banner banner banner
Китаб-әт-тәрбия / Книга о воспитании
Китаб-әт-тәрбия / Книга о воспитании
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Китаб-әт-тәрбия / Книга о воспитании

скачать книгу бесплатно

Китаб-әт-тәрбия / Книга о воспитании
Каюм Насыри

Мәшһүр галим, әдип Каюм Насыйриның әлеге китабы бүген дә актуальлеген югалтмый. Ул биргән киңәшләр, үгет-нәсыйхәтләр ата-аналарга, укытучылар һәм тәрбиячеләргә генә түгел, һәр балага да кызык һәм файдалы булыр.

Данная книга выдающегося учёного, просветителя Каюма Насыри и сегодня не теряет своей актуальности. Его советы, наставления будут интересны и полезны не только родителям и учителям, но и детям.

Каюм Насыйри

Китаб-әт-тәрбия

Китаб-әт-тәрбия

…Тәрбия кыйлмак вә тәрбия итмәк дигән сүз фәкать ашатып-эчертеп үстермәк мәгънәсендә генә түгелдер, бәлки ашатып-эчертеп үстермәк, вә баланың холкын, фигылен ислах кыйлмак вә төзәтмәк, вә, хайванидан чыгарып, инсаният дәрәҗәсенә китермәк, вә тәгълим бирмәк, вә үгрәтмәк, вә укытмак, вә әдәп нигезе бирмәк мәгънәсендәдер. Ошбу китабта зикер кыйлыначак хикәятләр, вәгазьләр вә нәсыйхәтләр һәммәсе вә бу рисаләнең һәрбер кәлимәсе – бер тәрбиядер, шул җәһәттән «Тәрбия китабы» дип ат бирдек.

Беренче тәрбия

Бер хәким балаларга шуйлә нәсыйхәт бирде ки: «Әй җаннарым, угланнарым, нәсыйхәтне ишетегез – һөнәр үгрәнегез. Дөньяның милкенә вә дәүләтенә ышанырга ярамас. Алтын-көмеш – сәфәр кешесенә хәтәрдер; вә йорт-йир кешесенә дәхи хәтәре бар: йә угры алып китәр, яки утка янып китәр. Әмма һөнәр – бер агым судыр вә ышанычлы дәүләттер. Һөнәр иясе әгәр дәүләттән төшсә дә – кайгы юк.

Имде, әй угыл, бу урында максуд бер хикәят түгелдер. Син дә шулай ук һөнәр үгрән, тәрбия үгрән, гыйлем үгрән».

Икенче тәрбия

Аксакаллардан берсенә бер адәм шикаять кыйлды ки: «Фәлән кеше, минем бозык эшләремне сөйләп, фәлән йирдә мине яманлаган», – диде. Ул аксакал әйтте ки: «Син аның яхшы эшләрен сөйләп, аны оятлы ит», – диде. Бу – дәхи сиңа бер тәрбиядер.

Әй угыл, һәрбер хикәяттән бер мәгънә фәһем иткәйсән ки, аңсыздан берәү сине бер йирдә яманлаган булса, аңар каршы син аны макта. Шаять ки, ул үзе дә, адәм булса, инсаф итәр вә оялыр.

Өченче тәрбия

Бер падишаһның берничә углы булып, араларыннан берсе – зәгыйфь, кыска буйлы, кечкенә нәрсә иде. Гайреләре озын буйлы, матур йөзле иделәр, әмма аталары ул углына нәфрәт вә кимсетү белән карар иде. Ул углы бер зиһен иясе вә мәгърифәтле бала иде. Әйтте: «Әй ата, гакыллы тәбәнәк надан озыннан яхшырак түгелме? Һәрнәрсәнең кыйммәте күләменә карап йөрмәйдер. Мунча ташы бик ире, йөге бер тәңкә, энҗе бик вак, мыскалы ун тәңкә», – диде. Аталары вә дәүләтнең зур кешеләре барчасы көлештеләр вә тәхсин кыйлыштылар.

Бәс, әй угыл, гыйлем вә мәгърифәт дигән нәрсә буйга вә кыяфәткә карап булмайдыр.

Бишенче тәрбия[1 - Нәшрияттан. 4, 32, 47, 101, 109, 110 нчы тәрбияләр ниндидер сәбәпләр белән Каюм Насыйриның беренче (гарәпчә) басмаларына да кертелмәгән булган (Насыйри К. Китаб-әт-тәрбия / төз. В. С. Шакирова. – Казан : Татар. кит. нәшр., 1994. – 143 б.).]

Локман хәкимнән сорадылар: «Син хикмәтне кемнән үгрәндең?» – диделәр. Әйтте: «Күзсез кешеләрдән үгрәндем, чөнки алар аяк басасы урынны күрмәенчә аяк басалар», – диде…

Әй угыл, монда сиңа тәрбия шулдыр ки, Локман хәкимнең сүзен яхшы фәһем итеп кара, ягъни ул: «Күзсезләр, аяк басасы урынны күрмәенчә, йә абыналар, яки төртеләләр, яки егылалар, шулай ук аңы юк кешеләр вә наданнар – сүзнең урынын белмәй сөйләшәләр вә ахырын уйлап сөйләшмәйләр. Аларның наданлыкларын күрдем дә хәким булдым», – диде.

Алтынчы тәрбия

Олуглардан бер адәм үзенең углын бер галим остазга тәгълим вә тәрбия өчен тапшырды. Вә әйтте ки: «Әй остазе камил, ошбу баланы тәрбия кыйл вә укыт ки, галим вә гакыйл булсын», – диде. Берничә вакыт бу баланы остаз тәрбия кыйлды вә укытты. Әмма һичбер гыйлем әсәр кыйлмады. Ул баланы атасына кайтарып йибәрде. Әйтте: «Бу бала һичбер белемгә сәләтле түгелдер, хәтта үземне диванә кыйлды», – диде…

Җиденче тәрбия

Бер падишаһ диңгездә бер көймәдә сәфәр кыйлганда күрде: бер егет бар, аслан, моңарчы көймәгә утырганы юк, имеш. Вә көймәнең мәшәкатен күргәне юк, имеш. Куркып егълап утырыр, дер-дер калтырар. Никадәр җуатып карадылар, егълаудан һәнүз[2 - Һәнүз – әле дә, һаман.] туктамай. Падишаһ дәхи хафа булды. Анда бер хәким бар иде, әйтте: «Әй әфәнделәр, әгәр боерсаңыз, мин бер хәйлә кыйлаем: шаять, сабыр итәр», – диде. Падишаһ әйтте: «Белгәнеңне эшлә», – диде. Бәс, хәким әмер итте. Бу егетне бәйләп дәрьяга аттылар, бер-ике мәртәбә чумдырып, янә көймәгә алдылар. Бу егет үлемнән терелеп кайткан кебек хәйран булып, бер дә дәшмәенчә утырды, күңеле карар тапты. Падишаһ, моны бик тәхсин кыйлып[3 - Тәхсин кыйлу – яхшы дип күрү.], хәкимгә әйтте: «Йә хәким, монда ни хикмәт бардыр?» Хәким әйтте: «Ул егет әүвәл көймәнең мәшәкатен вә су сәфәрен күргәне юк, янә суга батуны белгәне юк вә көймәдә сәламәт йөрүнең кадерен белгәне юк, имеш», – диде.

Монда сиңа тәрбия шулдыр, әй угыл, шулай ук адәм гафиятнең вә сәламәтлекнең кадерен бер михнәткә дучар булгач беләдер.

Сигезенче тәрбия

Бер падишаһ углының атасыннан калган күп хәзинәсе бар иде. Киң күңеллелек вә җумартлык кулын ачты вә үзенең гаскәр халкына вә үз дәүләте кешеләренә ниһаятьсез хәзинәләр түкте. Бервакытны бер ахырын уйламаучы киңәшчесе нәсыйхәт әйтте: «Әй шаһзадә, элкеге падишаһлар бу хәзинәне иҗтиһад белән хасил иткәннәрдер вә бер мәслихәт өчен хәзерләгәннәрдер. Син азрак кысыбрак тот, вакыйгалар алдадыр, хәзинәнең хаҗәт вакыты килер», – диде. Шаһзадә аның мәслихәтен мәгъкуль күрмәде… «Ни була, ашармын, эчәрмен, бирермен, мин ул хәзинәгә каравылчы булганым юк», – диде.

Әй угыл, урынсыз саранлык кыйлырга да ярамый.

Тугызынчы тәрбия

Ике туган бар иде. Бере падишаһ хезмәтендә булып гомер кичерер иде. Бере үзенең кул көче белән табыш итеп тереклек кыйлыр иде. Бервакытны ул падишаһ хезмәтендәге бай туганы әйтте: «Әй туганым, ник падишаһ хезмәтенә кермәйсән? Таки каты хезмәтләрдән котылыр идең», – диде. Ул туганы әйтте: «Син ник кул көчең белән те- реклек кыйлмайсән? Таки хезмәт хурлыгыннан вә кимсетелүдән котылыр идең. Хәкимнәр әйткәннәрдер ки: үз икмәгеңне ашап өеңдә утыруың кеше хезмәтендә алтын кәмәр баглавыңнан артыграктыр…»

Үз көчең белән тапкан бер тиенең кеше көче белән хасил булган мең тиеннән бәрәкәтлерәктер.

Унынчы тәрбия

Нуширван падишаһ сараенда бер гөруһ хәкимнәр бер мәслихәт хосусында сөйләшеп утырырлар иде. Ул мәҗлестә Бөзәрҗөмһөр һәм бар иде. Әмма ул һич сүз дәшмәенчә сөкүт кыйлып[4 - Сөкүт кыйлу – сөйләшми тору.] утырыр иде. Әйт- теләр: «Йә Бөзәрҗөмһөр, син бу хосуста безнең сүземезгә бер дә катышмайсән», – диделәр. Бөзәрҗөмһөр әйтте: «Вәзирләр – табиблардыр: авыру түгел кешегә дару бирмәйләр. Мин күрәмен ки, сезнең фикерегез растыр, бу тәкъдирдә минем катышуымның хикмәте бер дә юктыр», – диде.

Әй угыл, Бөзәрҗөмһөрдән сиңа тәрбия шулдыр ки: хәкимнәр булып хәкимнәр урынсыз йирдә кеше сүзенә катышмадылар. Кешенең сөйләшә торган сүзен кисеп сүз әйтмәк – начар холыктыр. Әгәр кеше сүзенә катышмакчы булсаң, мәҗлесдәшләрең сүздән туктаган арада сүзгә катышкайсән.

Унберенче тәрбия

Искәндәр Румидан сорадылар: «Мәшрикъ вә Мәгъриб[5 - Мәшрикъ вә Мәгъриб – Көнчыгыш һәм Көнбатыш.] илләрен ничек итеп алдың? Элкеге падишаһлар никадәр гаскәр вә акча, вә хәзинә түгеп тә алалмаганнар иде», – диделәр. Искәндәр әйтте: «Һәр мәмләкәтне алдым, халкын рәнҗетмәдем. Вә элгәре падишаһларны изгелектән гайре нәрсә белән зекер кыйлмадым», – диде.

Әй угыл, имде күрдең, ниндәен тәрбияле кешеләр бар, имеш. Хилем[6 - Хилем – юашлык.] вә йомшаклык белән бөтен мәмләкәтне яулап алалар; хилем вә йомшак сүзле булырга тиеш: гәрчә дошманың булса да, изгелектән гайре зекер кыйлмагайсән.

Уникенче тәрбия

Олуглардан берәү бер падишаһтан сорады: «Фә- лән дәрвиш хакында ни әйтәсән? Бәгъзеләр аны хурлыйлар», – диде. Ул падишаһ әйтте: «Мин тышкы яктан караганда гаеп күрмәймен, әмма эче, күңеле – билгесездер. Шуңа хөкем итә алмаймән», – диде.

Әй угыл, фәкать үзеңнең шигең белән генә: «Бу кеше фәләндер», – дип, кеше өстенә гаеп исбат итмәк хатадыр. Моны явызлык диерләр, хәрәм эштер, моннан саклан.

Унөченче тәрбия

Шәех Сәгъди әйткән икән: «Хаҗда Габделкадыйр Гилянины күрдем. Кәгъбәгә башын куеп яткан: «Әй Ходаем, гафу кыл! Әгәр гафу итмәсәң, кыямәттә күзсез итеп каберемнән кубар: изге кешеләр арасында оятка калганымны күрмәсәм иде!» – дип такмаклый икән».

Әй угыл, дөньяда бер кечкенә генә гаебеңне дә кешеләр күзенә күрсәтергә ояласың. Кыямәттә, пәйгамбәрләр, изгеләр һәм бөтен дөнья халкы күз алдында гаепләреңне һәм гөнаһларыңны йөзеңә бәрсәләр, анда бит качарга урын булмаячак. Инде сиңа тәрбия булыр: ахирәттә йөзеңә чыгарлык гаепне эшләмә. Габделкадыйр Гиляни кебек изге кешеләр шулкадәр курыкса, сиңа, миңа ни кала?! Иманлы булу – фарыздыр.

Ундүртенче тәрбия

Изгеләрдән бер адәм бер падишаһны төшендә күрде – оҗмахта утырыр. Вә дәхи бер фәкыйрь суфины күрде – җәһәннәмдә газапта, имеш. Сорады: «Бу падишаһ бу дәрәҗәне ни белән тапты да, бу фәкыйрь суфи бу түбәнлеккә ни сәбәпле төште? Без моның хилафын уйлайдыр идек», – диде. Әйттеләр: «Падишаһ – фәкыйрьләрне вә дәрвишләрне сәүгән[7 - Сәүгән – сөйгән.] өчен оҗмахлык булды. Әмма бу фәкыйрь – падишаһларга якынлыгы сәбәпле җәһәннәмлек булды», – диделәр.

Унбишенче тәрбия

Юнан вилаятендә бер кәрванны талап, хисапсыз малларны алып киттеләр. Сәүдәгәрләр бик егълаштылар, Аллаһы Тәгаләдән ярдәм теләделәр. Ни файда? Ул кәрван эчендә Локман хәким бар иде. Берәү әйтте: «Йә хәким, ул угрыларга берничә хикмәт кәлимәләре әйтче, таки малларымызны кайтарып бирсеннәр», – диделәр. Локман әйтте: «Аларга хикмәтнең тәэсире тимәс», – диде. Ягъни, кара күңелгә хикмәт вә вәгазь әсәр итеп, ташка кадак кагып булмайдыр, диде…

Уналтынчы тәрбия

Локман хәкимнән сорадылар: «Син әдәпне кемнән үгрәндең[8 - Үгрәнү – өйрәнү.]?» – диделәр. Локман әйтте: «Әдәпсезләрнең әдәпсезлеген күреп, үземә килешмәгән кебек булды да, һаман андаен фигыльләрдән саклана килдем, әдәпле булдым», – диде.

Әй угыл, гакыллы балага атлам саен гыйбрәтләр бар, вәгазьләр бар, мәгърифәт хасил итә күр.

Унҗиденче тәрбия

Хикәят кыйлынмыштыр ки: бер дәрвиш кичендә бик күп тәгам ашап, сәхәргә кадәр бертуктаусыз намаз укый, имеш, диделәр. Моны бер гакыл иясе ишетеп әйтте: «Әгәр, бичара, ярты кадак икмәк ашап ятып йокласа, күп артык булыр иде».

Әй угыл, корсакны күп тутырмак файдага түгелдер.

Унсигезенче тәрбия

Шәех Сәгъди сөйләгән икән: бер сәфәремез вакытында, ялда, төн урталарында уянып китсәм, ни күзем белән күрим: бер юлдашыбыз бер читтәрәк, җырлап-елап, шигырьләр әйтеп, күзен дә йоммастан төнне уздырды. «Бу ни хәл тагы?!» – дип сорадым. Әйтте: «Былбылларны күрдем: куактан куакка очып, аһ-зар кылалар. Киекләр таулардан әрнүле авазлар салалар. Бакалар суда иңриләр. Төрле җанварларның шау-шуыннан урманнар гөрләп тора. Шундый фикергә килдем: барлык җан ияләре, киекләр, кошлар, йокламастан, зекер-тәсбих әйткән бер вакытта, минем изрәп йоклап ятуым аңкаулык[9 - Аңкаулык – ялкаулык.] булмасмы?» – диде.

Унтугызынчы тәрбия

Бик озак заманнар бер урманда үлән вә яфрак белән тәрбияләнеп тереклек кыйлгучы бер дәрвиш бар иде. Бер падишаһ ул дәрвишкә хәлен белергә барды. Әйтте: «Йә шәех, әгәр мәслихәт күрсәң, шәһәрдә тор, сәнең өчен урын хәзерләем, тыныч вә рәхәт гыйбадәт кыйлып ятар идең, – диде. – Дәхи дә сәнең бәрәкәтле нәфесең белән файдаланыр идек. Вә һәм сәнең изге гамәлләреңә безләр дә иярер идек», – диде. Дәрвиш кабул итмәде. Дәүләтнең зур кешеләре падишаһка әйттеләр: «Мәслихәт шулдыр ки, берничә көннәргә ул дәрвишне шәһәргә китереп, бераз кунак итеп караек, кәефенә хуш килеп, бәлки, торырга да разый булыр», – диделәр. Бәс, теге дәрвишне шәһәргә чакырып китерделәр, бер сарайда үзенә хас бер урын хәзерләделәр. Анда шундый гүзәл вә хозур ки, әгәр мәет керсә дә – хәят табар. Падишаһ ул дәрвишнең хезмәтенә бер чибәр йөзле кәнизәк йибәрде, янә гүзәл сыйфат бер егет йибәрде. Аннан соң ул дәрвиш ләззәтле ризыкларны татып карый башлады. Ләтыйф вә йомшак киемнәрне кия башлады. Вә татлы эчемлекләр белән, вә хуш исле җимешләр белән тәрбияләнә башлады. Вә кәнизәкнең гүзәллегенә тамаша кыйлып күз сала башлады. Бервакытны падишаһ ул дәрвишне күрмәгә карар кыйлды. Килеп күрде ки, дәрвишемез элгәреге дәрвишлек сыйфатыннан чыкмыш: куллары агармыш, йөзләре кызармыш, үзе вә нәфесе симермеш – җефәк мендәрләргә таянмыш, ай йөзле бер кәнизәк хезмәтенә тормыш, тависдай бер егет баш очында җилпәзә тотмыш. Падишаһ хәйран булды. Әйтте: «Бу ике таифәне, ягъни голяманы вә дәрвишләрне мин дуст тотадыр идем», – диде. Бер вәзир әйтте: «Әй падишаһым, голямага алтын бир – таки гайреләр һәм галим булырга җөрьәт итсеннәр. Дәрвишләргә шундаен нәрсә бир ки – урыннарында дәрвиш булып калсыннар», – диде, ягъни, ләззәти дөньядан алар юнәлеш алмасыннар, димәктер.

Егерменче тәрбия

Мисыр шәһәрендә ике әмирзадә бар иде. Берсе гыйлем үгрәнде, берсе мал җыйды, бай булды. Ул берсе голяма булды, бу берсе финанс министры булды. Бәс, бу бай булганы галим булганына кимсетү күзе белән карар иде вә әйтер иде: «Мин солтанлыкка ирештем, син һаман бер ноктада торасән», – диде. Галим әйтте: «И туганым, Аллаһы Тәгаләгә шөкер итмәк минем тарафымдадыр, чөнки мин пәйгамбәр мирасын таптым, әмма син фиргавен[10 - Мөселманнар өчен фиргавен – комсызлык һәм яманлык гәүдәләнеше.] мирасын алдың», – диде.

Әй угыл, бу кыйссадан сиңа тәрбия шулдыр ки: канәгать кирәк. Гыйлем, – әлбәттә, пәйгамбәр мирасыдыр.

Егерме беренче тәрбия

Гаҗәм падишаһларыннан бер падишаһ бер оста табибны пәйгамбәр галәйһиссәлам хезмәтенә йибәрде. Ул табиб ничә еллар гарәб илләрендә торды. Һичбер кеше моңар: «Миңа дәва кыйл», – дип, янына килмәде. Беркөн ул табиб пәйгамбәр галәйһиссәлам янына килеп шикаять кыйлды. «Фәлән кадәр көннәр монда торамын, һичкем миңа илтифат кыйлган кеше юк», – диде. Пәйгамбәр галәйһиссәлам әйтте: «Бу халыкның гадәтләре шулдыр ки: ашыйсылары килми торып – һич тәгам ашамаслар вә тамаклары туймас борын – тәгамнан кул тартырлар, ягъни тәгам туйганча ашамаслар», – диде. Табиб әйтте: «Сихәтне булдырмак нәрсә шул лабаса», – дип, йир үпте дә китте.

Имде, әй угыл, бу хикәят тәрбияңне йиткердеме? Имде корсагың тулганча ашама, сихәттә булырсән, аз белән канәгать кыйл.

Егерме икенче тәрбия

Бер адәм гомерендә ничә мәртәбә тәүбә кыйлды, һаман тәүбәсен сындырды. Аксакаллардан берәүгә моны шикаять кыйлды: «Тәүбәмне тота алмаймын, гаҗизмән», – диде. Ул аксакал әйтте: «Мин шуйлә гөман кыйламын ки: син күп ашарга гадәтләнгәнсән, нәфесне җиңмәк – бик читен эштер. Син нәфесне тәрбия кыйлсаң, ул сине шуйлә зынҗырлар ки, бервакыт сине йыргар[11 - Йыргар – «юкка чыгарыр, изеп китәр» мәгънәсендә.]», – диде.

Бәс, әй угыл, нәфесең симергән саен, ул сине һәлакәткә тартыр. Дөньяда баһадир шул кешедер ки – [кем] нәфесен җиңәр.

Егерме өченче тәрбия

Ишеттем ки: бер фәкыйрь дәрвиш ачлык утына көйгән, бер-берсе өстенә җамаган кием кигән… Дустларыннан берсе әйтте: «Ник утырасән? Ошбу шәһәрдә фәлән кеше бар, мохтаҗларның хаҗәтен үтидер. Әгәр синең дә хәлеңне белсә, хәлеңә шәфкать кыйлыр иде», – диде. Ул фәкыйрь әйтте: «Тик тор. Фәкыйрьлектә үлмәк кешегә хаҗәт белән бармактан хәерлерәктер», – диде.

Егерме дүртенче тәрбия

Хорасан вилаятендә ике дәрвиш бар иде, бер-беренә юлдаш булып сәфәргә чыктылар. Бере бик зәгыйфь иде, руза тотып, ике көнгә бер мәртәбә авыз ачар иде. Бере куәтле иде, көн дә өч мәртәбә тәгам ашар иде. Бер шәһәргә керделәр. Ул шәһәрдә боларны, сез шымчыларсыздыр, дип, тотып, хакимнәренә илттеләр, бер ханәгә яптылар. Ике җомга тикшергәннән соң белделәр ки: гөнаһсыз адәмнәр, имеш. Чыгарып йибәрергә әмер булды. Зинданханәнең ишеген ачып керделәр, күрделәр ки: куәтле дигәне җан тәслим кыйлмыш. Зәгыйфьне карадылар, зәгыйфь дигәне – җанын сәламәт асрамыш. Моңар бик гаҗәпкә калдылар. Бер хаким әйтте: «Әгәр моның хилафы вакыйг булган булса, гаҗәп булыр иде. Чөнки ул берсе – күп ашаучы икән, озак ачлыкка тәкать тота алмаган, үлгән. Әмма икенчесе – бер сакланучан адәм, имеш, үзен саклаган вә сабыр кыйлган, сәламәт калган», – диде.

Әй угыл, нәфесен бик тәрбия кыйлган кеше катылыкка чыдамыйдыр.

Егерме бишенче тәрбия

Хәкимнәрдән бер адәм үзенең углын күп ашаудан тыйды. Әйтте: «Әй угыл, күп ашау кешене сырхау итәдер, күп ашама», – диде. Углы әйтте: «Әй ата, ачлык кешене үтерәдер, фәлән кеше ач үлгән диләр, күп ашап үлде дигәнне ишеткәнем юк». Атасы әйтте: «Алай да, углым, үлчәү белән ашамак кирәк. Күп ашау адәмне үтермәсә дә, күп яхшылык та күрмәйдер. Вә исраф буладыр, исраф – хәрәмдер», – диде.

Бу кыйссадан сиңа бер тәрбия хасил булсын ки, китап әйткән сүзне күңелеңә сеңдер.

Егерме алтынчы тәрбия

Бер фәкыйрь бервакытны бик мохтаҗ булып калды. Дустларыннан берсе әйтте: «Фәлән кеше – бик бай вә нигъмәт иясе адәмдер, әгәр синең мохтаҗ икәнеңне белсә, шаять, шәфкать кыйлыр», – диде. Бу фәкыйрь әйтте: «Бәлки, шулай булыр иде, әмма мин аны белмәймен», – диде. Ул кеше әйтте: «Әйдә, мин үзем күрсәтәем аны сиңа», – диде. Бергә бардылар. Бу фәкыйрь, барып йиткәч, ишегалдында берәүне күрде: иреннәре салынган, күңелсез вә хафа утырыр. Бу фәкыйрь бер сүз әйтмәенчә кайтып китте…

Егерме җиденче тәрбия

Муса галәйһиссәлам бер фәкыйрьне күрде: ялангач, киеме юклыктан комга күмелеп яткан. Фәкыйрь әйтте: «Йа Муса, дога кыл – Аллаһы Тәгалә миңа байлык бирсен, бу фәкыйрьлегемә чыдарлыгым калмады», – диде. Муса галәйһиссәлам дога кыйлды. Аз вакыт эчендә Аллаһы Тәгалә теге фәкыйрьне бай итте. Беркадәр вакыт үткәч, Муса галәйһиссәлам аның белән тагын очрашты. Бер җирдә күп халык тупланган, шау-гөр килә. Муса галәйһиссәлам сорады: «Бу ни тавыш, ни хәл булды?» Әйттеләр: «Бу – фәлән кеше, күп эчеп исергән дә, сугышып, бер кешене үтергән. Аны, хөкем итеп, җәза мәйданына алып баралар». Муса галәйһиссәлам Аллаһы Тәгаләнең хикмәтләренә хәйран калды. «Кара инде, уйламый дога кыйлганмын», – дип үкенде, тәүбә итте.

Егерме сигезенче тәрбия

Шәех Сәгъди хикәят кыйлмыштыр хис: «Замананың үзгәрүеннән һәнүз егълаганым вә шикаять кыйлганым юк иде. Мәгәр бервакытны аягыма кияргә юк иде, аякларым ялангач, Күфә мәсҗеденә килдем. Бер аяксызны күрдем, вә Аллаһы Тәгаләгә шөкер вә сәна кыйлдым, вә аягым ялангачлыгына сабыр кыйлдым», – диде.

Имде, әй угыл, бу кыйссадан сиңа бераз тәрбия бирәем.

Егерме тугызынчы тәрбия

Бер көчсез, зәгыйфь балыкчының кармагына бик зур балык эләкте. Балыкчы ул балыкны тартып чыгара алмады – куәте җитмәде. Балык кармакны өзеп качты. Башка балыкчылар моны күреп әрләделәр һәм шелтәләделәр: «Һи, ачык авыз, кармагыңа эләккән шундый балыкны ычкындырдың!» – диделәр. Балыкчы әйтте: «Әй егетләр, миңа насыйб булмаган булгач, мин нишли алам? Һәм балыкның да көне бетмәгән», – диде.

Балыкчы насыйб булмаган балыкны тоталмый.

Балыкның әҗәле җитмәсә – кармакка эләкми.

Шулай инде, халык арасында гел фәкыйрь шелтәгә тарый.

Утызынчы тәрбия

Бер сәүдәгәр үзенең сәүдәсендә мең алтын зарар итте вә углына әйтте: «Әй угыл, бу серне кешегә әйтергә кирәкмәс», – диде. Углы әйтте: «Әй ата, фәрман сәнеңдер. Вә ләкин бу серне яшерүдән безгә ни файда булыр?» Атасы әйтте: «Таки ике кайгы булмасын дип әйтәмен ки, бер кайгы – хәзинәмез кимүе, икенче кайгы – күршеләремезнең шәматәсе», – диде.

Әй угыл, «шәматә» дигән нәрсә мәзмүм[12 - Мәзмүм – начар, бозык.] холыктыр, шәматәдән саклан, ягъни берәүнең кайгысын яки зарарын күреп яки ишетеп, сәвенмәкне шәматә диерләр.

Утыз беренче тәрбия

Гакыл иясе вә фазыйләтле[13 - Фазыйләтле – яхшы холыклы.] бер егет бар иде. Әмма ничә мәртәбә галимнәр вә акыл ияләре арасында утырыр, бер сүз сөйләмәс иде. Атасы әйтте: «Әй углым, белгәнеңне ник сөйләмәйсән?» – диде. Углы әйтте: «Куркамын ки, әгәр белгәнемне кешегә белдерсәм, галим икән дип, минем белмәгән нәрсәмне сорарлар да, оятлы булырмын», – диде.

Әй угыл, бу хикәяттән сиңа файда шулдыр ки: бер нәрсәне тәмам нигезенә төшенеп белмәсәң, телеңә китермә.

Утыз өченче тәрбия

Бер падишаһ үзенең углын остазга гыйлем укымага бирде. Остаз күп иҗтиһад белән падишаһның углына тәгълим бирде, вә яман нәрсәләрдән тыйды, вә кайчак кыйнады. Бу бала тәкатьсезлегеннән атасына кайтып шикаять кыйлды, тәнен ачып күрсәтте. Атасы, моңар хафаланып, остазны чакыртты, әйтте: «Әй остаз, гавам балаларын бу кадәр җәфа кыйлмайсаң икән, безнең баламызга бу кадәр җәфа вә җәбер күрсәтәсән, ни сәбәптер?» – диде. Остаз әйтте: «Әй падишаһ, аның өчен ки, гавам балаларына игътибар юктыр; әмма падишаһ балалары җәфа ни-нәрсә, җәбер ни-нәрсә икәнен белеп үссеннәр. Таки падишаһ булганнан соң, җәбер вә золым ни икәнен белеп саклансын. Әгәр падишаһтан вә падишаһ балаларыннан җәбер вә золым башланса, илдән илгә йөртерләр».

Вә олуг кешеләрнең вә байларның балаларын, тәрбия вә дә ки тәртип бирүдә гавам балаларыннан артыграк карарга тиеш, ягъни узындырмаенча, тыгызрак тотып тәрбия кыйлырга тиеш, бай дип, иркенлек кыйлырга ярамый.

Утыз дүртенче тәрбия

Әй угыл, балаларга тәгълим бирсәң, кечерәк вакытта бик иҗтиһад кыйл, «Әл-гыйльме фи с-сәгъри кә нәкаши фил-хәҗәри» мазмунынча[14 - «Яшь чакта алган гыйлем ташка чокып ясалган бизәккә охшаш» мәгънәсендә.] чыбыкны нечкәрәк чагында бөгү уңайракка киләдер. Кечерәк вакытта күп фәннәргә төшендермәк кирәк, математиканы аз-аз белдермәк тиеш. Әмма бу балаларга сабак укыту хосусында сиңа яхшырак тәрбия бирәсем бар.

Утыз бишенче тәрбия

Бер падишаһ углын бер остазга бирде, әйтте: «Әй остаз, бу бала сәнеңдер, үз низамыңча[15 - Низам – тәртип.] яхшы тәгълим[16 - Тәгълим – өйрәтү, белем бирү.] биргәйсән», – диде. Бәс, остаз бу падишаһ баласына башка балалар белән бер дәрәҗәдә белем бирде. Ләкин падишаһ баласы гавам балалары йиткән дәрәҗәгә йитмәде. Бәс, падишаһ шелтәләмәкче булды. Остаз әйтте: «Әй падишаһ, тәрбия бердер, ләкин сәләтлелек башкадыр», – диде.

Бәс, әй угыл, гавам балалары күбрәк бай балаларыннан өлгеррәк вә зирәгрәккә киләдер. Мән сәңа шуның өчен әйтәмен: бай балаларына артыграк иҗтиһад сарыф кыйлмак кирәк, алар бик иркә булалар.

Утыз алтынчы тәрбия