скачать книгу бесплатно
От улыбки станет мир светлей / Җирдә елмаюлар күбәйсен!
Шагинур Сапиевич Мустафин
Язучы, шагыйрь Шаһинур Мостафинның әлеге китабын укысагыз, җирнең юрганын кем тартып алганын, баканың кашыгы кайда югалганын, зират яныннан чапкан малайны кем куганын, җәнлекләрнең бер-берсенә ничек итеп хат язганын белерсез.
В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.
Шаһинур Мостафин
Җирдә елмаюлар күбәйсен!: балалар өчен шигырьләр
Мустафин Шагинур Сапиевич
От улыбки станет всем светлей
Казань. Татарское книжное издательство. 2017
На татарском языке
Рәссамы Марат Рәхимов
© Татарстан китап нәшрияты, 2017
© Мостафин Ш. Ә., 2017
Киңәш
Агачларга, коймаларга
Исемен яза Самат:
«Искә төшерерләр, – ди ул, —
Шул язганнарга карап!»
Үзен әллә кемгә санап,
Исемен уя һаман…
Бер карт туктап әйтте аңа:
«Шәп эш түгел бу, балам!
Ярдәм ит син өлкәннәргә,
Тик йөргәнче урамда.
Әйтер күпләр: «Менә уңган,
Булыша олыларга!»
Исемеңне язмасаң да,
Халык йөртер гел зурлап.
Язу югала, ә эшең
Онытылмас бик озак!»
Бака кашыгы
Күгәргәнче су коенып,
Морат кайтты өенә:
– Менә ни таптым елгадан,
Карале! – дип сөенә…
Йөгереп килде сеңелкәше,
Шул табышны күрергә:
– Нәрсә ул?
– Бака кашыгы!
Җәмиләнең йөзенә
Борчу чыкты:
– Ул кашыгын
Онытып калдыргандыр,
Илтеп бирик – кашыксыз ул
Ашый алмый торгандыр!
Сыбызгы борын
Галигә зират яныннан
Үтәргә туры килә.
Бик курыкканга, йөрәге
«Чыгам, чыгам!» дип тибә.
Җитмәсә, сызгыра кемдер —
Арттан куалар кебек!
Өенә кайтып егыла,
«Аһ» килеп тә «ваһ» килеп…
Өйгә кайткач та, сызгыру
Тукталмый да тукталмый…
Шунда гына Гали-батыр
Ялгышканлыгын аңлый.
Сызгырган ич үз борыны! —
Еласынмы, көлсенме?!
…Куркаклык ул – иң зур хурлык! —
Харап итә кешене…
Ак күбәләк
Ап-ак күлмәген киеп,
Шаярып, уйнап-көлеп,
Динә суга йөгерә —
Әй, үзе соң өлгер дә!
Кайтып җитә тиз генә,
Су сибә җитез генә
Бакчадагы гөлләргә —
Шул гөлләрне сөйгәнгә!
Сыйпап үтә таҗларын:
– Үсегез, – ди, – җаннарым!