Полная версия:
Бизнес авылча. Рус-татарча
Бизнес авылча
Рус-татарча
Рафига Альмухаметова
Составитель Инсаф Альмухаметов
Редактор Инсаф Альмухаметов
Дизайнер обложки Рафига Альмухаметова
Иллюстратор Александра Тунгусова
© Рафига Альмухаметова, 2024
© Инсаф Альмухаметов, составитель, 2024
© Рафига Альмухаметова, дизайн обложки, 2024
© Александра Тунгусова, иллюстрации, 2024
ISBN 978-5-0065-1298-6
Создано в интеллектуальной издательской системе Ridero
Бизнес татарча
Шигырь язам иртән торгач:Бизнес ясарга кирәк!Башка эш таба алмагач,Булыйм дим шагыйрь тизрәк.Йөгерек-йөгерек уйлар килә:«Мине яз, – да, – мине!» – дип.Шигырь чыга ала-тилә…Укыйлар: «Пешмәгән!» – дип.Пешмәсә дә укыйлар ич:Бастырыла hәр шигырь.…Моңарчы авыр эш эшләпУзган, әй, ярты гомер!Казыдым, утадым, җыйдым…Билем калды бөгелеп.Физик көчләремне җуйдым,Аттай эшкә җигелеп!Укыдым, укыттым. ЙөрдемТөзәтәм, дип, дөньяны!Аңлатты «төзәтмәүчелэр»:«Көлдермәле! Син аныЯза белсәң, – шигырь яз да,Акча эшлә күп итеп,Укырлык булса шигырең —Безне яз, матур итеп!»Күзем ачылгандай булды:Җиңел, рәхәт эш таптым!Күңелгә шигырьләр тулды,Шуларны сезгә… саттым!Бизнес по-русски
Утром встала – написала:Бизнес надо начинать.Ничего-то не умею!Так начну стихи писать.«Напиши же про меня!» —Мысли умоляют все.«Недовар» я напишу,Пусть не обижаются.Ну и что, что «недовар».Разве это не товар?Все стихи печатают,Несмотря не недовар…Ох, полжизни на работеНа тажёлой горбилась:И сажала, и копала,Пока не скукожилась…И училась, и учила,Мир исправить думала!Все смеялись надо мной:«Ишь ты, чё надумала!Ты нас больше не смеши,Лучше уж стихи пиши.Если напечатаютТы про нас-то не забудь!»Вот глаза-то мне раскрыли:Работёнка плёвая!Все стихи ко мне приплыли,Ну, а я их – продала!Чаманы бел!
Иртән үк язасың килсә,Сикереп тор, ручка тот.Ашап вакыт уздырмыйча,Яз да куй шигырь «бер пот!»Күп мени ул «бер пот» шигырь?Бик тиз язылып бетә.Сәгать бер. Арган кул гынаЯзганнан соң ял көтә…Төш турында язам дисәң,Ашап торма обедны:Ашаганда онтып куйсаңШигыреңне – обидно!Күп мени, калдырып торсаң,Бер очтан, кичке ашны?Бер поэма язып куйсаң,Шәп була ул, канишны!Кичке аш үтеп киткәндәСәгатькә карап торма:Синең бит инде киштәңдә —Бер пот шигырь, поэма!…Көне буе ашалмаган,Арып, йоклап утырам.Төшемдә шигырь, поэма«Тозлап» ашап утырам!Урын юк
«Башлы син», – диләр. Сүз юк:Белемгә булдым гел тук.Нигәдер Айфон гынаКерми башка: урын юк!Менә нинди хайван ул
Түзеп буламы авылдаЧебен бызылдавына!Мин түзә алмыйм, эч поша,Аның «сыз-зылдавына».Тидереп тә булмый, кусаңАртыннан: «Сытам!» – диеп.Яннарыңнан очып китә,Суккычым калмый тиеп.Бөтен бүлмәне әйләнеп,Чебен куам: «Кая ул?»Тавышы бар, ә үзе юк,Менә нинди «хайван» ул!Бабушка с айфоном
Я мобильников модныхНикогда не пойму:Кнопок – тыща! В «неволе»Телефонном живу.Говорю я Айфону:«Замолчи, золотой!»Хоть бы хны телефону.Нет. Звонит, как живой.Как живой, предлагаетДелать эдак иль так…Видно, он полагает:Всем все ясно и так!Символов – миллион…Чтобы их одолеть,Надо новый «Дипломоб Айфоне» иметь!Мне ведь лишь позвонитьКой-кому, кой-куда…Не могу дозвониться.…Легче сбегать туда!Хәзерге балалар
«Институт бетереп туаХәзерге балалар!» – дип,Сөйләнеп йөрделәр зурлар,Без әле яшь идек бик!Хәзер чират җитте бугайБезгә, ачыклык кертеп,Инде сөйләшергә болай:«Балалар туа, тотыпКулларына телефоннар,Институт бетерелгән!» —Кызыл диплом туу белән«Автоматом» бирелгән!Телефон
«Ник Сәлимә шалтыратмый?» —Телефонымны карыйм.Үзем шалтыратам – алмый,Күрәсең, малын карый.«Кая киткән бу Марзия:Алмый бит мобильникне?»Хәлен белим дидем. КичәКапкасы булды бикле.Кадриябез төгәл беләКонец ознакомительного фрагмента.
Текст предоставлен ООО «Литрес».
Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на Литрес.
Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.
Вы ознакомились с фрагментом книги.
Для бесплатного чтения открыта только часть текста.
Приобретайте полный текст книги у нашего партнера:
Полная версия книги
Всего 10 форматов