banner banner banner
Казан ханлыгы / Очерки по истории Казанского ханства / Essays in the History of the Kazan Khanate
Казан ханлыгы / Очерки по истории Казанского ханства / Essays in the History of the Kazan Khanate
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Казан ханлыгы / Очерки по истории Казанского ханства / Essays in the History of the Kazan Khanate

скачать книгу бесплатно


1460 елларда Казан халкының идарәче катлавында аерымлану тоемланып, ике сәяси юнәлеш төсмерләнә башлый. Чыганаклар җитмәгәнлектән һәм бу мәсьәлә фәнни әдәбиятта өйрәнелмәгәнгә күрә, әлеге вакытта мондый аерымлануның төп сызыгын һәм сәяси юнәлешләрнең характерын ачыклау мөмкин түгел. Күрәсең, бер юнәлеш мәмләкәттәге хакимиятне яклагандыр, икенчесе хөкүмәт юнәлешенә оппозициядә булгандыр. Оппозиция башында Габделмөэмин бәк торган.

Хәлил хан 1467 елда үлә. Аның балалары булмый, шунлыктан хан итеп аның энесе Ибраһимны игълан итәләр. Йола үтәп, Нурсолтан ханәш мәрхүм иренең энесенә – Ибраһимга кияүгә чыга. Оппозиция, хөкемдарлар алмашынуыннан файдаланып, дәүләт эшләренә йогынты ясарга, хакимиятне үз кулына алырга омтылып карый. Габделмөэмин фиркасе хан тәхетенә Хәлил белән Ибраһимның абзыйсы («дядя» – дәдә. – Тәрҗ.) Касыйм ханзадәне куярга тели.

Казан ханлыгындагы төрле фиркаләрнең үзара алышуы белән бергә рус хөкүмәтенең тыкшынуы тәхет өчен көрәшне кыздырып җибәрә.

Династия мәсьәләсен дә онытмаска кирәк. Бу җәһәттән абзый белән җиян (бертуганының баласы) арасындагы тәхет өчен көрәш мисалларын без Русия тарихыннан да күпләп беләбез. Бу идарәнең «нәүбәттәге» тәртибе белән тәхетнең атадан балага калырга тиешлеге арасындагы көрәш була. Олуг Мөхәммәднең өлкән улы Мәхмүд Казан тәхетенә менсә, кечесе Касыйм Мишәр илендә хан була. Мәхмүднең вафатыннан соң Касыймның Казан тәхетен дәгъваларга тырышуы табигый. Ләкин бу турыда безгә берни дә билгеле түгел. Моны чыганакларның булмавы һәм Хәлил ханның тәхеттә аз утыруы белән аңлатырга мөмкин. Күрәсең, Касыйм тәхеткә дәгъва итәргә дә өлгермичә калган. Хәлилнең үлеме янә тәхеткә кемне мендерү мәсьәләсен көн тәртибенә куя, һәм Касыйм Казан ханы булырга үзенең хакы барлыгын белдерә. Касыйм белән Ибраһим арасындагы тәхет өчен көрәш тарихи әдәбиятта өйрәнелмәгән; С. М. Соловьёв һәм В. В. Вельяминов-Зернов кебек рус тарихчылары әлеге көрәшнең асылын Касыймның дәгъвасы белән түгел, ә Габделмөэмин тарафдарларының оппозициясе белән бәйлиләр. Н. М. Карамзин «Казан аксөякләре белән элемтәдә торган» Касыймның дәгъвасына әһәмият бирсә дә, Касыйм белән Ибраһимның туганлык нисбәтенә игътибар итми, ул Ибраһимны Касыймның җияне (бертуганының улы) буларак түгел, ә үги улы буларак телгә ала.

1460 елларда Казан ханлыгындагы фиркаләрнең юнәлешен, чыганакларда күрсәтелмәгәнгә, бик авырлык белән генә ачыклап була. Нәселдәнлек омтылышларына бәйләп карасак, бу төркемнәрнең асылын күпмедер күзалларга мөмкин. Казаннан читтә яшәве сәбәпле, Касыйм солтанның тәхеткә хокукын формаль рәвештә генә таныганнар; әлбәттә, аңардан дәүләт идарәсендә ниндидер яңалык та көтүчеләр булган. Ә менә Ибраһим солтан күз алдында, ул Казан ханлыгындагы көндәлек вазгыять белән яхшы таныш; андый кешене тәхеттән ваз кичтерү дәүләттәге тәртипләрдән зыян күрүчеләргә һәм, ерактан килгәнгә Казан эшләрендә тәҗрибәсез булган өлкән яшьтәге кеше тәхеткә менгән очракта, үзләренә файда көтүчеләргә генә кирәк була. Ибраһим тирәсенә, күрәсең, Мәхмүд һәм Хәлил ханнар вакытында ил тоткан кешеләр җыелган. Алар өчен даимилек, тотрыклылык мөһим була. Ә чит илдән килгән ханның нинди сәясәт үткәрергә җыенуын кайдан беләсең? Касыймның тәхеткә менүен сәяси үзгәрешләр көтеп, шуның нәтиҗәсендә хакимияткә килергә омтылучылар яклаган. Аннары яңа хан, тәхеткә менгән очракта, аларга бурычлы да булачак бит әле. Вельяминов-Зернов фикеренчә, Ибраһимга каршы кыерсытылган бәкләр күтәрелә[36 - Вельяминов-Зернов В. В. – С. 53.]. Әлбәттә, яңа гына тәхеткә менгән Ибраһимның кемнәрнедер кыерсытырга өлгерүенә ышануы кыен, шулай да моңарчы тәхеттән читкә тибәрелгән көчләрнең хакимияткә омтылуы чынбарлыкка туры килә. Габделмөэмин тарафдарларының азлыгы фиркаләрнең социаль сәбәпләр аркасында түгел, ә шәхси мөнәсәбәтләргә бәйле рәвештә оешуына ишарә итә. Казан җәмгыятенең югары катлавындагы каршылыкларны социаль сәбәпләр белән тирән итеп аңлатырга бернинди нигез юк.

Касыйм солтанның Казан тәхетенә дәгъвасын сылтау итеп, рус хөкүмәте ханлык эшләренә тыкшына башлый. Башта руслар бик сак эш итә, янәсе, алар тәхеткә хокукы булган Касыймны гына яклыйлар, әмма тиздән күршеләрнең чын нияте ачылып, эш сугышка барып җитә.

Русиядә удел кенәзе булып хезмәт иткән Касыйм солтан Казан тәхетен дәгъва иткәндә, үз гаскәрләренә таяну өстенә, рус хөкүмәтеннән дә ярдәм ала. Мишәр биләмәләрендә әллә ни хәрби көче булмаганлыктан, ул Мәскәү хөкемдарыннан үз карамагына гаскәр бирүен үтенә. Рус хөкүмәте дәгъвачыга булышырга һәм шуның белән Казан ханлыгының эчке эшләренә тыкшынырга кирәк дип таба…

Суздаль янындагы җиңелүдән соң шактый вакыт үткән, рус дәүләте инде ныгыган була. XV гасыр дәвамында бөек рус дәүләте инде оешып җитә. Мәркәзе Мәскәү көннән-көн көчәя. 1440 елларда без Василий Тёмныйны татар әсире итеп күрсәк, 1460 елларда Мәскәү тәхетендә инде гайрәтле хөкемдар, даһи идарәче һәм бөек рус дәүләтен оештыручы утыра. Ул, бөтен Русияне берләштереп, дөньякүләм сәясәттә үзенә лаек урын алырга омтыла. Бәхетсез Василий Тёмныйны алмаштырган Иван III хөкүмәте яңа һәм киңрәк мәйданда үзенең эшчәнлеген җәелдерә. Ул, тар-мар ителгәннән соң, яңадан ныгыган җитештерүче көчләргә таяна.

1462 елда тәхеткә утырган Иван III нең Казан ханлыгына нисбәтле сәясәтенең агрессив булуы бик тиз беленә. Касыйм солтанга булышу – бу сәясәтнең беренче адымы: егерме ел буе Русиядә яшәгән һәм күпмедер күләмдә үз кешегә әйләнгән солтанга тәхет эләгә калса, рус хөкүмәте, күрәсең, күрше мәмләкәтнең тормышына йогынты ясарга өметләнгәндер. Шушы вакыттан Мәскәү-Казан мөнәсәбәтләренең яңа чоры башлана: Мөхәммәд хан заманында казаннар русларга һөҗүм итәләр; Мәхмүд хан заманында ике күршенең бер-берсенә мөнәсәбәте тигезләнеп, үзара тыныч яшиләр; Ибраһим хан килгәч, руслар һөҗүмгә күчә, һәм тагын сиксән биш елдан соң бу һөҗүм Казан ханлыгының җимерелүе белән тәмамлана…

Рус хөкүмәтенең Казан ханлыгы эшләренә тыкшынуы әһәмиятсез тоелган тәхет дәгъваларын сылтау итсә дә, бөек мәмләкәтчел сәясәткә барып тоташуын, әлбәттә, барысы да аңлый. Нәкъ менә шушы тыкшыну ике дәүләт арасында сугыш башлануга сәбәп була. Казанга каршы беренче мәртәбә корал күтәргән руслар әлеге сугыш дәвамында уңышлы һөҗүм итә. Бу чакта әле русларның Казан ханлыгын яулап алырга омтылышы турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Әлеге агрессив сәясәтнең асыл максаты егерме елдан соң гына ачыклана.

Русларның Казанга каршы булган беренче явы кыюсыз һәм шактый уңышсыз чыга. Касыймга булышу өчен бирелгән рус гаскәре казаннарның яхшы оешкан каршылыгына очрый. Ибраһим хан, җиңел генә мәмләкәтнең көчләрен туплап, чит ил тыкшынучыларын куып җибәрә. Милли хисләр күтәрелеше алдында оппозиция чарасыз кала – руслар көченә таяну Касыймга зарар гына китерә. Казан ханлыгы җирләренә аяк баскан рус гаскәрен казаннарның чирүе каршы ала, руслар хәтта Иделне кичәргә дә җөрьәт итми. Казаннарның өстенлеге шулкадәр була ки, рус гаскәре беренче очрашудан соң ук кире борыла, һәм шулай итеп аларның бу явы уңышсыз төгәлләнә.

Тәхет өчен көрәш шулай тәмамлана. Тиздән инде дәгъвачы да вафат була. Ләкин Казан хөкүмәте Касыйм артында торучы чын дошманын инде ачыклаган була һәм сугышны дәвам итәргә карар кыла. Көз җиткәнгә күрә Ибраһим, Түбән Новгородка юнәлмичә, Казанга кайта. Ул кышын яу чыга. Казаннар һөҗүм итәр өчен Галич шәһәрен сайлый. Казан чирүе, Галичның тирә-ягын яуласа да, ныгытылган каланың үзенә бәреп керә алмый. Рус хөкүмәте Галич, Кострома, Түбән Новгород, Муром кебек чик буе шәһәрләренә гаскәр җибәрә. Галичтан руслар Казан ханлыгына кергән чирмеш җирләренә һөҗүм итәләр, авылларын талыйлар, яндыралар, кешеләрен үтерәләр. Карамзин бу турыда болай яза: «Россияннар бөтен тирә-юньне тар-мар итте; кешеләрне һәм терлекләрне суйды; авылларны гына түгел, әсирлеккә ярамаган кешеләрне дә яндырды». Руслар Казанга ук барып җитми, хәер, биек диварлы башкаланы алырга аларның көче дә булмый.

Чирмешләргә һөҗүм казаннарның Галич явына җавап рәвешендә оештырыла, һәм Карамзинның рус чирүе башлыгы турындагы сүзләре ирония булып яңгырый: «Сугышсыз гына бихисап кан коеп, ул җиңүче исеме белән илгә кайта».

Казаннар әҗәтле булып калмый. Чик буендагы рус шәһәрләренә каршы гаскәр җибәрелә. Төньяк юнәлештә алар аеруча уңышлы хәрәкәт итә: Галич ягында Юга елгасына кадәр барып җитәләр, Кичменга кальгасын алалар, Кострома ягында ике олысны яулыйлар. Көньяк юнәлештә уңыш азрак була: Түбән Новгород ягында Хуҗамбирде бәк әсирлеккә алына, Муром ягында да казаннарның һөҗүмен руслар кире кага.

Идел буенда әлеге сугышлар барганда, Хлыновтан хәрби отряд чыгып, Нократ буйлап Камага төшә һәм казаннарның тылында хәрәкәт итә башлый. Алар дәүләтнең эчендә сәүдә корабларын талыйлар. Казан хөкүмәте, Нократ ушкуйникларын тар-мар итәр өчен, төньякка гаскәр җибәрергә мәҗбүр була. Казаннар бу эшне уңышлы башкара – Нократ краеның башкаласы Хлынов яулап алына, һәм анда Казан калгае (наместник) билгеләнә. Русларның партизан отряды Кама буйлап өскә күтәрелә һәм Вычегда аша әйләнеч юл белән Устюг җиренә юнәлә.

1469 елның язында рус хөкүмәте Казанга каршы беренче зур яу оештырырга ниятли. Алар татар башкаласын Идел буйлап өстән һәм астан кыскычка алырга уйлыйлар. Шул максат белән Устюгта һәм Түбән Новгородта ике гаскәр җыела. Устюг чирүе Молома, Нократ, Кама буйлап төшеп, Казанга астан һөҗүм итәргә тиеш була. Ә Түбән Новгород чирүе Идел буйлап югарыдан хәрәкәт итә, әмма бу ният гамәлгә ашмый. Рус чирүләре Казан янына аерым-аерым килә, һәм аларның һөҗүме кире кагыла. И. Д. Рун җитәкчелегендәге Түбән Новгород гаскәре Казанга 21 майда килеп җитә. Алар Казан бистәсендә янгын чыгаралар һәм, шуның белән чикләнеп, Иделнең өскерәк агымында урнашкан Коровнич атавына килеп урнашалар. Казаннар алар артыннан чирү җибәрә, ләкин ул дошманны тар-мар итә алмый. Руслар да, һөҗүмне яңартмыйча, Түбән Новгородка чигенә. Юлда аларга янә казаннар ябырыла. Устюг чирүенең кичегүе аркасында зур яуның нәтиҗәсе уңышсыз була. Ярослав кенәзләренең кул астындагы Устюг чирүе Молома Нократка кушылган су юлында шактый тоткарлана. Шул арада Казан хөкүмәте үзенең Хлыновтагы калгаеннан Устюг чирүенең хәрәкәте хакында хәбәр ала һәм каршы торырга әзерләнә. Устюг яугирләре Казанга якынлашкач, аларны Казан корабларыннан торган флотилия каршы ала һәм су өстендә сугыш була, бу – Казан ханлыгы тарихында сирәк күренеш. Рус елъязмачысы бу сугышны болай тасвирлый: «Иделдә устюжаннар һәм бөек кенәзнең боярлары яу чыкты; татарлар устюжаннарны һәм бояр оланнарын җиңде; шунда Микита Константиновичны (Ярослав кенәзләренең берсе) үтерделәр һәм Юрло Плещеевны иптәшләре белән әсирлеккә алдылар»[37 - ПСРЛ. – Т. IV. – С. 149.].

Русларның бу сугышта ярты гаскәре юкка чыгарыла. Калганнар, бер көймәдән икенчесенә сикерә-сикерә (монда аеруча кенәз Ухтомский уңыш казана), көч-хәл белән котылып качып китә һәм, чолганыштан чыгып, Түбән Новгород чирүе белән кушыла.

С. М. Соловьёв яза: «Теркәлгән дүрт яуда[38 - Ул дүрт яу дип Касыйм солтан һөҗүмен, чирмешләргә каршы кышкы илбасарлыкны, Нократ ушкуйникларының талавын һәм Устюг белән Түбән Новгородтан зур яуны саный.] бернигә дә ирешелмәде (руслар тарафыннан): бөтен эш дошманның олысларын талаудан гыйбарәт булып, казаннар да моңа каршы кул кушырып утырмады; Ярослав кенәзенең гаскәре кичергән югалтуларны Рунның Казан бистәләрен яндыруы гына каплый алмады, ул гына да түгел, уңыш казаннар ягында калды, чөнки алар Нократны (Вятканы) буйсындырдылар»[39 - Соловьёв С. М. История России. – С. 1416.].

Устюг отрядының Түбән Новгород гаскәре белән кушылуын ишеткәч, рус кенәзе яугирләрне яңадан коралландыра, азык һәм кием белән тәэмин итә дә Казанга янә һөҗүм итәргә боера. Гаскәрне җитәкләргә бөек кенәзнең борадәрләре Юрий белән Андрей килә. Август ахырында һөҗүм башлана, ә 1 сентябрьгә руслар Казанны чолгап ала, ләкин тиздән солых турында сөйләшүләр башланып, ике як та килешүгә ирешә. Рус тарихчыларының әйтүенчә, «Үзенең зур бәлагә калуын күреп, Ибраһим килешергә өнди башлый»[40 - Соловьёв С. М. История России. – С. 1416–1417.]. Әмма солыхны казаннар гына теләгән дип әйтү дөрес булмас. Кара көзнең борын төбендә булуы һәм Казан янында озакка калу русларга да сугышчан дәрт өстәми, һәм алар «Казан белән тизрәк сугыш мөнәсәбәтләрен өзәргә теләгәннәр, чөнки аларның игътибарын бүтән, әһәмиятлерәк мөнәсәбәтләр җәлеп итә; Литва кенәзе Казимир Алтын Урда ханы Әхмәд белән бәйләнешкә керә»[41 - Соловьёв С. М. История России. – С. 1417.].

Солых шартлары рус хөкүмәтен канәгатьләндерә – ул «бөек кенәзнең һәм воеводаларның ихтыяры белән» урнаша. С. М. Соловьёв болай дип яза: «Бу ихтыярның нидән тәшкил булуын без белмибез, ханның 40 ел тупланган әсирләрне кире кайтаруы гына мәгълүм»[42 - История России. – С. 1417.]. Шулай итеп, рус хөкүмәтенең сугыш максаты ачыклана: ул казаннарга әсир төшкән рус кешеләрен коткарырга тели. Казан коллар сату белән шөгыльләнә, аларны Сарай һәм Төркестан базарларына озаталар. Коллар базарында иң төп товар рус әсирләре, аеруча хатын-кызлар була, боларны хәрәм йортлары (гаремнар) өчен сатып алганнар. Казан ханлыгы яшәү дәверендә рус хөкүмәте христианнарны коллыкка сатуны туктатырга омтыла. Һәм ике дәүләт арасындагы беренче зур бәрелештә үк үзенең шушы таләбен җиткерә. Әмма коллыкка алу тукталмый, чөнки ул илнең икътисади тормышында зур әһәмияткә ия булган: алар алпавытлар хуҗалыгында түләүсез эшләгәннәр, шәһәр кешеләренең өйләрендә һәм сәүдә-сәнәгать кярханәләрендә хезмәтче булып торганнар. Әсирләрдән күбрәк кара эш эшләтсәләр дә, һөнәрчеләрнең бәһасе югары йөргән. Казан дәүләтенең сәүдә һәм сәнәгатькә корылган икътисады күпсанлы әсирләргә ихтыяҗ кичерә. Сәнәгатьне үстерү өчен татар халкы арасында ирекле эшче куллар җитми һәм икътисади тормыш өчен чит илдән яуланган тоткыннарның эшләве котылгысыз бер шартка әверелә. Рус хөкүмәте бу күренеш белән даими көрәшә, һәм ике дәүләт арасындагы мөнәсәбәтләрдә әлеге хәл үзен бик нык сиздерә.

Казан белән руслар арасындагы солых сигез ел саклана. 1478 елның февралендә казаннар Хлыновка каршы сугыш хәрәкәте җәелдерә. Ә Иван III хөкүмәтенең нияте аны Мәскәү дәүләтенә кушу була, шуңа күрә Казанга каршы сугыш башларга сылтау табыла. С. М. Соловьёв билгеләп үткәнчә, «Иоанн Новгородны тәмам буйсындырып, коралын көнчыгышка юнәлдерергә җай чыккач кына, Казан солыхны боза»[43 - История России. – С. 1418.]. Чыннан да, сугышның нәкъ менә Новгородны җиңгәннән соң башлануында очраклылыкка ышануы кыен, шуңа күрә солыхны Казан ханы бозган дип түгел, ә үзенә җайлы вакытта сугышны рус хөкүмәте башлаган дип әйтү урынлырак булыр.

1478 елның язында рус гаскәре Идел буйлап Казанга төшә, ләкин тиздән бернинди нәтиҗәсез кире борыла: «Көчле давыл һәм яңгыр һөҗүм итәргә комачаулый», – дип яза Соловьёв[44 - История России. – С. 1418.]. Билгеле, яу яхшы оештырылган булса, аңа бернинди давыл да, яңгыр да комачау итмәс иде. Көчле зилзилә, Иделдә хәрби көймәләрне аударып, русларны азык-төлектән мәхрүм иткән дип фаразларга мөмкин, ул очракта руслар Казанны камый алмыйча чигенгәннәрдер. Әлеге яу вакытында Нократ һәм Устюг ушкуйниклары Кама буйларында илбасарлык итә. Рус чыганакларында язылганча, хан янә бөек кенәз ихтыярындагы солыхка риза була[45 - * Олуг Мөхәммәднең шәҗәрәсе төгәл бирелмәгән, ул Туктамыш белән бер нәселдән булса да, Ичкиле Хәсән улы була. – Тәрҗ.Русский Временник. – II. – С. 142.], ләкин моңа С. М. Соловьёв болай өсти: «Әлеге ихтыяр тагын безгә билгесез булып кала»[46 - История России. – С. 1418.]. Уңышсыз яудан соң руслар үзләренә ниндидер аерата файдалы шартлар куйган дип уйларга нигез юк, билгеле. Шунысы гына мәгълүм: рус хөкүмәте өчен бу яу да бернинди нәтиҗәсез тәмамлана.

Ибраһим хан 1479 елда үлә. Аның ике хатыныннан: Фатыйма ханәштән өч улы – Гали, Ходайкол һәм Мәлик Таһир, Нурсолтан ханәштән (мәрхүм Хәлил хатыныннан) ике улы – Мөхәммәд Әмин белән Габделлатыйф кала. Болардан башка аның тагын берничә кызы була. Шуларның мәшһүре – Гәүһәршад. Ибраһим үлгәч, тол калган хатыны Нурсолтан Кырым ханы Миңле Гәрәйгә кияүгә чыга һәм Бакчасарайга китә. Казан белән Кырым арасындагы сәяси, мәдәни һәм икътисади багланышлар турында сөйләүче бу вакыйга ике арадагы элемтәләрне тагын да ныгытып җибәрә һәм, киләчәктә мөһим сәяси вакыйгалар китереп чыгарганлыктан, аның әһәмиятен икърар итмичә ярамый. Әнисе белән бергә Габделлатыйф солтан да Кырымга үги әтисе йортына китә.

Олуг Мөхәммәд нәселеннән булган Казан ханнарының шәҗәрәсе:*

Гали хан. Рус тарафдарларының көчәюе

1480 елларда Казан аксөякләренең ике фиркагә бүленүе тәмам ачыклана. Габделмөэмин төркеме инде 60 нчы елларда ук Казан кешеләре арасында бердәмлек булмавын күрсәтә. Ләкин ул дәвер вакыйгаларын җентекләп тасвирларлык чыганаклар җитенкерәмәгәнлектән, без Казанда сәяси төркемнәр 1460 елларда барлыкка килгән дип өзеп әйтә алмыйбыз. 80 нче елларда бүленеш инде шактый тирәнәеп, ярылып ята башлый, ике төркемнең дә омтылышлары төгәл бер рәвеш ала. Ачыктан-ачык көрәш башлануга, 60 нчы еллардагы кебек үк, хан тәхетен бүлә алмау сәбәп була. Бер тараф Фатыйма улы Галине хан дип игълан итә, икенче тараф хан итеп Нурсолтан улы Мөхәммәд Әминне куярга тели.

Мөхәммәд Әмин тирәсенә Русия белән тынышып яшәү тарафдарлары туплана, болары, – күрәсең, руслар белән алыш-биреш йөртә торган сәүдә капиталы әһелләре. Гали хан тарафдарлары исә нугай татарлары ярдәменә таяна, алары, ихтимал, Урта Азиягә сәүдә җепләре белән бәйләнгән була. Русларны әсирлеккә алып, Шәрык базарларына илтеп сатуны кәсеп иткән бу төркем Русия белән сугышырга омтыла, ә мондый хәл үз нәүбәтендә русларның дошманлыгын арттыра.

Хәрби көчкә, аерым алганда, нугай татарлары ярдәменә таянган Шәрык сәүдәсе фиркасе хан итеп Галине – тәхетнең кануни варисын утырта. Мөхәммәд Әмингә Казан мәмләкәтеннән китәргә туры килә. Рус сәүдәсе фиркасе ун яшьлек солтанны, Кырымга әнисе янына җибәрмичә, Русиягә бөек кенәз канаты астына озата. Рус хөкүмәте Мөхәммәд Әминне ачык чырай белән каршы ала, аны тәхеткә менгерергә ярдәм вәгъдә итә… Солтан Русиядә кала, аңа идарә итү өчен Кошира шәһәрен уделга бирәләр.

Рус хөкүмәте сугышны 1482 елда башларга җыена: Түбән Новгородка чит ил инженерлары белән бергә туплар җибәрелә, аларның башында атаклы Аристотель Фиораванти тора; гаскәр Владимир шәһәренә туплана, яуга Иван III үзе дә барырга әзерләнә. Тик сугыш булмыйча кала – Казан хөкүмәте тынычлыкны саклау турында сөйләшүләр башлап җибәрә[47 - ПСРЛ. – Т. VI. – С. 234.].

1482–1487 еллардагы вакыйгалар турында рус елъязмалары бернәрсә дә сөйләмиләр, ләкин бу бушлык разряд кенәгәләрендә теркәлгән мәгълүматлар белән тулыландырыла ала.

Бу чыганак Карамзин тарафыннан өлешчә файдаланыла. Ул Бекетовның разряд кенәгәсенә таяна[48 - История государства Российского. – Т. VI. – Прим. 269.], ә Соловьёв исә Тышкы эшләр министрлыгының Мәскәү архивында сакланган разряд кенәгәсеннән өзек күчерә[49 - История России. – Т. V. – Прим. 99.]. Ләкин әлеге чыганакның бәһасен иң беренче булып аңлаган кеше – Вельяминов-Зернов. Аның карамагында Башмаковның тагын бер разряд кенәгәсе була. Вельяминов-Зернов яза: «Әгәр дә Илһам (ягъни Гали хан) дәверендәге Казан турында кул астыбызда безгә мәгълүм елъязмалардан хәбәрләр һәм Герберштейн язмасы гына булса, без әлеге дәвер Казан ханлыгы тарихының иң караңгы өлешен тәшкил итә дип кыю рәвештә әйтә алыр идек. Ләкин моңа кадәр тиешле игътибарга алынмаган тагын бер чыганак бар әле. Мин разряд кенәгәләрен күздә тотам. Башмаковның разряд кенәгәсендәге мәгълүмат 1484 һәм 1487 еллар арасындагы өзеклекне яхшы ук тулыландыра[50 - Вельяминов-Зернов В. В. – I. – С. 170, 173.].

Бу елларда рус хөкүмәте Казан ханлыгының эчке эшләренә туктаусыз тыкшына һәм, икътисади максатлары үзгәрүгә тәңгәл рәвештә, әле бер, әле икенче фиркагә хәрби ярдәм күрсәтә. 1484 елда Казанда, Мәскәү гаскәре булышлыгына таянып, рус партиясе өстенлеккә ирешә; Гали хан тәхеттән төшерелә, һәм хан итеп Мөхәммәд Әмин игълан ителә. Ләкин уналты яшьлек хан исеменнән эш йөртүче яңа хөкүмәт булдыксыз булып чыга. Шәрык фиркасе янәдән рухланып китә, һәм хәтта рус хөкүмәте дә аны якларга кирәк таба: нәүбәттәге 1485 елда ук Мәскәү дәүләте Казанның элеккеге хөкүмәтен кайтарырга карар бирә һәм шул максат белән гаскәрен җибәрә. Мөхәммәд Әмин Казаннан китәргә мәжбүр була, тәхеткә тагын Гали хан килә. Шуннан соңгы 1486 ел турында рус елъязмалары бик каршылыклы мәгълүмат бирәләр – аларда ханнарның исемнәре буталган. Казанда 80 нче елларның уртасы ватандашлар сугышы белән узуы аермачык. Бу сугышларга рус гаскәрләре дә катнаша. Рус хөкүмәте, вазгыятьне үзенә файдалы якка үзгәртергә омтылып, Казанга еш кына гаскәрләрен

җибәрә. Фиркаләр көрәшендә әле бер тараф, әле икенчесе өскә чыга, рус чыганакларында аның кайбер вакыйгалары гына телгә алынган. 1486 елда Казандагы рус партиясе үзенең дошманнарын һәм Шәрык фиркасенең тәхет дәгъва итүчесен Мәскәүгә сөрмәкче була, ләкин Шәрык фиркасе каты каршылык күрсәтә һәм хәтта хөкүмәтне бәреп төшерә яза; Казан хөкүмәте, «саклану өчен» дип, рус гаскәрен чакыра һәм хакимиятен шуның булышлыгы белән генә ныгытуга ирешә.

1487 елның язында Казанга русларның икенче зур явы килә. Гали ханның дошман чирүен тоткарларга тырышуы уңышсыз тәмамлана – 18 майда руслар башкаланы камый башлый. Камау вакытында казаннарның гаскәрләре даими рәвештә шәһәрдән чыгып каршы һөҗүм итәләр, Галигази бәкнең арка якта калган атлы чирүе дә русларга зур зыян сала. Руслар, Галигазине тар-мар иткәннән соң гына, Казанны тыгыз кыршау белән чолгый алалар. Каланы саклаучылар арасында бердәмлек булмый, рус партиясе солых килешүе төзүне таләп итә. Герберштейн әйтүенчә, Гали ханны казаннар үзләре тәхеттән төшереп, русларга тапшыралар. 9 июль көнне шәһәр капкалары ачыла, һәм рус гаскәре Казанга керә.

Гали ханны, хатыннары, әнисе Фатыйма, энеләре Мәлик Таһир вә Ходайкол һәм сеңелләре белән бергә кулга алып, Русиягә озаталар. Тәхеткә янәдән Мөхәммәд Әминне куялар. Шәрык партиясенең күренекле әһелләре җәзалана. Рус хөкүмәте исә ханның гаиләсе белән үзе теләгәнчә эш кыла. Гали хан хатыннары белән Вологдага сөрелә. 1480 елда Русиягә хезмәткә килгән Хаҗи Гәрәй улы Хәйдәр солтан да шунда сөргендә була[51 - ПСРЛ. – Т. VI. – С. 35.]. Фатыйма ханәш, солтаннар һәм ханәкәләр Белозерск өлкәсенә – әллә кайдагы Карголом шәһәрчегенә сөреләләр.

Гали ханның язмышы күрше мөселман мәмләкәтләрен борчуга сала. Казандагы хакимият үзгәрешенең сәүдә багланышларына зыян китерү ихтималын уйлап, Нугай билеге дә, Себер ханлыгы да Гали ханны тәхетеннән мәхрүм итүгә катгый ризасызлыкларын белдерә. Себер ханы Ибәк Мәскәү хөкемдарына менә нәрсә язган: «Син миңа кардәш: мин – мөселманнар хакиме, ә син – христианнарныкы. Минем белән дус яшәргә телисеңме? Энем Гали ханны кайтарып җибәр. Аны тоткын итеп асраудан сиңа ни файда? Аның белән килешүләр төзүеңне, аңа хәерхаһлык вә дуслык вәгъдә итүеңне онытма»[52 - Карамзин М. Н. История государства Российского. – Т. VI. – Прим. 278.]. Нугай хөкүмәте, катгый ризасызлык белдерү белән бергә, сәүдә элемтәләрен җиңеләйтү юнәлешендәге икътисади таләпләрне дә куя: ул, нугай сәүдәгәрләре Русиягә ирекле кереп йөри алсыннар, товарлары өчен тамга хакы түләмичә генә чик аша уза алсыннар, ди. Рус хөкүмәте Гали ханны кайтарып җибәрү турында уйламый да. Әгәр Себер хөкүмәте Гали ханның тарафдарлары булган Казан мөһаҗирләрен (алар Казанга һөҗүм әзерләгәннәр) җәзаласа, сәүдә бәйләнешләрен урнаштырырга ризалыгы бар икәнен әйтә. Үз таләбен көчәйтү өчен, рус хөкүмәте нугай илчеләренең берсен кулга ала.

Ханның гаиләсе мәңгегә әсирлектә кала. Гали хан Вологдада үлә. Ул үлгәч, аның бер хатынын азат итеп, йола буенча, Мөхәммәд Әмингә кияүгә бирәләр. Фатыйма ханәш белән Мәлик Таһир солтан Карголомда вафат булалар. Мәлик Таһирның улларына Василий һәм Фёдор исемнәре кушып чукындыралар. Фёдор Мелик-Тагирович 1531 елда Новгород шәһәрендә калгай (наместник) булып тора. Ходайкол солтан рус әсирлегендә үсә, соңрак Мәскәүгә китерелә һәм шунда азатлык ала. Ул 1505 елда чукына, Пётр Ибрагимович исемен алып, бөек кенәз Василийның сеңлесе Евдокия Ивановнага өйләнә. 1523 елда вафат була, җәсәде Мәскәүнең Архангел соборына җирләнгән… Ходайколның ике кызына да Анастасия исемен кушалар. Шуларның өлкәне кенәз Фёдор Михайлович Мстиславскийга, кечесе кенәз Василий Васильевич Шуйскийга кияүгә чыга. А. П. Мстиславскаяның улы Иван Фёдоровичның кызы Анастасия Ивановна Симеон Бекбулатович исеме белән чукынган элекке Касыйм ханы Саин Булатның хатыны була. Ә А. П. Шуйскаяның кызы Марфа Васильевна кенәз Иван Дмитриевич Бельскийга кияүгә чыга. Опричнина дәверендә Казан ханнарының туруннары үзләренең затлы нәселдән булулары аркасында әһәмиятле роль уйнаган. «Земщина» да бүтән рус кенәзләре арасында Иван IV аларны беренче урынга куя. Симеон Бекбулатович «бөтен Русьның падишаһы» («царь всея Руси») итеп билгеләнә, ә кенәзләр И. Ф. Мстиславский һәм И. Д. Бельский боярлар сыйфатында земщина белән җитәкчелек итәләр.

Ибраһим хан токымының Русиядәге шәҗәрәсе:

II бүлек

Рус кулы астында

(1487–1521)

Мөхәммәд Әмин

Мөхәммәд Әмин чит ил гаскәрләре көче белән хан тәхетенә утыртылгач, Казан ханлыгының Олуг Мөхәммәд җиңүләре белән башланып киткән иң гүзәл чоры тәмам була. Икенче чор – рус партиясе хакимлеге, чит мәмләкәткә бәйлелек дәвере башлана. Рус хөкүмәте үз максатына ирешә: Казан алынып, анда руслар теләгән тәртипләр һәм хакимият урнаштырыла. Карамзин болай яза: «Иоанн догалар укырга, чаң кагарга кушты һәм, әтисе Василий Тёмный әсир төшеп, күз яшьләре түккән Мәмәтүк патшалыгын буйсындырганы өчен, күңеле нечкәреп, күккә рәхмәтләр укыды». Җиңү хөрмәтенә Иван III «Болгар кенәзе» дигән титул ала. Казанга ясак түләп торулар бетерелә. Татар изүе астыннан чыгарга тырыша торгач, Иван III 1480 елда Сарай ханнарына бәйлелектән котылган була инде. Ул Казан ханнарына бәйлелектән дә котылу җаен эзли һәм 1487 елда бу максатына да ирешә.

Мәскәү кенәзе Казан ханына буйсынып һәм ясак түләп торучыдан мөстәкыйль һәм бәйсез хөкемдарга әйләнә. Казан хөкүмәте ике якның да рәсми тигезлеген таный. Моннан соң инде ике хөкемдар да, хат алышканда, бер-берсен «борадәр» дип атый башлый. Хан «бөтен Русиянең бөек кенәзе борадәрем Иван Васильевичка Мөхәммәд Әмин түбәнчелек белән мөрәҗәгать итә» дип язса, бөек кенәз «борадәрем Мөхәммәд Әмин патшага бөек кенәз Иван түбәнчелек белән мөрәҗәгать итә» дип җавап биргән…

Рус тарихчылары Иван III нең Мөхәммәд Әмингә булган йогынтысын купайтып күрсәтәләр һәм, Мөхәммәд Әминне бөек кенәзнең куштаны дип атап, ике патша арасындагы мөнәсәбәтләрнең юридик ягын түгел, ә хәл-әхвәлнең фактик ягын күздә тоталар. Соловьёв әйткәнчә: «Мөхәммәд Әминнең Мәскәү бөек кенәзенә булган буйсынулы хәле аларның ярлык-грамоталарында һич тә күренми. Тышкы яктан тигезлек сакланса да, Иоанның Мөхәммәд Әмингә хатлары боерык рәвешендә язылган»[53 - История России. – С. 1419.]. Һәм ул фикеренә дәлил итеп рус хөкүмәтенең ханга мондый мөрәҗәгатен искә төшерә: «Син Казанда һәм үзеңнең барлык җиреңдә һәммә кешеләреңә җиткерсәң иде…» һ. б. Ләкин мондый язу алымын без һич тә боерык дип атый алмыйбыз, биредә ул теләк булып яңгырый: Казан ханлыгында үз фәрманын белдерергә мөмкинлеге булмагач, чит ил хөкүмәте ханнан шуңа тәңгәл әмер бирүне үтенә.

Ике хөкүмәтнең үзара акча мөнәсәбәтләре турында фикер йөрткәндә, С. М. Соловьёв тагын да зуррак төгәлсезлекләр җибәрә: «Казан олысларына Мәскәү казнасы файдасына салым салынып, аны Мәскәү чиновниклары җыя торган булган; Мөхәммәд Әмин ниндидер Фёдор Киселёвның, артык салым җыеп, Цивиль кешеләрен кыерсытуы турында бөек кенәзгә зарлана»[54 - История России. – С. 1419.]. Чынлыкта исә дипломатик хатларда Казан олысларыннан Мәскәү казнасына җыелган ниндидер салымнар турында түгел, ә тамга хакы (таможенная пошлина) турында сүз бара. Чик буендагы рус чиновниклары Нижнийда һәм Муромда казаннардан билгеләнгән бәяләргә караганда артыграк хак таләп иткәннәр, һәм шушы хәл Цивиль кешеләрен, рус шәһәрләренә кермичә, үз товарлары белән мордва һәм чирмеш җирләре аша йөрергә мәҗбүр иткән.

Тыштан тигез һәм бер-берсеннән бәйсез ике патша үз мөнәсәбәтләрен шартнамәләр аша көйләгәннәр һәм шул килешүне антлар белән беркеткәннәр. Әлеге ант мәсьәләсе рус авторларына тарихи фактларны бозып күрсәтергә шулай ук сылтау булып тора. Казан хөкүмәте бөек кенәз каршында түгел, ә шартнамәнең үзенә тугрылыклы булу турында ант итә. Ике дәүләт арасында шартнамә төзегәндә, рус патшасының да үз чиратында ант биреп тәре үбүе моны раслый.

Русларның күршеләренә булган йогынтысы шактый үзгәреп торган, вакыт-вакыт бу йогынты бик көчәеп китеп, кайбер ханнарның чыннан да бөек кенәз куштаннарына әверелгәнен раслаган. Казан ханлыгы тарихының икенче дәвере тулысы белән диярлек хәттин ашкан рус йогынтысы астында узып, хакимият рус партиясе кулында булган.

Мәскәү белән Казан арасындагы мөгамәләләрне билгели торган килешүләр бу чорда, гадәттә, өч маддәдән – шарттан гыйбарәт: Казан хөкүмәте 1) Русиягә каршы сугышмаска; 2) бөек кенәз ризалыгыннан башка үзенә яңа хан сайламаска; 3) ханлыктагы рус кешеләренең мәнфәгатьләрен якларга үзенә йөкләмә алган. Шул рәвешчә, ике дәүләт үзара мөнәсәбәтләрдә берлек төзегәннәр, һәм килешү алар арасында урнашкан тәртипләрне вә тынычлыкны сакларга тиеш булган. Тышкы сәясәт хөкүмәт алышынган очракта гына үзгәрү ихтимал, шуңа күрә дә хөкүмәт фәкать берлектәшләрнең ризалыгы белән генә алыштырылган. Казан хөкүмәтенең ханлыкта яшәгән русларга булган мөнәсәбәтенә килгәндә исә, руслар җирле хакимиятнең канаты астында дус мәмләкәт кешеләре хокукын файдаланып яшәгәннәр, хан аларны якларга бурычлы булган. Килешүнең мондый маддәсе Казан ханлыгында байтак рус кешеләре: сәүдәгәрләр, кәсепчеләр һәм башка эшем ияләре яшәгәне турында, рус хөкүмәте аларның хәвефсез язмышын, товарларының зыян-зарарсыз саклануын һәм башка төрле сәүдә мәнфәгатьләрен якларга тырышканлыгы турында сөйли. Сугыш башлана калса, бу кешеләр дошман мәмләкәтнең корбанына – тоткыннарына әверелгән, товарлары таланган, шуңа күрә дә рус хөкүмәте сугыш мөмкинлеген бетерергә, тынычлыкның дәвамлы булуын тәэмин итәргә омтылган. Сәүдә мәнфәгатьләренең шушылай өстенлек итүе килешүләрдә нык сизелә, һәм шуңа күрәдер бу дәвернең илчелек сөйләшүләре ахырда «мәңгелек солых» төзү белән тәмамланган (1512).

Казан хөкүмәтенең алышынуы сәяси яктан караганда әллә ни үзгәрешләргә китермәгән, барысы да сәүдә мәйданы, базарлар өчен көрәшкә кайтып калган. Рус хөкүмәтенең сәүдә һәм кәсепчелек мәнфәгатьләрен яклавы ике дәүләт арасындагы көндәшлек ярышының икътисади табигатьле булуын аермачык күрсәтә. Рус хөкүмәтенең Казан ханлыгы эшләренә тыкшынуларының төбендә Идел буендагы базарларны кулга төшерү омтылышы ята. Һәркайда икътисади таләпләр, рус эшкуарларының табышлы эш йөртә алуы алга куелган. Ул чакта рус хөкүмәте, икътисади файда таба алу белән канәгатьләнеп, ханлыкның җирләренә дәгъва белдерми әле.

Мөхәммәд Әмин хөкүмәте килешү шартларын ихлас үтәгән. Тәхеткә менгәч, яшь хан өйләнергә ниятли һәм кәләше итеп нугай бие Мусаның кызын сайлый, ләкин никах укытудан алда Казан хөкүмәте үзенең берлектәше булган рус хөкемдарының бу туйга мөнәсәбәтен белешә, чөнки мондый никах шактый дәрәҗәдә тышкы сәясәт эше булып тора һәм уңайсыз шартларда мәмләкәтләрнең үзара мөнәсәбәтен катлауландыру ихтималы була. Кәләш бернинди дә ризасызлык уятмый, никах укыла. 1490 елда казаннар, рус һәм Кырым хөкүмәтләре белән берлектә, Сарай ханлыгына каршы оештырылган яуда катнашалар. Берләшкән Мәскәү-Казан гаскәре, Касыйм татарларының чирүе белән бергә яуга барып, Сарай яугирләренең Кырым ханлыгына булган һөҗүмен кире кагалар.

Чит мәмләкәт гаскәренең ярдәме белән хакимияткә ирешкәне өчен, рус партиясен илдә яратмыйлар. Күренекле юлбашчылары җәзалануга да карамастан, Шәрык фиркасе юкка чыкмый, һәм 1490 елларның урталарына таба хөкүмәткә каршы көчләр оешып җитә. Каршы көчләр башында Казан аксөякләренең дүрт вәкиле – Коләхмәд (Кәлимәт), Урак, Садыр һәм Агишләр тора. Шәрык партиясе үзенең табигый берлектәше – көнчыгыштагы күршесенең хәрби ярдәменә таянырга карар бирә. Хан тәхетенә Себер солтаны Мамукны куярга ниятлиләр. Себер ханы Ибәкнең хөкүмәте Казан мөһаҗирләренә һәм оппозициягә булышлык итә.

1495 елның язында тәхет дәгъвачысы күпсанлы чирүе белән Казанга таба юл ала, ләкин Казан хөкүмәте, дошманнары якынлашуын ишетеп, Мәскәүгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Рус хөкүмәте ярдәмгә дип Түбән Новгородтан чик буе гаскәрен җибәрә. Руслар Казанга якынлаша башлагач, Шәрык фиркасе җитәкчеләре, дошман кулында һәлак булмас өчен һәм вакыйгалар агышы белән идарә итәргә дип, башкаладан качып китә. Рус гаскәре Казанга килеп сугышка әзерләнә башлый, ләкин качкыннар тарафыннан өстәмә көчләр килүе турында кисәтелгән Себер чирүе юлда туктап кала. Куркынычны беткәнгә санап, рус гаскәре, Казанны калдырып, Русиягә кайтып китә. Шәрык фиркасе бу хакта хәбәр җиткерүгә, Себер чирүе тиз арада Казанга килеп тә җитә. Башкала каршылыксыз бирелә. Мөхәммәд Әмин хан үзенең гаиләсе һәм тарафдарлары белән Казаннан Русиягә чыгып качарга өлгерә. Мамук солтанны шундук хан дип игълан итәләр.

Мамук хан. Габделлатыйф. Коләхмәд хөкүмәте

Казан тәхетенә утырган Себер солтаны Мамук чыгышы белән Шәйбанилар токымыннан. Шәйбани – Бату ханның бертуганы. Көнбатыш Себердәге татар ханлыгының башкаласы дип ул чакта Төмән шәһәре саналган. Төмән ханнарының иң билгелесе – Ибәк хан, ул, турыдан-туры Шәйбанилар нәселеннән булып, ХV йөзнең азагында гомер иткән. Руслар тарафыннан Гали (Илһам) ханның тәхеттән бәреп төшерелүенә ачуын белдерүе мәгълүм. В. В. Вельяминов-Зернов әйтүенчә: «Ибәкнең кайчан һәм ничек үлүе хакында безнең бер мәгълүматыбыз да юк. Ләкин 1493 елдан соң Ибәк турында бер генә чыганакта да телгә алынмый. 1496 елда Шәйбани ханнардан Мамук тәхеткә менә, ул, мөгаен, Ибәкнең якын туганы һәм варисы булгандыр»[55 - Вельяминов-Зернов В. В. – II. – С. 391–392.]. Себер елъязмалары Ибәкнең үзен (Упак) Казан ханы дип атый. Мамукны Ибәк ханның йә улы, йә булмаса туганы дип уйларга нигез бар. Һәрхәлдә, аның турыдан-туры Шәйбани токымы икәнлеге мәгълүм. Мамукның энесе Агалак исемле була, ә 1505 һәм 1508 елларда аның җияне (Мамукның улы түгелме икән?) Ак Курд солтан телгә алына. Аның улы Ак Дәүләт Себердән Русиягә хезмәткә килә. Монысының Шаһгали дигән улы булуы мәгълүм. Себернең атаклы соңгы ханы Күчем Ибәкнең оныгы һәм шул рәвешле Мамукның якын туганы була.

Казан тәхете өчен бу хан уңышлы булып чыкмый. Үзенчәлекле Себер шартларында туып үскән солтан ифрат зур мәдәни мәркәз галәменә ияләшеп китә алмый һәм, мәмләкәтне идарә итү эшенә тотынуга ук, электән урнашкан тәртипләрне боза башлый. Ниндидер гадәттән тыш салым кертеп, сәүдәгәрләрне, игенчеләрне талый һәм үзе урнаштырган тәртипләрнең шыксыз авырлыгын тоярга мәҗбүр итә. Ул Шәрык фиркасе әһелләрен санга сукмый, алар белән каршылыкка керә, үзенә тәхет яулап бирешкән Коләхмәдне кулга алуга кадәр барып җитә. Яңа хөкүмәтнең эш-гамәлләрендә шәхси омтылышлар төп урынны алып торгандыр һәм хөкүмәт әгъзалары риялы максатларын алга сөргәннәрдер дип уйларга нигез бар. Чөнки хан белән килешә алмагач, Коләхмәд бәк үзенең бик нык ялгышканлыгын аңлый һәм, карашларын кискен үзгәртеп, руслар ягына авыша. Ул үзенең янына күп тарафдарлар туплый, мәмләкәттәге хәлләрнең торышын үз кулына ала. Тик шулай да Шәрык фиркасенең Урак бәк җитәкчелегендәге күпчелек өлеше үз карашларына тугрылыгын саклый әле.

Әүвәлгесе кебек үк, яңа ханны да яратмыйлар. Элек чит ил килмешәкләре баскынчылыгыннан зарланган булсалар, инде хәзер, авыр салымнар күбәеп киткәнлектән, торган саен күбрәк даирәләрнең хөкүмәткә ачуы арта. Ниндидер сылтау белән Мамук хан Арча бәклегенә яуга кузгала, Арчада элек-электән Казан ханына буйсынган җирле бәкләр хакимлек иткән. Коләхмәд бәк һәм дә ханның бүтән дошманнары, ханны тәхетеннән чөеп, элеккечә руска бил баглаган сәясәтне торгызу өчен, бу вакыйгадан файдаланырга ниятлиләр. Яудан Казанга әйләнеп кайталар да ханны тәхетеннән төшерелгән дип игълан итәләр һәм шәһәрнең азамат ирләрен ярдәмгә чакыралар. Шәһәр шундук ныгытыла, кирмән капкалары бикләнә – хакимият шулай хан кулыннан китә. Тәхеттән мәхрүм ителгән Мамук хан Себергә юл тота. Аңар Шәрык фиркасенең Урак бәк җитәкчелегендәге өлеше дә иярә, ә казаннар чирүе шәһәргә әйләнеп кайта.

Шәрык фиркасенең хакимиятне Гали хан заманындагы кебек кабаттан үз кулына алырга тырышуы шулай уңышсыз тәмамлана. Хәрби кампания уңышлы башкарыла, ә менә эчке идарә өлкәсендәге эшләр шактый хилафлы булып чыга: яңа хан урнаштырган тәртипләр казаннарга яхшырак тоеласы урында, русларның баскынчылыгыннан да яманрак булып күренә.

Коләхмәд бәк аркасында рус партиясе тантанага ирешә, яңа хөкүмәт русларга таба йөз тотарга карар бирә. Бу инде Русия белән ике арадагы килешүләрне янәдән гамәлгә кую һәм Мәскәү хөкемдары тәкъдим иткән ханнарга разый булып яшәү дигән сүз. Яңа хөкүмәт башына Коләхмәд баса. Коләхмәд бәкнең Казан ханлыгында йогынтысы бик зур була: ул ун ел дәвамында хөкүмәт башында тора һәм сәяси тормыш белән идарә итә. Өч ханны тәхеттән төшерә һәм, кылган эшләреннән күренгәнчә, гаять акыллы, хәйләкәр, көчле ихтыярлы вә бик шөһрәт сөючән зат була. Карашларының капма-каршы якка үзгәрүе аның шәхси омтылышларын принципиаль мәсьәләләрдән өстенрәк күрүе турында сөйли. Ләкин аның үз максатларына ирешә алуын һәм шул юлда кешеләрне корбан итү маһирлыгын танымыйча ярамый.

Коләхмәд хөкүмәте Русия белән берлекне янәдән торгызырга карар итә, 1495 елгы хакимият алмаштыруның үкенечле вакыйга булуын рәсми рәвештә танып, элеккеге килешүләрне яңарту һәм Русия белән булган берлекнең какшамаслыгы турында игълан итәргә карар бирелә. Тәхеткә элеккеге нәсел кайта. Ләкин Коләхмәд һәм хөкүмәтнең башка әгъзалары Мөхәммәд Әминне түгел, ә аның энесе Габделлатыйф солтанны сайлыйлар…

Элекке ханны тәхеттән читләштерүгә сәбәп итеп рәсми рәвештә аның шәхси сыйфатларын – деспотизмны, комсызлыкны һәм хатын-кызларга карата йөгәнсез мөнәсәбәтен атыйлар. Ләкин бу сылтау гына булган, мөгаен: хан тәхеткә унсигез яшьлек үсмер чагында менә, егерме алты яшендә инде төшерелә, шул арада табигатенең төзәлмәстәй булып тоелган мондый сыйфатларга ия булуы ышандырмый. Соңрак хан яңадан Казан тәхетенә менә, һәм аның идарәсендә кешеләрнең мондый золымнардан интегүе турында хәбәрләр тапмыйбыз. Дөрес, хан Русиядә тәрбияләнә һәм андагы тәртипләрнең аңа да йогынты ясавы ихтимал: Иван III нең деспотизмын, кенәз сараендагы купшылыкны ул күреп үсә бит. Аннары хан сараеның гадәти, ябык мохитеннән читтә, хатын-кызлар капланмаган чырай белән урамда йөргән христиан шәһәрендә яшәгән кеше буларак, Мөхәммәд Әминнең дә кансызлыкны, комсызлыкны, мөселманнарга хас булмаганча хатын-кызлар белән үз-үзен иреклерәк тоту кебек сыйфатларны йоктыруы мөмкин. Әмма тәхеттән читләштерү өчен Мөхәммәд Әминне генә гаепләү гаделсезлек булыр иде. Яңа идарәчеләргә хан ошамый икән, алар үзләре дә аның тарафыннан җылы мөнәсәбәткә исәп тота алмаган. Берничә ай элек кенә үзен тәхеттән бәреп төшергән Коләхмәдкә, мәсәлән, ул таяна алыр идеме? Һәм, әлбәттә, Коләхмәд Мөхәммәд Әминне яңадан тәхеткә менгермәс өчен тырышкан.

Ибраһим хан белән Нурсолтан ханәшнең кече улы Габделлатыйф 1475 еллар тирәсендә Казанда туа. Әнисе 1480 елны Кырым ханы Миңле Гәрәйгә кияүгә чыккач, аны Казаннан Бакчасарайга алып китә, бала һәм үсмер чаклары аның шулай Кырымда уза. Миңле Гәрәй хакимлеге дәверендә Кырым ханлыгы Русия белән дус яши дип саналган, шуңа күрә дә Габделлатыйф балигъ булуга ук, үги әтисе аны руслар иленә йомышлы итеп җибәрергә мәҗбүр була. Габделлатыйфны рус хөкүмәте бик ягымлы каршы ала һәм аңа идарә итү өчен Звенигород каласын бирә. Аның абыйсы ул чакта Кошира шәһәре белән идарә иткән. Бу шәһәрләр Мәскәү кенәзлегенең үз шәһәрләре булып исәпләнгән, һәм, Мәскәү уделы кенәзләренең васыяте буенча, Мәскәү кенәзенең олы улына – Кошира, ә Звенигород икенче улына мирас рәвешендә күчә торган булган.

Габделлатыйф бу уделда озак тормый, аны тиздән Казан тәхетенә сайлыйлар – рус хөкүмәте аны Казан ханы итәргә ризалык бирә. Xан итеп сайламауларына хәтере калган Мөхәммәд Әминнең күңелен күрү өчен, Мәскәү хөкүмәте, Коширага Серпухов белән Хотунь шәһәрләрен өстәп, аның керемен икеләтә арттыра.

Габделлатыйфны Мәскәүдән Казанга рус илчеләре озатып килә, алар аны тәхеткә менгерү йоласына катнашалар. Рус хөкүмәте белән төзелгән килешүләр янәдән гамәлгә кертелә һәм ике якның да анты белән ныгытыла…

1499 елда Шәрык фиркасе Казан тәхетенә янә Себер династиясен менгерергә омтылыш ясый. Бу хәрәкәтнең башында мөһаҗир Урак тора, ә тәхет дәгъвачысы итеп Мамук ханның борадәре Агалак солтанны сайлыйлар. Ләкин Казан хөкүмәтенә ярдәмгә рус гаскәре килеп, аларның һөҗүме кире кагыла.

Тәхеткә утырганда Габделлатыйфка егерме яшь тулып кына узган була әле. Казан халкына тагын чит илдә үскән һәм тәрбияләнгән хан белән яшәргә туры килә. Ләкин Мөхәммәд Әминнең үсмер еллары Русиядә узган булса, Габделлатыйф исә Кырымда үсә. Табигый ки, ике туган бер-берсеннән теләк-омтылышлары белән дә, фикерләү рәвешләре белән дә аерылып торган, һәм аларның сәяси карашлары да бөтенләй төрле булып чыга. Габделлатыйф хан абыйсына караганда бик күпкә миллирәк була. Бераз Русиядә яшәп алуына да карамастан, Кырымда үскән солтан русларны бөтенләй ят итә.

Ханнарны алмаштыруны оештырган Коләхмәд бәк Габделлатыйф хакимлеге дәверендә дәүләтнең төп эшләрен башкара. Хан яшь чакта Русия белән ике арадагы сәяси мөгамәләләр тыныч тора, ләкин аңа егерме биш яшь тулып, үзе мөстәкыйль эш йөртә башлагач, аның сәясәте ачыктан-ачык миллиләшә, Русиягә дошманлык рәвешен ала. Мондый юнәлеш рус партиясенең күңеленә ошамыйча, Казанда Габделлатыйфка каршы көчләр оеша. 1501 елның азагында Коләхмәд Мәскәүгә бара һәм русларның дәүләт әһелләре белән киңәш корып кайта. 1502 елның гыйнварында Казанга башында кенәз В. Звенигородский торган илчелек килә – ханны тәхеттән төшерәләр.

Бу инде Казан ханлыгының эчке эшләренә ачыктан-ачык тыкшыну дигән сүз. Тарихи чыганаклар җитенкерәмәү сәбәпле, ханны тәхеттән казаннар түгел, ә рус илчеләре килеп төшерүенә сәерсенергә туры килә. Чит ил кешеләренең хан сараенда хуҗа булып йөрүенә каршы Казан халкы берни дә эшләми. Бары тик Кырым ханы гына ризасызлыгын белдерә, ләкин ул да моны хат аша гына әйтә…

Бакчасарай хөкүмәтенең Казандагы хәлләр турында сорап язган хатына каршы Мәскәү болай җавап бирә: «Бөек кенәз аны (Габделлатыйфны) хөрмәт итеп Казан тәхетенә утыртты, ә ул аңа ялганлый башлады, бер эштә дә тәртип урнаштырмады һәм хәтта Казан җиренә дә явыз булды»[56 - Моск. арх. Мин. ин. дел. Крымские дела. – № 2. – С. 1007; цит.: Соловьёв С. М. – С. 1420.]. Әлеге язманы шәрехләп карыйк. Габделлатыйф «бөек кенәзгә ялганлый башлады», ягъни үзара мөнәсәбәтләрне тәртипкә сала торган килешү шартларын үтәми башлаган. Нинди эшләрдә «тәртип урнаштырмаган», монысы җөмләнең ахырында шуңа каршы куелган «Казан җиренә дә» дигән сүзләрдән аңлап була. Димәк, бу эшләр Казан җиренә кагылмаган, бу эшләр Казан хөкүмәте тарафыннан килешү буенча якланырга тиеш булган рус кешеләренеке, шулар гына Мәскәү хөкүмәтенең күз уңында булган. Габделлатыйф аларның эшләрендә «тәртип урнаштырмаган», ягъни Казан ханлыгында яшәүче русларның шикаятьләренә колак салмаган, алар кубызына биемәгән, Габделлатыйфның төп гаебе шунда, ул рус хөкүмәте белән килешү шартларын бозган. Ә инде «һәм хәтта Казан җиренә дә явыз булды» дигән сүзләргә килсәк, бу Казан ханлыгында Габделлатыйфка каршы төркем оешуын һәм алар өчен ханның гаярь, башбирмәс булуын аңлата. Әгәр дә без хан сәясәте белән килешмәгән кешеләрне ачыкларга теләсәк, без һич икеләнмичә Коләхмәд җитәкләгән рус фиркасен атый алабыз.

Руслар Миңле Гәрәй ханга төгәл генә җавап бирмәсәләр дә, Кырым хөкүмәте алар язган хаттан канәгать кала, һәм ике ил арасындагы мөгамәләләр зыян күрми. Чөнки Габделлатыйф төшерелсә дә, Казан тәхетенә Кырым ханының икенче үги улы утыртыла, ягъни тәхет барыбер Кырым нәселе кулында кала.

Мәмләкәтнең эчке эшләренә тыкшынуга Казан халкы бернинди дә ризасызлык белдерми, бу хәл Шәрык фиркасенең ул чакта тәмам төшенкелек кичерүен сөйли. Габделлатыйф аны терелтергә-җанландырырга өлгерми кала, шуңа да халык сугыш-тарткалашусыз гына язмышына буйсына.

1502 елгы түнтәрелеш тыныч шартларда уза; мөгаен, ике бәйсез дәүләт арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрнең тышкы формасы сакланган булгандыр. Дьяк-дипломат Иван Телешов та кергән рус илчелеге Казан хөкүмәте белән яңа килешү төзи, түнтәрелеш казаннар белән Мәскәү хөкүмәтенең үзара ризалыгы нәтиҗәсендә ясала. Ләкин чит ил кешеләренең бу рәвешле дипломатик тыкшынуы, асылда, Казан кешеләренең милли хисләренә һәм бәйсез дәүләтчелек горурлыгына сизелерлек зыян китерә.

1487 елда руслар Казан ханлыгының эчке эшләренә бик кискен, дорфа рәвештә тыкшынсалар һәм нәтиҗәдә шактый кеше җәзага тартылса, сөргенгә җибәрелсә, бу юлы инде кризис тыныч юл белән хәл ителә. Моны халыкара мөнәсәбәтләрдәге тәрәккыят – алга китеш дип әйтергә ярасын да ди. Ләкин барыбер дә чит ил кешеләренең хан тәхетенә хуҗа булып алуы унбиш елга сузылган рус баскынчылыгы дәвамында Казан халкының милли аңы ни дәрәҗәдә түбән төшүен бик ачык күрсәтә. Бу вакыт эчендә ике илнең чагыштырма хәле шактый үзгәрә. Алар болай бер-берсенә тиң дип саналсалар да, Русия тәмам ныгып, Литва һәм Кырым белән уңышлы ярыша торган һәм бөек мәмләкәтчел сәясәтен уздыра торган көчле дәүләткә әйләнеп өлгергән була инде. Ә Казан ханлыгының көч-дәрманы һаман шул көе кала килә; 1487, 1495 һәм 1496 еллардагы хан алыштырулар аңа бик начар тәэсир ясый: җәзалаулар һәм мөһаҗирлек илне халыкның иң егәрле өлешеннән мәхрүм итә һәм көчсезләндерә.

Тәхетеннән төшерелгән Габделлатыйф сак астында Русиягә озатыла. Мәскәү хөкүмәте аны, Гали хан сыман ук, сөргенгә җибәрә. Ул тоткын хәлендә Белоозерога сөрелә. Үзен Русиянең ихлас дусты дип таныткан Мөхәммәд Әминне хан тәхетенә утырталар.

1505–1507 еллардагы сугыш

1495 елда яңадан Русиягә мөһаҗирлеккә киткәч, Мөхәммәд Әмин йомышлы хан буларак Кошира, Серпухов, Хотунь шәһәрләре белән идарә итә. Ул әлеге вазифасында рус яуларында катнашырга тиеш була һәм 1500 елда, Литва сугышы вакытында, үзенең югары дәрәҗәсенә күрә бөтен рус гаскәренең номиналь баш команданы итеп билгеләнә.

1502 елда Казанга кайтканда, Мөхәммәд Әминнең яше утыздан узган була инде. Мөхәммәд Әмин беренче мәртәбә хакимлек иткән вакытының ачы тәҗрибәсен исендә бик яхшы тоткан.

Руслар катнашлыгы белән хан алыштыру казаннар күңелендә әйбәт тәэсир калдырмавын уйлап һәм дә янәдән Казаннан куыласы килмичә, ул сәясәтен яңача корырга карар бирә. Ихластан Русия тарафдары булуына да карамастан, халыкның баш күтәрүеннән куркып, ул үзенең тәртибен үзгәртергә мәҗбүр була. 1502 елда һәммәсе дә рус йогынтысының көчәюен көтә, әмма чынбарлык ике хөкүмәтнең дә ялгышканлыгын күрсәтә. Мөхәммәд Әмин бу юлы аларның өметләрен акламый. Хан русларга каршы эш йөртергә карар итә. Аның акылы, хәйләкәрлеге һәм елгырлыгы үз ниятләрен озак вакыт яшереп тотарга һәм илдәге тәртипләрне үзгәртү эшенә җентекләп әзерләнергә мөмкинлек бирә. Ул корган хәйләне Коләхмәд кебек акыллы башлар да сизми кала, аның сугышка әзерләнеп ятуы Казанда яшәгән русларның хәтта башына да килми; Мәскәү хөкүмәте дә бернәрсә дә белми.

Беренче эш итеп Мөхәммәд Әмин рус партиясенең җитәкчесе булган һәм Казан хөкүмәтенең башында торган Коләхмәдне юк итә… Коләхмәдкә ханның шәхси үче дә була. Ханнар үч ала белә. Нәрсәдәдер гаепләп, аны кулга алалар һәм хөкем итеп җәзага тарталар. Ә бәлки, ул ханның яшерен әмере буенча үтерелгәндер. Тоташ сигез ел буе хакимлек иткән Коләхмәд хөкүмәте шулай бәреп төшерелә.

Иван III – Казан ханының куркыныч күршесе – бу вакытта инде картаеп, хәлсезләнеп бара. Бу турыда чит илләрдә дә билгеле була, һәм папа Юлий II Иван III нең кызына өйләнгән Литва кенәзе Александрга, әтисе үлгәч кызы католиклыкка күчәр дип өметләнеп, хәтта бүтән диндәге хатын белән яшәргә рөхсәт итә. 1503 елда хатыны вафат булгач, Иван бик бетерешә, еш авырый, дәва эзләп монастырьларга йөри һәм васыятен дә яза. 1505 елда ул инде идарәсенең кырык дүртенче елын башлый, аның фани дөньяда озак тоткарланмасы беркемгә дә сер булмый, һәм Русиянең дошманнары сизелерлек җанлана. Мәскәү тәхетендәге үзгәрешләрдән соң рус сәясәтенең йомшаруы көтелә, чөнки егерме биш яшьлек тәхет варисы әтисендәге кебек күренекле сыйфатларга ия булмый. Килешүләрне бозып, Казан ханлыгын рус кулы астыннан чыгару өчен, гадәттән тыш уңай шартлар туа. Мөхәммәд Әмин үз сәясәтен рус партиясенә каршы якка боруны бик җентекләп әзерли һәм сакланып кына тиздән башланачак сугышка әзерлек эшләрен оештыра.

1505 елның язында Казан белән Мәскәү арасындагы мөнәсәбәтләр четереклеләнеп китә, ләкин рус хөкүмәте Мөхәммәд Әминнең ниятләрен аңламый. Сугыш көтмәгәндә башлана, һәм рус хөкүмәте аңа бөтенләй әзер булмый…

Коләхмәд хөкүмәтен тар-мар иткәннән соң, хан тарафыннан идарә итәргә чакырылган Шәрык фиркасе үзенең бөтен теләкләрен канәгатьләндерерлек ниятен гамәлгә куя. Хөкүмәт чит дәүләткә булган мескен бәйлелектән котылырга, үзара килешүләрне юкка чыгарырга һәм русларга сугыш игълан итәргә тиеш була. Бу сугышның максатын рус әсирләрен кулга төшерүне озак еллар дәвамында ясалма рәвештә туктатып торуга чик кую дип аңларга мөмкин, шуңа күрә сугышны көтмәгәндә күпсанлы әсирләрне яулаудан башларга кирәклеге аңлашыла; вакыйгаларның торышы кинәт һөҗүм итүне таләп итә.

Сугыш 24 июньдә, Казан ярминкәсе ачылган көнне, русларны кыйнау, үтереш белән башланып китә. Русиядән килгән сәүдәгәрләр үтерелә, товарлары талана һәм русларның барчасы да тоткынга әйләндерелә. Шуннан алда гына Казанга бәхәсле мәсьәләләрне хәл итү өчен килгән рус илчесе М. А. Кляпик та кулга алына. Талаш-суеш, тыелгысыз көчәеп, коточкыч колачын бөтен шәһәргә җәя. Хөкүмәтнең хуплавын тойган һәм дин әһелләренең кайнар вәгазьләрен, фанатик өндәмәләрен тыңлап ярсыган кара халык кяферләрне кыйный, талый, үтерә. Казан ханлыгында булган русларның барчасы да коллыкка төшә (моңа кадәр озак вакыт тынычлык хөкем сөргәнгә күрә, алар ханлыкта бик күп була). Колларга булган ихтыяҗ тулысынча канәгатьләндерелеп, бик күп руслар Шәрык базарларында кол итеп сатып җибәрелә…

«Казан елъязмачысы» н төзүче әлеге вакыйгаларны мавыктыргыч роман сыман тасвирлый. Сугыш башлауның сәбәпчесе итеп ул Гали ханның Мөхәммәд Әмингә кияүгә чыккан тол хатынын атый, шул рәвешле, тарихи фактларны сөйләгәндә, үзенчәлекле «cherchez la femme» не кертеп җибәрә. Автор фикеренчә, Вологдадагы тоткынлыктан кайткан ханәш хан сараенда русларга һәм Русиягә каршы кайнар нәфрәт уята. «Мөхәммәд Әмин ханга исә туганының хатыны бик кадерле иде. Һәм ул хатын, ут сыман, коры утынга капты, корт кебек татлы агачны кимерде һәм, ханның аксөякләре өйрәткәнчә, мәкерле елан кебек, ире муенына уралып көн дә, төн дә колагына пышылдады, бөек кенәздән баш тартырга өндәде: «Казан патшасына аңа кол булу килешми, Казанда яшәүче русларны кырсаң һәм тамырларын корытсаң, бөтен җирләргә һәм бөтен патшалар арасында даның таралыр һәм син бөтен патшалыгыңны азат итәрсең. Шулай итсәң, озак еллар Казанда патша булырсың; шулай итмәсәң, тиздән хурлыклы рәвештә тәхеттән ваз кичәрсең; абыең кебек син дә тоткынлыкта гомереңне төгәлләрсең». Яңгыр тамчысы каты ташны үтәли тишкән кебек, хатын-кыз үгете дә күп акыллы ирләрне юлдан яздыра. Күпме генә карышмасын, патшаны явыз хатын үз ягына аударды, һәм, аның мәкерле киңәшен тыңлап, акылсыз сүзләренә колак салып, кабахәт патша атасы урынына калган бөек Мәскәү кенәзенә хыянәт итте, Казандагы һәм бөтен олысларындагы русларны хатыннары, балалары белән кырды»[57 - ПСРЛ. – Т. ХIХ. – С. 22–23.]. Әлеге вакыйганы Вифлеемда Иродның сабыйларны кыруы белән чагыштырып, «Казан елъязмачысы» авторы аның нәтиҗәсен бик җете төсләр белән тасвирлый: «Һәм патша бөтен кыйммәтле товарларны, хисапсыз байлыкны үзенә алды, рус сәүдәгәрләреннән таланган рус алтыны һәм көмеше белән түшәмгә кадәр бөтен пулатын тутырды, затлы алтын-көмеш савыт-сабаларны үзләштерде, патшага хас кыйммәтле киемнәргә тиенде. Хисапсыз күп сандагы казаннар бик күп нәрсәне талап баеды, шуннан бирле алар сарык тиресеннән тегелгән бетле тун киеп йөрмичә, затлы, алтын җепләр белән тегелгән киемнәрдә хатыннары каршында кукраялар, гүяки алар төрле төсләрдә балкыган болын чәчәкләре»[58 - ПСРЛ. – Т. ХIХ. – С. 23–24.]. Хикәят сабыйларча җентекләүләр белән тулы: мәсәлән, янәсе, патша моңарчы ризыкны «ялгаштан ашаган эт кебек, казаннан һәм тупас савытлардан бармаклары белән ашаган» – биредә рус язучысы хан сараенда Идел буена гарәп-фарсы мәдәнияте белән килгән купшы сарай этикеты турында да бөтенләй оныта. Шулай да талаулар турындагы мәгълүмат дөреслеккә туры киләдер: Казан хөкүмәте алтын-көмешне бик җиңел конфискацияләргә мөмкин, ә талаулар андый чакта үзеннән-үзе башланып китә, һәм кара халык, чыннан да, тире туннарын талап алынган тукымалардан тегелгән җете киемнәргә алмаштырырга мөмкинлек алгандыр. «Казан елъязмачысы» дәвам итә: «Бу бәланең киләсен белсәләр, аларның кылычы астына иелмәсләр иде, варварларга төрлечә каршы торырлар иде яисә качып котылырлар иде»[59 - ПСРЛ. – Т. ХIХ. – С. 23.]. Ләкин Мәскәү хөкүмәте сугыш башланасын фаразламый, һәм Казан ханлыгында яшәүче рус кешеләре һич көтелмәстән һөҗүмгә дучар була: «Рус кешеләре бәла киләсен белмичә, Казанда хәвефсез, гүяки үз патшаларына өметләнгән кебек һәм аңардан курыкмыйча яшиләр иде»[60 - ПСРЛ. – Т. ХIХ. – С. 23.].

Талаш-суешлардан соң казаннар Русиягә һөҗүм башлыйлар. Мөхәммәд Әмин чирүендә казаннардан 40 мең һәм берлектәшләре нугайлардан 20 мең яугир була. Нугайлар Казан ханәшенең туганы – нугай бие җитәкчелегендә Шәрык фиркасенә булышырга киләләр.

Сентябрь аенда Казан чирүе Түбән Новгород янына барып җитә дә, аны тирәләп утырган бистәләрне яндырып, камау эшенә керешә. Ләкин кирмәнне турыдан һөҗүм итеп алырга тырышу уңышсыз төгәлләнә – Түбән Новгород воеводасы әсирлектәге Литва сугышчыларына корал өләшә, алар, мылтыклардан бик оста атып, казаннарның һөҗүмен кире кага. Сугышта нугай бие үтерелә. Казан чирүе кайтырга кузгала.

Рус хөкүмәте 100 меңле гаскәр җыя, ләкин тәртипсезлекләр аркасында гаскәр Муромнан ары китә алмый…

«Алар, – дип яза елъязмачы, – җирләрен түгел, үзләрен ныграк сакладылар, аларны шом чолгап алган иде, куркып калтырадылар, патшага (ягъни ханга) каршы барыр өчен каладан чыгучы табылмады»[61 - ПСРЛ. – Т. ХIХ. – С. 25.]. Казаннар Ука буйларында бер каршылыксыз хуҗа булып йөриләр.

Сугыш хәрәкәтләре 1506 елның язында янәдән кузгала. Рус гаскәре башына бөек кенәзнең «Жилка» кушаматлы уналты яшьлек энесе – Дмитрий Углицкий куела (хөкемдар үзе Мәскәүдә кала), чынында исә гаскәр белән кенәзләр Ф. И. Бельский һәм А. В. Ростовскийлар җитәкчелек итә. 22 майда русларның җәяүле гаскәре Казан янына килеп тә җитә. Руслар шундук, күзәтчеләр җибәреп тормыйча гына, Иделдән шәһәргә таба юнәлә. Ләкин ачык болынга чыгып саф-саф тезелүләре була – берьюлы ике яклап ясалган һөҗүм арасында калалар. Руслар нык җиңелә… Елъязмачы әлеге вакыйганы болай тасвирлый: «Дмитрий Иванович һәм бөек кенәзнең воеводалары, кораблардагы гаскәр Казан астына 22 майда килде. Һәм тирә-юньне тикшермичә, кораблардан төшеп, җәяүләп шәһәргә киттеләр, көн бик эссе иде, ә татарлар шәһәрдән аларга каршы чыкты, ә кайбер татарлар атка менеп яшерен рәвештә кораблар янына килде, һәм сугыш башланды; һәм безнең гөнаһларыбыз өчен татарлар җәяүле воеводаларны һәм күп бояр оланнарын кырдылар, кайберләрен әсирлеккә алдылар, ә күпләр черек күлдә батып үлде»[62 - ПСРЛ. – Т.VI. – С. 51.]. Гаскәренең тар-мар ителүе турында хәбәр алгач, рус хөкүмәте тиз арада яңа гаскәрне коралландыра, ә җиңелгән чирүнең калдыкларына яңа гаскәр килеп җиткәнче яуга кермәскә боера.

Русларның Идел буйлап көймәләргә утырып төшкән җәяүле гаскәре белән бер вакытта юлга чыккан атлы гаскәре, бер айга соңлап, 22 июньдә генә Казан янына килеп җитә. Атлылар килеп кушылгач, рус гаскәренең башлыклары, хөкүмәт фәрманына буйсынмыйча һәм яңа көчләр килүен көтеп тормастан, сугышчыларын һөҗүмгә күтәрә. Казаннар икенче мәртәбәсендә дә җиңәләр…

Рус елъязмачысы сүзне кыска тота: «Июньнең 25 ендә пошмас хәлдә калага һөҗүм иттеләр, ләкин аңа барып җитә алмадылар, татарлардан үзләре җиңелделәр»[63 - ПСРЛ. – Т.VI. – С. 246.].

«Казан елъязмачысы» авторы әлеге икенче тапкыр җиңелүнең былтыр ярминкәдә русларны туздырган вакытка туры килүен истә тотып бу сугыш турында бөтенләй хыялый хикәя иҗат итә[64 - ПСРЛ. – Т. ХIХ. – С. 26–28.]. Хикәянең керешендә лиризм төсмерләре бар: «Казанга килгән русларга Тәңре җиңүне тәгаенләгән иде, – дип шыттыра елъязмачы, аннары: – Аһ, дәригъ! Тәңренең безгә каһәре төште, һәм христианнар поганыйлардан җиңелделәр, Казан патшасы, каладан чыгып, ике рус гаскәрен дә, атлы чирүне һәм көймәләрдә килгән яугирләрне тар-мар итте».

Хикәянең барлык өлешендә елъязмачы ярминкәдә булган хәлләрне яза. Ләкин аныңча ярминкә Сәүдәгәрләр атавында түгел, ә Иделдән ерак Арча кырында була: «Киң үзәнлектә, калага якын Арча кырында, хан бәйрәм итәр өчен 1000 гә якын чатыр кордырды, аның затлы кешеләре биредә ашадылар, эчтеләр, ханның фатихасы белән күңел ачтылар, бәйрәм иттеләр; шулай ук шәһәр кешеләре дә, ир-атлар һәм хатын-кызлар, күңел ачтылар, хан кибетләреннән эчемлек сатып алып эчтеләр, ял иттеләр. Күп халык җыелган иде, чирмешләр бәйрәмгә ерак олыслардан үз маллары белән килгән иде, шәһәрнекеләр белән сату иттеләр, саттылар, сатып алдылар, алмаштылар».

Кинәт шушы тыныч, күңелле ярминкәгә рус гаскәре ябырыла: «Бар нәрсәдән бихәбәр булып бал эчеп, күңел ачып яткан хан өстенә һәм аның затлы кешеләренә, һәм калган барлык кешеләргә, могҗизалар кылучы изге Николага догаларын җиткереп, күктән иңгәндәй, рус яугирләре ябырылды, вәхши казаннарны кырды, кайсыларын әсир итте, калганнары хан белән калага качты, кайсылары урманда сыену урыны тапты. Шәһәрдә кысанлыктан бер-берсен таптадылар, сулыш җитмәде. Әгәр дә рус гаскәре тагын өч көн кирмән янында торса, алар бик нужа күрмичә генә аны алган булырлар иде».

Руслар кулына бик күп байлык төшә: «Кала янындагы болында ханның барлык чатырлары калды, байларның табыннары калды, һәрберсендә сыйланырга дигән хисапсыз ризыклар, эчемлекләр, төрле мал-мөлкәт бар иде, рус яугирләре уңышлы юлларын бүлеп, гүяки инде Казан каласын кулга төшергәннәр, Ходай кушкан эшне ташлап (Sic), шайтан кушкан эшкә тотындылар, бернидән шикләнмичә ашый-эчә башладылар, шакшы ризыклар белән тукландылар, вәхшиләрнең эчемлеген комсызланып эчтеләр, аздылар, туздылар, аннары өйләгә кадәр йокладылар».

«Мәкерле» казаннар бу вакытта йоклап ятмый: «Хан казаннар белән, маш өстенә менеп, рус яугирләрен күзәтте, калган малларының пыран-заран килүен күрде, русларның ис җуеп чайкалып йөрүен күрде, һәм русларның олысыннан алып кечесенә кадәр, хәтта воеводаларга хәтле исерек икәнен аңлап, хан, рус яугирләренә һөҗүм итәр өчен, уңайлы вакыт көтәргә булды».

Казаннар русларга коточкыч һөҗүм ясый: «Ходайның русларга ачуы килде, ул аларны батырлыктан һәм егетлектән мәхрүм итте, һәм Ходай поганый ханга батырлык һәм егетлек бирде. Рус гаскәрләренең Казанга килүенә өченче көн булганда, көндезге сәгать 2 дә, хан кала капкаларны ачтырды, һәм аннан 20 000 атлы гаскәр, 30 000 җәяүле явыз чирмешләр чыкты һәм рус полкларына ябырылды. Рус яугирләре арып йокыга талган иде һәм, Ходайның ярдәме булмагач, аларның күңеле хатын-кызныкы кебек йомшаган иде, аларның барысы да – яшь егетләр дә, чал чәчле ирләр дә кылычтан үтте. Һәм җир өсте кеше гәүдәсе белән тулды, Арча кыры һәм Хан болыны канга батты».

Русларның бик күп кешеләре һәлак була: «Олы воеводалар көч-хәл белән кача алдылар, кайберләре үтерелде һәм Руська бик азлары яман хәбәр белән кайтып егылды; олы воеводаларның 5 се үтерелде: кенәз Ярославскийларның 3 се, кенәз Андрей Пенков, кенәз Михаил Курбский, тагын борадәрләр Родоман (Рамазан?) белән Карамыш, тагын Фёдор Киселёв, ә Дмитрийны әсирлеккә алдылар, һәм Казан ханы аны каты җәзалап үтерде. Русларның 100 000 яугиреннән 7000 генә исән калды, калганнары йә кылычтан үтте, йә вәхшиләрдән куркып качканда суга батып әрәм булдылар. Иделне суга баткан кешеләр каплады, һәм Кабан күле, һәм ике елга – Казансу белән Болак – үтерелгән христианнарның мәете белән тулды, өч көн аларда кан акты, казаннар, күпердән йөргән шикелле, гәүдәләргә басып елгаларны кичтеләр. Русьта кешеләр зарый-зарый егълады, бу егълау Казанда элек тә һәлак булган яугирләрне һәм асылзат яубашларын, кенәз һәм боярларны, гаярь воеводаларны, гади сугышчыларны искә төшерүдән иде, алар Донда Мамай кулыннан үткәндәй һәлак булдылар. Ә Казан ханы хисапсыз мал-мөлкәткә, алтынга һәм көмешкә, атларга һәм сугыш киемнәренә, коралга һәм әсирләргә тиенгән иде, ә хәзер Казан ханы кулына төшкән алтын тавына тиң байлыкның исәбен алырга кемнең аңы җитәр икән».

Безнең алда әрсез каләм, үткен тел белән язылган беллетристика. Монда ярминкәдәге бәйрәмне сурәтләү дә бар, кинәт ясалган һөҗүм, биек маштан дошманны күзәтүче хан… Ләкин бу хикәядән дөреслекне эзләү файдасыз. Ярминкә үткәреп яткан казаннарга русларның кинәт һөҗүм итүе «Казан елъязмачысы» ның хыял җимеше генә. Ул аны рус укучысының ватанпәрвәрлек хисләрендә уйнау өчен уйлап чыгарган, мөгаен. Илнең үзәгендә утырган башкалага чит гаскәрнең көтмәгәндә һөҗүм итүе мөмкин түгел; бу ялганны язучы Идел ярыннан Арча кырына Казан яныннан гына үтеп булуына игътибар итмәгән; ул еш кына үз-үзенә каршы килә, бутый, мәсәлән, Арча кыры белән Хан болынын тәңгәлләштерә һ. б. Воевода Ф. М. Киселёв бу яуда һәлак булмый, ә бөек кенәзнең борадәре Дмитрий Углицкий – Жилка – әсирлеккә төшми һәм «Казан ханы аны каты җәзалап үтерде» дигән хәбәр чеп-чи ялган. Дмитрий Иванович 1521 елда Угличта үз түшәгендә җан бирә.

Тар-мар ителгән рус гаскәре Казан ханлыгы җирләреннән чыгып китә. «Кенәз Дмитрий Иванович һәм бөек кенәзнең воеводалары Казаннан Түбән Новгородка китте, ә ханзадә (яуда катнашкан Касыйм солтаны Җангали) белән бөек кенәзнең воеводасы Фёдор Михайлович Киселёв кыр буйлап Муромга юнәлде»[65 - ПСРЛ. – Т. VI. – С. 245.]