banner banner banner
Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8
Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8

скачать книгу бесплатно

Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8
Мөхәммәт Сөнгат улы Мәһдиев

Гәүһәр Хәсәнова

Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мәһдиев «Әсәрләр» енең бу томында әдипнең матбугат битләрендә төрле елларда дөнья күргән татар әдәбияты һәм мәдәнияте тарихына кагылышлы мәкаләләре, чыгышлары урын алды.

Мөхәммәт Мәһдиев

Әсәрләр. 8 том

Тынгысыз каләм

Әдәби мирасыбыз турында

Культура мирасын үзләштерү үткәннән калганның барысын да пассив рәвештә сеңдерү дигән сүз түгел. Киресенчә, бу процесс билгеле бер күләмдә сайлап алу, археологлар әйткәнчә, «культуралы катлауны чистарту» һәм, димәк, актив иҗади процесс булып тора. Менә шундый актив сайлау процессында сайлап алу нормасын, аның критериен билгеләү әһәмиятле роль уйный.

Әдәбият тарихы телескоп кебек, ул безнең күрү чикләрен киңәйтә һәм шул киңлектә бүгенге әдәбиятыбызның урынын ачыграк билгеләргә ярдәм итә.

Партиянең ХХ съездыннан соң әдәби мирасны үзләштерү, өйрәнү, дөньяга чыгару буенча шактый зур эш башкарылды. Бик кыска гына вакыт эчендә татар поэзиясе антологиясе чыгарылды, ХIХ йөз, ХХ йөз башы әдәбиятлары буенча югары уку йортлары өчен дәреслек-хрестоматияләр басылды. Озак еллар буена үз укучыларын көтеп яткан Ш. Мөхәммәдиев, З. Һади, Дәрдемәнд, Г. Кандалый, С. Рәмиев, С. Сүнчәләй, Г. Ибраһимов, Ф. Бурнаш, Ф. Сәйфи-Казанлы, Г. Нигъ- мәти, Г. Толымбай, Г. Газиз, К. Тинчурин, Ш. Усманов һ. б. язучыларның әсәрләре дөнья күрде. Бу өлкәдә М. Гайнуллин, Х. Госман, Җ. Вәзиева, Г. Халит, Б. Гыйззәт, Х. Хисмәтуллин, И. Нуруллин, М. Хәсәнов кебек әдәбият галимнәренең хезмәте зур булды.

Ниһаять, СССР Фәннәр академиясенең Казан Тел, әдәбият һәм тарих институты хезмәткәрләре тарафыннан «Борынгы татар әдәбияты» әзерләнеп басылып чыкты. Бу – әдәбият сөючеләр һәм әдәбият белгечләре өчен зур вакыйга булды. «Йосыф кыйссасы», «Бабахан дастаны», «Нәһҗел-фәрадис» кебек зур күләмле әсәрләр, киштәләрдән, тузанлы кәрнизләрдән китапка кереп, бөтен халык хәзинәсенә әверелделәр. Бу хезмәткә шулай ук моңарчы таркау хәлдә яткан халык риваятьләре дә кертелгән. Кыскасы, институт хезмәткәрләре бик кирәкле һәм файдалы эш башкардылар. Билгеле, авторлар бу хезмәтне дөньяга чыгарганда бөтен мөмкинлекләрдән дә файдаланганнар дип әйтеп булмый әле. Алар бу хезмәтне камилләштерү өстендә киләчәктә дә эшләүләрен дәвам иттерерләр дигән өмет белән мин биредә, әлеге китапның уңай якларын анализлап тормастан, кимчелекле якларына тукталмакчы булам.

Беренче сүз итеп шуны әйтергә кирәк: әдәбият тарихын ачыклауда зур әһәмияте булган М. Кашгари сүзлеге, «Кодекс куманикус» һ. б. документлар турында киңрәк язарга иде. Әлеге хезмәтнең кимчелеге итеп анда академизмның җитәрлек булмавын да күрсәтергә кирәк. Мәсәлән, зур күләмле әдәби әсәрләрнең бөтендөнья әдәбияты белән бәйләнеше мәсьәләсе җитәрлек яктыртылмаган, теге яки бу тарихи эпохалардагы әдәби процесска бәя бирү, шул чорның әдәби-эстетик принциплары, шул чор шагыйрьләренең әдәби идеалларын гомуми бер фәнни рамкага салу җитми. Моңа китапның монографик планда төзелүе комачау иткән булса кирәк. Текст белән саксыз эш итү, гарәп, фарсы һ. б. сүзләрнең мәгънәсен бозып биргән урыннар да очрый. Мәсәлән, Харәзминең «Мәхәббәтнамә» әсәрендә «сөнбел түрәтте» дигән сүзләрне автор «башак үстерде» дип тәрҗемә итә. Хәлбуки сөмбел һич тә башак түгел, ә чәчәк.

Китапка бирелгән сүз башында автор Х. Мөхәммәтов борынгы татар әдәбиятының төп баганаларын бирәсе, әдәби процессның характерлы моментлары турында сөйлисе урынга күбрәк Татарстан тарихын бәян итә.

Билгеле булганча, борынгы татар әдәбияты турындагы бу хезмәт совет власте елларында беренче хезмәт түгел. Әле егерменче еллар башында ук Газиз Гобәйдуллин һәм Гали Рәхимнәр тарафыннан иң борынгы ташъязмалардан алып Урта гасырларга кадәрге әдәби истәлекләрне туплаган тикшеренүләр дөньяга чыгарылган иде. Соңыннан Г. Ибраһимов бу тикшеренүләрнең методологиясен тәнкыйтьләп чыкты. Ләкин күренекле әдип авторларның кимчелекләрен күрсәтеп кенә калмады, аларның хезмәтләрендәге уңай сыйфатларны да күрде. «Бу хезмәтләрнең әһәмияте, – дип язды ул, – моңа кадәр таркау яткан әдәби истәлекләрне бергә туплап, алдагы марксист тарихчыларга хезмәтне җиңеләйтү- дәдер».

«Борынгы татар әдәбияты»на сүз башында исә, Г. Газиз, Г. Рәхимнәр бу хезмәтләре белән «гомумтөрекчелек» идеологиясенә су койдылар, дигән катгый хөкем чыгарыла. Ләкин Г. Ибраһимов, гомумтөрекчелек идеологиясен кискен рәвештә кире кагып, Г. Газиз, Г. Рәхим хезмәтләрендә нәкъ менә шул караштан ваз кичкәннәр, дип язды. Заманында «без төрекме, татармы дигән бәхәс бар иде, – диде Г. Ибраһимов. – «Без төрек» диючеләр әдәбият тарихын Орхон-Алтайдан башламакчылар иде. Язучыларның бер дөрес эше булган ки, болар, андый хыяллардан ваз кичеп, «тик татар әдәбияты» дигән мәһфүмнең реаль мөндәриҗәсен[1 - Мөндәриҗә – эчтәлек.] генә нигез итеп алганнар». Чыннан да, Г. Газиз һәм Г. Рәхим, нәкъ Г. Ибраһимов әйткәнчә, әллә никадәр таркау материалны туплаганнар. Шулай булгач, моның әһәмиятен күрми калу һич тә ярамый. Борынгы татар әдәбиятын өйрәнүчеләргә бу хезмәтләр һәрвакыт нигез материал булып килделәр. Бу чор әле әдәбиятчыларның марксизмны үзләштерү, өйрәнү чоры иде. Аларның методологик яктан буталулары да марксизмның сәнгать теориясен үзләштереп бетермәгәннән килә иде.

«Борынгы татар әдәбияты»ның авторларына тагын бер мәсьәләдә үпкә белдермичә мөмкин түгел. Гадәт булып киткән ки, академик хезмәтләрдә авторлар үзләре тикшерә торган мәсьәләнең моңа кадәр кемнәр тарафыннан өйрәнелгәне турында мәгълүмат бирәләр. Моның уңай мисалын без шул ук китапка кертелгән «Исмәгыйль ага сәяхәте» дигән бүлектә күрәбез (Х. Хисмәтуллин монографиясе). Кызганычка каршы, әлеге хезмәткә кергән монографик тикшеренүләрдә без авторларның кайбер очракларда үз элгәрләрен бөтенләй искә алмауларын күрәбез. Менә бер-ике мисал.

«Нәһҗел-фәрадис» заманында Бәкер Яфаров тарафыннан тикшерелеп, шул темага кандидатлык диссертациясе якланган иде. «Борынгы татар әдәбияты»ның «Нәһҗел-фәрадис»ка багышланган бүлегендә исә без Б. Яфаровның бу тикшеренүе турында бер сүз дә очратмыйбыз. Нәкъ шундый ук хәл «Кыйссаи Йосыф» әсәрендә дә сизелә. Бу поэма моннан берничә еллар элек Җ. Алмазов тарафыннан тикшерелгән, һәм бу турыда матбугатта да материал чыккан иде. Ләкин ни өчендер авторлар Җ. Алмазовның исемен бит астында гына күрсәтеп үтәләр. Монда, һичшиксез, төпле, хронологик историография кирәк иде. Академик хезмәт шуны сорый.

Югарыда әйтелгән җитешсезлекләр зур хезмәтнең дәрәҗәсен бераз киметәләр. Ләкин аның дөньяга чыгуы әдәби мирасны өйрәнүдә, һичшиксез, әһәмиятле адым булды. Бу китап филологлар өчен кыйммәтле кулланма булып тора.

Без зур юбилейлар алдында торабыз. Тиздән совет властеның илле еллыгы бәйрәм ителәчәк. Аның артыннан Татарстан АССР төзелүгә илле ел тула. Шул уңай белән хәзер нәшриятларда, фән үзәкләрендә, редакцияләрдә җанлы эш башланды. Ләкин әдәби мирасыбызны барлау, исәпкә алу, сайлау буенча башкарасы эшләребез шактый әле. Без татар әдәбиятының нигез ташларын яхшы беләбез. Ләкин, теге яки бу чордагы гомуми әдәби процессны тулы күз алдына китерер өчен, безгә әдәбият тарихын ныклабрак өйрәнергә кирәктер. Г. Тукай, Г. Ибраһимов, Ф. Әмирханнарны белгән яшьләребез шул заманның әдәбият казанында кайнаган, халыкның аңын үстерүдә теге яки бу күләмдә хезмәт күрсәткән әдәбиятчыларны белмиләр. Октябрь революциясенә кадәрге татар демократик әдәбияты ялгызаклар әдәбияты түгел, бәлки зур бер ташкын иде. Тукайлар, Камаллар, Ибраһимовлар, Әмирханнар янында С. Рахманколый, Г. Рәхим, Ш. Әхмәдиев, М. Галәү, Җ. Вәлиди кебек алдынгы карашлы язучылар, тәрҗемәчеләр, тәнкыйтьчеләр бар иде. Безгә С. Рахманколый, М. Галәү, Г. Рәхим һ. б. язучыларның хикәяләрен, Җ. Вәлиди, Г. Сәгъди кебек тәнкыйтьчеләрнең әдәбият, эстетикага караган кайбер хезмәтләрен сайлап бастырырга кирәктер. ХХ йөз башында эшләгән Ф. Кәрими, Р. Фәхретдинов кебек тарихчылар, журналистлар турында фән сүзе әйтелгәне юк.

Чыккан китапларда теге яки бу язучының иҗатына җиңел генә тамга салу тенденциясе дә үзен сиздерә әле. Мәсәлән, С. Җәләлнең узган ел гына чыккан китабының сүз башында «Дим буенда» әсәре зарарлы әсәр иде дигән гаделсез хөкем кабатлана. Аңа ияреп, «Казан утлары» журналы да шул ук фикерне үткәргән рецензия бирде. Ләкин бу авторларның берсе дә «Дим буенда» әсәренең зарары нәрсәдә икәнен исбат итмәде.

Октябрь революциясенең бу ягындагы әдәбиятыбыз, эстетика-тәнкыйть дөньясы белән бүгенге укучыны таныштыру шулай ук җитәрлек түгел. Татар язучылары турындагы биобиблиографик белешмәнең ярым-йорты гына икәнлеге хәзер һәркемгә ачык. Моны тулыландырырга кирәк. Безнең әдәби тәнкыйть процессында актив катнашкан С. Атнагулов, Б. Мансуров, Г. Касыймов, Г. Ходаяров, С. Борһан, Х. Ишбулатов кебек партия-совет хезмәткәрләре бар иде. Боларның татар совет әдәбиятын үстерүдә күзгә ташланырлык хезмәтләре булды. Ләкин бу кешеләрнең эшчәнлеге, хезмәтләре, тормыш юллары турында бер генә китапта да тулы мәгълүмат ала алмыйсың.

Болар барысы да безнең әдәби мирасыбызны өйрәнү өлкәсендә алдыбызда зур бурычлар торганын күрсәтә.

    Социалистик Татарстан. – 1965. – 17 октябрь

Өлкән әдипнең тормыш сукмаклары

«Хәтердә калган минутлар»ы белән әдәбият тарихына кыйммәтле материаллар биргән өлкән әдипнең «Яшьлек эзләре буйлап»[2 - Кудаш С. Яшьлек эзләре буйлап. – Казан : Татар. кит. нәшр., 1964.] исемле бу яңа китабын кулга алганда аннан тагын да тирәнрәк мәгълүматлар өмет итү – бик табигый нәрсә, билгеле. Автор әсәренең беренче битләреннән үк үзенең тормыш фәлсәфәсе – тормышының Казангыл сыртлары һәм Чагыл түбәләре белән укучының күңелен җәлеп итә, дөресен әйтик, язучы безнең күңелне бөтенләй көтелмәгән яктан яулап ала.

Казакъ даласы… Без бу сүзнең мәгънәсен бөтен тирәнлеге белән аңламыйбыз икән ләбаса. Галимҗан Ибраһимовның «Казакъ кызы» әсәрен (әдәбият теоретиклары кашларын җыермаса, без моны мәхәббәт турында поэма дип атар идек!) әле илленче еллар ахырында

гына укып, без, яшьләр, тугандаш халкыбызның дала кебек киң күңеленә, шигърият белән тулы гореф-гадәтләренә, Карлыгач-Сылуларына гашыйк булган идек. Казакъ әдәбиятының аксакаллары Сабит Моканов, Мохтар Ауэзовларның әсәрләрендә без бу олы җанлы халыкның ничек итеп мәгърифәт яктылыгына, социаль азатлыкка омтылуларын күреп сокланган идек. Ә менә Сәйфи ага Кудаш казакъ даласының безнең өчен тагын бер әһәмиятле ягын ача: бу далада, бу шагыйрь җанлы халык арасында безнең татар, башкорт әдәбиятының баһадирлары әдәбият мәйданында киләчәк көрәшләр өчен кылыч кайраганнар икән. Акмулла, М. Гафури, Ш. Бабич, Д. Юлтыйлар үзләренең каләмнәрен беренче мәртәбә казакъ даласында тибрәтә башлаганнар, Г. Тукай, Г. Ибраһимов кебек талант ияләре казакъ фольклоры хәзинәләре эчендә алдагы иҗатлары өчен потенциаль энергия туплаганнар. Әйе, танылган журналист Шакир Мөхәммәдьяров әйткәнчә, казакъ сахрасы шул заманның күп кенә татар яшьләре өчен матди һәм рухи ризык чыганагы булган.

Шагыйрьнең яшьлек эзләре – үзенә күрә бер энциклопедия кебек. Без монда татар иҗтимагый фикер тарихында шактый зур роль уйнаган Курсавилар, Мәрҗаниләрне бөтенләй яңача күз алдына китереп бастырабыз. Мәгълүм сәбәпләр белән озак еллар буенча «дин реформаторы» исемендә генә йөргән Мәрҗани, Г. Ибраһимов тарафыннан «таңыбызның чулпаны» дип аталган Мәрҗани, күптән инде үзенә фәнни бәя биргәнне көтә. С. Кудаш истәлекләрендә бу галимнең эшчәнлеге турында безгә киң мәгълүмат бирелә, һәм моны киләчәктә Мәрҗани турындагы тикшеренүләрнең нигезендә ятар дип өмет итәргә мөмкин. Ш. Мәрҗани эшчәнлеге тирәсендә фикер йөртеп, автор хәзерге яшьләргә мәгълүм булмаган күп кенә тарихи эшлеклеләрне, белем ияләрен телгә ала, аларның теге яки бу хезмәтләрендәге игътибарга лаек урыннарны, уңае чыккан саен, әйләнешкә кертә. Үзенең фикерләрен тарихчы Хәсәнгата Габәши, Риза Фәхретдинов, әдәбият, тәнкыйть дөньясында кайнаган Габдулла Гыйсмәти, Габдрахман Сәгъди, Җамалетдин Вәлидиләрнең сүзләре белән дәлилләп, автор бик дөрес эшли: безгә Мәрҗани турында гына түгел, алар турында да белергә бик, бик кирәк.

Тарих бернәрсәне дә атлап үтүне, күмеп калдыруны гафу итми. Ничә еллар буенча онытылуга дучар ителгән талантлы шагыйрь Шәехзадә Бабич белән дә шулай булды. Г. Ибраһимов тарафыннан түбәсе болытларга тигән таулар арасындагы шашкын елгага охшатылган Бабич соңгы елларда әле бер, әле икенче ягы белән ялтырап ала. С. Кудаш истәлекләрендә без бу шагыйрьнең революциягә мөнәсәбәтен тагын да ачыграк күрәбез һәм аның революция алды елларында Тукайлар, Ибраһимовлар мәктәбенең – халыкчан реалистик әдәбиятның бер вәкиле булганлыгына тирәнрәк ышанабыз. Бабичның С. Кудашка язган хаты бу шагыйрь турында тикшеренүчеләргә, һичшиксез, кыйммәтле булыр. Дөресен әйтик, кырыс елларда әдәбият, культурабыз тирәсеннән читләшергә мәҗбүр булган кайбер кешеләрне без әле дә читенсенеп кенә телгә алабыз. С. Кудаш бу истәлекләрендә андый зарарлы «тыйнаклык» белән үзен богауламый. Шундый урыннарның берсе журналист, язучы Мәхмүт Бөдәйли турында. Автор бик хаклы рәвештә, юмористик, сатирик әдәбият турында сүз барганда, андый әдипләрне искә алмау мөмкин түгел, ди. «Акмулла», «Кармак» журналларында актив язышкан, татар совет журналы «Чаян»ның беренче оештыручыларыннан булган М. Бөдәйли эшчәнлеге әдәбият тарихында искә алынырга бик лаек.

Бездә, татар әдәбиятчыларында һәм тарихчыларында, элегрәк зарарлы бер мавыгу бар иде: янәсе, Бөек Октябрь революциясенә кадәр татарның сәнгате дә, мәгърифәте дә, уку йортлары да булмаган, барысы да унҗиденче елда гына барлыкка килгәннәр. Бу – догматикларча фикер йөртү иде. Хәзер мондый карашның ялгыш икәнлеген исбат итеп тору, ихтимал, кирәк тә булмас. Тик шуны гына истә тотыйк: әгәр революциягә кадәр бернәрсәбез дә булмаса, революция көннәрендә безнең Вахитовларыбыз, Якуповларыбыз, Ибраһимовларыбыз, Сәетгалиевләребез дә булмас иде; революциягә кадәрге демократик әдәбиятыбыз булмаса, Такташлар, Җәлилләребез дә тумаган булыр иде. «Греция һәм Рим тарафыннан салынган фундамент булмаса, – дип язды Ф. Энгельс үзенең мәшһүр «Анти-Дюринг» дигән хезмәтендә, – хәзерге Европа да булмас иде… Антик колбиләүчелек булмаган булса, хәзерге социализм да булмас иде».

Безнең аерым тукталырга теләгән мәсьәләбез – татар мәдрәсәләре турында. Мәдрәсәләрне без күп сүктек, озак сүктек. Схоластик мәдрәсәне дә сүктек, җәдит мәдрәсәне дә сүктек. Әйтергә кирәк, белеп тә, белмичә дә. Тик шул мәдрәсәләр эчендә өлгерә башлаган демократик фикер, хөррияткә омтылыш, демократик әдәбият тудыруга омтылышның беренче адымнарын гына искә алмадык. Татар җәдит мәдрәсәләрендә белем алган Г. Ибраһимов, Г. Нигъмәти, С. Сәетгалиев, Ф. Сәйфи-Казанлы һәм башка бик күпләрнең коммунистлар партиясенә кереп азатлык өчен көрәшеп йөргәннәрен, совет-партия аппаратларында эшләгәннәрен искә алмадык. Ниһаять, татар мәдрәсәләре турында фән сүзе әйтер вакыт җитте. Сәйфи ага Кудаш үзенең мемуарларында әнә шул турыда әһәмиятле сөйләшү башлый, һәм китапның бу урыны аеруча игътибарга лаек. Уфаның «Галия», Әгерҗенең «Буби» мәдрәсәләре һ. б. бик күп уку йортларының тарихы, татар яшьләре арасында ислах хәрәкәте белән башланып, турыдан-туры азатлык хәрәкәтенә килеп тоташты. Моның шулай икәнлеген Галимҗан Ибраһимов һәрвакыт әйтеп килә иде. Бөек әдипнең «Аң» журналында «Галия» җитәкчесе Зыя Камали турындагы мәкаләсен генә хәтерлик. Моннан аңлашылганча, Зыя Камали (дини уку йорты җитәкчесе!) шәкертләренә шундый итеп белем биргән ки, аның дәресләрен яхшы үзләштергән шәкертләр, «Галия»не тәмамлаганда, диннең ялган икәнлеген аңлап китә торган булганнар! Татарская учительская школаның да мөгаллимнәре Ш. Мәрҗани һәм Таип Яхиннарны алыйк. Ш. Мәрҗани һәр адымында диндарлыкны түгел, ә кешенең акылын беренче планга куйган. Ул шәкертләрдән «Шәригать ничек куша?» дип түгел, «Ә син үзең ничек уйлыйсың?» дип сорарга яраткан. Учительская школа Таип Яхиннан да уңмаган: дин мөгаллиме имтихан вакытында шәкертләренә «нәрсә белсәләр, шуны мыгырдарга» кушкан, һәм тәбарәк укырга тиешле шәкерт инспектор каршында ясин укып җибәргәндә, Таип карт «Һай, бәрәкалла, менә рәхмәт төшкере, әйбәт җавап бирәсең» дип, мыек астыннан көлеп утырган. Теге патша чиновнигы шәкертнең нәрсә сөйләгәнен барыбер аңламый бит! С. Кудашның мемуарында кызыклы гына саннар китерелә: «Галия» мәдрәсәсен тәмамлаган 1500 кешенең нибары 37 се мулла булып киткән. Ә авторның шул мәдрәсәдә укыган 100 сабакташы арасыннан 59 кеше коммунистлар партиясенә кергәннәр. Аларның зур күпчелеге социалистик төзелеш фронтларында намуслы хезмәт күрсәткәннәр. «Галия»дә укып чыгып, соңыннан галим, язучы, журналист булып киткән Урта Азия шәкертләренең дә саны 242 икән. Кыскасы, өлкән әдип яшь тарихчыларга йомгакның очын биргән, шул җеп буенча эчкә таба тарихка керү инде фән эшлеклеләренең алдагы, кичектергесез бурычы. Җае килгәндә шуны әйтеп үтик, Җамал Вәлиди 1923 елда болай дип язган иде: «Бездә хәзер һәркем әдәбият тарихы чыкканны көтә… Әмма… гыйлем тарихын һичбер искә төшергән кеше юк, аны язарга әзерләнгән, хәтта кирәксенгән кеше дә күренми. Безнең өчен үзебездәге гыйлем тарихының әһәмияте әдәбият тарихыныкыннан артык булмаса да, бер дә ким түгел… Хәтерләр саф чакта, ул иске дәверне яза башларга вакыт[3 - Безнең байрак. – 1923. – №16.]. С. Кудашның истәлекләре – әнә шул зур эшнең башлангычы.

Әдипнең истәлекләре татар демократик әдәбияты һәм сәнгате вәкилләренә, төрки халыкларның мәгърифәтче акыл ияләренә тирән ихтирам белән сугарылган. Шагыйрь Акмулла, мәгърифәтче-язучы Ибрай Алтынсарин, Абай турындагы язмалар XIX йөз әдәбияты тарихы өчен искиткеч кыйммәтле материал булачак. Алдарак әйткәнебезчә, автор моңа кадәр әдәби язмаларда, тикшеренүләрдә тиешенчә урын тапмаган әдипләрне, аларның хезмәтләрен әйләнешкә кертә. Истәлекләрдә, мәсәлән, 1912 елдан Җ. Вәлиди тарафыннан чыгарылган «Татар әдәбиятының барышы» дигән әһәмиятле хезмәт телгә алына (ни өчендер унынчы еллар әдәбияты турында сөйләгәндә без бу хезмәтне файдаланмыйбыз), заманында татар матбугатында матур гына шигырьләр белән күренеп, ахырдан совет эшлеклесе, журналист булган Галә Ходаяровның шигыре дә монда үзенә урын тапкан.

Әлеге дә баягы теге үткән заман мирасын инкяр итү тенденциясе белән мавыгып, без моңа кадәр татар сәнгатенең беренче эшлеклеләре турында да җылы сүз әйтүдән бизә язган идек. Шундый тенденция революциягә кадәрге татар сәхнәсенең җырчыларына, музыкантларына карата мөнәсәбәттә дә сизелде. Хәлбуки бишенче ел революциясе белән илһамланган татар халкы үз җирлегендә демократик яшьләр арасыннан халык талантларын да мәйданга чыгарган иде. Унынчы елларда безнең сәхнәләребездә инде Фәттах Латыйпов, Мирфайза Бабаҗанов, Камил Мотыйгый-Төхфәтуллин, Солтан Рахманколый кебек җырчыларыбыз, Козлов кебек скрипачларыбыз бар иде. Ә Фатима Мохтарова дигән кыз, Эрмитаж бакчасында татар көйләрен җырлап бөтен Казан җәмәгатьчелеген таң калдыргач, мәшһүр Шаляпин белән бергә дебют ясаган иде! Сәйфи Кудаш бик урынлы рәвештә әнә шундый җырчыларның берсенә – Мирфайза Бабаҗановка туктала һәм бик дөрес эшли. Автор сүзләре белән әйткәндә, андый җырчылар, чыннан да, реакцион динчеләр җырның хәрәмлеге турында кычкырып торганда, демократик җыр һәм музыканың беренче пропагандистлары булганнар. Болар турында язарга, аларны искә алырга кирәк.

Мемуар әдәбият – иҗат эшенең үзенчәлекле тармагы. Ул автордан үзе яза торган чор вакыйгаларын фәнни аңлауны, чын мәгънәсендә намуслы булуын таләп итә. Шул ук вакытта мемуар әдәбият үз тормыш юлыңны гына язу дигән сүз түгел. Намуслы художник кулында мемуар әдәбиятның мөмкинлекләре бик зур: анда автор фәнни-тарихи дөреслек белән шул эпоханың бөтен картиналарын укучыларның күз алдына китереп бастыра ала. Бары тик шул шартларны үтәгәндә генә бу истәлекләр тарихи һәм әдәби яктан кыйммәткә ия булалар.

Авторның «җидегәнчелек» дигән уйдырма оешма турындагы язмалары әнә шул уңайдан бик әһәмиятле. Әйе, ялгышларны тәмләп сөйләр өчен, авыз чайкар өчен түгел, ә алардан гыйбрәтле сабак алыр өчен искә алырга кирәк… Әдәби тәнкыйтьтә аерата зур саклык таләп ителә, чөнки монда тәнкыйтьче иҗат кешесе, художник белән эш итә. Уйдырма «җидегәнчелек» заманында җиңел кулдан гына Ибраһимовлар, Кутуйлар, Кудашлар, Исәнбәтләр һ. б. яшьләргә ябыштырылып, әдәби тәнкыйть дөньясын шактый болгаткан иде. Шуңа күрә авторның бу турыдагы истәлекләре әдәбият тарихының безгә аз билгеле бер чорын яктырта.

«Яшьлек эзләре буйлап» дигән әсәрнең чыгуы татар, башкортлар өчен генә түгел, тугандаш казах халыклары өчен дә әһәмиятле вакыйга. Россия халыклары арасындагы, бигрәк тә татар-башкорт-казах халыклары арасындагы какшамас дуслык бу хезмәтнең буеннан-буена кызыл җеп булып сузыла. «Мин барлык казах язучыларын да кардәш итеп тоям», – ди автор һәм бу дуслык сәхифәсендә казах халкының талантлы улы, шәхес культы корбаны булган Баембәт Мамлиннан башлап, үзенең һәр чыгышында татар халкына ихтирамын белдереп килгән аксакал Мохтар Ауэзов, «жарықтық» Сабит Моканов һ. б. язучыларны олы йөрәкле итеп, чын мәгънәсендә халык уллары итеп тасвирлый. Болардан тыш, язучы тирән җылылык, ихтирам белән революционер Амангильде тормышына кагылган мәгълүматлар, казах халкының этнографиясе, фольклоры буенча әһәмиятле фикерләр яза.

Истәлекләр арасында кызыклы гына биографияләр, иске тормышның котчыккыч трагедияләре һ. б. материаллар да шактый гына. Авторның авылдашы Мәгалим Сабаевның язмышы турында тетрәнеп укыйсың. Уйчан егет Мәгалим ничектер драма әсәрләренең герое булып күз алдына килә. Февраль һәм Октябрь революцияләре арасындагы катлаулы чорда үз кыйбласын таба алмый газапланган башкорт шагыйре Җамалетдин Юмаевның биографиясе шулай ук кызыклы. Әйе, бу чорда мондый юлны үтүче татар-башкорт зыялыларының саны аз булмады…

Тугандаш казах халкы совет власте елларында тоташтан грамоталы, культуралы, промышленностьлы, фәнле милләткә әверелде. Бүгенге казах әдәбияты – совет әдәбиятының авангардында баручы алдынгы отряд ул. Казакъ милли әдәбиятының формалашуына заманында татар демократик әдәбияты уңай йогынты ясаган. Татар әдәбиятының бу күркәм сыйфатын казахның барлык өлкә буын әдипләре әйтеп киләләр. Сәйфи Кудаш үзенең истәлекләрендә академик Сабит Моканов белән әнә шул турыда булган әңгәмәсен китерә. «Бу йогынты, – ди Сабит Моканов, – бөтен галәмгә билгеле бер нәрсә». Казахның өлкән галиме, каләм остасы тарафыннан әйтелгән бу сүзләр татар һәм казах халкы арасындагы дуслыкны тагын да ныгытуга хезмәт итәләр.

«Яшьлек эзләре буйлап» – киләчәктә әдәбият тарихы, мәгърифәт тарихын өйрәнергә тиешле галимнәргә бик зур мәгълүмат бирә. Монда күп кенә псевдонимнар ачыла, кайбер әһәмиятле кулъязмаларның кайларда сакланганы әйтелә, безнең буынга билгеле булмаган бик күп язучы-журналистлар белән таныштырыла. Троицкида чыккан «Айкап» журналы турындагы мәгълүматлар гына да ни тора!

Әлбәттә, китапның әһәмияте әдәбият тарихы белгечләре өчен генә түгел. Моны мемуар әдәбият кына дип исәпләү дә, бәлки, дөрес үк булмас. Язучының истәлекләре җиңел телдә, әдәби яктан оста эшләнгән хикәяләр җыентыгына бик нык охшый. Әдәбият белгечләре генә түгел, киң катлау укучылар массасы да моны бик шатланып каршы алды һәм яратып укыды.

СССР Фәннәр академиясе соңгы вакытта илебез халыкларының әдәбият тарихын киң планда тикшерү, өйрәнү эшен башлап җибәрде. Әдәбият галимнәре өчен хәзер бер нәрсә ачыклана бара: рус һәм совет әдәбиятларының Россиядәге һәм СССРдагы милли әдәбиятларга уңай йогынтысы булган кебек, милли әдәбиятларның үсеше дә рус һәм совет әдәбиятын баетуга китергән. Әдәбиятларның әнә шундый гомум уртак йогынтыларын өйрәнү фонында әдәбият тарихына кагылышлы бу әсәрнең әһәмияте тагын да күтәрелә төшә.

Сәйфи Кудашның бу әсәре – өлкән әдипнең тормыш юлыннан бер сукмак кына. Безгә бу әсәрне әле кулъязма хәлендә үк укып чыгарга туры килгән иде һәм, әйтергә кирәк, кабат укыганда кулъязманың кыскартылган урыннарын сизү кыен булмады. Сәйфи аганың татар әдипләре турындагы яңа истәлекләре, әлбәттә, киләчәктә дөнья күрерләр дип ышанырга кирәк. Үзенә хас энциклопедистлык белән бервакыт ул, мәсәлән, шагыйрь Дәрдемәнд биографиясенә караган яңа материаллар, Фатих Кәриминең безгә билгесез хатлары һәм аларның язмышы, әдәбиятка кагылышлы башка бик күп нәрсәләр турында сөйләгән иде. Әдәбият тарихы белән шөгыльләнүче галимнәребез өчен андый мәгълүматлар, шиксез, архив материаллары дәрәҗәсендә кыйммәтле булыр иде. Киң катлау укучылар өлкән әдиптән тагын да яңа хезмәтләр көтәләр.

* * *

Партиябезнең ХХ съезды тормыш, тарихыбызны марксистларча объектив яктырту өчен киң мөмкинлекләр ачты. Соңгы биш-алты ел эчендә өлкән әдипләребезнең истәлекләр белән чыгулары бер дә очраклы хәл түгел: бүгенге культура һәм әдәбиятыбыз ул – озак еллар буенча эзлекле рәвештә салынып килгән бер бина. Мемуарчылар әнә шул бинаның нигез ташларын салган язучылар, шагыйрьләр, акыл ияләре турында безгә сөйләп бирәләр икән, моңа «афәрин» дияргә генә туры килә.

    Казан утлары. – 1966. – № 3

Уңай традицияләрне онытмыйк!

Бала һәм аның китабы

В. И. Ленинның мондый фикере бар: «Әгәр сез балаларга сөйләгән әкияттә әтәч белән песи кешеләрчә сөйләшмәсә, балалар ул әкият белән кызыксынмаслар иде». Бу хакыйкатьне педагогика тарихы раслап килә. Ә менә шул бала белән аның партасы өстендә яткан китап ничек сөйләшә соң? Әйдәгез, бер минутка гына бала булыйк.

Наилгә укытучы абыйсы китабын ачып укырга кушты. Ул, кытыршы бармакларын төртеп, акка кара белән язган юлларны укып китте: «Эшчеләр завод-фабрикаларда авыл хуҗалыгы өчен кирәк булган төрле машиналар эшлиләр, күлмәкләр, пальтолар тегәр өчен тукымалар әзерлиләр, аяк киемнәре тегәләр, савыт-сабалар, йорт җиһазлары ясыйлар. Менә шул әйберләрнең бер өлешен авылга, колхозчыларга җибәрәләр». Кем сөйли соң моны? «Белем» җәмгыяте лекторымы? Юк, моны кечкенә кызчыкка әнисе сөйли икән.

…Наилнең бүген шатлыклы көне. Укытучы абыйсы кичә әйтеп куйды: «Туган тел» китабыннан, – диде, – космонавтлар турында укырбыз». Наил юри китапны өйдә ачмады. Абыйсы белән укыганчы тәме китмәсен әле… Бәхет дигәнең бер ачылса, харап бит ул. Дәреснең башлануы булды, укытучы Наилгә укырга кушты. Шатлыгы эченә сыймаган сабый тотлыга-тотлыга укып та китте: «Герман Степанович Титов «Восток-2» космик корабль-спутникта 25 сәгать буена космоста очты, шул вакыт эчендә ул 17 тапкыр Җир шарын әйләнеп чыкты…» Бу текстта һәр ике сүздән берсенең мәгънәсе Наилгә таныш түгел иде. Һәм моны укыгач, бер җәйге төн ихтыярсыздан Наилнең исенә төште. Ул әтисе урдырган җиргә барган иде. Бункердагы ашлыкны бушатырга машина көтеп караңгыга калдылар да, Наил шунда күк йөзеннән әкрен генә барган якты бер шарчык күрде. Әтисе Наилне штурвалга ук мендерде. Алар спутникның очканын күмелгәнче карап тордылар. Һәм әтисе аңа, ул спутникның эчендә Акбайдан кечерәк ике эт тә бар, мин аларның койрыкларын да күреп калдым, дип сөйләгән иде. Әй, күңелле булган иде ул кичне!

Гуманистик хисләр тәрбияләү мәсьәләсе

Мин комбайн бункерыннан ашлык төягән машинага утырдым да авылга кайтып киттем. Шофёр – узган ел гына мәктәп тәмамлаган үзебезнең күрше егете. Менә такыр, туры юлдан зур тизлек белән авылга таба очабыз. Ләкин… ындыр артында бер көтү казлар бар икән. Юлда чүпләнәләр. Эреләр, безнең авылда андый казларны «тәкә кадәр» дип сөйлиләр. Бичара кошлар! Күрше егетем машинасын читкә бору түгел, кычкыртып та карамады. Ап-ак көтү өстеннән бөтен хутына чабып чыгып китте. Юл читендәге ана каз сискәнеп борылганда, юл өстендә мамык белән каурый катыш тузан болыты күтәрелгән иде. Без амбарга кайтып җиттек. Мин шофёр егетне көтәм. Менә-менә кабинасыннан агарынып чыгар да күз яшьләре аша миңа карар, гафу үтенер… Ләкин күрше егетем елмаеп килеп чыкты да, кирза итеге белән баллонга бер тибеп карагач, көшел тирәсендәге кызлар арасына барып кереп шаяра башлады. Әйтерсең берни дә булмаган! Минем кәеф чигенә кадәр җитеп кырылды. Хыялым белән утыз елга артка чигендем һәм үземне мәктәп баласы яшендә күрдем.

…Укытучыбыз безгә ниндидер хикәя укыды. «Моны Ушинский язган» дигәне әле дә хәтеремдә. Анда бер малайның ничек итеп чебенне газаплаганы сөйләнә. Ул малай башта чебеннең канатларын өзә, аннан аякларын, аннан муенын бора. Әтисе аның янына килә дә: «Улым, чебенне газаплама. Аңа да читен, аның да тәне авырта», – ди. Бу хикәя миңа бик нык тәэсир итте. Хәер, ул гынамы соң! Шундый бер хикәя бар иде уку китабында. Аучы үзенең авыру малаена болан бозавы атып алып кайтырга вәгъдә бирә. Ләкин атыйм дигәндә генә, чакмадан бармагын ала: нәзек аяклы көяз бозавын саклап, әнисе аучы белән ике арага килеп керә. Аучының, әлбәттә, бу хәлне күреп күңеле йомшый, һәм ул буш кул белән кайта. Кечкенә генә хикәя ул, ләкин безнең күңелләрдә бик тә яхшы тойгылар уяткан иде. Ни гаҗәп, хәзерге «Туган тел»ләрдән ул хикәя төшеп калган. Кызганычка каршы, безнең хәзерге «Туган тел»ләрдә хайваннар дөньясы турында бала күңелендә тереклек ияләренә мәрхәмәт хисләре уятырлык хикәяләр аз икән. Кая ул безнең китапларда! Анда елан чакканнан дәваланып урманда яшеренеп яткан Дүрткүз турында, кыргый колынга чакал һөҗүме турында, буйвол белән юлбарыс сугышы турында, санитар этнең батырлыгы, явыз елан һәм акыллы тычкан турында искиткеч кызыклы хикәяләр бар иде. «Авыру фил», «Колынлы бия» һ. б. хикәяләрдәге атлар, филләр безнең телдә, сабыйлар телендә, безнең белән бер булып сөйләшәләр яки уйлыйлар иде. Мин Мамин-Сибирякның «Студёная буенда кышлау» дигән хикәясен укыганны хәтерлим. Музгарко исемле эт белән картның үзара сөйләшүенә без чын күңелдән ышана идек. Хәзер исә программадан бу әсәр дә төшереп калдырылган! Кешеләр арасындагы гуманистик мөнәсәбәтләр әнә шул бик гади күренешләрдән – балаларның эткә, мәчегә, әтәчкә, атка, сыерга һ. б. тереклек ияләренә мәхәббәтеннән башлана лабаса! Без әнә, акыллы, дәү абыйлар, шуны оныта башлаганбыз һәм, әйтергә кирәк, бик начар эшләгәнбез. Дөрес, «Туган тел» китапларында тереклек дөньясы турында мәгълүмат шактый күп. Ләкин алар мәгълүмат кына. Анда, мәсәлән, «тиеннең арт аяклары алгы аякларыннан озын» икәнлеге дә, тукранның «урман докторы булып бик күп файда китергәнлеге» турында да әйтелә, ә алар турында җанлы, образлы хикәяләр гадәттән тыш аз. Күрәсең, дәреслек авторлары башлангыч класс укучыларына «академик белем» бирүне беренче планга куялар. Сабыйларга исә җанлы, кызыклы хикәяләр, нәкъ менә этләр, мәчеләр кешеләрчә сөйләшкән хикәяләр кирәк. Әнә мәктәптә вакытта шундый хикәяләрне күбрәк укысалар, бәлки, күрше егете дә йөзен чытмыйча каз көтүе аркылы машина белән уза алмас иде.

«Элек һәм хәзер»

«Туган тел»нең 3 нче класс укучыларына дип чыгарылган китабында «Ватаныбызның үткәннәре» дигән бер бүлек бар. Бу – дәреслекнең иң әһәмиятле өлеше. Ләкин дәреслекнең бу бүлегендә дә коры, академик мәгълүматларга урын күбрәк бирелә. Анда, мәсәлән, Пугачёв восстаниесе турында да, Антон Петров турында да тарих фәненнән өзекләр китерелә. Шәм ясаучылар элек чыра яктысы да күрмиләр иде дип исбат итәргә тырышыла. Ә мин, моны укыгач, тагын үзебезнең бала вакыттагы уку китабын хәтерлим (безнең уку китапларының тышында, гадәттә, Д. Сафин, М. Корбангалиев, Г. Җан-Сәгъди дигән фамилияләр була иде). Без 3 нче класста укыганда, уку китабында «Холоп балалары һәм боярның эт балалары» дигән хикәя бар иде. Эксплуататор сыйныфларга нәфрәт уятуда шуның кадәр тәэсирле, тирән хикәя барын белмим мин. Анда холоп хатыннарының бояр этләрен имезүләре һәм аңа каршы протест гәүдәләнә. Хикәя «Холоплар йөрәге кайнады…» дип тәмамлана иде, һәм ул кайнау безнең сабый йөрәкләребездә изүчеләргә туган ачу тойгысы белән тоташа иде. Ни өчендер М. Гафуриның «Безнең әйберләрне сатканда» дигән хикәясе дә соңгы елларда китапларга кертелми икән. Менә кайда тасвир, образ, сурәт! Монда инде укытучыга вәгазь сөйләүнең кирәге дә калмый.

Интернациональ тәрбиягә әһәмият җитәрлекме?

«Туган тел» бала йөрәген тукландыручы бик күп чишмәләрнең берсе, җанлы һәм бай бер хәзинә булырга тиеш. Бу китапта формализмга, коры фаразларга урын бирү – гафу ителмәслек хәл. «Туган тел» – балалар өчен зур дөньяга тәрәзә ул. Шуңа күрә бу дәреслекләрдә СССРда яши торган башка халыклар тормышыннан да матур хикәяләр бирелсен иде. Хәлбуки М. Корбангалиев һәм Г. Җан-Сәгъди китапларында «бу эссе якта булган хәл» яки «бу төньякта булган хәл» дип башланган хикәяләр күп була иде. Мәсәлән, «Якут кызы Мария», «Кояшны каршы алу» (ненец балалары тормышыннан) һ. б. хикәяләр Ватаныбызның төрле почмакларындагы балалар тормышын кызыклы итеп сөйләп бирәләр иде. Кызганычка каршы, соңгы дәреслекләрдә бу уңай традиция дә шактый тоныкланган. «Туган тел», әлбәттә, энциклопедия түгел. Ләкин педагогикада аның нигез ташларыннан булган бер таләп бар: ул – эзлеклелек. Хәзер шул турыда берничә сүз.

Чыра яктысыннан космоска

Патша Россиясе караңгылык патшалыгы иде. Эшчеләр һәм крестьяннарның тормышы гадәттән тыш авыр булган. Алар изүгә чыдый алмыйча көрәшкә күтәрелгәннәр, һәм, җиңеп, якты тормыш төзүгә керешкәннәр. «Туган тел» дәреслекләрендәге хикәя, шигырьләр әнә шул фикергә нигезләнгәннәр. Ләкин дәреслек авторлары революциядән соң тизрәк бүгенге көнгә – космос заманына күчәргә ашыгалар. Космик тизлек – Галәм киңлегенә хас нәрсә ул. Билгеле, үз урынында ул бик яхшы. Әмма безнең җир йөзе турында, бигрәк тә кешеләр арасындагы мөгамәләне, төрле әһәмиятле вакыйгаларны сөйләгәндә алай ук ашыгырга ярамастыр, бәлки?

Безнең балачак шау-шулы чорга туры килде. Без Хасан күле геройларына сокландык, челюскинчылар булырга хыялландык, Днепрның көчле агымнарын туктаткан могҗизага гаҗәпләндек, Төрксиб юлын төшләребездә күрдек, Чкаловлар безне ерак очышларга чакырдылар… Әйе, беренче трактор белән Гагарин очышы арасында әнә шул вакыйгалар бар әле. Хәзерге көннең вакыйгалары кызыграк, катлаулырак дип, боларны тарихтан сызып ташлау мөмкинме? Әлбәттә, юк. Элеккеге уку китапларын ачып карагыз! Лев Кассильнең «Бозлар йөзәләр» дигән хикәясе үзе генә дә ни тора! Бала күңеле һавадагы кош бит ул, син аңа вакыйга бир, кызыклы хәлләр, фән, техника могҗизалары турында сөйлә. Бала вакытында кем генә чик сакчыларының тормышы турындагы хикәяне йотылып тыңламаган. Мәшһүр Карацупа һәм аның эте Индус турында уку никадәр ләззәтле була иде. Кызганычка каршы, хәзерге дәреслекләрдә бала күңелен җәлеп итә торган бу темага материаллар юк диярлек. Бәлки, болар искергән диярләр. Алай булса, кит аулаучы флотилияләр, Антарктидадагы станцияләр һ. б. турында тагын да кызыклырак материаллар табып булмыймыни? Кызганыч, андыйлар да юк. Шулай итеп, хөрмәтле авторлар Ватаныбыз тарихының зур вакыйгаларга бик бай булган бөтен бер өлешен күрми үткәннәр.

Барысы да начармы?

Бу мәкалә рецензия түгел. Мондагы фикерләр киләчәктә «Туган тел»не төзүчеләргә бераз ярдәме тимәсме дигән өмет белән язылды. Әлбәттә, хәзерге дәреслекләрдә дә азмы-күпме барысы да бар: хайваннар турында кызыклы хикәяләр дә, интернациональ темага да, социализм төзү тарихына караган уңышлы гына материаллар бар. Алай гына да түгел, Бөек Ватан сугышына кагылышлы материаллар «Туган тел» дәреслекләренең барысында да әйбәт бирелгән. Шунысын да әйтик: Ватаныбыз тарихына елдан-ел өр-яңа, кызыклы, балалар белергә тиешле сәхифәләр язылып тора.

Күргәнебезчә, «Туган тел» язучылар һәм шагыйрьләрнең әсәрләреннән төзелгән. Шулай булгач, дәреслек төзүчеләр алдында чит ил, рус һәм татар әдәбиятыннан иң яхшы әсәрләрне сайлап алу мөмкинлеге зур. Балада яхшы сыйфатлар тәрбияләүдә «Туган тел» китабы – зур хәзинә. Аны төзүчеләр бу китапның әнә шул хасиятен истән чыгармасыннар иде.

    Социалистик Татарстан. – 1966. – 24 сентябрь

Зур хезмәт

Китап киштәләренә игътибарга лаеклы бер хезмәт өстәлде: университет нәшриятында әдәбият белгече Ибраһим Нуруллинның «ХХ йөз башы татар әдәбияты» дигән зур күләмле тикшеренүе дөньяга чыкты. Татар әдәбияты белгечләре һәм филология бүлеге студентлары өчен кирәге зур булачак бу китап СССР халыклары әдәбияты буенча эшләүче галимнәр өчен дә файдалы булыр.

Гомумән алганда, соңгы елларда ХХ йөз башы әдәбияты тарихына кагылышлы хезмәтләргә мохтаҗлыктан чыгып бара идек. Ләкин И. Нуруллинның бу тикшеренүе, безнең фикеребезчә, шуның белән отышлы ки, автор монда ХХ йөз башы татар әдәбиятын, бербөтен итеп алып, теоретик планда карый. Автор бездә моңарчы гадәт итеп алынган әдәбият тарихы рамкаларыннан баш тарта. Аның фикеренчә, ХХ йөз башы әдәбияты тарихын календарь срок булган ХХ гасырның беренче елыннан түгел, ә татар әдәбиятында критик реализм принциплары формалаша башлаудан алып өйрәнергә кирәк. Без бу фикергә тулысынча кушылабыз, чөнки 1905 елгы революция алды еллары әдәбияты өчен әле мәгърифәтчелек реализмы хас, һәм татар язучыларының барысы да диярлек ХIХ йөз әдәби-эстетик принциплары йогынтысында иде. И. Нуруллин, әдәбият галимнәреннән беренче буларак, әнә шул ХIХ йөз әдәби-эстетик принциплары эчендә критик реализм элементларының киңәюен, мәгърифәтчелек эстетикасын какшату тенденциясен күзәтә һәм ХIХ йөз әдәбияты белән ХХ йөз әдәбиятын бәйли торган бөтен бер чорны безнең күз алдыбызга китереп бастыра. Автор мәгърифәтчелек реализмының акрынлап детальләштерү, индивидуальләштерү кебек элементлар белән баеп, критик реализмга таба үсеш эволюциясен ача. ХIХ йөз ахырындагы татар әдәбиятында жанрлар үзенчәлеге, мәсәл жанрының бу чорда активлыгы мәсьәләсе дә безнең әдәбият белемендә беренче тапкыр тикшерелә. И. Нуруллинның бу китабы мәгърифәтчелек реализмын тикшергән кереш бүлеге белән бик тә отышлы. Ләкин автор монда, алдарак үзе тикшерәчәк критик реализм әдәбиятын тагын да калкурак итеп күрсәтергә теләүдәнме, үз заманында прогрессив роль уйнаган мәгърифәтчелек реализмының геройларына каты һәм берьяклырак хөкем чыгара: әдәбиятның бурычын әхлак төзәтүдә дип күргән язучының персонажлары, ди автор, «җаннан-каннан мәхрүм булып, күбрәк язучының фикерләрен укучыга җиткерә торган рупор хезмәтен генә үтиләр»[4 - Нуруллин И. XX йөз башы татар әдәбияты. – Казан, 1966. – 11 б.]. Безнең фикеребезчә, бу тамганы ХIХ йөз драматургиясенә карата кулланырга яраса да, шул чорның поэзиясенә һәм прозасына карата гомумән кулланырга ярамый. Һәрхәлдә, «җансызлык һәм кансызлык»ны З. Бигиев, З. Һади, Ш. Мөхәммәдев, Ә. Уразаев-Курмаши әсәрләрендәге персонажларга бәйләп, И. Нуруллин әйткәнчә үк карый алмыйбыз.

Ф. Энгельсның реализм турындагы фикерләрен ХХ йөз башы татар әдәбияты мисалында тикшерү – бу хезмәттә уңышлы урыннарның берсе. Автор монда З. Һади әсәрләре нигезендә татар әдәбиятында критик реализмның беренче адымнарына күзәтү ясый. Һәм укучыны алдарак тикшереләчәк Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Камал иҗатларына шул критерий белән килергә әзерли.

Нуруллинның Ф. Әмирхан әсәрләренә анализы аеруча уңышлы эшләнгән. Ф. Әмирханның ни өчендер моңа кадәр тикшерелүдән читтә калып килгән социаль яңгырашлы «Габделбасыйр гыйшкы» хикәясе монда безнең каршыга үзенең өр-яңа сыйфатлары белән килеп баса. И. Нуруллин билгеләвенчә, Габделбасыйр социаль тип кына түгел, ул – гомумкешелек тибы да. Татарның кадим мәдрәсәләре андый арка сөяксез, буш хыял белән гомер черетүчеләрне заманында дистәләп, йөзләп тормыш мәйданына ыргытты. Шәкертләрнең бу катлавы Г. Тукай, Ф. Әмирхан әсәрләрендә ачы сатира утына тотылды. Һәм бигрәк тә Ф. Әмирхан моның типиклыгын әнә шул хикәясендә күрсәтә алды. Мәгълүм булганча, бу традицияне К. Тинчурин үзенең «Мәрҗәннәр»ендә дәвам иттерде, татар шәкертләре арасындагы «габделбасыйрчылык»ның очраклы хәл түгеллеген тагын бер тапкыр күрсәтте. Вульгар социологизм елларында нигезсез рәвештә кире кагылган «Хәят» әсәре дә И. Нуруллин тарафыннан бөтен матурлыгы белән безнең күз алдыбызга бастырыла. Бу әсәрдә Ф. Әмирханның сәнгатьчә осталыгы ачыла, һәм Нуруллин бик хаклы рәвештә «Хәят» повестенда кеше һәм җәмгыять проблемасы чын реалистлардагыча хәл ителгән», сәнгатьчә искиткеч югарылыкта эшләнгән бу әсәр «хатын-кыз ирекле һәм бәхетле булсын өчен тормышны тамырыннан үзгәртергә кирәк»[5 - Нуруллин И. Күрс. хезм. – 299 б.] дигән фикергә китерә дип нәтиҗә ясый.

Ф. Әмирхан тәнкыйтьче буларак та татар әдәбиятында һәрвакытта да реализм принципларын яклап килгән. Бу яктан караганда, ул үз заманында башка тәнкыйтьчеләр белән чагыштырганда шактый өстен торган һәм әсәрләрнең «социальный характерда язылырга»[6 - Шунда ук. – 56 б.] тиешлеген таләп иткән.

Авторның шагыйрь Дәрдемәнд иҗатына кагылышлы фикерләре дә игътибарга лаек. Әдәбият тарихында Дәрдемәнднең «Кораб» шигыре турында күп язылды, бер-берсенә капма-каршы күп нәрсә әйтелде. И. Нуруллин бу шигырьгә карата профессор Г. Нигъмәти карашын нигез итеп ала.

И. Нуруллин – бөек шагыйрь Г. Тукай иҗатын тикшерүгә күп көч куйган галимнәрнең берсе. Ул – Тукай турындагы күп мәкаләләр, монография һәм хикәяләр авторы. Аның бу хезмәтендә бер бүлек шагыйрь иҗатындагы төп эволюцияне – хезмәт халкының интересларын ялкынлы рәвештә яклаучы реалист шагыйрь булып җитешүе эволюциясен күрсәтүгә багышланган. И. Нуруллинның исбат итүенчә, Г. Тукай беренче адымында ук без күреп ияләнгән Тукай булмаган: шагыйрь буларак, аның язмышы 1905 елгы революциягә бәйле рәвештә алга барган һәм, бөтен хаталарын, кимчелекләрен кыю рәвештә таптап үтеп, Тукай халык шагыйре, трибун шагыйрьгә әйләнгән. Тарих, әдәбият галимнәренең соңгы еллардагы тикшеренүләре шагыйрь тормышына, иҗатына кагылышлы күпсанлы яңа мәгълүматлар белән баетылды, һәм бу мәгълүматлар Тукайны безнең күз алдында тагын да күтәрә баралар. Нәкъ шуңа күрә дә, И. Нуруллинның үз сүзләре белән әйткәндә, Тукай матурлауга мохтаҗ түгел. Ләкин ни өчендер И. Нуруллин соңгы хезмәтендә үзе үк шагыйрьне «матурлау» белән мавыккан. Мәсәлән, ул Г. Тукайның беренче әсәрләреннән булган «Яз галәмәтләре» дигән шигырен ала да һич тә көтелмәгән нәтиҗә ясый:

«Дәрьяларда бозлар ага тау-тау булып,
Һаваларда кошлар оча болыт-болыт, –

ди шагыйрь. Бу юлларда, һичшиксез, гади язны гына түгел, бәлки җәмгыятькә Беренче рус революциясе китергән язны да чамаларга мөмкин»[7 - Нуруллин И. Күрс. хезм. – 141 б.]. Нигәдер авторның бу фикере ышандырып бетерми. Әгәр инде Тукайның политик сизгерлеген исбат итәргә телисең икән, моннан башка сәнгатьчә югарырак эшләнгән шигырьләреннән чыгып исбат итү автор өчен җиңелрәк һәм отышлырак булыр иде бит!

Китапның алдагы басмаларында автор кайбер кабатлауларны (бигрәк тә мәгърифәтчелек чоры әдәби-эстетик принципларына һаман саен әйләнеп кайту), әдәбият тарихында нинди дә булса кыйммәте булмаган кайбер фикерләр белән кирәксез бәхәскә ташлануларны кыскартса, яхшырак булыр иде.

Гомумән алганда, И. Нуруллинның әлеге тикшеренүе – ХХ йөз башы әдәбияты буенча теоретик пландагы зур һәм әһәмиятле хезмәт. Бу тикшеренү соңгы елларда әдәбият фәнебезнең чын-чыннан киң колач алып тирәнәя, үсә баруын тагын бер тапкыр раслый.

    Социалистик Татарстан. – 1967. – 12 гыйнвар

Ул кабызган утлар

Тинчуриныбыз бар иде…

Кадерен белеп искә алу, мирасын хөрмәт итү, таланты алдында баш ию гадәт булып китсен иде. Тинчуриныбыз – мәдрәсәдән революциягә, аннан сәхнәгә аяк басып кулына каләм алган культура эшлеклебез, эрудицияле артистыбыз, драматургыбыз бар иде…

Тинчуринның мирасы һәм намуслы исеме безгә партиянең ХХ съездыннан соң кабат әйләнеп кайтты. Аның барлыгын, Татар академия театрында бөтен бер Тинчурин чоры, Тинчурин мәктәбе булганлыгын без, яшьләр, интуиция буенча сизә идек. Безнең буын авыл сәхнәләрендә «Зәңгәр шәл» һәм «Кандыр буе»н куйган кешеләр арасында тәрбияләнеп үсте. «Кандыр буе»ның көен:

Без кабызган утлар сүнмәс алар,
Сүнмәс алар хәтәр җилләрдә… –

дип җырлыйлар иде. Әле кырыгынчы елларда гына мәктәп коридорында шыңшып узган укытучылардан ишеткән бар иде:

Дусларым, сагынып кайттым…
Дусларым, ерак илләрдән…

Моның нәрсә икәнен белми идек, ләкин ниндидер сихри-лирик интонация безне әсәртә иде.

– Ни өчен «Зәңгәр шәл»не куймыйбыз?

Скрипкада уйнаучы ак чәчле укытучы, елмаеп:

– Килер вакыт, куярлар, – диде. Аннан, көрсенеп: – Их, Булатны уйнаган заманнар бар иде, – дип, скрипкасын сызып җибәрде.

Шулай Кәрим Тинчурин дәшми генә безнең күңелләрдә яшәп килде. Безнең хыялларда Тинчурин күләгәсе яшәп килде. Шагыйрьнең күңеле күбәләк кебек (мин бу урында Тинчуринны шагыйрь дип атыйм – пьесаларындагы барлык җырларны аерым туплап китап итеп чыгарсаң, «шагыйрь Тинчурин» дигән исемне алырга ул һичшиксез лаек булыр иде). Әйе, шагыйрьнең күңеле күбәләк кебек, дорфа тәнкыйтьчеләр «Зәңгәр шәл» өчен утызынчы елларда аңа нәрсә генә әйтмәделәр! Имеш, Тинчурин иске авылның гармониясен мактап җырлый… Имеш, драматург авылдагы сыйнфый көрәшне күрсәтмәгән. Аның күңелен имгәтергә маташкан вульгар социологлар булып уздылар, ул нечкә хисле сизгер шагыйрьне тупас сүзләр белән мәсхәрә итәргә тырышулар булды… Ләкин ул бер-бер артлы әсәрләрен сәхнәгә бирә килде.

Еллар узды. Тинчуринның «Зәңгәр шәл»ен күрү бәхетенә ирештек. Закир Һади, Габдулла Тукай башлаган эш – татар тормышындагы феодализм калдыгы – ишанчылыкны тәнкыйть итү мәсьәләсе К. Тинчурин тарафыннан сәхнәгә китерелде. Хезмәт халкының җор күңеле, крестьян яшьләренең саф әхлакый сыйфатлары Тинчурин тарафыннан сәхнәдә сурәтләнде. Бер талант яхшы, ике талант бергә эшләсә, алар инде шедевр тудыра. Тинчуринның танылган композитор С. Сәйдәшев белән бергә эшләве һич тә очраклы түгел иде. Әнә шулай бер-бер артлы татар совет әдәбиятының классик әсәрләре дөньяга килде.

«Кандыр буе»ның ничек язылуын Арча районы Казанбаш авылы халкы әле дә искә алып сөйли. «Кызыл Казанбаш» Татарстанда иң беренче колхозларның берсе булган, анда башта коммуна да төзеп караганнар. Тинчурин белән Сәйдәшев бергә әнә шул авылда җәй уздырганнар һәм, Казанбаш халкының ышанып сөйләвенчә, «Кандыр буе» пьесасындагы күп персонажлар Казанбашта әле дә яшиләр икән…

Тинчурин мирасы бик бай. Без әле аның мирасын 1956 елда дөньяга чыккан зәңгәр тышлы сайланма әсәрләре буенча гына беләбез.

Тинчуринның халыкчан иҗаты Советлар Союзында шулкадәр киң таралган – һәр драматургның әсәре шулай Казаннан алып Байкалгача тарала алса иде… Казан университеты студентлары белән фәнни экспедициядә йөргәндә, Себер татарлары безне күп мәртәбәләр адаштырдылар. Без алардан халык иҗаты әсәрләре өмет итәбез, ә алар безгә Тинчурин җырларын яздыралар икән. Шулай Томск өлкәсе Кызылкаш авылында бер карттан тырышып-тырышып җыр язабыз. Кулда дәфтәр-карандаш, картның янында шыпырт кына портатив магнитофон әйләнә. Җырның сүзләренә, аһәңенә гаҗәпкә калабыз:

Тамбур инәләре көмеш саплы,
Немец илләреннән алынган…

Казанга кайткач тикшереп карасак, бу җыр Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар»ыннан икән. Хәер, бу җыр Горький, Рязань якларында йөрүче фольклорчыларны да күп мәртәбә адаштырган һәм халык иҗаты китапларына кабат кергән.

Тинчурин-драматург хакында соңгы елларда гел телгә алына, языла. Тинчурин-прозаик турында гәрчә 1960 елда тугыз мең тираж белән чыккан «Мәрҗәннәр» сатылып бетсә дә, нигәдер аз беләбез әле. Әйе, Тинчурин оста хикәяче дә иде. Печән базары каһарманнарын, мондагы мещанлыкны, каралыкны прозада тагын кайда күрә аласыз? Бары тик «Мәрҗәннәр»дә генә. Яки үзе турында күп легендалар тудырган кавказлы Шамил гаиләсенә кагылышлы мәгълүматларны кайда таба алырсыз? Шәех Шамилнең улы Казан тарихына турыдан-туры бәйле иде бит. Тукай урамында кешеләр әле дә булса «Шамил пулаты» яки «Шәфи пулаты» дип йөрткән бер йорт бар. Петербург аристократиясе каршында уенчыкка әйләнгән мундирлы Шәфи Шамил язучы Тинчурин тарафыннан искиткеч калку фигурага әйләндерелгән. Мәдрәсә каравылчысы самими күңелле, саф әхлаклы Әсир Черкес бу купшы генералдан никадәр югары тора! Кавказлы әсир белән фаэтонда узып барган кавказлы генерал арасында никадәр аерма, никадәр тирән упкын. Шулай… Аристократлар интересы бар, һәм гади халыкның үз юлы, үз ватаны бар – Тинчурин моны сәнгатькярләрчә тотып алган һәм оста тасвирлаган.

Татар мәдрәсәләрендәге шәкертләр хәрәкәтен бары тик Г. Ибраһимовның «Безнең көннәр» романы буенча гына белә идек. Тинчуринның «Мәрҗәннәр»ендә бу хәрәкәт – шәкертләрнең урам сугышларында катнашуы, полициягә, патшаның кораллы көчләренә каршы сугышулары – искиткеч җанлы картиналар аша бирелгән. Әйе, бишенче ел революциясе меңләгән татар шәкертләрен үз дулкыннары эченә алды, аларның күзләрен ачты. К. Тинчурин әнә шул меңләгән шәкертнең берсе иде, һәм бишенче ел революциясе белән күзе ачылган егет шул юл белән халыкка хезмәт итүгә килде. «Мәрҗәннәр»дәге төп герой Сөләйман, катлаулы, каршылыклы юлларны узып, революция ягына чыга. Ихтимал, язучы Тинчурин үзе Сөләйманның прототибыдыр. К. Тинчуринның хикәяләрендә революциягә кадәрге татар шәкерте үткән авыр юл төп сызык булып бара.

«Мәрҗәннәр» – К. Тинчуринның язылып бетмәгән әсәреннән бер өзек. Тинчурин дөньядан иртә китте, аның язасы хикәяләре, повестьлары, драма, комедияләре әле күп иде. Ә калдырган мирасы белән ул татар совет культурасы тарихында иң мактаулы кеше булырга лаек. Татар совет әдәбиятында, татар театрында Тинчурин кабызган утлар беркайчан да сүнмәс!