скачать книгу бесплатно
– Десятник тоже командир! – дип, чынлап та, шаяртып та кабатларга яратты, мәрхүм. Русчасы да Һаруннар ише генә түгел, сөйләшә башласа, ут уйната. Ник дисәң, мәшһүр шагыйрь мактап телгә алып үткән Тамбов якларында, мукшы, урыс арасында үскән ул. Эшкә дә бик уңган, батыр – күтәрәсе әйбернең иң авыр башына һаман үзе барып тотыныр, әйткәнне көтеп тормас иде. Юл төзелеп беткәч тә, үзен онытмадылар – шушы станция тирәсендәге юлларга баш итеп куйдылар. Ул исә үзе янына Һарун ише яшьрәк иптәшләрен тартты.
– Илгә кайтабыз дип бик ашыкмагыз әле, егетләр. Анда да сезне бәлеш пешереп көтмиләрдер. Хатыннарны, бала-чагаларны китертик тә үз хезмәтебезнең җимешен татыйк,– дип, күпләрне үз янында калдыруга ирешә алды. Бар яктан да булдыклы, булдыра ала торган кеше иде шул, мәрхүм. Хәтта үлеме дә егетләрчә килеп чыкты, һич көтмәстән булды. Ремонт бригадасы станциянең аргы ягында эшли икән. Мастер Шаһбазов та алар эшен күзәтеп торган булган. Нефть ягыннан килүче «наливняк» үтеп бара икән. Бермәлне Мөхәммәтҗан җиргә чүмәшеп утырган җиреннән атылып та торган, шул чапкын поездга каршы да сикергән. Башкалар бары тик аның: «Ут! Яна!» – дип калтыранып кычкырган тавышын гына ишетеп калганнар. Шулай, ил малы дип, чын каһарманнарча һәлак булган кеше иде шул Шаһбазов.
Ә улы менә бөтенләй башка камырдан әвәләнгән булып чык-ты. Ата кулы, ата тәрбиясе эләкмәгәнгәдер инде. Фәгыйлә җиңгине (Һарун никтер аны шулай дип атарга күнеккән, шулай әйтеп өйрәнгән иде) китерткәч, күпме генә бергә яши алдылар инде алар? Нибары дүрт-биш ел чамасыдыр. Таҗины Рузаев-када ФЗӨда калдырып килгәннәр иде. Мобилизация тәртибендә. Ул заманда әле мәктәп балаларын да мобилизацияләп укырга, һөнәргә өйрәтергә туры килә иде. Шуннан аны паровоз депосында калдырдылар. Хәтерендә: өлкән Шаһбазов әле аны, анда барып, бу як деполарының берәрсенә күчермәкче булып та йөрде. Ул – совет кешесе, кайда эшләсә дә, Совет иле өчен хезмәт итә, диебрәк борып кайтарганнар иде. Атасы үлгәннән соң гына җибәрделәр малайны. Менә нилектән ата оеткысы керми калды, ахрысы, аңа, җүнсезгә. Адәм рәтенә кермәс, ахрысы, инде ул, бөкрене кабер генә төзәтә ала, диләр бит. Тик аның хәлен күрмәмешкә салышып, читкә тибәрү дә килешмәс. Димәк, Һарунның чал башына тагын бер кайгы өстәлде диең –ул бәлане бит берәр хезмәткә урнаштырышмый да булмый хәзер. Югыйсә тәмам кешелектән чыгар…
Йөз дә туксан өченче километрның аргы башындагы бөкре күпер ягына таба җай гына атлаган Һарун картның башыннан менә шундый уй-хатирәләр узды. Әйе, бая Оркыя белән очрашудан соң аның күңелендә якты, татлы хатирәләр дә, борчу-кайгылар да яңарып киткән кебек булды. Шулай да тын һава, кайчандыр үзе утыртып, үзе үстерешкән ул буй-буй ак тирәк, тармак-тармак өрәңге агачларыннан бөркелгән яшь яфрак исе аны беркадәр юата төштеләр шикелле иде. Ул, яшь агачларга карап, сөенү катыш горурлану хисе белән: «Үсәләр бит!» – дип куйды. Болар менә шундый агач булсын өчен, аларга, аның кул астында эшләгән кешеләргә күпме хезмәт куярга, тәрбия итәргә туры килде бит. Бу үсентеләр хәл алсын өченгә, Каргалык суын чиләкләп бер җәй, ике җәй генә дә ташымадылар шул алар. Тир түкми, тормышта берни дә тумый. Тик кайберәүләр шуны онытып җибәрәләр. Аннары инде Таҗи ише шайтан таяклары баш калкыта башлый. Менә бит нидә хикмәт.
Инде күптән өенә кайтыр вакыт җитсә дә, Һарун карт әле һаман юл буендагы агачлар ышыгында шулай уйланып утыра бирде.
III
Юка болытлар, кан сауган сыман, тәмам кызарып җиткән чак. Бүгенге көннең соңгы шәфәгы, соңгы нурлары болар. Тиздән ябырылып төн килер, ялан кырда, буш далада шомлы тынлык урнашыр. Ә Оркыя әле һаман юл буенда казына. Баярак, кояш баеганчырак та кайтып китә алыр иде дә, Һарун абзыйга иптәш булырмын дип, аны көтеп калды шул. Ни дисәң дә карт, сырхау кеше бит. Үтә дә тынгысыз җан үзе, һаман әнә барын да күреп, белеп торасы килә. Йөз дә туксан өченче километрга, күпергә төшәм дип китте. Күпер элек-электән аларның чиге бит инде ул. Аннан соң башка мастер биләмәсе башлана. Хәйләкәр дә соң үзе, элекке үз биләмәсен карап, күзәтеп йөри икән ләбаса Һарун абзасы.
Шул ук вакытта Оркыя күңелендә пошыну, өйдәгеләр өчен борчылу тойгысы да кимеми, артканнан-арта гына бара иде. Анда нишлиләр икән хәзер? Ләйләсе дә, нишләп әнием һаман кайтмый, дип көтә, күңелсезләнә микән? Артыннан һич тә калмас, лүрт-лүрт һаман ияреп кенә йөрер иде инде менә. Бүген дә бит, мин дә барыйм инде, әнием, дип бик ялынды. Анда тузан, эссе, эчәргә су да юк дигәч кенә, әзрәк ышана, тынычлана төште балакай.
Таҗи ни хәлдә икән? Әй, бар иде инде, бар иде аларның да бер генә мизгелгә дә бер-берсеннән аерылышасылары килмичә яшәгән көннәре. Шуның олы, җылы кочакларында эреп лә генә киткән чаклары әз булмагандыр Оркыяның да. Баштарак шул ул бик тыйнак та, ягымлы да иде, шулхәтлем дә күндәм, тыңлаучан иде. Күргән бер кеше аңа сокланмый калмас – үзе төз, буйчан, көләч. Чын ир инде менә, кино-картинадан төшкән диярсең. Гел сокланып кына торырлык иде. «Дус-иш» бозды шул үзен. Фәгыйлә карчык әйтмешли, шул сөрхәнтәйләргә ияреп кенә кешелектән чыкты.
Хәер, алай гына дип, гел кешене дә яманлап булмый шул. Үзе дә эш сөймәсрәк җан булды. Көннең көн буе тик ятарга бер дә ялыкмас иде. Оркыя аңа андый-мондый йомыш кушса, каенана шундук атылып каршы төшәр иде. «Эшлисен эшләп кайткандыр инде бәбкәчем, бераз хәл алсын»,– ди торган иде. Ә хәзер әнә күсәк белән дә үзен кузгатып булмаслык булды. Үз ише, берәр әшнәсе килсә генә, яткан җиреннән сикереп тора. «Бармы, булдымы?» – бар кайгылары шул хәзер. Каян акча җиткереп бетерәләр, диген. Ахрысы, Фәгыйлә карчык та үзенең утыз сигез сум пенсиясеннән ара-тирә өлеш чыгаргалый. Әле әнә беркөн дә, Ләйләгә мәктәп киеме аласы ием, биреп тор әле, әни, дип сорады Оркыя. «Юк бит, фәлән хәтлем пинсәмне карчыкларга сәдакага өләштем»,– дигән була. Оркыя белеп тора ич инде: андый гына сәдака аның үзенә дә әз керми күрше-күләннән. «Бәбкәчен» яклый, шул мөртәт берәр көн эчми торып харап була күрмәсен дип калтырап тора. Тегесе дә юха аның, «башкайларым чатный, үләм!» дип кызгандыра белә. Менә шул җүнсезлек түгелме инде?
«Әллә үзем дә саташып барам инде?» Көннең көн буе бер ялгызы шул. Үзе белән генә сөйләшеп, үз-үзенә зарланган булып, күңелен юата түгелме? Хәер, кеше арасында эшләгәндә дә, ул шулай эч серләрен, һаман үз-үзенә генә ышанып, үз күңелендә генә йөртә иде түгелме соң? Башкалар үз ирләрен яманлаганда, әллә нигә бер зарланып куйса гына инде. Таҗиның кем икәнлеген дә, Оркыяның ничек көн күрүен дә барыбер белеп, күреп тора ич күрше-күлән. Чат саен шуны чәйнәп йөрүдән ни файда?
Менә, көттереп кенә, гадәтенчә үзалдына елмая төшеп (ә моны ул үзенең бер дә хәсрәте-уе булмаудан түгел, кешегә яхшы булсын өчен дип уйланудан шулай итә), Һарун карт та килеп җитте. Ерактан ук Оркыяга эндәште:
– Әле дә кайтып китмәдеңмени?
– Мәйтәм, Һарун абзый никтер күренми, берәр хәл булмагае дип көттем.
– Рәхмәт, кызым! Беләсеңме, безнең теге юл буе агачлыгына кошлар ияләшкән бит! Чут та чут киләләр. Үзебезнең Зөя буе кебек булып китте, валлаһи менә, ышанмасаң…
Чынлап та, бу карт моннан яшәреп кайта, ахрысы, дип уйлап алды Оркыя. Яшь чакларын искә төшереп яшәрәдер, бакчи…
ЯРЛАР ҺАМАН ИШЕЛӘ…
Нәсер
Чирек гасыр чамасы элек Кырымда булган бер очрашу истән чыкмый. Мөлаем кыяфәтле, чал керә башлаган чем-кара чәчле яңа танышым, диңгез шавын тыңлый-тыңлый, яр буенда сабыр гына үз моң-зарын бәян итеп утырган иде. Кайчандыр ул шушы ял йортыннан ерак түгел бер авылда туган икән. Әмма аның гомере чит-ят җирләрдә үткән. Аңа өч яшь тулмастан, аларны бу җирләрдән алып киткәннәр.
– Мондагы тормышыбызны хәтерләмим дә. Яңарак кына тәпи басып йөри башлаган булганмын. Бер нәни кәҗә бәтие генә мәңге күз алдымда тора. Язгы чирәмдә мин аның белән уйнаганмын. Олауга да мине шуны кочаклап утыртканнар,– дип сөйләде ул.
Хәер, әлеге җылы, мамыктай йомшак йонлы кәҗә бәтиен үз күзе белән күреп беләдерме, әллә әбисе сөйләгәннәргә нигезләнеп кенә хәтерлиме, тәгаен генә әйтә дә алмыйм, дигән иде.
– Галимнәр раславынча, өч яшьлек бала әле андый вакыйгаларны хәтерендә калдыра алмый. Шул ук вакытта ниндидер кискен үзгәреш, хәзергечә әйтсәк, стресс булган очракта, бала хәтеренең бер вакыйганы мәңгегә истә калдыру ихтималын да инкяр итмиләр. Ә бу очракта ул шулай булган да. Ялан кырда туктап торган поезд янына килеп җитүгә, олаудагыларны акыра-бакыра тартып төшергәннәр, төрткәләп, суккалап, вагоннарга «төягәннәр». Тирә-якта кычкырыш, елаш булган. Кай арададыр кулымнан ычкынып киткән бәрәнемне таптырып, мин дә кычкырганмын да, елаганмын да… Әйе, шушы ямьле җирдәге, шаулы диңгез буендагы Ватаныма карата минем күңелдә шушы вакыйга гына уелып калган шул…
«Күктүбә» дип йөртелгән ял йортына ике-өч көн элек кенә килгән бу кеше танышу кичен шушы вакыйгаларны искә алудан башлаган иде. Ташкенттан хакы түләнгән рәсми юллама белән килүенә карамастан, Симферополь аэропортында аны тоткарлап: «Ник Кырымга килдең? Нинди максат белән килдең?..» – дип тинтерәткәннәр, сорау да алганнар икән үзеннән.
– Шулай булу ихтималы турында милләттәшләрем Ташкентта ук кисәткәннәр иде. Безләрне анда тоткарлыйлар, Ватаныбызга кертмәскә тырышалар. Журналист кенәгәңне дә ал, абруйлы гәзит вәкиле икәнлегеңне белсеннәр, дип. Шул кенәгәмне күрсәткәч тә, бер усалы: «Безне хурлап язарга килдеңме монда?» – дип, янә бәйләнде…
Шушы вакыйгага бәйле рәвештә әле ул үзе туган төбәккә дә барырга шикләнеп тора икән.
– Мондагы ял вакытым тәмамланыр алдыннан гына, үз авылымны барып күрермен дигән фикергә килдем. Ялдан соң зинданга салсалар да түзәрмен… – дип куйды ул, уфтанып.
Берничә көннән соң без тагын шул ук урында очраштык. Октябрь аеның соңгы көннәре. Төньяктан кырыс җил исә. Диңгез дулый. Таудай кабарынган көчле дулкыннар бер-бер артлы безнең ярга килеп бәрелә. Дулкын бәргән саен, ярның бер өлеше убылып, шапылдап суга төшә. Мондый күренешне минем дә, аның да беренче күрүе икән. Әйе, «кәттә дә киң, шаулы диңгез буенда» беренче мәртәбә ял итүебез. Икебезнең дә балачак сугыш елларына туры килгән. Икебез дә атасыз үскәнбез. Аталарыбыз, шушы Ватаныбызны саклаганда, яу кырында ятып калган. Үз күкрәкләрен дошман коралына каршы куеп, ил-ватанны саклаган сугышчылар.
Усал дулкыннар шавын басарга тырышып, мин аңа:
– Санаулы көннәр тиз үтүчән, юлдаш, иртәгә мин китәм,– дидем. Гадәттәгечә үзбәк кардәшләр кулланган сүзләрне дә искә төшергәләп гәпләшү безне якынайта төшә иде шикелле. Яңа танышым исә, минем белән аралашканда, кардәш өч милләтнең сүз байлыгын бергә кушып сөйләшә. Билгеле инде, мин алай ук булдыра алмыйм. Юл йөргәндә, колакка кереп калган берничә сүз белән котылам. Бу ял йортындагы бөтенләй үк ят та саналмаган, «үзебезнеке» дә булмаган яңа дус-иш арасында өч тел байлыгын кушып гәп кору безнең күңелләргә ятыша төшә сыман иде.
– Хак әйтәсең, әкә, санаулы вакыт тиз үтүчән. Ә мин әле бу мохиткә, бу һавага ияләшеп кенә киләм гой. Туган йортым, Ватаным һавасы дип, үз-үземне ышандырырга тырышам. Ә күңелем нигәдер һаман тынычлана алмый… Әнә күр: безнең ярлар һаман ишелә, җиребез һаман кими… монда калган кышлакларыбыз юк ителә… Ә безне һаман үз мәмләкәтебез туфрагына аяк бастырмаска тырышалар. Ник монда килдегез, дип каршы алалар, әкәм…
Әйе, берничә яшькә олырак икәнемне истә тотып, олылап, ул миңа әкәм дә, агам да дияр. Ара-тирә кардәшем дип тә куйгалар иде.
Көзнең иң күңелсез, давыллы бер көнендә без аның белән аерылыштык. Кабат һәм кабат очрашырбыз кебек аерылышкан идек. Әмма андый күрешүләр насыйп булмаган икән. Ә аның «ярларыбыз ишелә тора, без берни дә эшли алмыйбыз» дип ачынып әйткән сүзләре әле һаман онытылмый. Әлбәттә инде, ул табигать тарафыннан барлыкка китерелгән ишелү – диңгез ярының убылуы турында гына әйтмәгән иде. Ул сүз-нең мәгънәсе тирәндәрәк, яшәешебезгә бәйлерәк булуын икебез дә аңлый идек.
Ә шулай да… Әйе, баштарак ул, туган җирен истә тотып, туган халкы язмышы турында уйлап һәм борчылып, «җиребез кими бара» дип әйткән мәлдәрәк әле, минем күңел түрендә «Ярый әле, без андый язмышка дучар ителмәгәнбез –Туган җиребездән куылмаганбыз. Үз җиребез, үз Ватаныбызда яшибез» дигәнрәк уйлар бөтерелеп үткән шикелле иде. Ә хәзер…
* * *
Еллар үтә торды. Өч-дүрт көн чамасы ара-тирә күрешкәләп йөргән ул каләм иясенең хәзер исеме дә онытылган инде. Фәкать шунысы истә: ул үзен Ташкентта Кырым татарлары телендә чыгучы «Ленин байрагы» газетасы хезмәткәре дип таныткан иде. Аерылышуыбызга ике дистә чамасы ел үткән. Ә менә йөрәк әрнүе белән әйтелгән сүзләре исә һаман да истә. Алар әледән-әле искә төшә. «Җиребез елдан-ел кими бара. Ә безне Туган илебезгә кайтармыйлар. Кунакка да зур кыенлыклар белән киләбез»,– дигән иде бит ул.
Әйе, мин ул вакытта эчтән, күңелдән генә: «Аллага шөкер, без әле үз җиребездә яшибез. Без куылмаганбыз…» – дип, үз-үземне юаткан кебек идем. Соңрак, тирәнтенрәк уйлап баккач, үзебезнең биләмәләрнең дә акрынлап кими баруын, «безнең ярларның да туктаусыз ишелеп торуын» чамалый башладым. Дөрес, ул «ишелүләр»нең барышы берничә еллар белән генә чикләнми. Ул хәлләрнең барышын дистә еллар белән исәпләргә кирәк. Мәгәр мәрхүм артист Аркадий Райкин кабатларга яраткан «процесс пошёл» сүз тезмәсе бу очракка мач киләдер сыман. Әйе, андый яман хәрәкәт инде безнең очракта бик күптәннән башланган. Һәм ул хәл-хәрәкәт бүген дә дәвам итә. Татарстан белән Башкортстан биләмәләреннән читтә урнашкан авылларыбыз әкренләп юкка чыга бара. Күптән түгел генә әле язучы Фәүзия Бәйрәмова бөек шагыйребезне – Такташыбызны тудырган Сыркыды авылында булып кайткан икән. Күрше милли мохтарият биләмәсендә урнашкан ул авылның да нык үзгәрүенә, башкачарак гомер итүче чит-ятлар торагына әверелә баруына әрнеп язып та чыкты ул. Андый язмышлы авылларыбыз елдан-ел күбәя бара шул…
Кайчандыр күзгә чалынган бер мәгълүматка караганда, егерменче гасыр башында Тула губернасының Лев Толстой яшәгән төбәгендә безнең милләттәшләр яшәгән унлап авыл булган. Бөек әдип ул авылда яшәүчеләрне күреп белгән, кешеләре белән аралашкан. Аларның тормыш-көнкүрешен уңай бәяләгән. Шул вакытлардагы аралашулар нәтиҗәсе буларак, аның бер хезмәтендә теркәлгән «татары ведут правильный образ жизни» дигән җөмлә тугандыр да, мөгаен. Ул авыллар бармы соң хәзер? Әлбәттә, авыл исемнәренең сакланып калуы да ихтимал. Белгород, Курск, Калуга һ. б. бик күп өлкәләрдә төрки атамалы авыллар саны бихисап ич. Ә анда яшәүчеләр кемнәр?..
Берничә өлкәне кисеп үткән, тарихта исеме еш кабатланган Ука елгасы буйларына гына күз салыйк. Елга, хәзерге Орёл, Рязань, Тула, Калуга, Мәскәү һәм Түбән Новгород өлкәләре аша агып, киң Иделгә килеп кушыла. Унтугызынчы гасырда гына да әле ул елга буендагы өлкәләрдә йөзләп татар авылы булганлыгы мәгълүм. Ә хәзер алар бармы соң? Түбән Новгород өлкәсендәге «үҗәт мишәрләр» яшәгән ике-өч дистә авылны санамаганда, башка төбәкләрдә хәзер аларны табып булмастыр. Ә бит шушы Ука елгасы буендагы авыл һәм шәһәрләрдә яшәгән, рус әдәбиятында еш кына «турчанка» буларак теркәлгән аналардан туган дистәләгән мәшһүр шәхесне атап китеп була. Пушкинның остазы, булачак император Александр Икенченең тәрбиячесе булган мәшһүр шагыйрь Василий Жуковский (анасы «турчанка» Салиха), күренекле әдип Иван Тургенев, фәнни космонавтикага нигез салучы Константин Циолковский, нәселе ханнар токымына барып тоташкан әдип Александр Куприн, тарихи әсәрләр авторы, Аксак Тимергә багышланган өч томлык роман иҗат иткән Сергей Бородин, күренекле прозаик Виктор Полторацкий – тәннәрендә татар каны да акканлыгын яшермичә яшәгән, алда атап үтелгән өлкәләрдә туган шәхесләр ич. Фәкать аларның биографлары гына кайбер очракта «аналары татар милләтеннән» диясе урынга «турчанка» ише атамалар эзләп тапканнар. Укучы, янәсе, бу шәхеснең анасы Бөек Осман империясеннән, ягъни Төркиядән булган икән дип белсен…
Замандашларыбыз, Совет чоры әдипләре Виктор Полторацкий белән Сергей Бородинны күреп тә белә идем. Алар һәрвакыт үзләренең ярым татар булуларын яшермәделәр. Милләттәшләребез белән бик теләп аралашалар иде. Гази ага Кашшаф сөйләвенчә, сугышка кадәр С. Бородинның паспортында да татар милләтеннән дигән сүзләр язылган була. Әдип ул елларда Әмир Сәгыйдҗан исем-атамасы белән йөри. 1934 елда Татарстан язучыларының I корылтаена да шундый таныклык белән килә.
Совет чоры әдибе Лев Никулинның егерменче гасыр башы әдипләренә, сәнгать әһелләренә багышлап язылган күләмле истәлекләр китабы бар. Илленче еллар ахырында нәшер ителгән. А. И. Купринга багышланган бүлектә ул мондыйрак тасвирлама китерә: «Язучылык даны киң таралган унынчы елларда Куприн башына кәләпүш киеп, иңенә татар халаты салып, кәпрәеп йөрергә ярата иде»,– дип яза. «Гранатовый браслет» киносын төшерүче режиссёр да бу әсәр авторының образын шул кыяфәтендә безгә тәкъдим итә.
Алдарак әйтеп үтелгәнчә, бу олуг шәхесләрнең «турчанка» аналары яисә кайберләренең үзләре туган авыллары хәзер юк инде. Дөресрәге, безнең өчен юк инде алар…
* * *
Безнең авыллар язмышы артыннан һаман да әле кара чапанлы Аксак Каратуннар сагалап йөри. Бары тик кулга тоткан кораллары гына алмашынгалап тора… Узган йөзьеллыкны гына күз алдыннан үткәрик. Патша Россиясендә яшәгән «кече милләтләр»гә 1905 елдан соң берникадәр ирек бирелә. Милли мәктәпләр өстеннән күзәтүләр, мәктәп тотучыларны һәм хәлфәләрне төрлечә кысу, җәберләүләр беркадәр кими төшә. Ләкин, ике-өч ел да үтми, «бөек түрәләр» бу эшләренә үкенә башлый, яңадан да дилбегәне тартыбрак куеп, ул ирекне чикләү чараларын тормышка ашырырга керешәләр. Шул чорны тасвирлаган язмаларда әйтелгәнчә, Министрлар Советы рәисе булган Столыпин исеменә бәйле рәвештә «Столыпин реакциясе еллары» башланып китә. 1908 ел кергәч үк диярлек, мәгариф министры А. Н. Шварц «инородецлар мәктәпләре» эшчәнлеген чикләү, аларны катгый тикшереп тору тиешлеге турында фәрман бирә. (Нәкъ бүгенге көнге коллегасы кебек үк эш йөртә. Ләкин Шварцка соңыннан кем алдында булса да акланырга тырышып, «җитди дәлилләр» китереп торасы булмавында гына бераз аерма бар. Ул дәвердә монархия режимы әле үз көчендә, бүгенге кебек «чикләнгән демократия» чоры түгел. Югыйсә ике дәвер – патшалар дәвере һәм хәзерге көн мәгариф җитәкчеләренең дә максаты бер: кемнәрнеңдер ирегенә кизәнү.) Бабалары татар нәселеннән булган Пётр Столыпинның бу фәрманга карата фикере исә безгә билгесез. Андый фәрман чыгарырга кем әмер биргән – ярым немец нәселеннән булган патша Николай Икенчеме, Столыпинмы яисә иң дәрәҗәле урын биләгән берәр попмы – анысы мәгълүм түгел.
Мәгариф министрының милли мәктәпләр эшчәнлеген чикләүгә юнәлтелгән карары тормышка ашырыла гына башлаган бер вакытта, 1910 елның гыйнварында, С.-Петербургта мөселман татарлар язмышына кагылышлы ярым яшерен бер җитди киңәшмә дә уздырыла. (Кара: «Особое совещание по выработке мер противодействия татаро-мусульманскому влиянию…») Эчке эшләр белән Мәгариф министрлыклары җитәкчеләре һәм чиркәү әһелләренең иң дәрәҗәле вәкилләре катнашында уздырылган ул киңәшмә татарларның иҗтимагый һәм дини тормышын чикләүгә юнәлдерелгән 34 параграфтан торган карар кабул иткән. Шул карарда әйтелгәнчә, күреләсе чараларның иң әһәмиятлеләре түбәндәгеләр: Идел буе өлкәләрендә, татарлар күпләп яшәгән урыннарда чиркәүләр эшчәнлеген көчәйтергә; җәдиди мәктәп-мәдрәсәләр тормышын даими рәвештә тикшереп торырга, кирәк тапкан очракта аларны ябарга; татарлар арасыннан миссионерлар әзерләүне арттырырга; мөселман рухани уку йортларының санын киметергә; мәктәп-мәдрәсәләрдә дини эчтәлекле булмаган фәннәр укытуны тыярга…
Нәкъ менә шушы киңәшмәдән соң инде җәдиди ысул белән укытуга күчкән «Буби» мәдрәсәсен ябу, укытучыларын хөкемгә тарту кебек җәнҗаллы эшләр башланып китә. Казан, Уфа, Оренбург, Әстерхан, Пенза, Саратов кебек губерналарда мәктәп-мәдрәсәләр кайта-кайта тикшерелә, аларны гаепсез килеш ябу очраклары да була. Мәктәп-мәдрәсә хәлфәләре, каләм әһелләре өендә, газета-журнал редакцияләрендә бер-бер артлы тентүләр үткәрелә. Дәреслекләр, төрле кулъязмалар кулга алына һәм юк ителә. Мисалга «Вакыт» газетасы мөхәррире Фатих Кәрими белән «Шура» мәҗмугасы мөхәррире Ризаэддин хәз-рәт Фәхреддиннәрнең өйләрендә һәм эш урыннарында үткәрелгән тентү нәтиҗәләренә тукталыйк. Фатих Кәрими өеннән алып чыгылган документлар арасында Галимҗан Ибраһимовның «Казакъ кызы» романының беренче нөсхәсе дә була, һәм ул әсәр башка кирәкле кәгазьләр белән бергә юкка чыга. Ризаэддин хәзрәтнең, шулай ук Кәримовлар басмаханәсенең мөдире Тимерша Соловьёвның өйләреннән һәм эш урыннарыннан алынган бер генә кәгазь дә хуҗаларына кире кайтарылып бирелми.
* * *
Шул ук «Столыпин реакциясе еллары»нда көчләп яки алдап-йолдап чукындыру хәрәкәте дә яңарыш ала. Әлегә безнең галимнәребез бу хәрәкәтнең Казан губернасыннан читтәге төбәкләрдәге барышын тикшермиләр. Фәкать үз губернабыздагы билгеле бер контора («керәшеннәр конторасы») эшчәнлеге белән ара-тирә кызыксынган булалар. Ә бит Самара, Сембер, Саратов кебек күрше губерналарда да чукындыру хәрәкәте дәвам иттерелгән. Самара губернасына кергән Хәсән Туфан авылы яки Сембер губернасы биләмәсендәге Тимерсән авылы үрнәгендә без андагы милләттәшләребезне көчләп чуваш дип язу үрнәкләрен беләбез. Хәзер Ульяновск өлкәсенә кергән Тимерсән авылы вакыйгаларын утыз еллар элек күренекле дәүләт эшлеклесе Габдрахманов Кадыйр ага язып та чыккан иде. Андый вакыйгалар, әлбәттә, шул губерналарның епархия идарәләре архивларында теркәлгән булырга тиеш. Әмма безнең әле андый архивлар ишеген ачып керердәй белгечләребез юк шикелле.
* * *
Патша чоры мәгариф министры А. Н. Шварц фәрманы милли мәктәп-мәдрәсәләр эшчәнлеген беркадәр кысу чаралары белән чикләнгән булса, төп-төгәл илле елдан соң аннан да яманрак тагын бер карар кабул ителә. СССРда яшәгән «барлык милләтләр тәңгәл хокуклы, бертигез» дип, көн саен тәкрарланып торган дәвердә милли уку йортларын бөтенләйгә ябу карары чыкмасынмы? «Милли республикалар биләмәсенә кермәгән очракта, милли мәктәпләр язмышын ата-аналар хәл итә» дигәнрәк җөмләләр язылган ул карарга «сөеклебез, Совет чоры демократиясенә юл ачкан Никита Сергеевич иптәш» имза куйган иде. Һәм ул карарда теркәлгән «ата-аналар хәл итә» дигән сүзләрнең буш сүз генә булуын тиздән күпләребез аңлады булса кирәк. Чөнки милли уку йортларын, беркем белән дә киңәшмичә, ата-аналар фикере белән санашмыйча, бер-бер артлы ябарга керештеләр. Үзем үскән авылга күрше булган Яңавыл халкы (Оренбург өлкәсе) берничә мәртәбә «баш калкытып», үз мәктәпләрен сакларга тырышып карадылар. Бер-ике мәртәбә үз дигәннәренә дә ирешкәннәр иде. Ләкин барыбер милли татар мәктәбен саклап кала алмадылар. Ә бит ул мәктәп әдәбиятчы һәм тарихчы Габделбари Баттал туган авыл мәктәбе дә иде.
Еш кына безнең матбугатта «милли мәктәпләрне Сталин яптырды» дип язалар. Иосиф Виссарионовичның безнең милләт алдында гаепләре зурдыр: бик, бик күп кадерле шәхесләребез «Сталин лагерьлары» дип аталган зинданнарда юкка чыкты. Әмма ләкин аның милли мәктәпләрне ябу яки алар эшчәнлеген чикләү кирәклеге турындагы фәрман биргәнлеген белмим. Аның заманында барлык өлкәләрдә милли мәктәпләр эшләде, ябылмадылар. РСФСР биләмәсендәге югары һәм урта белем бирүче уку йортларында милли мәгариф кадрларын укыту дәвам итте. Казанда белем алган укытучыларны да илнең төрле өлкәләренә билгеләү тәртибе бар иде. Мәсәлән, Төмән, Томск югары уку йортларының милли кадрларны әзерләү факультетларында укытырга җибәрелгән берничә дистә кешене беләм. Алтмышынчы еллар башында ул бүлекләр ябылгач, аларның кайберләре Казанга һәм Уфага кире кайттылар. Минем чордашларым һәм иптәшләремнән байтак кеше, шул исәптән өч кыз туганым да, 1940–1950 елларда татар уку йортларында укып укытучы булдылар. Ул вакытта Ульяновск, Оренбург һәм Орск шәһәрләрендә урнашкан педагогия институтларында татар бүлекләре бар иде. Шул ук ике өлкәдә биш-алты татар педагогия училищесы эшләп килде. РСФСРның башка өлкәләрендә дә шул ук хәл иде. Болар барысы да 1960 еллар башында Н. С. Хрущёв кул куйган әлеге карар чыккач ябылдылар (яңа «патша» фәрманы газеталарда басылуга ике-өч ел үткәч). Урыннарда милли мәктәпләр ябылгач, милли кадрларның да кирәге калмаган иде. Ә милли мәктәп эшләми икән – андый авылның милли йөзе дә нык үзгәрә. Ә бер-ике дистә елдан соң ул авыл да, Фәүзия Бәйрәмова мәкаләсендә тасвирланган Сыркыды авылы кебек, безнең өчен чит-ят бер төбәккә әвереләчәк, билгеле. Шул ук Никита Сергеевич идарә иткән елларда автономияле республикаларда чыгучы милли матбугатны бетерергә дә тырышып карадылар. Алар урынына, мәсәлән, рус телендә чыгучы газеталарда атнага бер-ике мәртәбә татарча яки башкортча «әдәби-мәдәни кушымталар» бирү тәкъдим ителгән иде. Кайбер өлкәләрдә моңа кискен каршылык белдерелгәннән соң гына, андый карар өстәл тартмасына ераккарак тыгып куелды шикелле. Аны кемнеңдер кабат «өстерәп» чыгарачагына шикләнмәскә мөмкин…
Әйе, «ярларыбыз һаман саен ишелә тора, җир-биләмәләребез көннән-көн кими бара…» Без шул әле андый хәлләрне тоткарлый алырлык дәрәҗәгә ирешә алмаганбыз сыман…
УРАК ӨСТЕНДӘ
Без өскә, Даяннар өй түбәсенең иң сыртына менеп атланганбыз да төрле юк-бар сөйләнгәләп, серләшеп утырабыз.
Аста, ишегалдында, дөрләп, учак яна. Даян белән икәүләп ындыр артында дәү капчык сөйрәп йөреп җыйган кизәгебез күңелгә хуш килеп, өскә таба сыек ак төтен бөркеп утыра.
Бүген дә кизәк җыеп кайтармаган булсак, Хәйриҗамал апа безне тиргәр, рәхәтләнеп түбә кыегында гәпләшеп утырырга ирек куймас иде. Бүген безнең күңелләр тыныч. Җитмәсә, Даян булып Даянның мине дус күреп, анда-санда ияртеп йөрүенә, хәтта иртәгә абыйсы янына алып барачагына шулчаклы куанганмын. Әле кичә генә юылып, ал чугы белән алкып торган, берәүне дә кагылдырмаган «испанка»мны да, киеп торырга гына дип, Даянга бирдем.
Хәйриҗамал апа ишегалдында кайнаша. Әле өйгә кереп чыга, әле базга төшеп китә дә олы коштабагына катык тутырып чыга, үзе сөйләнә:
– Абыең чабып кайтып та җитәр. Ашарга бер дә түземсез ул. Булышмыйсың да, ичмасам…
Даян, әнисенең зарын ишетсә дә, урыныннан кузгалмый. Чөнки ул белә:
– Эшем кешесе төсле аяк астында чуалма әле,– дип, анасы аны тиз ара куып та җибәрәчәк. Бик кырыс апа ул. Эшне кызу тотучан.
Әнисе өйдә чакта, Даян бер эшне дә җиренә җиткереп башкарырга өлгерми кала. Нәрсәгә генә тотынмасын, шундук Хәйриҗамал апа да килеп ябыша һәм эшне үзе төгәлләп тә куя, тик Даянны гына уеныннан кузгаткан була иде.
Хәзер дә әнә учак-казан эшләрен бетерде дә һәр көн култыгына кыстырып кайткан, читән-чыбыкка элеп киптерелгән печәннәренә барып ябышты, ястык чыгарып куйгандагыча, аларны күпертеп-күпертеп әйләндерә башлады. Үзе, догалап:
– Бер Аллам, сугыш афәтләреңне тизрәк бетер, Аллам. Иншалла, без ашлы, сулы, рәхимең белән сөтле дә булырбыз. Баш очларында түбәләре, куышлары булмаганнарга мәрхәмәтле бул… Мине Тимергалиемнән аерма, бер Аллам… – дип укына-укына йөри иде.
Даянның Тимергали абые, башкалар күптән сугышка китеп беткән булса да, әле һаман, иртә таңнан караңгы төшкәнче, кырда бодай урдыра.
Әле бүген генә без көндезге аш алып баргач, Даян аңардан:
– Шушы җирне төгәлләгәч, ни эшлисез инде? – дип сорады.
– Арпага төшәбез,– диде абыйсы.
– Ә аннан?
– Аннан, сугышка китеп бармасам, Иске Карбызлык өстендәге тарыга төшәбез.
– Син сугышка китсәң, машинаңда кем калыр? – диде Даян. Аның бөтен «Батрак» колхозына гына түгел, абыйсы әйтмешли, бөтен районга бер булган үзе көлтә салучы ургычны башка берәүгә дә бирдерәсе килми иде. – Үзем бар эшеңә өйрәнәм, абый. Машинист итеп мине калдыр,– дип ялварды Даян бүген дә. Әмма аңа машинист булырга иртәдер шул әле. Тимергали ага аңа: «Башта беләк буыныңны катыр… Юкса көчең җитмәс»,– диде.
Энә карагыныкы төсле юка, озын канатларын җилпеп, ике-өч эшне берьюлы башкаручы бу машинаның катлаулылыгын Даянның абыйсы үзе генә беләдер шул. Шушы сынаулы, авыр көннәрдә үзенә нинди бурыч йөкләнгәнлеген үзе генә аңлыйдыр.
Колхоз председателе Рәхим абый беркөн шулай Тимергали абыйны чакырткан да:
– Энем, тиздән урак өсте башлана. Иген мул. Кеше юк. Бөтен ышаныч – бер комбайн белән шул синең яңа машинаңда. Тырыш,– дигән.
Икенче бер көнне исә:
– Болай гына булмас, энем. Сугышка китеп баруың бар. Синең машинаны районда исәпкә алмыйлар… Эштән туктамый гына, кемне дә булса үз урыныңа өйрәт инде. Бу – сиңа ил наказы. Төнен йокламасаң да – урыныңа кеше булсын,– дигән. Рәис бу сүзләрне абыйсына әйткәндә, Даян да шунда була. Шул көннән бирле инде ул абыйсының лобогрейкасына утырырга хыяллана иде.
– Аннары, Әнәс, мин сине дә өйрәтермен. Син бераз үсә төшкәч,– дип, ул мине дә ышандырып куйды инде… Тимергали абый гына һаман эшне суза. Даян беркөн бик борчылып, сер итеп кенә әйтә: «Абыйның лобогрейкасына Гәүһәрне утыртып йөргәнен күргәннәр. Нишләп икән?» – ди. Мин каян белим, дидем.
Бүген атна кич. Тимергали абый, өс-баш киемнәрен алмаштырып, юынып китәр өчен, авылга кайтачак. Моны Хәйриҗамал апа да, Даян белән без дә түземсезләнеп көтәбез.
– Мунчада инеш суың җитүме? – ди ана, борчылып.
– Җитү, җитү, әни. Өч көянтә менгездек,– диде Даян.
Без берара сүзсез генә бая, инеш буена төшкәндә, колхоз бакчасыннан чәлдереп менгән кишерләрне кимереп утырабыз. Хәйриҗамал апа кишер чәйнәгәнне ишетмәсен дип, авызны томалый-томалый гына кимерәбез. Үзебез, башны калкыткалап, урактан кайтучыларның ерак тау итәгеннән төшә башлавын күзәтәбез… Тимергали абыйлар арбасының таудан күренүенә беренче булып сөенче алачакбыз.
Менә олы, кызгылт кояш та, йомшак болытларга чумып, Комлы Тау өстенә төшеп ятты. Тик Тимергали абыйлар гына һаман күренмиләр иде…
Тимергали абый соң гына кайтты. Караңгы төшкәч, без инде, өй кыегын калдырып, сүнеп баручы учак янына елышкан идек. Ул берүзе генә түгел иде. Аның белән комбайнчы ярдәмчесе булып эшләүче күрше авыл егете дә кайткан иде. Хәйриҗамал апа аптырап калды.
– Балам!.. Нишләп алай… бик соң?
Тимергали абый, аны тынычландырырга уйлап, йомшак кына:
– Хафаланма, әнкәй… – диде. – Менә кордашлар артыннан армиягә китүем… Хәмит станцага озатачак…
Хәйриҗамал апа улының болай көтмәстән китүенә әле ышанмады, ахрысы.
– Ничек алай… Председатель Рәхим бит, урак беткәнче торырсың, дигән… Колхозга кирәксең, дигән…
– Әнкәй, юл хәстәрләрен карыйк,– диде Тимергали абый. Аннары: – Сугышка да без кирәк,– дип өстәп куйды.
Ул, инде керләнеп майга баткан киемнәрен салып, үзенең иң яраткан, киң иңенә, таза беләкләренә ятып торган шакмаклы зәңгәр күлмәген киеп алган да: «Шушы кием алыштыру дип кенә кайтылды бит. Югыйсә басудан гына китәсе калган,– дип пышылдады озата кайткан иптәшенә. – Әй, юк, юк, алай һич ярамас иде. Әнием белән, энем белән саубуллашмыйча…»
Тимергали, киенә-киенә үзалдына сөйләнгәндәй: «Әнкәй сау булсын… Теләктә торсын дип, ничек ят кешеләргә әйтеп китәсең?.. Станцага барып кайту гына түгел бит ул… Сугышка китү… Ничек инде әниеңнең соңгы теләкләрен, соңгы сүзен тыңламыйча чыгып китеп була?»
– Иртәрәк кайтып булмадымыни соң, балам?
– Башлаган җирне төгәллик дидек, әни. Җылама…
Тимергали абый өскә табарак ымлауга, аның белән кайткан егет, тиз генә үрелеп, сәндерәдән иске чемоданны алды. Яңгырлы, суык кайбер көннәрдә Даян белән икәү без ул сәндерәгә менеп уйный торган идек. Элек анда ул чемодан бер дә күренмәде. Мөгаен, аны Тимергали абый соңгы вакытларда гына берәрсеннән алып кайтарып куйган булгандыр.
Даян да, аны-моны сөйләнеп тормыйча, абыйсы кушкан йомышларны үтәп, аның тирәсендә чуала. Мин ишек янәшәсендәге сәке башында чыгып китсәм дә, китмәсәм дә яхшы түгел дигән уйларга чумып утырам. Даян башында минем «испанкам». Ул аны, әле кайсы көнне генә авыл аша үткән солдатларга килештерергә тырышып, маңгаена кырын салган. «Эх, абый мине дә үзе белән алып китсә икән. Җирән дуңгызларга бирер идем кирәкләрен»,– дип хыяллана булыр.
Хәйриҗамал апа да исенә килде: Тимергалиен ачыктырмас өчен, бар булган йомырка-майларын да, куе сөтен дә, ашыгып-ашыгып, нәрсә кул астына туры килсә, шуңа тутыра башлады. Йон оек эзләп, чормага менеп төшәселәре дә бар икән ләбаса!..
– Даян, чормага мен. Яз көне генә бәйләгән ике оекбашны абыеңа алып төш! – дип әмер бирде.
Тимергали абый тизрәк җыенып, саубуллашып китәргә ашкына кебек күренде. Ул әледән-әле:
– Әнкәй, бусы кирәкмәс.
– Әнкәй, җитәр инде.
– Әнкәй, борчылма. Себергә китмим лә, бары да булыр, ач-ялангач сугыштырмаслар,– дип кабатлап тора иде.
Саубуллашырга дип, картлар, хатын-кызлар җыелып өлгерде.