banner banner banner
Сайланма әсәрләр
Сайланма әсәрләр
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Сайланма әсәрләр

скачать книгу бесплатно

    25 апрель, 1924

Съезддан

Ат-арбага юл юк,
Язгы пычрак…
Каткан тунын көнгә кыздырып,
Чабатадан, карлы суны ерып,
Кайтып килә ашыгып, кызынып,
Ул – шәһәрдән.
Анда съезд иде,
«Мир» сайлавы белән барды да,
Бик күп, бик күп кирәкләрне тыңлап,
Алып кайтып килә авылына.
Аңа әйттеләр:
– Тукта, бер унбиш көн,
Җир корысын, юллар төшсен дә —
Ат белән кайт!..
Ә ул… шундый инде…
Тыңламады аның берсен дә.
– Көтәргәме… юк… юк…
Ничек түзсен?!
Бик күп нәрсә бит ул тыңлады,
Бик күп кирәкләрне язып алды,
Аны әйтмичә түзеп буламы?!

Эх, Калинин[2 - Калинин Михаил Иванович (1875–1946) – дәүләт эшлеклесе. Ул XIV съездда чыгыш ясый, шигырьдә шул искә алына.], әле дә кичәгедәй
Сөйли кебек аңа үзеннән:
«Тракторлар, абзый, сезнең өчен…
Алты басу,
сигез басулы кыр сезгә,
Куегыз эшкә барын бүгеннән…»
«Ә ун көннән бездә сукага да
Чыгар авыл, кыр да бүленмәс —
Бүгенге сүз – бүген кирәкле сүз —
Мин кичеккән өчен беленмәс…»
Ул ашыга, тирли,
менә тиздән,
Кояш баеганчы, тауны да —
Ул үтәр дә басу капкасыннан,
Кайтып җитәр якын авылына…
Юк, кирәкми юл да, ат-арба да,
Тиз бул, әйдә, сука төшкәнче…
– Тфү,
Тукта!
Нинди сука булсын,
Тракторлар килер кушлашып.

    Февраль, 1925

Көз җитте

Киң болыннарда,
Урман-кырларда
Агачлар, гөлләр,
Күрәмсез,
Кибеп сулдылар.

Уйсу җирләрдә,
Елга, күлләрдә
Көзге салкыннан,
Күрәмсез,
Сулар туңдылар.

Көннәр суынды,
Чишмәләр тынды,
Безне калдырып,
Сизәмсез,
Кошлар да китте.

Кошлар шикелле
Бергә гөр килеп,
Мәктәптә укыр,
Беләмсез,
Вакытлар җитте.

    1929

Куян

(Уенлы җыр)

Куян салкыннан
Туңган, куырылган,
Башы салынган,
Колагы шиңгән.
Әйдәгез, дуслар,
Аны терелтик,
Җылы бүлмәгә,
Мәктәпкә илтик.
Куян уянды,
Куркып уйланды,
Сикреп урманга
Чабып югалды.
– Куян, син кайда?
– Яшел тугайда.
– Куян, син кайда?
– Ерак чүлләрдә.
– Куян, син кайда?
– Калын урманда.
– Куян, син кайда?
– Карлы буранда.
Әйдәгез, дуслар,
Кырны, урманны,
Чүлне актарып
Табыйк куянны.

    1930

«Без һаман да шулай керфек аша…»

Без һаман да шулай керфек аша
Бер-беребезгә карап көләбез.
Бер-беребезне үлеп сөябез без,
Ә әйтмибез,
нинди юләр без.
Мин сокланып һаман сиңа карыйм,
Син үзең дә аны сизәсең.
Мин түзалмыйм, янам,
ялкын миндә;
Әйт әле, син ничек түзәсең?
Мин карасам, бераз кызарасың,
Бармак янап миңа дәшәсең.
Шаян да соң үзең,
молодец син,
Мең яшә син,
мәңге яшә син!..

– Нихәл, Муса?
– Бик шәп әле, – дим мин.
Башка сүз юк,
нәрсә әйтик соң?
Тел сөйләми безнең, күзләр сөйли,
Телсез калдык инде әйтерсең!..
Синең караш җылы яңгыр төсле,
Синең караш кояш шикелле.
Синең караш минем йөрәгемә
Ал чәчәкле язлар китерде.
Керфекләрең,
абау, керфекләрең,
Утлы уклар төсле яналар…
Йөрәгемә барып кадалалар,
Мәңге китмәс яра салалар.
Мин сагынам бит сине,
күп чагында,
Килмим дим дә барыбер киләм мин.
Күп чагында инде китим дим дә,
Вакыт үтә,
һаман киталмыйм.
Кызык та бу,
тәмле, рәхәт тә бу,
Яшрен генә сөелеп сөюе;
Озаккамы, ләкин
белсәң иде
Яшь йөрәкнең юләр тибүе!..

    1931–1932

Яшьлек

Яшьлек кызык,
хушлашмады да
Кул да биреп-нитеп тормады,
Әйләнде дә китте.
Тик мин, юләр,
Нәрсә диптер кулны болгадым.
Әллә кайтармакчы булдым,
Әллә аңа
Гомрем яртысына кадәрле
Юлдаш булган өчен,
Бу кул болгау
Булды микән соңгы сәламем?!
Ул җил төсле җиңел,
җитез генә
сыйпап китте.
Бары аңардан,
Җил күл өстен җиңел күперткәндәй,
Бөдрә сырлар калды маңгайда.
Мин каерылып артка карадым,
Күңел сизде моңсу читенлек.
Яшьлек ерак,
томан эчендә
Күмелеп калган урман шикелле.

Наян яшьлек,
белмим, нәрсәң белән
Якын булдың минем йөрәккә.
Бу юксыну кайдан туды икән,
Нәрсәң өчен икән бигрәк тә?!
Миләш ирене белән иреннәрне
Тибрәндереп, күңел түрендә
Ут кабызган көләч Раузаң белән
Син бик үзме минем күңелгә?!
Әллә юкса…
спорт сөючелек
Бәйләдеме сиңа күңелне?
Оныталмыйммы —
иркен стадионда
Йөгерә-йөгерә футбол тибүне?
Әллә менә…