Читать книгу Күңелем фасыллары / Мгновенья души (Голфия Загитовна Исхакова) онлайн бесплатно на Bookz
bannerbanner
Күңелем фасыллары / Мгновенья души
Күңелем фасыллары / Мгновенья души
Оценить:
Күңелем фасыллары / Мгновенья души

3

Полная версия:

Күңелем фасыллары / Мгновенья души

Гөлфия Исхакова

Күңелем фасыллары. Шигырьләр

Исхакова Голфия Загитовна

Мгновенья души



Шигырьләр



© Татарстан китап нәшрияты, 2017

© Исхакова Г. З., 2017

I

Бар байлыгым – җыр-шигырьдән

Тулып ташкан

Кире кайтмый берни дә

Бу вакытның мизгеле дә кире кайтмый,Бер яфрак та ике тапкыр җиргә ятмый.Аккан сулар челтер-челтер ага тора,Үтә гомер, язмыш юлын бора-бора.Җылы өстәп шатлык килә, кайгы китә,Кайчагында бәхет өчен бер сүз җитә.Беләсеңме-белмисеңме кадерен, үтәГомер, көзнең толымнарын сүтә-сүтә.Китмәс сыман таңнар ата алсуланып,Алыштыра аны төннәр моңсуланып.Сүнмәс дигән йолдызлар да бер атыла,Кояш булып кояш поса тау артына.Алышына көннәр, һава, давыл, рәшә,Туктап тормый, тормыш – сынау, алга дәшә.Мизгелләрнең кайтмаслыгын белсәк тә без —Калдырырга килгән җиргә якты бер эз.

Бар байлыгым

Бар байлыгым – җыр-шигырьдәнТулып ташкан җанымдыр.Илһам биргән илаһи көч —Сызылып аткан таңымдыр.Моң түгәргә өндәп торганСу буйлары, талыдыр.Хисләремнән кәрәз койган,Шигырь – татлы балымдыр.Тамам, тамам, диеп торган,Пешкән кызыл курамдыр.Күңелгә – дәрт, каләмгә юлШулар ярып торадыр.

Телисеңме?.

Телисеңме? – Җырдагы сүзең булам.Телисеңме? – Моңнардай ташып тулам.Телисеңме? – Сүнмәс утларга салам.Телисеңме? – Бары җыр булып калам.Телисеңме? – Гөлләр булам яныңда.Телисеңме? – Нурдай кунам җаныңа.Телисеңме? – Чыктай күкләргә ашам.Аңла гына, син, дип, көн дә саташам.Телисеңме? – Яндырам да көйдерәм.Телисеңме? – Башың күккә чөйдерәм.Телисеңме? – Ачам барлык серләрем.Бары син ул… бердәнберем дигәнем.

Шигырь туа

Төн… Тулай торак… Ә укуЗалында көн яктысы.Шул төннәргә шигырь булыпТама җанның яртысы.Мөдәррис ӘгъләмҖәйге төн. Яктылык кунганГөлләр тулы тәрәзгә.Умарта корты да йоклый,Төшләр күреп кәрәздә.Әкрен генә ай югала,Таратып болытларны.Шифасын татый үләннәрСарган көмеш чыкларның.Бары шагыйрь берни күрми,Чарлый сердәш каләмен.Хыял диңгезендә гизгәнУл яртысын галәмнең.Таңга калдырмый әйтәсенӘйтеп каласы килә.Сүзләреннән әйтерсең ләҖан җылысы сибелә.Ә урамда бу вакытны,Нур сузылып, таң ата.Яңа сауган җылы сөттәй,Өстәлдә шигырь ята.

Безнең якта җир дә җырлый

Безнең якта барсы җырлый:Җырлый яшь тә, карты да…Таллар җырлый, урман, таулар —Барсы җырлый, барсы да.Шәмсия ҖиһангироваБезнең якта җилләр җырлыйТабигать сәхнәсендә.Гасыр буе әверелгәнФасыллар әшнәсенә.Чыңга күмеп чишмә җырлый,Улаклары баскычтай.Тирә ягында сихри моңЙөрәк ачыр ачкычтай.Яңгырлар җыры уятаҖәйге матур төннәрдә.Кош җырыннан ал таң ата,Бәхет теләп иртәгә.Чәчәкләр җырлый, йолдызлар —Җил дирижёр чыңнарга.Безнең якта җир дә җырлый,Кушылып милли моңнарга.

Күңелем фасыллары

Минем күңел табигатьтәй,Фасыллары мең төрле.Кояшлы була, томанлы,Чишә алмаслык серле.Көннәрем кайчак бөредәГөлләр булып түгелә.Назланып җылы җилләрдә,Шау чәчәккә күмелә.Очып-очып, карлар кунаКүңелем кырларына.Моң өсти алар җанымныңСагышлы җырларына.Гәрәбәдәй яфрак тамаАлтынланган көзләрдә.Алмаларның алсулыгыКуна шулчак йөзләргә.Язмыш дигән җилләр исеп,Күңел нечкәртеп тора.Туачак һәрбер көнемәМең төрле ятьмә кора.Бер елата, бер җырлата,Ялгый сынган күңелне.Мизгел булып үтеп бара,Минем гомер түгелме?

Юксынам

Шигъри юлга салам сөюемне,Бер бушансын әле күңелем.Беләм инде, җаным, бу тормыштаОчрашулар мөмкин түгелен.Яшьлегемнең хатирәсе булып,Татлы хыялымда калырсың.Уйларымда гына чынга ашып,Мине алга әйдәп барырсың.Ә мин, сиңа шигъри юллар атап,Хисем җырларыма салырмын.Җанга учак яккан яз-көзләрдәнЯшәү өчен көч-дәрт алырмын.Бер мизгелгә исемнән чыгармый,Тормыш сыный минем түземне.Йөрәк тынмый, «Яратам!» дип тибә,Юксынам шул һаман үзеңне.

Оныттырмам һәм онытмам

Оныттырмам теләсәң дә,Яратасың бит, беләм.Уятырмын, тәрәз шакып,Ягымлы җырым белән.Наз булып тамармын кичен,Төшләреңә үрелеп.Бөре ачармын бакчаңда,Кызыл таҗга төренеп.Салават күпере булып,Зәңгәр күктән багармын.Күңелеңә иң ятышлыМоңнар булып агармын.Оныттырмам һәм онытмамГомеремнең җәйләрен.Сине гел назда коенганЯзларыма әйдәрмен.

Җавапсыз мәхәббәт

Кайчак болыт арасыннан чыгып,Парлыларны күзли Ай-егет.Бер сөясе, сөеләсе килә —Тынгы бирми аңар шул өмет.Ятлар серен тыңлап көнләшсә дә,Сөйгәннәргә якты юл яра.Ялгызларның тәрәзенә бакса,Нурларына көмеш моң сара.Таныш аңар үксез, боек йөзләр,Җанын җепкә ярган серләрне…Яшен түгеп бушатасы килә,Юк кочарга йомшак мендәре…Кул сузымда – бәхете!.. Нигә күрми?Берәү шулай язмышына күнә.Яңа көнгә якты өмет баглап,Айны көтеп, Чулпан йолдыз сүнә.

Белмисең…

Белмисең шул күңелемдә ни барын…Диңгез сыман төпсез, чиксез моң-зарым.Күзләремдә фәкать алар чагыла,Очар коштай җаным канат кагына.Сизмисең шул уйларымда ни барын…Уй-йомгакка чорнап була Җир шарын.Уймак-уймак үткән язмыш – юл башы,Сизәм: алда үтәр юлның күп ташы.Күрмисеңме, гомер ничек тезелгән?Чияләнеп бәйләнгән дә өзелгән.Кабаланып әйтәм сүзем – вакыт тар,Сабырлыкта читләр эзләр алтын бар.Теләмисең аңларга да үземне,Шигырь итеп үрәм әйтер сүземне.Кунак булып кер дә күңел түремә,Җитәкләшеп атлыйк көзнең үренә.

Гөлләр булып ачылам

Салкын булса да урамда,Күңелемдә якты яз.Йөрәгемә кояш сыйган,Җанга тулып ташкан наз.Күкне болыт капласа даТарала уйларымда.Хыялда йөрим, парлашып,Агыйдел буйларында.Яңгыр койса, кар яуса даҖылыта йөрәк җылың.Күз карашың бер эретә,Бер сыза күңлем кылын.Җилләргә каршы торырлыкКөч алам сөюеңнән.Гөлчәчәк булып ачылам:«Яратам!» – диюеңнән.

Авыр икән…

Сине бүтән яратмаска булдым,Исләремә төшеп йөдәтмә.Авыр икән синнән аерылу,Һәрбер сүзең сеңгән йөрәккә.Төшләремә килеп кермә бүтән,«Сагынам» дип әйтмә, «сөям» дип.Үткәннәргә кире кайтулар юк,Тынычлык бир миңа, кит син, кит!Күзләремә карап ялварсаң да,Сүзләреңә инде ышанмам.Сиңа булган сөюемне бүгенАк юлларга язып бушанам.Йөрәгемнән бер таш алып атыйм,Җиңеләеп калыр сагышым.Күз яшьләрем моңын агызыр да —Юлга салыр гомер агышым.

Бер эздән

Картаябыз икән,Бүген күрдемСинең йөздән.Язмыш үзе тарта —Калышсак таӘз-мәз генәБер үк салган эздән.Нәсел очым үткән,Әби-бабай,Әти-әниҺәм менә мин.ТамырларданАерылыргаҺич кенә теләмим.Көзем көтә алда,Хәтер ятлый,Җәем – артта.Әй, вакыт әйдәкли,Тотып булмый,Ертып булмый,Ак кышларга тарта.Яфрактай коелаБер-бер артлыАйлар, еллар.Көтә алда тынлык,Мәңгелек җир —Каберлекләр,Бары күкләр елар.Картаябыз икән…

Нигә?

Үзең генә китү җитмәгәнме?Йөрәгемне урлап алып киттең.Өмет чаткыларым чатнап сүнде,Ник син мине үксез, ялгыз иттең?Җансыз булу гына җитмәгәнме?Хисләремне тегәр җепкә сүттең.Хыялларда инде дәрья гизмәм,Очар канатларым таптап үттең.Мин яратмам башка беркемне дә,Син башканың күңел кылын чирттең.Җәйләремдә сөю гөлләремнеңБөреләрен ачылмаслык иттең.Нигә?..

Ярат, димим

Ярат, димим. Үзем янам, үзем көям,Яшьлегемә кабат кайттым, өзелеп сөям.Язмышлардан узмыш юкны белсәм дә, минЙөрәгемә күтәрә алмас сагыш өям.Ярат, димим, өметемнең чиген уям…Җәфаланам, кабат-кабат йозак куям.Көзгә кергәч янып пешкән алма сыман,Бәхет кәсәм, сиңа сөю суты җыям.Ярат, димим. Булдыралсаң, әйдә, оныт!«Хуш!» – дип әйт тә йөрәгеңнән алып ыргыт.Нихәл итим?.. Бәргәләнәм, өзгәләнәм,Бары син дип яши җаным, утлар йотып.

Адаштыкмы әллә без?!

Еллар үтә, исемең телдән төшә,Назлы сүзләр кала томанда.Сөю тулы кайнар сулышыңныХәтер генә саклый һаман да.Әллә чынлап, әллә уйнап әйткәнУл чагында сөю сүзләрең —Минем өчен Чулпан йолдыз иде,Керсез диңгез иде күзләрең.Әллә язмыш, әллә без адаштыкБу дөньяның сансыз юлында.Бер күрергә зарыгып таҗын койганИке чәчәк булдык болында.Син үзгәрдең, мин дә бүтән хәзер,Үзгәрде шул инде заман да.Хәтер генә сүнми, хисләр яна,Йөрәк сыкрый әле һаман да.

Яратам, дип, гел кабатла

«Яраттым, яратачакмын!»Дигән идең берзаман.Шул сүзләр күңелдән чыкмый,Колакта чыңлый һаман.Яраттым, яратачакмын!Җанга көч салган сүзләр.Хис ялкынын чагылдыра,Сүзсез дә сөйли күзләр.Яраттым, яратачакмын!Үрли йөрәк түренә.Шуңамы һәрбер яңа көнКояшлырак күренә.Яратам, дип, гел кабатла,Үстер мине, үсендер.Сөймәгәч тә, сөелмәгәч,Бу гомерләр төссездер.

Син кирәк

Мәхәббәтем чәчәк атты,Ташый хисләр җыр тулып.Сиңа ашкына йөрәгем,Гүя очар кош булып.Күңелеңә җәннәт сыйган,Күзләреңдә – чаткылар.Шул күзләрең чаткыларыҖаныма ут яктылар.Сине күргән көннән алып,Бары язларда яшим.Күз нурым син, бәгырькәем,Ниләр дип назлап дәшим?Ләйсән яңгырдай сибеләм,Кыш диеп тормый йөрәк.Бәхетле булырга җирдәЯннарымда син кирәк.

Яратам

Үзем сөям, үзем көям,Үзем утларда янам.Өшим, пешәм, суга төшәм,Мең кабат ямыйм ярам.Кош булып күккә атылам,Йолдызлар булып тамам.Күзләр көтеп арыса да,Онытырга юк чамам.Төннәрен Зөһрә кыз сыманКөмеш айда атынам.Күкләрдәй зәңгәр күзләреңҮбәр булып талпынам.Үтәр юлларыңа киченНурлар сибеп таратам.Беләсеңме? Мин бит синеӨзелеп-өзелеп яратам.

Үкенмим

Үтсә дә хисләр, мәхәббәт,Бер мизгел дә үкенмим.Бәхетле чакларны кабатКайтар, диеп үтенмим.Истә калыр, онытылмас,Яра теккән җеп сыман.Сүтелгән саен хәтерләрИскәртеп торыр һаман.Үпкәләмим, еламыйм да,Гөлне дә кырау кисә.Ак каен горур булалмый,Җилгә бер башын исә.Сагышлардан көл булсам да,Кабат шытармын язын.Җылы җилләрдән тоярсыңЮллаган сөю назым.

Көтәм әле

Көтүдән дә авыр нәрсә юктыр,Аны белә бары көткәннәр.Гомер буе сагынып көткәннәрБу сүзнеме белми әйткәннәр?Сарыларга сабышырга була,Үләргә дә була көткәндә…Йөрәгеннән өзеп алып аткач,Авыр түгел ташлап киткәнгә.Көтә-көтә уйлар чуалганмы,Әллә бәхет алда, әллә моң?Югарыдан җавап килгән сыман:Тукта! Көтмә! Хәзер инде соң!Көтәм әле, әйдә, ашыгып кайт таБәхетләргә, назга коендыр.Сөю тулы күзләремнән үбеп,Кочагыңа мине сыендыр.Их! Көтүләр бигрәк кыендыр.

Сиңа

Хисләр буранына киртә куйдың,Сөюдән дә инде арындыр.Кояшы да, нурын яшергәндәй,Син янымда юкка салкындыр.Йолдыз булып бәлки атылырмын,Көтмәгәндә беркөн каршыңда.Чаткы булып күзләреңә тамсам —Искә төшерерсең барсын да.– Яратмыйм! – дип әйтү генә җиңел,Мәхәббәттән йөрәк ярсыган.Бәхет юлы, синсез буламы соң?Дөньясы да инде тар сыман.Күзләремне каплый ак томан,Өметләнеп яшим мин һаман.Сагышлардан сагынуга күчкәнУртаклыкта бәхет бар сыман.

Сөю

Очкын булып кабынды даКүзгә керде.Һәр күзәнәкне балкытып,Сергә күмде.Кызды йөрәк ташкын ташып,Йөзгә төште,Җан атардай булып җангаСөю дәште.Бары икәү белде аны,Ай көнләште.Дөньяларын оныткангаУл көндәшме?

Серем чәчтем

– Яратам! – дип кычкырасым килде,Җилләр урлар дидем тавышым.Өмет утым, бәлки, чынга ашып,Җан көткәнне бирер язмышым.– Сөям! – диеп пышылдыйсым килде,Синең кайнар кочагыңа сеңеп.Дөрләп янган учак инде сүнмәс,Хис-тойгыны булмас сыман җиңеп.Мәхәббәтне көйләремә салдым,Аңларсың дип, бәлки, җырларымнан.Телисеңме? Чыклар булып тамамКыңгыраулы чәчәк чыңнарыннан.Җаным утта! Сагышларын аныңБасу мөмкин сабырлыгым җыеп.Ак кәгазьгә серем чәчеп салдым,Шул шигырьгә сөю калды сыеп.

Сорама хәлләремне

Хәлләремне ник сорыйсың?Әйтмәсәм дә беләсең:Җанда яшен яшьнәсә дә —Кояш булып көләсем.Күңелгә якын исемең,Беләсең кабатлыйсым.Сиңа булган өметемнеКилә гомер саклыйсым.Хәлләремне ник сорыйсың? —Йөрәк сүнмәс ялкында.Күңелемә иң-иң газиз,Ерак та син, якын да.Хыяллар гасыр чыкмаслык,Өмет чаткыга баткан.Күр! Сөю тәрәз төбендәГөл булып чәчәк аткан.Янып тора кызыл чәчәк,Бу бит чын сөю төсе.Сиңа булган мәхәббәтемБеркайчан сүнмәс төсле.Хәлләремне ник сорыйсың?..

Ярый син бар

Бу дөньяда әле дә син бар!Ялгызым нишләр идем?Нихәл итим?.. Яратам бит,Сөям бит, сөям, дидең.Әле дә син бар!.. Һәр көнемәЯшәү дәрте бирәсең.

Конец ознакомительного фрагмента.

Текст предоставлен ООО «ЛитРес».

Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.

Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.

Вы ознакомились с фрагментом книги.

Для бесплатного чтения открыта только часть текста.

Приобретайте полный текст книги у нашего партнера:


Полная версия книги

Всего 10 форматов

bannerbanner