скачать книгу бесплатно
Беленков безгә күчтәнәчкә, озату мәҗлесенә дип, бер тартма ак, бер тартма кызыл шәраб төяп килгән икән. Кичен, шашлык кызып, майлы шулпа пешеп алга килгәч, китек-чатык касәләр мөлдерәмә тулгач, Әзиз мөселман икәнлегебезне искә төшермәде тагын.
– Кара әле, Әзиз, – дим мин аңа. – Әле генә, мин мөселман, дигән идең. Үзең дуңгызын да читкә куймыйсың, бу явызны да…
Күзен дә йоммый:
– Мин монда мосафир. «Мосафирга ярый» диелгән Коръәндә…
Белмим, Коръәндә ничек язылгандыр, әмма Әзиз кимен куймады, оңкыт[2 - Оңкыт (диал.) – чамасыз күп ашаучы кеше.]!
Һәй, төнге даладагы ул кич, ул кичә!.. Әйтеп-сөйләп аңлатырлык кына түгел, ни генә булмады! Уен-көлке, такмаклар, биюләр, шунда, өстәл артында ук туган шаян җырлар… Еллар узгач, инде хәтеремдә калмаган, тик үземә атап кайсыдыр явызы чыгарган бер такмакны дөнья кубарып җырлаганнары гына хәтеремдә. Аның да бер юлы гына:
Мы везём Сабитова-битова-битова-битова…
Белла турында аерым тукталмый булмый. Истәлекләремдә «Белла» дип, исеме белән генә телгә алган кызыбыз хәзер илгә генә түгел, дөньяга мәшһүр шагыйрә. Белла Ахмадулина. Институт коридорларында ул безгә борылып та карамый иде. Аристократ, аксөяк! Өстендә ниндидер асыл җәнлек тиресеннән тегелгән затлы тун, тунның изүе, төймәләре ни сәбәпледер алгы якта түгел, артта, нәкъ сырт сөяге турында. Өстен салган чакта, аның янында төймә ычкындырырга кемдер берәү булу зарури. Үзе мәче баласы шәйле генә йөнтәс эт җитәкләгән булыр. Тамаша инде, билләһи! Безгә, авыл малайларына, көлке дә, сәер дә.
Әлеге фотога карыйм да шаккатам. Үзгәрсә дә үзгәрә икән кеше. Кирза итек, шөкәтсез сырма, сырган чалбар… Илтеп кертәсе иде шул кыяфәтендә институт коридорына. Чыгарып җибәрәсе иде Мәскәүнең Горький урамына!
Тышкы кыяфәте генә түгел, бер атна эчендә асылы да үзгәрде кызыйның. Килә-килешкә ул безнең пешекчебез булып китте. Совхоз биргән көрпәле оннан да ашап туя алмаслык белен пешерә, сеңерле сарык итеннән дә телеңне йотарлык котлет әзерли. Һәрберебез белән ягымлы елмаеп, үз итеп сөйләшә.
Тагын бер һөнәре бар икән әле: төзелештә кулга таш төшсә, әз генә тән тырналса, шунда ук, аптечкасын тотып, Белла йөгереп килә. Бу җәһәттән миңа аның зур ярдәме тиде.
Далага килеп төшкән көнне палаткабыз артына егетләр юыну өчен кечкенә лапас кебек нәрсә корып куйганнар иде. Юынгыч эләр, сабын куяр урыны да бар. Иртән торып чыктым да, ашыга-ашыга, сабынлап юына башладым. Шунда кинәт кулым сыздырып, зәһәр әрнеп куйды. Карасам, уч төбемнән югарырак, буын өстендә, тәнемне кисеп кергән юка лезвие зырылдап тора. Яртысына диярлек кергән. Тартып алдым. Кан сиптерә башлады. Юньсезләр! Кемдер берәү кырынган да лезвиесен сабын янында калдырган. Ә ул, сабынга ябышып, менә ни китереп чыгарды!
Белла беләгемне кысып буды, ниндидер даруларын сөртеп, ниндидер үлән яфрагы ябып, марля белән бәйләп куйды. Кан туктады, яраның әрнүе басылды. Әмма ип- тәшләр белән бергәләп эшкә тотынуым булды, үзем дә күрмәгәнмен, ап-ак марляга кан саркып, кып-кызыл төскә кергән. Дәррәү кубып, төзелештән куып җибәрде иптәшләр.
Нишлим? Шыксыз палаткада берьялгызым каңгырып утырам. Биредә, дала уртасында, газета-журналлар да юк, юлга алган китаплар да кат-кат укылган.
Шунда, кирза итекләре белән лас-лос басып, палаткага Белла килеп керде.
– Әйдә, Абдул, көндезге ашка егетләргә сюрприз ясыйбыз, – ди.
Икебез ике чиләк алып, сопка итәгендәге каен урманына юнәлдек.
Урманга керү белән – гөмбә, хәйран тамаша! Чалгы белән чабып алырлык. Иң яшьләрен, иң матурларын гына сайлап җыя-җыя урман эченә керә барабыз. Ярты сәгать дигәндә, чиләкләребез тула язды. Ял итәргә утырдык. Белла сигарет кабызып җибәрде.
Дөресен әйтим, өнәмим мин тәмәке тарткан кыз-хатыннарны. Үзем тартучы булсам да, кызыл ирененә тәмәке кыстырган хатыннарны күрсәм, ни сәбәпледер күңелем болгана.
– Абдул, научи меня по-татарски говорить, – дип чытлыклана Белла.
– Татар кызлары тәмәке тартмый, ташла башта тәмәкеңне, – дим, шаяруын-чынын бергә кушып.
– Фигурам бозыла, симерәм, – дип аклана теге.
– Белла, синең фамилияң татарныкы. Татарлыгың ни чама соң синең? – дип сорыйм.
– Әнием итальянка, әтием татар булган, тик мин аны бик аз хәтерлим, аерылганнар алар, – ди.
…Уч төбемнән югарырак, буын өстендә, яра эзе калган. Дала истәлеге, яшьлек истәлеге.
Еллар узу белән саргаеп беткән әлеге кулъязмамны тагын бер кат укып чыгам.
Ничек? Китапка кертеп укучыга тәкъдим итәрлеге бармы?
Бу язмаларымда гаҗәпкә каршы сыздым-боздымнар артык күп түгел. Бертыннан язып ташлаганмын, ахрысы. Шуңадыр, тәгаен, кытыршы урыннары да шактый, тәҗрибәсез яшь каләм таеп-таеп та киткәләгән. Ләкин анда, үземә генә шулай тоеламы, ниндидер балаларча беркатлылык, самимилек сизелеп тора. Дала исе, каен урманнары исе киләдер кебек. Яшьлек дәрте, шул заманнар романтикасы бар кебек. Керсен әйдә китапка, укучым үзе хөкем итәр.
Хәерле булсын!
1991
Агач аяклы кеше
Кызык кеше ул безнең Шәриф. «Корсагың буш булса да, күңелең хуш булсын» дигән мәкаль уйлап тапкан. Шуны, өндәмә итеп, тулай торак ишегенә язып элгән. Үзе бу мәкальгә һичбер вакыт хыянәт итми: аның борын салындырып йөргәнен беркем дә күрмәс.
Дөрес, студент тормышын күңелсез тормыш дип булмаса да, төрле чак була. Кайберәүләр зарлангалап та куялар. Яшәү авыр, диләр. Тормыш баса, диләр. Ә Шәрифкә шул җитә кала. Сыкранып утырган иптәшенең җилкәсенә шап итеп суга да: «Бирешмә, туган! Егетләрнең җебегәнен кызлар яратмый», – ди. Ни әйтәсең! Күтәрелеп бер көләбез дә, шуның белән бетә. Беркем дә үпкәләми. Үпкәләрлек тә түгел шул. Тормыш тозын Шәриф башкаларыбызга караганда күбрәк татыган кеше бит. Яшьтән үк ятим калып, балалар йортында үскән. Хәзер дә үз көнен үзе күрә. Җәйге каникуллар башлану белән, Казанга кайта да станциядә үк тукталып кала. Грузчик-фәлән булып шактый акча әзерли. Йә булмаса, чирәм җирләргә барып эшли. Ә иптәшләр дигәндә, утка да, суга да керергә әзер ул. Йөдәгәнеңне күрсә, соңгы күлмәген салып кидерер, соңгы кабымын авызыннан өзеп бирер…
Менә шундый кешелекле, шундый юмарт малай ул безнең Шәриф. Тик бервакыт шул юмартлык аркасында үзебез оятка кала яздык…
Болай булды ул вакыйга.
Имтиханнарны уңышлы гына тәмамлап, каникулга китәргә җыена идек. Билгеле, туган якларга кайткач, дус-иш арасында сер бирәсе килми. Шуңа күрә бераз өс-баш яңартуны беренче чиратка куйдык. Икебезгә пардан килешле генә курткалар алып кидек, ялт иткән галстуклар алып бәйләдек. Безнең калган акчага тагын Шәрифкә ботинкалар алу каралган иде. Ләкин ул ни өчендер минем чалбарны яраксыз тапты.
– Казанга кайткач, Тукай һәйкәленә иске чалбарлы кеше белән барасым юк, – диде ул, бер дә көлми-нитми генә.
Мин аңа үз сүзләре белән каршы төштем:
– Бауман урамында тишек ботинкалы кеше белән йөрер хәлем юк!
Ләкин Шәрифне җиңеп буламы соң! Бер-ике җор сүз белән авызны томалап куйды. Үзе, мине урамда чемоданнар янында калдырып, кибеткә кереп тә китте, ялтырап торган шевиот чалбар күтәреп тә чыкты.
Чалбар булуын булды, ләкин кесә ягы саекты. Поездга билетлар да алгач, кесәдә бөтенләй җилләр исә башлады. Дөресен әйтергә кирәк, мин бераз каушап калдым. Ә Шәрифкә ике дөнья – бер.
– Кайгырма, Сәет! – диде ул, гадәтенчә минем җилкәмә сугып, – илдә чыпчык үлми. Өч сум акча бар, чемоданда азык-төлек тә җитәрлек.
Шулай итеп, икебезгә өч сум акча белән юлга чыктык.
Без кергән вагон халык белән шыгрым тулы иде, утырыр урын таба алмыйча, шактый озак орылып-сугылып йөрергә туры килде. Бәхеткә каршы, рәхмәт төшкән бер шәфкатьле абый безне үз янына чакырды:
– Әйдәгез, егетләр! – диде ул, үзе кысыла төшеп, – урнашыгыз шунда, күңелегез киң булса сыярбыз.
Шәриф, җавапны алдан әзерләп куйган кебек, кисеп салды:
– Күңел киңлеге дигәндә – Алтай даласы.
– Шулай укмыни? – дип көлеп куйды әлеге абый. – Алтай егетләреме әллә?
– Икмәген ашаган бар.
– Алайса, табакташлар икәнбез. Таныш булыйк…
Безнең исемнәрне белгәч, абый тагын көлеп җибәрде…
– Сез икегез дә миңа адашлар икән, егетләр. Сәетшәриф исемле мин, – диде ул, безгә кулын биреп. – Кайдан үзегез?
Сәетшәриф абый безнең кем булуыбыз, кая баруыбыз турында кызыксынып сораштыра башлады. Студентлар икәнлегебезне белгәч, никтер көрсенеп куйды.
– Алай… Яшь галимнәр икән, алайса, – диде ул, моңсу елмаеп. – Бервакыт менә минем дә зур өметләр бар иде. Барып чыкмады ул эш…
Кайчандыр Сәетшәриф абый вузга керергә, тау инженеры булырга хыялланып йөргән икән. Сугыш чыгып, бөтен матур уйларын җилгә тузгыткан.
– Сугыштан соң баштанаяк эшкә чумдым, – дип куйды ул. – Тимер юл мастерскоенда эшлим. Ә үзем сакаллы пионер: өч бала атасы булгач, кичке мәктәпкә йөри башладым. Зур кызым унынчы класста укый, үзем сигезенчедә… Менә бит ул ничек…
Абыебыз сүзгә юмарт кеше булып чыкты. Мәскәүдән кузгалып китүебезгә сәгать ярым да вакыт узмагандыр, без бу ягымлы кеше белән бөтенләй дуслашып алдык.
Берничә станцияне узып, урыннар иркенәя төшкәч, Шәриф үзенең катыргы чемоданыннан азык-төлек чыгара башлады. Аның «азык-төлек» дигәне төрле яктан катысы сындырылып беткән кара икмәк белән берничә вак балык иде. Шәриф икмәкне, кисәкләргә сындыргалап, чиста кәгазь өстенә тезеп куйды.
– Әйдәгез, иптәшләр, – диде ул бик кунакчыл төс белән. – Әйдәгез, әйдә! Кыздырылган килька.
Адаш абый өстәл янында буш урын калдырып читкәрәк тайпылган иде дә, Шәрифнең сый-хөрмәтен күргәч, сизелер-сизелмәс кенә елмаеп, үзенең юл сумкасына үрелде.
– О, килька! – дигән булды ул, сумкасын бушата-бушата. – Шәп нәрсә ул килька. Диңгез алабугасыннан бер дә ким түгел.
Озакламый Шәрифнең балыклары салкын тавык ите, пәрәмәч, йомырка кебек ашамлыклар астында күмелеп калдылар. Без, кыздырылган кильканы мактый-мактый, симез тавыкны ботарларга керештек. Шулвакыт вагонның аргы башыннан ниндидер сәер җыр ишетелеп китте.
Көзге җил өзде тирәкнең
Соңгы яфрагын,
Соңгы яфрагын…
Җыр кинәт өзелде. Вагонда тынлык урнашты. Пассажирлар, купелардан үрелеп, җыр ишетелгән якка карадылар. Ишек янында, ертык бүрек тоткан кулларын алга сузып, зур гәүдәле, агач аяклы кеше басып тора иде. Аның күп атналар тарак күрмәгән пычрак чәчләре чуалып маңгаена төшкән, җирән сакал баскан йөзе кызганыч чалшайган. Озын кашлары астыннан ялварып караучы тонык күзләре яшьләнеп киткәннәр, төймәләре ычкындырып җибәрелгән кыска бишмәте эт талагандай теткәләнеп, ертыкларыннан керләнгән мамык бүселеп чыккан.
Агач аяклы агай тирән сулап куйды да күңелләрне әрнеткеч калтыравыклы тавыш белән кычкыра башлады:
– Туганнар, агайлар! Апалар, сеңелләр! Берлин янында аягын югалткан солдатка ярдәм итегез!..
Менә ул, агач аягы белән вагон идәнен тукылдата- тукылдата, алгарак узды. Кайберәүләр ашыгып кесәләренә тыгылдылар. Картлыктан бөкрәеп, бала зурлыгында гына калган бер әби күкшел тамырлары беленеп торган ябык куллары белән үзенең кечкенә төенчеген чишә алмый азаплана иде. Агач аяклы кеше аны зур сабырлык белән көтеп торды. Берничә көмеш тәңкә чылтырап бүреккә төшкәч кенә, әбигә кат-кат рәхмәтләр әйтеп, яшьле күзләрен кул аркасы белән сөртә-сөртә, вагон буйлап китте:
– Агайлар, энеләр! Аягын югалткан сугышчыга ярдәм итегез!..
Менә теләнче безнең купе алдына килеп туктады.
Көзге җил өзде тирәкнең
Соңгы яфрагын, –
дип сузды ул авыр ыңгырашуга охшаган тавыш белән.
Өстемә бозлы су койгандай бөрешеп киттем. Кесәләремне кат-кат айкасам да, бер генә тиен дә табылмады. Ә ертык бүрек һаман минем борын төбемдә көтеп тора… Бу авыр хәлдән Шәриф коткарды. Ул, кызарып янган йөзен ни өчендер читкәрәк борып, теләнчегә үзенең соңгы акчасын сузды. Кулдан-кулга йөреп искергән, кешеләргә күп хезмәт итүдән читләре ертыла башлаган өч сумлык кәгазь тирән бүреккә төшеп югалгач, агач аяклы кеше Сәетшәриф абыйга борылды:
– Мәрхәмәтле туганнар! Мескен сугышчыга…
Ләкин адаш абый аңа сүз әйтеп бетерергә ирек бирмәде.
– Хәсрәт сугышчы! – диде ул, тегенең сүзен кырт кисеп. – Арзанга сатасың сугышчы намусын, хәсрәт солдат!
Якын-тирәдә утыручы кешеләр башларын күтәрделәр. Күрәсең, Сәетшәриф абыйның бу гарипкә шулай кырыс дәшүе аларны хәйран калдырган иде. Ләкин адаш абый аны-моны абайлап тормады. Ул, ашыга-ашыга китеп баручы чатан теләнче артыннан шактый вакыт карап торгач, әле һаман да ачу белән янган күзләрен Шәрифкә күчерде:
– Ә сез, егеткәем, акчагыз күп булса, аягыгызга ботинка алып киегез!
Өч ел бергә укып, Шәрифнең шулай югалып калганын күргәнем юк иде. Ул, үзенең чуртан авызы кебек ачылган ботинкаларына карап, беравык сүзсез торды. Аның чөелмә борыны өстенә тир бәреп чыкты. Юка иреннәре калтырана башладылар.
– Намус турында сөйләгән буласыз, – диде ул, ярсудан тотлыга-тотлыга, – кеше фронтта кан койган, ә сез…
Адаш абыйның куе кашлары җыерылды.
– Ышанмыйм. Туган туфрак өчен кан койган кеше тормышта үз урынын тапмый калмас. Беләм мин андыйларны, – диде ул.
– Ни әйтерсең, – диде Шәриф, тагын да ныграк тотлыгып, – кайбер комсызлар… трофей җыеп кына йөргәннәр.
Сәетшәриф абыйның йөзе агарып китте. Ул ниндидер әрнүле тавыш белән өзгәләнеп әйтеп куйды:
– Авызыңнан әниең сөте кипмәгән, егетем.
Шулвакыт, «җитәр сезгә» дигән кебек, паровоз гудогы яңгырады. Пассажирлар, авыр чемоданнары белән утыргычларга бәрелә-бәрелә, ишеккә таба уза башладылар. Поезд станциягә туктап, төшәсе кешеләр төшеп бетү белән, вагонда яңадан эчпошыргыч тын булып калды. Әйтерсең агач аяклы кеше акчаларны түгел, кешеләрнең җылы дуслыкларын җыеп алып киткән иде. Бу күңелсез тынлыктан качып, Шәриф белән без шау-шулы перронга төштек, кечкенә бакчадагы таш сыннарны карап йөрдек. Вакыт узсын өчен генә, вокзал бинасына кереп әйләндек.
Буфет яныннан узганда, Шәриф мине җиңемнән тартып туктатты.
– Сәет, – дип пышылдады ул, ияге белән сатучы өстәле ягына ымлап, – әлеге кеше түгелме соң?
Борылып карагач, мин дә аптырап калдым. Буфет янында, ике кулына да берәр кружка сыра тотып, баягы кеше басып тора иде. Кай арада кәефләнеп өлгергәндер, аның үгезнекедәй юан муены бүртенеп кызарган, күзләре элеккечә ялвару белән түгел, ниндидер усал оятсызлык белән карыйлар иде.
Шәриф, бер сүз дә дәшмичә, кырт борылып, ашыга-ашыга, ишеккә юнәлде. Мин аны перронда гына куып җиттем. Без, тамбурда туктап, тәмәке кабыздык.
– Ни әйтсәң дә, кан койган кеше, – дип куйды Шәриф, озак сүзсез торганнан соң. – Нервлары бозылган…
Никтер бик рәнҗеп тә, әллә ничек тирән ярсу белән дә әйтелделәр бу сүзләр. Күрәсең, Шәриф, агач аяклы кешене яклаудан бигрәк, үзенең баягы тупаслыгын акларга тырыша иде…
Бераздан безнең юлда яшел ут кабынды. Паровоз авыр вагоннарын сискәндереп кузгатты да, ак ялын җилгә тузгытып, алга чаба башлады. Асфальт перроннар, сары буяулы йортлар, берсен берсе куып, кире якка йөгерделәр. Станция артта калды. Ә без һаман басып тора бирдек. Ни өчендер вагонга керәсе килми иде. Тик кырлар өстенә кичке эңгер җәелеп, вагоннарда утлар янгач кына эчкә кердек.
Без кергәндә, Сәетшәриф абый, аркасы белән стенага сөялеп, гамьсез генә йоклап бара иде. Аның алга сузып утырган аяклары аша атлап үтәргә теләп якынрак килгәч, баскан урыныбызда катып калдык: җыерылып бераз өскә күтәрелгән чалбар балаклары астыннан табигый аяклар түгел, сары күн һәм ялтыравыклы тимер планкалардан эшләнгән протезлар күренеп тора иде…
Әйберләр кую өчен эшләнгән өске киштәгә, башкача әйткәндә, студент плацкартына менеп йокларга яттык. Төне буе күзгә йокы кермәде. Шәриф тә, борча талаган кеше кебек, як-ягына әйләнә иде…
Таң алдыннан гына йокыга киткәнбез. Казанга җитәрәк кенә уяндык. Безнең купе буш иде. Сәетшәриф абый төшеп калган. Өстәлдә кичә без ашарга өлгермәгән ашамлыклар өелеп ята. Адаш абый аларны чиста кәгазь белән каплап куйган. Кәгазь өстенә эре хәрефләр белән «Хәерле юл, егетләр! Мин кайтып җиттем. Хушыгыз!» дип язып калдырган иде.
1959
Өч күңел
Сирай бабай иртә таңнан урамда каңгырып йөри. Ул сары тунын киң билбау белән буган, бүрек колакчыннарын бәйләп, тун якасын күтәргән. Яка өстеннән Мөслимә әбинең күк шәлен ураган. Борыны да күренми. Тик чал сакал гына тырпаеп яка очлары арасыннан чыгып тора. Гәүдә алгарак сөрлеккән, аяклар, гәүдәне куып җитәргә теләгәндәй, вак-вак юргалап атлыйлар. Әйтерсең күзгә күренмәгән ниндидер көчле кул бабайны, ихтыярсызлап, ак сакалыннан тартып алга илтә.