды, ул исә сабый бала кебек аның муенына сарылды… Шушы рәвешле музыка көенә бии башлагач, Альфред Руфинәнең коточкыч авыр икәнен сизде, аны идәнгә бастырмакчы булды, әмма кыз аның муенын сетка каптырманы эләктергән ише генә эләктермәгән, ә бәлки арматура тимере кебек чытырдатып кыскан иде. Идәнгә бастырырлык җай булмагач, Альфред аны йокы бүлмәсенә алып чыгып китте, һәм алар йомшак урынга аудылар. Альфред ниләр эшләгәнен дә, ниләр әйткәнен дә сизмәде. Руфинә, йокылы-уяулы мәче баласы мыр-мыр килеп ими эзләгәндәй, борынын аның күкрәгенә төртеп:

– Ну, Альфа, кирәкми, ну, Альфа, кирәкми… – дип пышылдады, Альфредның кабаланучы кулларын читкә алырга теләгәндәй хәрәкәтләр ясады, әмма ул хәрәкәтләр «торып китә күрмәсен тагы» дигәндәй, бик йомшак, юл куючан хәрәкәтләр иде…

Алар җир йөзендә икәүдән-икәү генә калдылар. Очсыз-кырыйсыз дәрьялар да, кыйтгалар да юк, авыл да юк, шәһәр дә юк, колхоз да юк, имтихан да юк, әти белән әни дә юк, – һәммәсе каядыр еракка киткән, юк булган, алар икесе генә калган иде.

И язмыш! Нинди усал да, игелекле дә икәнсең син! Әле кайчан гына эт типкесендә тилмереп йөргән, үзе арыган, үзе ач, үзе беркемгә дә кирәкмәгән адәм баласы хәзер йомшак түшәк өстендә, кайнар кочакта ята, корсагы бет үтерер дәрәҗәдә тук, шулкадәр кирәкле, үз-үзеннән канәгать һәм бәхетле. Бәндәләр белән ник син шулай уйныйсың икән, язмыш? Ник син адәм балаларына шулкадәр миһербансыз да, шулкадәр игелекле дә? Бернинди кануннарга да буйсынмыйча, бөтенесен үзеңчә бутарга, болгатырга сәләтле нинди бөек зат син? Әллә соң син күрсәткән җәбер-җәфалар да кеше файдасынамы? Әгәр бичара хәленә төшмәсә, Альфред менә бу ләззәтләрне бәяли алыр идеме икән? Юктыр. Ул язмышка рәхмәтле уйлар белән эреп китте.

3

Альфред уянганда, төш туры җитеп килә иде инде. Руфинә әле һаман изрәп йоклый. Аның тузган чәчләрен, кызылы җуелган шешенке иреннәрен күргәч, мес-мес итеп тын алуын ишеткәч, Альфредта җирәнүгә охшаган ниндидер бер сәер тойгы кузгалып куйды, тизрәк киенеп чыгып качасы килде. Ул, аны күрмәс өчен, сырты белән борылды. Чыгып качарга ярамый иде шул. Киресенчә, Руфинә нәкъ менә аңарга кулай кеше, ничек булса да аның җылы канаты астына керергә, шушында төпләнергә кирәк. Альфред аның ялгыз яшәвен, шушы фатиры, гаражы, «Жигули» машинасы барлыгын, бер институтның икенче курсында укуын, әтисенең зур гына түрә икәнлеген, әнисенең фән өлкәсендә эшләвен, тәрбия проблемалары буенча диссертация якларга җыенуын белеп өлгергән иде инде. Аны колхоздан тартып алса, Руфинә генә алачак. Үлеп яратам, синнән башка яши алмыйм, ашавым ашау, эчүем эчү, йокым йокы түгел дияргә, ничек тә шушы ояны яуларга кирәк. Бер төпләнгәч, җае чыгар. Язга армиягә китәсе. Әле аннан кайтканчы кем бар да кем юк. Ләкин Руфинә дә юләр түгел, сөлек кебек шәһәр егетләре барында русча юньләп сөйләшә дә белмәгән авыл каргасын нишләп якын китерсен ди. Дөрес, Альфредның чибәрлеге бар, кызларның үзенә тыныч карый алмауларын ул яхшы белә. Тик Руфинәнең боларга гына исе китәрме соң? Шәһәр кызларына иң элек акча кирәк, аннары гына калганы. Акчаң җитешле булса, чибәрлегең дә, яшьлегең дә бер читтә торсын. Альфред моның шулай икәнен кичә ресторанда үз күзләре белән күрде. Әйе, әйе, эшне акча тирәсендә әйләндерергә кирәк. Кичә Руфинәнең һәр керфеге, һәр чәч бөртеге өчен җанын бирергә әзер булган Альфредның бүген, аңа сыртын куеп ятканда, башына әнә шундый уйлар килде.

Аның карыны өзелеп ачты, башы да чатнап тора, зал ягындагы ризыкларның тәмле исләре дә бу якка ук керә иде. Альфред акрын гына торды, аяк очларына гына басып, залга чыкты, арадагы ишекне ябып куйды. Ашык-пошык юынып алды да өстәл янына утырды. Күзеннән ут чыгара торган теге әйберне эчеп җибәргәч, ашыкмыйча тәмләп кенә ашады. Аннары өстәлне җыештырып алды. Савыт-сабаларны юып куйгач, кухня өстәленең астын ачса, бурсыган, күгәргән искә тончыга язды. Анда юылмаган савыт-саба эскертләп өелгән иде. Альфред, су кайнарлап, аларның барысын да юды, урыннарына тезеп куйды. Ул кухня өстәлен сөртеп маташканда, Руфинә дә торып чыкты.

– Хәерле иртә! – диде ул, Альфредка иренен сузып. Альфред аның иреннәренә иреннәрен тигереп алды да:

– Хәзер хәерле көн инде! – диде.

– Ах, озорник! – Руфинә тагын аның борынына чиертеп алды. Аннары җыештырылган, юылган әйберләрне күздән кичергәч, канәгатьләнү хисе белдерде: – Синең белән яшәргә була.

Альфред ике кулын күкрәгенә куеп баш иде.

– Синең белән дә яшәргә була.

Руфинә ваннада юынган-төзәнгән арада, ул чәй өлгертте, үзе булдыра алганча, өстәл әзерләде. Кухняда мәшәләнү колхоз эше түгел, түзәргә, ничек тә сынатмаска кирәк иде. Нәфесе бик кымырҗып торса да, теге әйберне хәтта Руфинә кыстаса да капмаска булды. Әнисе әйтмешли, аракы, кешенең дәрәҗәсеннән алып, һәммә нәрсәсен түбән төшерә, бер авызыңа хуҗа булмасаң, синең турыдагы фикернең үзгәрүе дә бар.

Алар тәмләп чәй эчеп утырганда, ишекнең сандугачы өч мәртәбә сайрап җибәрде. Альфред Руфинәгә сораулы караш ташлады.

– Борчылма, әни булырга тиеш.

Руфинә шулай дип ишекне ачты. Анда чал чәчле, күзлекле, кулына георгин чәчкәләре тоткан хатын күренде.

– Исәнме, кызым!

Ул, бусаганы атлау белән, Руфинәне кочып алды, аркасыннан сөйде, чәчәкләрне бирде һәм кулъяулык белән күз яшьләрен сөртте. Шуннан соң гына Альфред белән исәнләште.

Руфинә Альфредны Казанга авылдан килеп заводта эшли, читтән торып укырга керергә җыена дип таныштырды, инде дуслашуыбызга айдан артты, диде. Бергәләп чәй эчү вакытында Ләлә ханым аңа сорау арты сорау яудырды. Аның сораулары, кыргый җәнлекне бер-бер артлы яралаган аучы пулялары кебек, Альфредны тәмам хәлдән тайдырдылар, үзенең генә көче җитмәгәндә, ярдәмгә Руфинә килде. Шунысы әйбәт булды: Ләлә ханым Альфредның үзен дә, аның эшче сыйныф арасында чыныксын, дип, малаен Казанга җибәргән райком секретаре әтисен дә яратып өлгерде. Бу – Альфред белән Руфинә ирешкән хәлиткеч казаныш иде.

Ләлә ханым киткәч, Альфред, күкрәк кесәсеннән алып, өстәлгә башта бер йөзлек, аннары икенчесен, өченчесен куйды.

– Син нишлисең? – диде Руфинә, аптырап.

– Сыена күрә түләве.

Руфинә бармак янады, әмма акчаларга кагылмады. Кичкә таба, кинога барып кайткач кына, йөзлекләр сервант өстенә күчтеләр. Икенче көнне өйлә турында йокыдан торгач кына, Руфинә аларны үзе генә белгән ышанычлы урынга алып куйды. Егетнең финанс ресурсларының күпме булуы белән ул кызыксынмады, тик шунысы ошады: өч көн «Жигули»да җилдергәндә, ресторанда күңел ачканда, Альфредта әле теге йөзлекләрнең күплеге сизелде. Альфредның исә эчен акрын гына бер корт кимерде: «Акча беткәч, ни булыр? Руфинә аны урамга куып чыгармасмы?» Савыт-сабаны күпме генә тырышып юсаң да, аннан акча төшмәячәк. Димәк, уңга-сулга сибүне акрынлап киметергә туры киләчәк.

Дүртенче көнне алар тагын парлашып «Жигули»га утырып чыгып киттеләр. Бүген күпкә булмаса да, тәүге мәртәбә бер-берсеннән аерылалар иде. Физиканы «биш»легә бирдем дип авылга шылтыраткан булса да, Альфред кабул итү комиссиясеннән документларын алырга карар кылды. Руфинә машинасын институтның баскыч төбенә үк китереп туктатты, Альфредка ит белән колбаса өчен бер уч талон биргәч, иреннәреннән үптерде һәм чожлап китеп барды.

Күп тә үтмәде, аның машинасы тавыш-тынсыз гына бер мәһабәт бина янына килеп туктады. Руфинә, таш баскычлардан керт-керт күтәрелеп, сулга борылды һәм «Кабул итү бүлмәсе» дигән язулы ишекне ачты. Андагы күн урындыкларда йөзләренә олы җитдилек һәм борчу иңгән кешеләр көтеп утыралар. Секретарь ханым, Руфинәне күргәч, пружина аткандай сикереп торды. Ул:

– Анда кеше бар… – дип, сүзен очларга өлгерә алмады, Руфинә ишекне дөпелдәтеп ачып кереп тә китте.

Әтисе, гадәттәгечә, биш-алты телефонлы, селекторлы, кәгазьләр белән тулы өстәл артында утыра иде. Руфинәгә аның сирәк чәчләре тагын да күбрәк коелган, түгәрәк гәүдәсе дә сизелерлек юанаеп киткән кебек тоелды. Әтисенең каршында бер ир үрә катып тора, аның бит очлары алланган, маңгаена тир бәреп чыккан.

– Мин бу хакта безнең арада кабат сүз булмас дип ышанам! – Әтисе учы белән өстәлгә шапылдатып сукты. Теге кеше башын иеп аска карады һәм авыз эченнән хәлсез генә:

– Ышаныгыз, Заһит Рәхмәтуллович, – диде.

– Сезгә китәргә мөмкин.

– Рәхмәт, Заһит Рәхмәтуллович. – Теге кеше юк булды.

– Нихәл, кызым, – диде әтисе, аягүрә басып. Руфинә аның каршына ук килеп утырды.

– Шапырынырлык әйбер юк, – диде Руфинә.

Аларның үзара русча сөйләшкәнлеген укучы, әлбәттә, беләдер дип уйлыйм.