banner banner banner
Сират күпере / Мост над адом
Сират күпере / Мост над адом
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Сират күпере / Мост над адом

скачать книгу бесплатно


Суфия җилкәсенә бишмәтен элеп чыгып йөгерүгә, әнисе, он алып кереп, коймак тугларга кереште. Энеләре-сеңелләре, әтиләреннән яшереп кенә, Мирсәетне кызганырга, сорaштырырга керештеләр.

– Нәрсә булды, абый?.. Нәрсә булды? – диештеләр. Кичләр буе үзе чыгарган әкият сөйләгән өчен микән, аны бик яраталар иде.

Нуриәхмәт мулла, көттерә төшеп, ут алгач кына, килер ара тапты. Таягына таянып, ап-ак сакалын сыпыра-сыпыра, түбән очтан менеп килүен иң элек Мирсәет күреп алды. Кәгазьләрен абзарга чыгарып яшергән иде яшерүен, шулай да җаны тыныч түгел. Әтисе нәрсә ният иткән, ничегрәк сөйләшергә җыена – ул кадәресе билгеле түгел иде бит әле аңарга.

Мулла кешегә хөрмәт зур иде алар өендә. Хәйдәргали ага Нуриәхмәт хәзрәтне болдырга ук чыгып, ике кулын сузып каршы алды. Өс-башын салырга булышкач, сәкегә утырып дога кылдылар, хәл-әхвәл белештеләр. Аннан йорт хуҗасы, өйдәгеләрнең һәммәсенә дә ишетелерлек итеп, үзенең хәзрәт белән бик җитди мәсьәлә буенча киңәшәсе барлыгын игълан кылды. «Без түр бүлмәгә узабыз, ишек ябык торсын, кереп-чыгып йөрмәгез», – дигән сүз иде бу.

– Ярар, ярар, балалар бу якта булыр… – дип, тәртип өчен җаваплылыкны әниләре үз өстенә алды. – Хәзер самавырны гына кертеп куям да…

Түр якның такта белән бүленеп алынган иң аулак почмагына узды ир-атлар. Шулай иткәндә генә тыныч булыр, чөнки өйдә бала-чага күп.

Кайнар коймак белән юкә балы кабып, чәй эчтеләр элек. Хәйдәргали әле сүз башларга ашыкмады. Хәзрәт булып ул да аның ни диярен бер түземлек белән көтте. Чөнки хуҗа кеше – юк сүзне бар итеп утыра торган адәм түгел, бигүк диндар булмаса да, белеп сөйләшә торган, укымышлы зат.

– Йә Хәйдәргали-кем, – дип, Нуриәхмәт хәзрәт үзенең тыңларга әзер икәнлеген белдереп хәбәр салды, ниһаять.

– Хәзрәт, мин сезне бик олы борчуым, дөресрәге, икебезгә дә бер дәрәҗәдә мөнәсәбәте булган вакыйга уңае белән чакырдым бит әле, – дип, ипләп кенә, әмма ниндидер бер ныклык белән сүз башлады Хәйдәргали.

– Әйе, әйе, – диде җитмеш яшьлек хәзрәт. – Без бит – туганнан туган кешеләр, өченче канат булсак та, якын кардәшләр. Беребезнең бакчасына төшкән борчу икенчебезне читләтеп узмас. Туганнар бит, бәрәкалла.

– Ярар, хәзрәт, туганлык хакында сөйләшү кайгысы түгел әле миндә, – дип, ипләп сөйләшергә әзерләнгән картның башына суккандай итте Хәйдәргали. – Шәҗәрәбездәге үрмәкүч челтәрен башка вакытта барларбыз, боерган булса.

Нуриәхмәт хәзрәткә бу ошамады, нәсел-нәсәбә җебен яхшы белгәнгә күрә искәртергә кирәк тапты:

– Алай димә, Хәйдәргали энем, без синең белән якын туганнар. Синең атаң Хаҗимөхәммәт белән минем әтием Хаҗиәхмәт – бер ата балалары, бабабыз Зөбәернең нәсел тамырын дәвам иткән ике бөртек олан. Ә Зөбәер исә – Солтангали улы. Кул селтәргә ярамый алай, син бит укымышлы кеше…

– Әйе, әйе, – дип кабатлады Хәйдәргали. Үз хатасын аңлап, ахрысы, башка карышмады.

– Бер-береңә сыенып яшәгәндә, иншалла, һәммәсе дә имин булыр, Хәйдәргали.

Әмма Хәйдәргали әйләнеп-урап сөйләшергә күнекмәгән, һаман үзенекен итте:

– Алай гына булса икән, хәзрәт. Бу сүз синең улың Мәхмүт белән минем Мирсәеткә кагылышлы. Үзең беләсең, Мәхмүт – җиткән егет, Уралны аркылыдан-буйга йөргән, күп кешеләр белән белешкән, күп шәһәрләр күргән кеше.

– Алланың биргәненә шөкер, шулай-шулай, – дип, бер канәгатьлек белән тыңлый иде хәзрәт үзенең төпчек улы турында сөйләгәннәрне. – Тукта әле, Хәйдәргали энем, синең Мирсәетеңнең ни катнашы бар минем Мәхмүткә? Бутамыйсыңмы, башка бер-бер Мәхмүт турында сөйләмисеңме?..

Тынлык урнашып алды беразга. Әнисе чәй хәстәрләп йөргән чакта, ачык ишектән түр якның мич артына кереп, чаршау артыннан өлкәннәрнең сөйләшүен шыпырт кына качып тыңлап торган Мирсәетнең йөрәге кысып-кысып куйды шул чагында. Keшe сүзен тыңлау яхшы түгел түгелен дә, нишлисең, сөйләшүнең үзенә кагылышлы икәнлеген белә бит ул. Үзеңне ни көткәнен алдан чамалап торганың хәерле. Әтисе бит, әнә ничек, җеп очы кая китеп тоташканлыкны чамалап өлгергән.

– Бутамыйм, хәзрәт, синең улың Мәхмүт Солтангалиев, Урал шәһәрләрендә йөри торгач, әллә ниткән социал-демократлар белән бәйләнешкә кергән. Ниндидер Хөсәен Ямашевлар белән хат алыша икән… Шуларны да белмисеңме әллә?!

– Ни дип әйтим, Хәйдәргали энем, – дип, ерактан, әйләнгечтән алып китте хәзрәт. Колагы ишеткәннәргә гаҗәпсенү сиздермәде. – Мәхмүт минем улым булса да, ул – балигъ булган кеше. Ни эшләргә, кемнәр белән аралашырга, кемнәр белән хат алышырга кирәклекне үзе белә торгандыр дим…

– Менә шул, хәзрәт, синең Мәхмүт мәктәпкә йөрүче малайларга, шул җөмләдән минем өлкән улым Мирсәеткә дә, патшага каршы язылган нотыкларын күчереп яздырта.

– Белмим шул, белмим, – дип кенә котылмакчы була Нуриәхмәт хәзрәт.

Әмма Хәйдәргали агай алай гына тукталырга уйламый иде әлегә.

– Ә үрәдниккә яисә өяздәге башка бер-бер түрәгә бу хакта җиткерсәләр, ни буласын беләсеңме соң син, Нуриәхмәт абзый? – дип сорады ул һәм, картның ни дигәнен көтеп тормастан, үзе үк хөкемен дә чыгарды. – Беләсеңме ни булыр?! Иң элек указыңны алырлар… Аннан мәктәбеңне яптырырлар һәм дә тагы үзеңне, улың Мәхмүт белән бергәләп, асып куярга да күп сорамаслар.

Мулла калтыранып куйды, үзен кая куярга белмичә йөткеренгәләргә, борсаланырга кереште.

– Ә нәрсә?! Ә нәрсә… – дип кенә дәшә алды ул. Җүнле-башлы сүз килмәде теленә.

Мирсәет тә чак егылып китмәде. Шунда гына аңлады ул нинди куркыныч һәм җаваплы эшкә катнашуын. Тотылган очракта, димәк, аны да асулары ихтимал.

– Үзе язган, үзе сөйләгәне генә бер хәл. Патшага каршы язылган нотыгын мәктәп балаларына биргән бит әле. Шулардан күбәйттергән… Ай-һай, хәзрәт, баш китәрлек эшләр эшләнә икән синең мәктәбеңдә… Кешегә әйтсәң, кеше ышанмас!..

Тәмам зиһенен югалтты кебек Нуриәхмәт хәзрәт, берөзлексез сакалын сыпыргалап утырды.

– Алла сакласын… Алла сакласын диген, Хәйдәргали энем.

– Бу эшне туктатырга кирәк, хәзрәт… Аннан килеп, шәригатькә сыймаган бернәрсә бит бу – патша кадәр патшага тел тидерү… Патшага каршы баш күтәрергә чакыру…

Хәзрәт гүя телен йоткан, берничә кат тамак төбен кырып алды алуын, әмма ни дияргә дә белмәде.

Хәзрәт ни дияр? Патшага буйсынмау, аңа каршы баш күтәрүгә шәригать ничек карый икән? Ничә айлар, күпме вакытлардан бирле Мирсәетнең күңеленнән чыкмыйча, аны көн-төн бимазалаган сорау ич бу. Әтисенә ничә тапкырлар сүз катып караса да, җавап ала алмады бит. Хәзрәт авызыннан хәзер чыгачак сүз соң дәрәҗәдә әһәмиятле, бик мөһим иде аның өчен. Шуңа күрә, җавабын ишетми калудан куркып, чаршау эченнән арырак узды малай һәм бүлмә тактасындагы ярык аша хәзрәтнең авызына текәлде. Патшада аның эш юк, шәригатькә, Аллага каршы эш була күрмәсен. «И Аллам, шәригатькә тел тидерүдән сакла…»

Нуриәхмәт хәзрәт бирәсе җавабы хакында бик җентекләп уйланды. Дәшми калу ярамый, мәсьәлә кабыргасы белән куелган. Янә бер кабат йөткеренеп алгач, ниһаять, тамагын кырып куйды.

– Шәригатьме? – дип башлады әүвәл һәм ипле генә сеңдереп дәвам итте. – Юк, Хәйдәргали, шәригать бу эшне тыймый. Коръән-Кәримнең шундый-шундый хәдисендә халыкның, үзен рәнҗеткән хакимнәргә буйсынмыйча, баш күтәрү хокукы да бар диелгән. Хәтта аны бәреп төшерү дә хәрәм эш саналмас. Әйе!..

Канәгать кенә сакалын сыпырып куйды хәзрәт. Мирсәетнең дә җанына җылы иңде. Димәк, ул да ярамас, хәрәм эш белән шөгыльләнми икән бит!

Әмма Хәйдәргали агайның бирешергә түгел иде исәбе.

– Хуш, Нуриәхмәт абзый, бәхәсләшмим, Коръәнне вә шәригать эшләрен син миңа караганда яхшырак беләсең, әлбәттә. Анысы шулай. Тик менә тагын бернәрсә бар бит әле: изге китапта «хакимнәр» диелгән, патша турында әйтелмәгән. Моңа ни диярсең?..

Мирсәетнең күңеленә янә шом йөгерде. Нигә шулай төпченә, нигә үҗәтләнә инде аның әтисе, хәзрәтнең әйткәннәре белән генә килешсә ни була торгандыр…

Картның әллә ни исе китмәде бугай бу юлы. Әллә сер бирергә теләмәве иде, өздереп әйтте дә куйды:

– Хакиме ни дә, патшасы ни, шул бер үк нәрсә, ике чабата – бер кием инде ул, Хәйдәргали. Патша да хакимлек итә. Үз халкын рәнҗетә икән, аны төшерү мөмкин диелгән. Китап каршы килми моңарга.

– Анда бит «явыз булса, халыкны рәнҗетсә» диелгән, Нуриәхмәт абзый. Әле аның явыз булу-булмавын, рәнҗеткәнме-түгелме икәнлеген ачыкларга кирәктер бит әүвәл?..

– Ул кадәресен инде китап түгел, халык үзе ачыкларга тиеш, – диде хәзрәт, ике уйлап тормый гына. Үзенең шундый сорауларга җавап табып, Хәйдәргалине тынычландыруына куанып та алды бугай ул. Ә бераздан уйлана төшеп дәвам итте. – Аннан шунысы да бар бит әле, Хәйдәргали: патша мөселман түгел, артык хафаланма. Гөнаһысы зур булмас!.. Нәрсә, урыс патшасы безне бөтенләй дә рәнҗетми дип әйтергә җыенмый торгансыңдыр бит?!

Мирсәетнең әтисе шунда бөтенләй үзгәреп, ачылып китте.

– Анысы шулай, Нуриәхмәт абзый, безнең татарга көн күрсәтмиләр инде. Хак анысы… Елга янында яшәргә ярамасын, олы юлга якын яшәргә ярамасын, үз ана телендә гәҗит чыгарырга ярамасын – нинди тормыш була инде ул…

– Хак сөйлисең, Хәйдәргали. Хак сүз сөйлисең. Хак сүз, – дип, җөпләп утырырга гына калды хәзрәткә. – Безләр өчен гомер кичерү – сират күпере кичүгә тиң бит ул.

Тормышның авырлыгыннан байтак зарланды Хәйдәргали. Әтисенең шул рәвешле чишелеп киткәнен бу көнгәчә күргәне юк иде әле Мирсәетнең дә. Тик шулай да, бераздан әүвәлге хафаларына әйләнеп кайтып, кисәтергә кирәк тапты:

– Шулай да, Нуриәхмәт абзый, сакланганны саклармын дигән бит Алла да! Бу эшне туктатырга кирәк булыр. Бала-чаганы андый вәсвәсәдән ераграк тотканың хәерле. Каш ясыйм дип, күз чыгармаек…

– Саграк булганың хәерле, дөрес, анысы, – дип эләктереп алды хәзрәт тә. – Мәхмүтне мин кисәтермен. Әмма китап бу хакта балаларга сөйләүне тыймый, артык хафаланма, Хәйдәргали энем.

Әңгәмәнең тәмамланып килүен чамалаган Мирсәет чаршау артында качып торган җиреннән сак кына чыгып бара иде, шулчак аны әтисенең калын тавышы туктатты.

– Качма, улым, кил әле монда, кер, – диде ул.

Күрәсең, улының такта артында торуын сизенгән булгандыр.

Яшен суккандай булды малайга, әмма буйсынмый чарасы юк, – бераз икеләнеп торгач, әтисенең каршысына кереп басарга мәҗбүр булды. Җәзаның иң катысына әзер иде ул.

Аңарга түгел, хәзрәткә мөрәҗәгать итте әтисе:

– Йә хәзрәт, син өлкән кеше, шул рәвешле качып-

посып олылар сүзен тыңлап йөрүчегә нинди җәза бирәбез?..

Хәзрәтнең җавабы бу очрак өчен дә әзер икән.

– Өлкәннәр сөйләшкәндә качып тыңлап торуны китап хупламый анысы, – диде ул иң элек. – Әмма дә ләкин тыңлаучының максатын ачыклау лазем диелгән. Яхшы максаттан тыңлыймы ул, бер-бер яман ният беләнме?.. Бу очракта Мирсәетнең тыңлап торуында яманлык күрмим мин үзем… Китапта тагы «Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп» дигән сүзләр дә бар. Шунысын да дикъкатькә алганда, мин уйлыйм, Хәйдәргали туганым: оланның гаебе зур түгел… Ите синеке, сөяге минеке дигәндәй, син әти кеше, үзең белә торгансыңдыр инде. Малай синеке…

Хәзрәт сүзләреннәнме, әтисе мөлаем елмаеп куйды. Мирсәетнең күңеленә җылы иңде, димәк, җәза куркыныч булмаячак.

– Бүтән алай өлкәннәр сүзен тыңлап йөри торган булма, – диде ул, кинәт кырысланган атлы булып һәм улының колагын борып куйды. Авырттырып бормады тагы үзе…

– Ярар, – диде Мирсәет, үзенең гаебен танып.

– Патшага каршы баш күтәрергә ярыймы дип тинтерәтмәссеңме инде бүтән?! – диде әтисе. – Кара аны!.. Бар, урамда кар явып тора әнә, капка төпләрен көрәп кер. Хәзрәт чыгуга чистарып торсын, – дип, яратып кына уч төбе белән артына сугып куйгандай итте.

Ишегалдын һәм капка төпләрен көрәп кенә калмады Мирсәет, себереп үк куйды. Нуриәхмәт хәзрәтнең гыйлемле һәм хак кеше булуын ишетеп белә иде, бүген ул шуңа үзе дә ышанды. Нуриәхмәт хәзрәт белән әтисе арасындагы сөйләшү хәйран калдырган, тирән уйга салган иде аны. Хак эш белән шөгыльләнә икән ләбаса. Олыгаеп, җитдиләнеп киткәндәй, бер башка үскән сыман хис итте ул үзен.

Әмма, эшен тәмамласа да, өйгә керергә ашыкмады. Нуриәхмәт хәзрәтне шушында, капка төбендә, тагы бер мәртәбә очратасы килә иде аның. Бәлки, бер-бер җылы сүз әйтер, аркасыннан сөяр: «Уңган егет икәнсең», – дияр. Шуңа тырыша бит Мирсәет. Җай чыкса, хәзрәткә әзерләп куелган сораулары да бар аның.

Соң гына, озак көттереп кенә чыктылар өйдән. Хуҗа кеше буларак, әтисе Нуриәхмәт хәзрәтне озата чыкты.

– Бәрәкалла, бәрәкалла… Менә ич безнең егетебез эшкә дә бик әвәс икән, – дип, чыга-чыгышка Мирсәетнең тырышлыгын игътибарга алды ул.

Малай борынын тартып куйды. Башын түбән иеп, кыенсынып торды, карашын кая юнәлтергә белмәде. Ул арада әтисе, олы кунакка рәхмәтләрен әйтеп, хәзрәт исә үз чиратында хәер-дога кылып хушлашырга да керештеләр.

– Бар, улым, хәзрәтне озатып кайт, булмаса, – дип әйтмәсенме шунда әтисе. Бер килсә килә бит ул бәхет.

Дәшми бардылар бертын. Малай дулкынланудан кулларын куяр урын тапмады. Хәзрәт йөткеренгәләп атлады.

– Йә, – диде ул бераздан, үзе ярдәмгә килеп. – Бер-бер соравың юкмы соң, Мирсәет? Барчасы да аңлашылдымы инде?..

– Аңлашылды, хәзрәт, мең рәхмәтләр үзегезгә, – диде малай, югалып калмады. – Тик менә бер сүзегез аңлашылмады, хәзрәт. Шуны аңлатып бирә алмассызмы?

– Йә, әйт: нинди сүз булды икән ул?

– «Сират күпере» дидегез, хәзрәт. Гомер кичү сират күпере аша чыгуга тиң дидегез…

Адымнарын сирәкләндерә төште хәзрәт һәм янәшәсеннән кыюсыз гына атлап барган малайны аркасыннан йомшак кына сөеп куйды.

– Аны сорыйсың икән… Авыр сорау бирәсең бит әле син, – дип, бертын уйланып барды ул һәм ипле генә сөйләргә, аңлатырга кереште: – «Сират» сүзе Коръәндә кырык мәртәбә кабатланган сүздер. Җәһәннәм өстеннән җәннәткә сузылган күпер ул. Кыямәт көнендә аның аша бик сирәк изге затлар гына үтәр. Чөнки сират күпере кылдан нечкә, кылычтан үткен булыр, аңлыйсыңмы?.. Гөнаһлылар, игелексез бәндәләр һәммәсе тәмуг утына егылып төшәр.

– Анысын аңлыйм, хәзрәт. Ишеткәнем бар, – дип ачыклык кертергә ашыкты малай. – Тик менә шуны аңлатыгыз: ни өчен безнең татарга авыр ул яшәү, ни өчен без сират күперен кичә алмый калганбыз?

– Ә-ә, әнә ничек… – дип, сорауның ни дәрәҗә җитдилеген әле генә аңлаган хәзрәт тукталып калды. – Ул кадәресе инде китапта язылмаган.

Бу малайдан җиңел генә котылам димә икән…

– Язылмаса да, җавап табу кирәктер бит, хәзрәт. Нигә минем әти кулын селти дә һәрчак: «Без татарларга кая инде ул!» – дип зарлана?.. Нәрсә булган безнең халыкка? Нигә аңарга гәҗит чыгарырга ярамый? Нигә аңарга Агыйдел буенда яшәргә ярамый? Әти әнә патшага каршы мәктүп язарга да ярамый ди. Башкаларга ярый, ә безгә ярамый – нигә шулай ул, хәзрәт?.. Сират күпере аша чыга алмый калучылар өчен яңадан ул күпергә омтылу хәрәм эш түгелдер бит?..

– Аңладым мин сине, улым, – дип, яшьле күзләрен яшерергә азапланган малайны үзенә таба кысты Нуриәхмәт хәзрәт. – Аңладым мин сине… Ул хакта китапта җәһәннәмнән җәннәткә юл һичкайчан һәм һичкемгә ябык түгел диелгән…

– Аңладым, – диде малай, борынын тарта төшеп, һәм үзенең шул рәвешле йомшап китүеннән уңайсызланды булса кирәк, карашын аяк очыннан алмый гына хушлашырга ашыкты. – Мин кайтыйм инде, ярыймы, хәзрәт.

Үз урамнарына таба дөньясын онытып йөгереп менеп барган малай артыннан күзләрен ала алмый онытылып карап калды Нуриәхмәт хәзрәт. Үзалдына «бәрәкалла! бәрәкалла! бәрәкалла!» дип кабатлады ул.

II

Хәйдәргали агай, шактый ук коры кеше булуына да карамастан, күзәтүчән һәм төптән уйлап эш итәргә күнеккән. Байтактан күзәтә бу малаен: башкаларыннан аерылып тора ул. Уйнарга-шаярырга яратса да, трай тибеп, бер максатсызга җил сугарып йөрми. Китап җене кагылган, ахры, үзенә. Ничә карасаң, аның китаплары тирәсендә. Бер-бер эш кушсаң, ике-өч тапкыр кабатламыйча, тавышыңны күтәрмичә генә кузгатып булмый үзен өстәл артыннан. Әллә нинди шунда, һич кенә дә авыл малайларына охшамаган. Җир сукалап, иген игеп, дөнья көтәргә яралмаган, күрәсең.

Малайга унбиш яшь тулды. Атаның үз-үзен нинди дә булса фикергә килә алмауда гаепләп йөргән көннәре. Күрә, аңлый иде ич ул: малай эзләнә, акылын, зиһенен кая юнәлтергә белми борсалана әнә. Кая да булса китү, белем алу турысында сүз башларга гына кыймыйча йөри. Гаиләдәге җитмәүчелекне аңлый иде булса кирәк.

– Мирсәет, – дип, әтисе көннәрнең берендә улының аркасына кулын салды. Аларның икәүдән-икәү генә, ат арбасына янәшә утырып, болынга печәнгә төшеп барулары иде.

– Нәрсә, әти?

Үз уйларына, хыялга бирелеп барган малай сискәнеп куйды. Әтисенең шул рәвешле кече күңел белән, яратып аркасына кагылганы булса да бик сирәк булгандыр ул елларда. Берөзлексез дөнья көтә, эштән бушаганы юк ич аның.

– Син дә үсеп егет булгансың икән инде, – дип, үзалдына сүз башлады ата. – Менә уйлап бара идем әле, кем булырсың икән син, улым?

Мирсәет өчен көтелмәгән сорау түгел иде бу. Печәнлектә төннәр буе керфек какмый уйланып яткан чаклары бар иде аның бу хакта. Морза туганнары кебек, ерак шәһәрләргә барып, гимназияләрдә, университетларда уку турында хыяллана иде ул. Әмма шул ук вакытта салкын акыл белән моның мөмкин түгеллеген дә аңлый иде. Андый ерак шәһәрләргә бару өчен, акча кирәк диләр. Әтисендә акча юклыкны ул яхшы белә. Чыгышың, нәселең, хәтта фамилияңнең дә затлы булуы кирәк андый тирәләрдә уку өчен. Мирсәеттә исә боларның берсе дә юк һәм һичкайчан булмаячак… Ә укыйсы килә…

– Укыйсым килә минем, әти, – дип әйтеп салмасынмы шунда. Бу сүз теленнән түгел, гүя җаныннан саркылып чыкты аның.

– Укыйсың килә… – дип, аның артыннан кабатлады ата. Ул да уйлана иде булса кирәк. – Укыйсы килә дисең инде, алай булгач…

– Әйе, әти, минем әнә Мәхмүтләр, Әмирхан һәм Фәтхелбаяннар кебек укыйсым килә. Алардан да тырышыбрак, алардан да уздырыбрак укыр идем.

– Алар – морза малайлары. Аларга укымыйча ярамый… – дип, шундук җавап кайтарды ата һәм, үзенең җавабы белән улын канәгатьләндермичә, киресенчә, аның күңелендәге ярага тоз гына өстәвен аңладымы икән, шундук янә басынкылана төште. – Син дә тик ятмыйсың бит, әнә минем китапларны таушалдырып бетергәнсең.

Ул чактагы ерак татар авылы өчен аның әтисендәге китаплар сирәк очрый торган зур байлык иде бит.

– Ике кат, кайберләрен өчәр-дүртәр кат укыдым шул инде мин аларның.

– Бер китапны өч кат укыдыңмы? – дип, киная белән елмайган атлы булды Хәйдәргали агай. – Татарчаларын укып бетерсәң, урысчаларын, төрекчәләрен укырга кирәк.

– Уку гына түгел, кайберләрен күңелдән беләм инде, – дип, канатланып, мактанып куймасынмы малай. – Лермонтовның «Мцыри» ен яттан сөйлимме соң үзеңә?

– Ә-ә-ә, әйтәм эреләндең соңгы арада. Лермонтов белән уртак тел тапкансың икән…