banner banner banner
Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1
Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1

скачать книгу бесплатно

Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1
Мөсәгыйт Мөдәррис улы Хәбибуллин

Татарстан Республикасының халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөсәгыйт Хәбибуллин әсәрләренең бу томында «Атилла» романы урын алды.

В этот том произведений народного писателя Республики Татарстан, лауреата Государственной премии имени Г. Тукая Мусагита Хабибуллина вошел роман «Атилла».

В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.

Мусагит Хабибуллин

Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1

Мөсәгыйт Хәбибуллин

Сайланма әсәрләр

Алты томда

1 том

Роман

Татарстан Республикасының халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөсәгыйт Хәбибуллин әсәрләренең бу томында «Атилла» романы урын алды.

© Татарстан китап нәшрияты, 2012

© Хәбибуллин М. М., 2012

Тормыш чоңгыллары һәм тарих төпкелләре аша…

Язучы Мөсәгыйт Хәбибуллин чордашларына караганда күпкә яшь күренә: ачык чырай, теләсә кемне сокландырырлык мөлаем, тормыш дәрте бөркелеп торган матур йөз, чын спортчыларныкы кебек төз гәүдә-сын, ачык фикерле, тирән мәгънәле әңгәмәдәш. Күренекле татар әдибе минем күз алдыма менә шушы кыяфәттә килеп баса. Һәр кешенең туу метрикасы, паспорт мәгълүматларыннан тыш, яшәештәге рәвеше, Раббысы биргән халәте һәм сәләте бар. Миңа калса, Кеше дигән затның кем икәнлеген белү өчен әнә шул соңгылары да бик җиткән. Әмма үтелгән гомер юлының мәгълүм бер баскычына менеп җиткәч, әнә шул биеклектән ирешелгән казанышларга, уңышлы нәтиҗәләргә күз салырга, шуларны барлап, алдагы офыкларга омтылырга да адәм баласының тулы хокукы, хакы бар – әгәр дә барларлыгың булса, гомереңнең шул үтелгән этабында эз калдырган булсаң…

Мөсәгыйт Хәбибуллин китап сөючеләргә бик күп саллы әсәрләр бүләк итте. «Әйе, болар барысы да минем гомеремнең иҗат җимешләре, боларны мин тудырдым», – дип горурланып әйтә ала. Моны раслау өчен аның укучылар яратып һәм ябырылып укый торган өч дистәләп китап язып бастырганлыгын әйтү дә җитә. Аларның ике дистәләбе татар телендә, дистәгә якыны рус телендә. Ике китабы 2007 елда «Сказание за Казань» һәм «Хан Кубрат» исемнәре белән Софиядә болгар телендә дөнья күрде.

Әдипнең озын гомер юлында күпме искә алырлык хәлләр, вакыйгалар, борылышлар, үзгәрешләр булып үткән! Башка берәү булса, шул хәлләрнең чиреген генә күрсә дә, инде калын-калын автобиографик романнар язып бастырган булыр иде. Мөсәгыйт Хәбибуллиннан киләчәктә без аларын да көтеп калабыз. Әмма хәзергә аның татар прозасында сызган ап-ачык ике буразнасы күренеп тора: 1) үзәгенә замандашларыбыз образлары куелган реалистик хикәяләр, повестьлар, романнар; 2) татар халкының еракта калган тарихи сәхифәләрен яктырткан әсәрләр. Бүгенге көндә әдипнең иҗат төрәне тулысынча шушы буразналарның икенчесенә, ягъни тарихи темалар ягына авышканлыгын һәм менә нәкъ шушы өлкәдә каләменең дә аеруча нык танылганлыгын әйтеп узарга кирәк. Бу хәл әдипнең биографиясе һәм иҗтимагый вазгыятьнең мәгълүм үзгәрешләре белән дә тыгыз бәйләнгән.

Каләмен узган гасырның 50 нче елларында ук тибрәтә башлаган булса да, – мәсәлән, беренче хикәясен ул яшьләр җыентыгында 1951 елда бастыра – олы әдәбиятка урау юллар үтеп, зур тормыш тәҗрибәсе туплаганнан соң, 60 нчы еллар ахырында гына килә. 1969елда аның «Җиде юл чатында» исемле беренче повесте – китабы дөнья күрә. Инде гомер елларының дүртенче дистәсен түгәрәкләп килгәндә генә аның исеме язучы буларак әдәбият дөньясында танылды. Моңа артык гаҗәпләнәсе дә юк: язмыш кайберәүләргә әнә шулай, ашыкмый гына яшәргә, барысына да өлгерергә, сабыр гына зур эшләр майтарырга җай һәм мөмкинлекләр бирә. Бу шәхесне мин шундыйлардан, игелекле һәм олы максатына үз вакытында барып җитәргә өлгерә торган бәхетле затлардан дияр идем.

Мөсәгыйт Хәбибуллин Оренбург өлкәсенең Татарстан янәшәсендә урнашкан Абдуллин районындагы Габдрахман дигән авылда хәлле генә крестьяннардан саналган Мөдәррис һәм Мөнәвәрә гаиләсендә 1927 елның 25 декабрендә туа. Башлангыч белемне ул үз авылларындагы мәктәптә ала, аннан соң Татарстанның Баулы районында Яңа Шалты җидееллык мәктәбенә йөреп укый. Мөсәгыйт җиденче сыйныфны тәмамлаганда, Бөек Ватан сугышы башланып китә. Авылга каникулга кайткан малай колхоз эшенә тартыла: тракторчылар янында сукачы булып эшли. Ары таба аны язмыш Магнитогорск каласына алып килә. Ул анда һөнәр мәктәбендә укый, заводта эшли. Сәләтле, уңган, тырыш егетне профессиональ спортчылар да күреп алалар, тиз арада Мөсәгыйт шактый өметле хоккейчы һәм футболчы буларак таныла. Минемчә, булачак әдипнең әлеге шөгыле дә эзсез калмаган – кайчандыр спорт белән дус булуы бүгенге йөреш-торышында да чагыла шикелле.

Мөсәгыйт Хәбибуллинның тормыш юлы, чуар калейдоскоптагы сыман, кырыкка кырланып, гел алмашынып, үзгәреп торучан. Башта чирәм җирләрне үзләштерү кампаниясенә кушылып китеп, ул чынлыкта туган авылына кайтып төшә, чөнки бу җирләр дә сөрелмәгән чирәм икән. Авылда ул электрик та, инженер-механик та, шофёр да. Кичләрен клубка җыелалар, спектакльләр куялар. Пьесаларны Мөсәгыйт үзе яза. Кыш кергәч, авылдан авылга йөреп, спектакльләр уйныйлар. Ул арада армиягә барырга вакыт җитә һәм… Мөсәгыйт тагын яңа роль үзләштерә: Курил утраулары янына барып чыга һәм зур десант корабльләренең берсендә сигналчы булып хезмәт итә башлый. Әмма, бәхетебезгә күрә, илдә яңа җилләр куба – армияне кыскартырга керешәләр. Аңа офицерлар мәктәбенә керергә тәкъдим итәләр, әмма булачак әдип баш тарта һәм бик дөрес эшли. Минем ышануымча, язмыш аны берничә тапкыр дөрес юлга этәргән, әлбәттә, хәрбиләр арасында да, спорт дөньясында да ул танылмый калмас иде, әмма әлеге очракларда татар әдәбияты, мөгаен, бер олы әдибен югалтыр – Мөсәгыйт Хәбибуллинсыз калган булыр иде.

«Язмыш мине яңадан Татарстанга алып килде, – дип яза автор үзенең истәлекләрендә. – Һәм һич уйламаганда бөтенләйгә калдым».

«Бер елга якын йөк машинасында эшләп алдым. Аннары мине механик иттеләр. Тагын бер елдан фатир бирделәр. Янә бер ел үтүгә, мине Баулы район газетасына эшкә чакырып алдылар. Менә кайчан миңа «язу чире» кагылды. Мин тормышымда күргән-белгән гадәти булмаган хәлләр турында хикәяләр язарга тотындым»[1 - Хәбибуллин М. Әдәбиятка юл салганда (үткәннәрдәге мизгелләр). Кулъязма.].

Нәкъ тиешле вакытында, булачак әдип әлегә җиде юл чатында торганда, аңа әдәбиятыбызның күренекле шәхесләре белән очрашырга насыйп була. Шагыйрь Сирин, укытучы-галим ШәйхиСадретдинов, язучылардан Гариф Ахунов, Гамил Афзал, аңа кыйммәтле киңәшләрен биреп, белем һәм әдәбият дөньясына кереп китәргә ярдәм итәләр.

Әмма әдәбиятның олы мәйданына чыгып танылганга кадәр бик күп борылмалы сукмаклар, киртәләр, каршылыклар аша узарга кирәк була. Тормыш дигәнең егетне әле уңга, әле сулга ора. Аларның төп бәһасен – һәм зыянын, һәм файдасын дигәндәй – барысын бергә кушып карап, автор үзе генә бәяли һәм үлчи алгандыр. Тик, безгә калса, шул тормыш дигән казанда кат-кат кайнау язучыга бүгенге югарылыкларга күтәрелергә ярдәм иткән кебек тоела. Чын, олы әдәбиятка аз гына соңлабрак аяк басса да, тора-бара икеләтә-өчләтә дәрт һәм көч салып эшләп, Мөсәгыйт Хәбибуллин теге калышу яисә «югалту» ны артыгы белән компенсацияләчәк, ягъни иҗат активлыгын кушып, укучыга артыгы белән «түләячәк». Дөресрәге, моны югалту дип тә булмый, чөнки ахыр чиктә нәкъ менә тормышның үзеннән чумырып алынган байлык, тәҗрибә аның иҗатына реаль буяулар, төсмерләр өсти, әсәрләрендә гәүдәләндерелгән характерларга дәлилле куәт, ышандыру көче сала, аларны тирән кешелеклелек идеяләре белән сугара.

60 нчы еллар ахырында, бигрәк тә 70 нче елларга чыккач, М. Хәбибуллин прозаның төрле жанрларында шактый кызыклы тәҗрибәләр ясый. Аның «Гөлсәхрә», «Киселгән каен», «Казан алмады», «Туй балдагы», «Яңа өй», «Өченче вагон» хикәяләрендә заманыбыз кешеләренең хәтердә калырдай образлары чагылып үтә— автор төрле профессиядәге һәм тормышка төрлечәрәк, үзенчәрәк караучы кешеләрнең эш-гамәлләрен психологик яктан ышандырырлык итеп нигезләүгә ирешә.

«Хәтер ярлары» (1977), «Унсигезенче яз» (1969), «Икмәк кадере» (1968), «Тау белән тау очрашмаса да» (1970) повестьлары, бигрәк тә «Чоңгыллар» (1973) һәм 80 нче еллар башында иҗат ителгән «Сулар үргә акса да» (1983) романнары прозабызга тормышны бик яхшы белүче һәм кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне җанлы геройлар образлары аша аңлатырдай каләм остасы килгәнлеген хәбәр иттеләр. Бу иҗат башка каләм әһелләренең, тәнкыйтьчеләрнең, тәҗрибәле әдәбият галимнәренең игътибарын да җәлеп итте. Каләмдәшләреннән Гариф Ахунов, Рафаэль Мостафин, Атилла Расих, Фәрваз Миңнуллин, Флүн Мусин, Хәсән Сарьян, Мансур Вәлиев, Фоат Галимуллин, Мәхмүт Әхмәтҗанов, Фатих Урманчиев, тарихчы галимнәр Әбрар Кәримуллин, Фаяз Хуҗин әдәбият сукмакларыннан үзенчәрәк атлап киткән, әле һаман да күпләргә яшь әдип булып тоелган Мөсәгыйт Хәбибуллинга кыйммәтле киңәшләрен бирергә ашыктылар, әсәрләрендәге кайбер кимчелекләрне алга таба булдырмау ысулларын эзләштеләр, уңышларын күреп сөенештеләр.

Һәр яңа әдәби күренешкә аеруча сизгер тәнкыйтьчеләрдән саналган Фәрваз Миңнуллин «Яңа өй» хикәясен укып, болай дип яза: «Язучы геройларның үзара мөнәсәбәтләрен, эчке кичерешләрен бик оста сурәтли, ул мәхәббәтнең һичкем башына килмәгән якларын ача, кеше күңеленең, кеше җанының әллә кайдагы тирән упкыннарына барып җитә»[2 - Миңнуллин Ф. Хикәя һәм хикәячеләр // Балта явызлар кулында. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. – 60・61 б.].

Әдәбият галиме Фоат Галимуллин әдипнең күп әсәрләрен күздән кичереп, тикшереп чыга, аларның укучыны мавыктыру серләрен ачарга тели, һәм моның әлеге әсәрләргә бик мулдан салынган тойгы-фикерләр, бигрәк тә кешеләрне ярату, аларга карата игелеклелек, мәрхәмәт хисләре, кешелекле мөнәсәбәтләрдән башка була алмавын дәлилле исбат итә. Шулай итеп, ул М. Хәбибуллин иҗатының үзәген һәм алга таба үсеш юнәлешен һәм киләчәген бик дөрес билгели[3 - Галимуллин Ф. Игелеклелек // Офыкларны алдан күреп. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – 130–146 б.].

Моның шулай икәнлеген 1976–1986 еллар аралыгында Казанда ике тапкыр татар телендә, Мәскәүдә өч тапкыр рус телендә китап булып басылып дөнья күргән «Чоңгыллар» («Водовороты») романыраслый. Әдәби җәмәгатьчелек, тәнкыйть әсәрне югары бәяләде.

«Чоңгыллар» романы басылып чыккач, Хәсән Сарьян аныкүп язмышлы, җитди проблемалы әсәр, бигрәк тә баш герой, колхоз җитәкчесе Талип Бикмуллин образы уңышлы эшләнгән дип билгеләп үтте. Әсәр безне дә Талипның уй-хыяллары, реаль эшләренә җәлеп итеп алып кереп китә, ә бу эшләр, бүгенге көндә дә гаять актуаль булган проблема – авылны яңача яшәтә башлау – аның тормышын индустриаль рельсларга күчерү мәсьәләләре белән дә бәйләнгән иде. «Роман әдәби яктан нык кул белән эшләнгән, һәм ул авторның әсәрдән әсәргә осталыгы үсә барганлыкны раслый. Мөсәгыйт Хәбибуллинның әдәби теле нык. Беркемдә очрамаган өр-яңа тәгъбирләре, чагыштырулары бар. Мин бу романны һич булмаган җитезлек белән укып чыктым. Чөнки андагы кешеләр язмышы күңелләргә үтеп керә – «тагы ни була, тагы ни була?» дип мавыктырып ияртеп алып китәләр»[4 - Сарьян Х. Уеңны уйдырып сал… – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – 18 б.].

Үз вакытында тәҗрибәле каләмдәшенең хәер-фатихасын алган М. Хәбибуллинга күңеленә якын һәм иҗади яктан өметле күренгән темаларны ачасы да ачасы гына иде бит?! Әмма ни гаҗәп! Нәкъ шушы үзенә зур уңыш һәм абруй алып килгән «Чоңгыллар» романы бүгенгәчә аның заман темасына язылган соңгы әсәре булып кала бирә. Әдип бу темадан бөтенләй читләшә, әлеге темага язудан туктый. Нәрсә булды икән соң?

Аның иҗатында зур борылыш ясала – ул алдагы иҗатын тулысынча тарихи романнар язуга багышлый. Әдип үзе моны болай аңлата: «Мине Таҗикстанга – дөнья читенә – язмыш үзе алып килгән булып чыкты. Мин мәктәптә тарих фәне укыта башладым. Ә дәреслекләрдә татарларга карата үтә ачы каһәр укыла. Еш кына дәрестә үк мине бимазалы уй баса иде. Безнең татар бабаларыбыз шул чиккә җитеп явыз булганнар микәнни?.. Үзем сөйлим, үзем бабаларыбыз турында уйлыйм. Нигә аларны Русия тарихчылары шул дәрәҗәгә җитеп яманлыйлар. Мин еш кына бабаларым өчен ояла идем, чөнки ул вакытта Русия тарихчылары язмаларына ышана идем әле. Алар ничек язган, шулай булгандыр кебек тоела иде»[5 - Хәбибуллин М. Әдәбиятка юл салганда (үткәннәрдәге мизгелләр). Кулъязма.].

Шул вакытта ул тормышында һәм иҗатында зур рухи борылыш ясаткан затларны – татар халкының чын тарихын яхшы белүчеләрне – Оренбург имамы Мөхәммәтҗан аксакалны, Габдрахман Таһирҗановны һәм олы галим-тюрколог Лев Николаевич Гумилёвны очрата. Аларның дәресләрен, лекцияләрен тыңлый, ихластан әйтелгән киңәшләрен ишетә, кыйммәтле тарихи чыганаклар белән таныша. «Болар минем бабаларым тарихы белән кызыксынуыма яңа ялкын өстәп җибәрделәр, – ди әдип. – Мин монысын да янә язмышыма юрадым. Соңрак, инде тәгаен тарихи әсәрләр язарга керешкәч, бу олы галимнәрне миңа Аллаһы Үзе җибәргәндер дигән фикергә килдем».

Шул көннән башланган әлеге ялкын сүнми-сүрелми – әдип иҗатын яктыртып тора. Л. Н. Гумилёвның «әдәби әсәрләр аркылы чын тарих мәгълүматларын үз халкыгызга тизрәк җиткерә алырсыз» дигән сүзләренә колак салып, М. Хәбибуллин дөнья галимнәре туплаган төрле чыганаклар буенча тарихны ныклап өйрәнергә, эшкәртергә, тәртипкә салырга керешә. Бу эзләнүләрнең беренче нәтиҗәле җимеше буларак 1985 елда «Кубрат хан» романы туа.

VI гасыр азакларында болгар ханы Кубрат, Таман ярымутравы, Азов диңгезе буйларын һәм Тын елгасының түбән якларын биләп, Бөек Болгар дәүләтен төзи. Бу урында без сүзне тарихны яхшы белүче Әбрар Кәримуллинга бирик: «Кубрат хан турында Мөсәгыйт архивлардан һәм төрле борынгы чыганаклардан бик күп мәгълүматлар җыя. Һәм, ниһаять, үзе хыялланган «Кубрат хан» романын язарга керешә. Әнә шунда аның күз алдында борынгы бабаларыбызның төс-йөзләре генә түгел, шөгыльләре, кием-салымнары, холык-фигыльләре, ни ашап, ни эчеп яшәүләре, ни белән кәсеп итеп, тереклек итүләре җанлана башлый. Әмма әле ул Кубрат ханнан ераккарак китәргә кыймый, гәрчә төрки-татар бабаларыбызның бик борынгылары – гуннар, кыпчак-болгарлар хакында белсә дә. Чөнки Кубрат хан турында, төрки-татар бабаларыбыз хакында мәгълүматлар аз була. Мәгәр өйрәнә башлагач, моңа да ачкыч табыла. Миңа калса, татарлар турындагы мәгълүматлар буенча беренче урында, һичшиксез, Кытай чыганаклары тора. Икенче урында – фарсылар, өченче урында – әрмән һәм Рим-Византия тарихчылары, дүртенче урында – гарәпләр, бишенче урында – руслар, алтынчы урын биреләдер татар галимнәренә. Әнә шуларның барысын да сөреп чыгып, чагыштыра-фаразлый алганда гына татар халкы турында хакыйкый тарихны язып булыр кебек миңа. Мөсәгыйт Хәбибуллин исә моңа әдәби образлар аша ирешеп ята»[6 - Кәримуллин Ә. Татар тарихына килгән әдип: китапка сүз ахыры // Хәбибуллин М. Хан оныгы Хансөяр: тарихи роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 248 б.].

Эзләнә торгач, М. Хәбибуллин бик кызыклы нәтиҗәләргә килә: татар халкы бик борынгы халык икән, һәм аның тарихи язмышы башка күп кенә халыклар тормышы белән тыгыз бәйләнештә булган. Шулай булгач, ул халыкларның борынгы тарихларын да белергә кирәк икән. Әмма боларны үзең генә белү җитми, укучыларга җиткерә белергә дә кирәк. Моңа тарих дәреслекләре аша гына ирешеп булмаячак. Кызыксынучылар аудиториясен киңәйтим, чын тарихны күпсанлы укучылар массаларына җиткерим дисәң, шул темаларны иңләгән матур әдәбият әсәрләре иҗат итәргә кирәк. Ә әдип моны эшли ала һәм М. Хәбибуллин тарихи романнар язарга керешә. Ул гына да түгел, алга таба үзенең иҗат кыйбласы тик шушы юнәлештә генә икәнлегенә инана.

1981–1984 елларда иҗат ителгән «Кубрат хан» романының үзәгендә моннан ундүрт гасырлар элек хәзерге Төньяк Кавказның Таман ярымутравында күпсанлы ыругларны берләштергән Бөек Болгар дәүләтенең барлыкка килеп яшәп ятуы, анда христиан һәм ислам диннәренең көчәюе, мәҗүси йолаларның алар тарафыннан йотыла баруы һәм, ниһаять, дәүләтнең таркалуы, андагы шәхесләр һәм ыруглар фаҗигасе сурәтләнә. Кубрат хан белән төптәңре Ирсан арасындагы көрәшне әсәрнең төп тамыр сызыгы дип санап була. Аңардан башка укучының күз алдыннан бик күп җанлы образлар— Кубратның якыннары, балалары, аның даирәсенә кагылышлы күпсанлы персонажлар үтә: хатыны Аппак, кызлары Чәчкә, Илбарис баһадир, Балкар илхан, Аспарух илхан, Аслан илхан, шулай ук Византия илчеләре, философлары һ. б. бик күпләр әсәрнең шактый чуар һәм кызыклы образлар җыелмасын тәшкил итә.

Тарих сәхифәләрен эзлекле актара торгач, М. Хәбибуллинһәр татар кешесе өчен истәлекле һәм кадерле чорга – ХII – ХIII гасырның тарихи вакыйгаларына – Урта Идел-Чулман буйларында Болгар дәүләте яшәгән чорга килеп чыга. Аның төзелүе, ныклап аякка басуы, чәчәк атуы турындагы «Илчегә үлем юк» (1990), шул дәүләт белән идарә итүчеләрнең берсе – Илһам ханның баскынчы дошманнарга каршы көрәше үзәккә куелган «Хан оныгы Хансөяр» (1997) һәм «Аллаһы бүләге» (1999) романнарын иҗат итә.

Ул гына да түгел, әдипнең игътибарлы карашы чиксез тарих дәрьяларының бик зур киңлекләрен иңләп ала. Ул үзенең игътибарын бер-берсеннән байтак нык аерылып торган ике дәвергә юнәлтә һәм бердәй тырышлык белән ике өлкәне: бик ерак тарихны һәм яралары, җәрәхәтләре күңелләребездә әле дә төзәлеп җитмәгән чорны – моннан әле биш йөз еллар элек кенә яшәгән Казан ханлыгы чорын күрсәтергә теләп, каләмен тибрәтә.

Бик ерак тарих дигәне «Атилла» (2001), «Батый хан һәм Ләйлә» (2002), «Айбиби» (2004) исемле тарихи романнарда чагыла. Миңа калса, бу китаплар арасында хәзерге укучыга аеруча уңышлы рәвештә тәкъдим ителгәне дип шәхсән әнә шул соңгысын— «Айбиби» не әйтер идем. М. Хәбибуллин романнары арасында кирәгеннән артык озынга сузылганнары да очраштыра. «Айбиби» исә геройларның образлылыгы, хисләренең эмоциональ сурәтләнеше, диалогларның оста бирелеше өстенә үзенә бертөрле җыйнак пөхтәлек белән аерылып тора. Автор китапны зур тарихи белешмә белән ачып җибәрә, хазарлар, Хазар дәүләте һәм аның безгә – татарларга – бәйләнеше-мөнәсәбәте турында дөнья галимнәренең тарихи чыганаклары буенча татар һәм рус телендә язылган белешмә белән тәмамлый. Шәхсән минем үземне әнә шул тарихи мәгълүматлар әлеге әсәрнең эстетик эшләнеше белән бер үк дәрәҗәдә җәлеп итте.

М. Хәбибуллин Казан ханлыгы чорына караган «Шайтан каласы» (1993), «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный» (1996) романнарын язды. Авторның күп әсәрләре берничә тапкыр һәм татар, һәм рус телләрендә басылып чыгу фактларын да искә алсак, әдибебезнең нинди олы, кирәкле, игелекле эшләр башкаруын күреп таң каласың.

М. Хәбибуллин әсәрләрдә сызган эзләрдән йөреп, укучы үзенең хыялында яисә фаразларында гына булган күренеш-картиналарны яңарта ала. Автор иҗат иткән романнар эзлекле бербөтен, хәтта ниндидер бер система хасил итәләр. Әлбәттә, аларны кабул итү өчен укучының үзеннән дә ниндидер омтылыш, кызыксыну сорала— татар җанлы, ата-бабаларын һәм аларның ерак буыннары белән кызыксынучы татар баласы өчен бу бигрәк тә кирәк – автор үзе дә иң беренче чиратта нәкъ әнә шундыйларны күз уңында тотып иҗат итә булса кирәк. Һәм укучының үзеннән, аз-азлап кына булса да, тарихның чын барышын ачыкларга теләү, аның хакыйкати чыганакларына таянып, шуларның тәгаенлегенә ихтирамлы ышаныч булдыру бу әсәрләрнең дөньяны танып белүдә һәм кешеләрне тәрбияләүдә әһәмияте тагын да үскәнлеген аңларга кирәк була торгандыр.

Әдип зур осталык белән аерым бер чор яисә вакытның фараздай кабул ителерлек нокталарына кагыла, кызыклы әдәби сюжетлар тудыра, алар шул заманның җанлы образларына, сурәтләренә әвереләләр һәм безне – бөтен рухыбызны, батырлыгыбызны, җаныбызны – шунда алып китәләр. Вакытлыча гына булса да, үзебез дә шул чор, шул заманнарның җанлы шаһитларына, замандашларына әвереләбез. Шул ук вакытта әсәрләрдәге тормыш күренешләрен тик иҗатчы тарафыннан җанландырылган фараз яисә шартлы вариация рәвешендә кабул итәргә кирәклеге хакында да онытмыйбыз.

Авторның үзалдына укучыларны кызыксындыру, мавыктыру, билгеле бер тарихи чорның геройларына, шәхесләренә, хәлләре-вакыйгаларына, фактларына игътибарыбызны юнәлдерү бурычын гына куйган булуы да мөмкин. Әгәр дә шулай икән, монысы да кечкенә әйбер түгел. Ерактагы калын-калын катламнар астында күмелеп калган, чуар һәм буталчык тарих сәхифәләрен нәкъ булганынча төп-төгәл, тулы дөреслегендә ачып бирүгә әдәбиятчылар дәгъва итә алмыйлар һәм аңа омтылмыйлар да. Бу эш башлыча тарих фәне белән махсус шөгыльләнүчеләргә – профессионалларның үзләренә кала. Гомер көзләрен матур язларга әверелдереп яши белүче олы шәхес – Татарстан Республикасының халык язучысы, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, язучы Мөсәгыйт Хәбибуллин – әнә шундый гадел тарихчыларның күзәтүләренә, ачышларына колак салырга тырыша һәм, дөреслек юлыннан барып, матур нәтиҗәләргә ирешә.

Рифат Сверигин, 2007

Атилла

Тарихи роман

Бу романны соңгы биш гасырда азатлык юлында

корбан булган шанлы татар халкының

каһарман улларына багышлыйм.

    Автор

Безнең эраның I гасырларында төрек каганлыгы эчке сугышлар нәтиҗәсендә ике зур төркемгә бүленә. Төрекләрнең бер өлеше Кытай империясе канаты астына сыена, икенче өлеше, олау-кибетләрен, хатын-кызларын югалта-югалта, яу-орышлар аша көнбатышка таба юл яра һәм 155–158 елларда Җаек-Идел елгалары арасындагы далага чыгып, биредәге сармат һәм фин-угор кабиләләре белән кушылып, көнбатыш төрекләрнең ил-дәүләтен төзи. Язма тарихка кереп калган бу күчештән соң 200 еллар үткәч кенә, көнчыгыш дала-җәйләүләреннән кузгалганда кибет-олауларын һәм хатын-кызларын югалткан төркиләр, куәтле көчкә әверелеп, биредә көн күрә башлыйлар.

    Л. Н. Гумилёв

Ләкин монда инде аларны, Кытай тарихчылары кебек, «хуннар» яисә «унуклар» дип түгел, ә «гуннар» дип, ары таба «болгарлар», «кыпчаклар», бүген исә «татарлар» дип атыйлар. (Ассызык авторныкы.)

«Атаклы Атилла 395 елда туа. Мәңгүк атлы хөкемдар улы. Ул утыз өч буынга кадәр үзенең бабаларын белгән».

    Весс Робертс. АКШның Хәрби һава көчләре киңәшчесе,
    фәлсәфә фәннәре докторы

Гуннар ханы Атилла кул астында корал йөртә алырлык 700 мең кеше була. Атилла сәясәтен тормышка ашыра башлаган гуннар бер-бер артлы җиңү яулыйлар. Гуннар якынаюын ишетеп, халык кала-авылларын ташлап китә, күп очракта аларга сугышып торырга да туры килми… Ауропа озак вакытлар Атилладан куркып яши һәм аны күралмый. Данте Алигьери үзенең «Илаһи комедия» сендә болай дип яза: «Аллаһы Тәгаләнең Атиллага кулы җитте, һәм ул аңа җәзасын бирде». Ауропалылардан бигрәк тә венгрлар Атилланы горурланып искә алалар: «Без, көнбатыш кешеләре, Атилланың тулы һәм тирән мәгънәгә ия булган фикерләрен әле булса аңлап бетерә алмыйбыз». Цезарь да (никадәр данлыклы булса да!), Бөек Александр да Атиллага хас сыйфатларга тулысынча ирешә алмаганнар…

    Весс Робертс «Гуннар императоры Атилланың
    лидерлык серләре» китабыннан

440 елларда Атилла утрак тормышка күчә. Ул Дунай елгасы буена «Илембул» дигән кала күтәртә. Халыклар бу каланы «Гунстан» дип йөриләр.

    Автор

Беренче китап

1

Орыш кырында каты яраланган Шимбай ханны угланы Мәңгүк алып чыкты. Ул үзенең елгыр алае белән дошманнарны ера-ера, кылычы белән уңга-сулга селтәнә-селтәнә, күкрәгенә ук кадалган атасы кырына үтте, ат ялына капланган ханны ияреннән суырып алды да, алае яклавына сыенып, орыш кырыннан чыгып чапты. Гаҗәбе шул булды: ике яктан да югалтулар күп булгангамы, «унуклар» дип аталган ак төрекләрнең олау-кибетләрен һәм хатын-кызларын кулга төшергәнгәме, дошман аларны куа килмәде. Дошман тырнагыннан котылган Мәңгүк угланга икенче көнне орыш кырында шактый югалтуларга дучар ителгән Сакмар меңбаш белән Көнбаш атакай килеп кушылдылар.

Шимбай ханның хәле авыр иде. Юлны кисеп аккан елганы кичүгә, унуклар ашыгыч рәвештә киез йорт кордылар, каты яраланган хан гәүдәсен, ат өстеннән алып, сак кына ак киезгә кертеп салдылар. Нидер өмет итеп, үлем белән тартышып яткан Шимбай ханның ярасын кара төрекләр аксакалы Көнбаш атакай карады. Хан ярасына ул ниндидер төнәтмәләр сөртте, бөркет каурые белән ханның канланып кипкән иреннәренә шифалы су тигезеп торды, ахыр килеп, ук тигән яраны, өшкерә-өшкерә, ялкын белән көйдерде. Әмма унуклар санында йөргән ак төрекләр тарафына Тәңре әҗәле юл ярган булган икән инде— сихәтләнмәде хан, хәле бер дә җиңеләймәде. Алай да Көнбаш атакайның тырышлыгы бушка китмәде, өшкергән ялкынның ярдәме тидеме – бер мәлгә аңын югалтып торган Шимбай хан күзләрен ачты, үзе тирәли тезләнеп утырган угланнарына, туганнарына, ахыр килеп, Көнбаш атакайга бакты. Атакайга нидер әйтергә дип кипшергән иреннәрен ачарга итте, ымсынып куйды, иллә авызыннан сүз чыкмады, тик күз төпләреннән тәгәрәп чыккан ике бөртек яшь бертын тынып торды да бит-сакалы буйлап аска тәгәрәде, соңгы мәлдә бер яшь бөртеге җирән сакал эченә кереп сеңде, икенчесе сакалында бераз эленеп торды да, ак киезгә төшеп, тәгәрәп югалган терекөмештәй юкка чыкты. Бу инде Шимбай ханның соңгы сулышына Тәңре җибәргән ишарә иде. Әмма алай булмаган икән әле, Тәңре кодрәте белән, үз куәте илә Шимбай хан янә күзләрен ачты һәм, барысын да гаҗәпкә калдырып, туганнарына, угланнарына бакты, күз карашын Көнбаш атакайда туктатып, ап-ачык итеп:

– Көнбаш атакай, Тәңре кылычын Мәңгүк угланга тапшыр. Дулу ыруы ханы Шимбай әйтә сиңа моны. Яз килү белән, бабабыз Угыз хан җәйләгән Җаек-Идел елгалары арасындагы далага таба кузгалыгыз. Ата-бабаларыбызның ил-даласына. Идел аръягындагы күрше сарматлар белән бәхәскә кермәгез, тату яшәргә тырышыгыз. Минем хыялым Мәңгүк углымны Сармат хан кызына өйләндереп, ике зур кавемне бергә кушу иде – Тәңрем язмаган булып чыкты. Инде сез кавышырга тырышыгыз. Угорлар илтотары Куриш – минем киявем, хатын-кызлар алырга аңа барыгыз. Килешер, ярдәм итәр, ипле кеше, ил сөючән адәм. Сармат хан үлгәч, миңа ирештерделәр, ил белән шаһиншаһ углы шаһзадә Бәһрам идарә итә икән, Мәңгүк углыма ярәшкән хан кызы Сафурага өйләнгән, диделәр. Күрше хакы – Тәңре хакы, аның белән дә тату яшәргә тырышыгыз. Кызларга кытлык туса, сарматлардан да сорарсыз. Ил-җәйләүләребезгә кермәсәк тә, Сармат хан белән дуслыкта булдык, кызлар алыштык, кызлар бирештек – бер-беребез белән дустанә-тату яшәдек. Кылган игелек кырда ятмый, ят булса да, Бәһрам бәк тә юл өстенә аркылы ятмас. Мин, унукларның ак төрекләре ханы Шимбай, ил-халкымны туган туфрагыма алып кайта алмадым. Анагай туганыемны якларга барып, ыру-кавемемне зур югалтуларга дучар иттем. Моның өчен Тәңрем мине кичермәде, иң яман җәзасын бирде…

– Синең монда гаебең юк, юк, Шимбай хан, рәнҗеп китмә, юкка үртәлмә. Соңгы мәлдә Анагай илә Мөртәт ханнар хыянәт юлына бастылар, унукларны кыен хәлгә калдырып, Кытай гаскәриләре ягына чыктылар. Каһәр аларга, каһәр!..

Ләкин Шимбай хан Көнбаш атакайга җавап бирер хәлдә түгел иде инде, аның башы кисәк бер якка авышты, гәүдәсе тартышып алды һәм сузылып тынып калды. Угланнар, туганайлары бер-берсенә карашып алдылар да башларын түбән иделәр.

Ә кич якта корылган йорт янына яшь тай китерделәр һәм йорт тирәли тугыз тапкыр әйләндерделәр дә иреккә җибәрделәр. Яшь тай, койрыгын чәнчеп, утлап йөргән анасы янына чапканда күрделәр: тайның анасы аны кешни-кешни каршы алды. Шулчак Көнбаш атакай Сакмар меңбашка таба борылды да:

– Бүген үк кабер казый башлагыз, ә иртәгә тайның анасын тотыгыз да кабер кырына китерегез, – диде.

Көнбаш атакайның әйтүенчә, Шимбай ханның куәтле һәм гайрәтле җаны яшь тайга күчәргә тиеш, ә тай анасы исә Шимбай каберенә ятарга хокук ала – ханга теге дөньяда хезмәт итәчәк.

Икенче көнне кояш чыгуга, унуклар кавеме тезләнеп туып килгән якты көнне каршы алды һәм Тәңреләреннән туып килгән көннәрен игелекле итүләрен теләп дога кылды. Ахыр буралап казылган кабер янына юнәлделәр. Ак киезгә салган Шимбай хан мәетен сак кына буралап куелган кабергә төшерделәр. Җеназаны борынгы Угыз бабалары кылган йола буенча җирли алмадылар. Үз теләкләре белән хан кырына яткырыр өчен яннарында хатын-кыз заты юк иде. Шимбай хан каберенә Тәңре кылычыннан башка барлык кием-салымнарын, коралларын һәм ат дирбияләрен салдылар да тәүге тай анасын чалып ташладылар. Тәңре илчесе Әҗәл Шимбай хан җаны артыннан килгәнче дип, кабергә өч көнлек ризык һәм кымыз куйдылар, аннары, мәет өстенә догалар укый-укый, алтын кебек арпа бөртекләре сиптеләр. Бары тик шуннан соң гына мәетне күмәргә керештеләр, һәр кеше, очлымына тутырып, кабер өстенә туфрак ташыды, бу эш кич кояш баеганчыга кадәр дәвам итте, яңа көн тууга, бу гамәл янә кабатланды. Әнә шулай өч көн буена кабер өстенә туфрак өйделәр. Җиденче көндә кабер өстенә өелгән балчыкны әйбәтләп очладылар да, тугызынчы көн дигәндә, очланган кабер өстенә ак киез менгереп җәйделәр, һәм орыштан исән калган барлык унуклар кабер тирәли бастылар һәм, Көнбаш атакай кулын күтәрүгә, барысы да тезләнделәр дә чыгып килгән кояшны каршы алдылар. Әнә шулай унуклар Тәңреләреннән Шимбай ханга тыныч йокларга фатиха алдылар. Көнбаш атакай, Тәңре кылычын тотып, кабер өстенә менде һәм үз янына Атилланың атасы Мәңгүк угланны һәм егетлек язларына яңа гына аяк баскан, билләренә кылыч тагарга хокук алган Рухил, Рамул һәм Биләү угланнарны дәшеп алды. Бары тик шуннан соң гына Көнбаш атакай Шимбай хан васыятен үтәргә кереште. Иң әүвәл ул тантаналы төстә Тәңре кылычын Атилланың атасы Мәңгүккә тапшырды һәм аны Ил ханы итеп игълан итте, кабер тирәли баскан халык өч тапкыр: «Ур-ра, ур-ра, ур-ра!» – дип кычкырды.

Атилла олан боларның берсен дә рәтләп күрмәде дә, ишетмәде дә, аның күз алдында кояш нурларында ялт-йолт итеп торган, тураннар күңелендә сихри вә могҗизаи көчкә ия булган Тәңре кылычы кисәк илаһиланды, гүя телгә килде, әле йөз-нуры күккә барып тоташты, әле далага сузылып ятты, әле ялкынланып, дөрләп яна башлады. Олан янында басып торган тимерчеләр башы Тугран, Атилла оланның кылычка карап сихерләнүен күреп, олан иңенә кулын салды һәм тыныч кына, гүя аңа әйтмәгәндәй:

– Ундүртенче языңа аяк баскач та, андый кылыч синдә дә булыр, олан, – диде.

Тимерчеләр башы авызыннан бу сүзләрне ишетүгә, Атилла олан бер мәлгә ачкан авызын ябалмый торды, ул нәүмиз рәвештә остага текәлде. Әмма тимерчеләр башы, тәүге сүзен әйтмәгән дә кебек, кабер өстендә барган тантанага карап тора бирде. Атилла олан, сабыры төкәнеп, останың чикмән чабуыннан тартты:

– Тәңре кылычын син ясадыңмы?

Бу сорауны оланнан көтмәгән тимерчеләр башы олан янына чүгәләде һәм, бала ишетелерлек кенә итеп:

– Ундүртенче языңа аяк басу белән, синең билеңдә шундый ук кылыч булыр, олан. Тик бер шарт куям сиңа: яшең ундүрткә тулганга кадәр син бу хакта беркемгә дә бер сүз дә әйтмисең, – диде.

– Син аны миңа киләсе язга ук ясарсың, тимерчеләр башы.

Атилла оланның бу җавабына тимерчеләр башы ирен чите белән генә елмаеп куйды һәм як-ягына карап алды, ул чарасыз калган кешегә охшап киткән иде. Тимерчеләр башы Атилла оланга бер сүз дә әйтмәде, баланың башын күкрәгенә кысты һәм күлмәге аша тойды: оланның йөрәге дөп-дөп тибә иде. Оста аны читкәрәк этәрде, күзләренә карады һәм олан күзләрендә чаткылар күргәндәй булды.

– Олан, Атилла олан, – диде тимерчеләр остасы, нәүмизләнә төшеп. – Атилла олан, ясармын мин сиңа ул кылычны, Тәңре кылычыннан да хәтәррәк итеп ясармын. Әйе, Тәңре язган булса.

– Тәңре язар, язар, – диде Атилла олан, торган саен кыюлана төшеп.

Тимерчеләр башы Атилла оланның иңнәреннән кулын алды, янә күзләренә карады.

– Олан, олан, тик без бу хакта икәү генә беләбез. Ишетәсеңме, икәү генә. Ә хәзер Тәңре белән ант ит! Атам-анам белән ант итәм, кылыч әзер булганчы, бу хакта берәүгә дә әйтмәм, диген.

Атилла олан зәңгәр күк йөзенә карап алды, балалыгы белән Тәңрене күрмәк итте бугай, үзенчә киңәшеп алдымы, булган хәлләрдән тагы да шатлана төшеп:

– Мин Тәңремне күрдем, күрдем, оста, ул миңа фатихасын бирде, бирде! – диде.

Шул мәлдә күктә могҗиза булып алды, күктә түгәрәк шар хасил булды. Шар әле ялт-йолт итте, әле уңга, әле сулга атылып китте һәм ничек пәйда булган булса, шулай ук күздән дә язды.

– Тәңре синең антың кабул итте, олан, итте! – диде оста, булган хәлгә баладан битәр үзе таң калып.

– Итте, итте, оста, итте! – дип, баскан урынында сикеренгәләп алды Атилла олан.

– Олан, – диде оста, янә як-ягына каранып алды. – Мин ул кылычны сиңа табармын. – Тимерчеләр башы янә баланы күкрәгенә кысты һәм колагына: – Син ул кылыч белән ярты дөнья халкын кул астына җыярсың, ата-бабаларың ирешмәгән биеклеккә ирешерсең… Зур-зур калаларда яшәгән римлыларга кадәр барып җитәрсең, башбирмәс готларны буйсындырырсың. Алар бездән коллар алалар, син аларны колбиләүчелектән азат итәрсең… Син римлыларны мәңге-мәңге коллар тотудан, коллар хезмәтеннән файдаланудан туктатырсың. Моның өчен сиңа башта готларны җиңәргә туры килер. Готлар сатып яталар колларны римлыларга.

– Готлар нинди халык соң, кай тарафларда яшиләр алар?

– Әйтәм ич, готлар римлыларга коллар сатып көн күрәләр, ә римлылар исә алар саткан колларны, теге бичаралар үлгәнче, тамак исәбенә эшләтәләр һәм аларны «ике аяклы хайваннар» дип җәберлиләр.

– Мин синең кылыч белән шул колларны римлылардан коткарырга барырмынмы?

– Барырсың, олан, барырсың. Анда барыплар җиткәнче бик күп илләрне, елга-далаларны кичәрсең, һәм мин ясаган кылыч синең юлдашың булыр.

– Халкым да, баш тимерче Тугран!

– Әйе, халкың да, халкың да, олан.

Бөтен дала һәм күрше-тирә халыкларны тетрәтеп торган унуклар сурәтендә йөргән ак төрекләр кавемендәге Шимбай хан оныгы баш тимерче сүзләренә ихлас күңелдән ышана иде. Ул үсмерләргә хас самимилек белән могҗизаи көчкә ия кылычны ясаучы баш тимерчегә карап торды-торды да:

– Мин сиңа ышанам, оста, атам ышанган кебек ышанам, – диде һәм тимерченең кытыршы каты кулын кысты.

Ул арада Тәңре кылычын кулына тоткан Мәңгүк ханны азамат егетләр, ак киезгә утырткан килеш, түбән таба алып төштеләр һәм, Угыз бабаларыннан соң килгән һәр ханның исемнәрен телгә ала-ала, тугыз тапкыр янә кабер тирәли әйләнеп чыктылар. Атилла оланның атасы кулындагы Тәңре кылычы һаман ялт-йолт килде һәм шуның белән Атилла оланны гына түгел, тантанага җыелган һәммәсен дә сихерләде.