скачать книгу бесплатно
Казан-йорт / Казань-юрт
Марат Әмирхан улы Әмирханов
Танылган язучы Марат Әмирхановның бу китабында халкыбызның үткәненә, катлаулы язмышына янә бер кат борылып карау мөмкинлеге тудырган «Үрбәт ханәкә гыйшкы», «Гәүһәршад» һәм «Әлвидаг» исемле тарихи романнары урын алды.
Марат Әмирханов
Казан-йорт
Үрбәт ханәкә гыйшкы
Үрбәт үзенең мәхбүслек язмышы белән килешкән иде инде. Югыйсә мәшһүр Казан-йортның иркә хуҗабикәсе иде ләбаса! Алтын-көмеш, ука-чука, асылташ, сый-нигъмәт, кадер-хөрмәт эчендә генә йөзәргә тиешле зат иде. Чынында да, андый балдай татлы Ирәм багын – җирдәге оҗмах тормышын – сигез ел буе татырга насыйп итте аңа Ходай. Шушы хәл-халәтенә тәмам күнгән иде. Хәтта сарай бикәләренең ихтирамлы мөнәсәбәтен, һәрвакыт көләч ачык йөзләрен, хадимә туташларның тузан бөртеге кадәре генә теләген дә үтәргә җан атып торуларын санлап та бетерми башлаган иде.
Хәер, килен булып төшкән мәлне хәләле Илһам ханга да баш бирергә ашыкмады ул. Ник дисәң, аңа курчаклы уйнаган җиреннән никах күлмәге кигезделәр. Унбер яше дә тулып җитмәгән үсмер кыз бала ир хатыны булу серләрен ничек белеп бетерсен соң?
Каенанасы Фатыйма-Солтаннан гына шүрли иде. Чөнки ни сәбәпледер ханбикә киленен үз итмәде. Бигрәк тә әүвәлге чорда якты чырай күрсәтмәде, эткәләде дә төрткәләде. Күзенең агы белән каш астыннан гына карап ала да китереп чага, гүя агу чәчкәсе. Ничек сүзләрен табып бетерә? Нинди генә кушаматлар такмады: надан, аңгыра, мәнсез…
И кимсенгәннәре! Аны бит горур булырга, берәүгә дә бил бөкмәскә өйрәттеләр. Хурлыктан үлем артык, дия иде анасы. Фатыйма-Солтан үзен «аслыһи нәслеһи»ләр рәтенә кертә, җае килсә дә, килмәсә дә, нәсел-нәсәбе белән мактанырга ярата. Имеш, би кызы, Нугай иленең иң мөхтәрәм аксөяге. Ике сүзнең берендә:
– Ханнарның ханы бөек Ибраһим җәнабе гали мине сорарга үзе килде, – дип шапырына иде.
Тора-бара Үрбәт каенанасының сүзләренә колак салудан туктады. Шулай булмыйча, ул да – «аслыһи нәслеһи» зат ич. Атасы Муса тирә-якта иң дәрәҗәле бәкләрдән йөри. Көтүлек-биләмәләре генә Иделдән Журҗан[1 - Журҗан – Каспий.] диңгезенә кадәр өч көнлек юлга тиң…
Их, кайтып күрәсе иде, сулыйсы иде иркен дала һавасын! Туйганчы ат менеп чабасы иде. Юк шул, хәзер Нугай далалары хәтердә, төштә генә яши.
Төш дигәннән, соңгы арада һаман бер үк сурәттәге төш кереп йөдәтә. Күзләре йомылуга, каяндыр шайтан дисәң, шайтан түгел, пәри дисәң, пәригә охшамаган әллә нинди куркыныч җанвар килеп чыга да куып алып китә. Үзе төрле рәвешләргә керә: бер карыйсың, тилгәнгә әверелеп, баш очында эт тавышлары чыгарып чиный. Икенче караганда, ул инде ач бүре кыяфәтендә. Тешләре ыржайган, күзләрен кан баскан, һич качып котылырмын димә…
Бетерде, харап итте генә дигәндә, күктән төшкәндәй, таяклы юлчы пәйда була. Ап-ак сакаллы, сәләмә киемле мосафир. Таягын селтәп җибәрүгә, теге дию албастысы күздән югала. Аннан соң акбабай, гадәттәгечә:
– Су буйсыныр буага, ил буйсыныр җолага, мин сиңа әйбәт хәбәр алып килдем, акбикә,– дип, Үрбәткә мөрәҗәгать итә.
Ә аның ачуы кабара. Чөнки ул үзенең мәхбүс икәнлеген исенә төшерә. Тоткын әйбәт хәбәргә өмет итә ала димени?
– Ни лыгырдыйсың син, дәрвиш, төш кенә бит бу,– дип челәя Үрбәт.
– Кырык төшнең берсе – пәйгамбәр төше, акбикә, көт, әйбәт хәбәр бердәнбер көнне килеп ирешәчәк әле сиңа. Бу – Тәңребез әманәте…
Нәкъ шушы урында уянып китә Үрбәт. Бернәрсә үзгәрмәгән, һәммәсе элеккечә. Җырдагы кебек:
Госман бер хафиз кызы идем,
Ханәкә-Солтан атлы идем.
Җефәк тә тотмас наз идем,
Тезген тотып барамын…
Нугай йортында аларның төш юраучылары бар иде. Иртә белән барысыннан да нинди төш күрүләре турында төпченеп-төпченеп сораштырып торды. Шулардан әллә нинди мәгънәләр тапты. Бервакыт төшендә ак атка атланган яшь яугир белән кул биреп күрешкән иде Үрбәт.
– Тиздән яучы көт, – дип пышылдады юраучы колагына.
– Алама син, әллә нәмәләр сөйлисең, – диде Үрбәт, әлеге сүзләрне ошатмыйча. Бала гына иде шул әле.
Тик төш юраучының гөманы акланды. Озак та үтми, Казан-йорттан яучылар килеп төшмәсенме! Хәер, бу инде көтелгән яңалык иде. Ник дисәң, анасы колак итен ашап бетергән иде инде бу хакта. Хан булмагае. Ә аңа атакае белән анакаеннан башка беркем дә кирәкми.
Үксеп бетә иде. Һәм елата-елата биреп тә җибәрделәр. Хәзер исә Иван патша Нух каргасы да очып җитә алмастай Каф тау артына олактырды. Хәтта чәчен дә үзе тарап үрергә мәҗбүр. Чөнки кыз-туталарын тартып алдылар, бер кара хезмәтче белән торып калды. Ә ул хуҗалык мәшәкатьләреннән бушамый. Әле ярый каенанасы белән җанагаларын башка урынга, Ак күлгә сөрделәр, күз көеге булып йөрмәделәр. Фатыйма-Солтан фани дөнья белән хушлашкан икән инде, урыны оҗмахта булсын. Төпчеге Миңлетаһир да анасыннан соң озак тормаган.
Үрбәт каенанасына ачу сакламый, ул аны ярлыкады инде. Баксаң, мәрхүмәне, карт бичә була торып, «кечкенә хатын» дип йөрткән икән казанлылар: түбән ыруга мөнәсәбәтле ишарә. Менә ни өчен, үрсәләнә-үрсәләнә, үзен затлылар мөнбәренә иңдерергә тырышкан бичара. Башкаларны рәнҗетү бәрабәренә генә абруй казанып булса иде дә! Юк шул. Кылган кыек гамәлләрең иртәме-соңмы үзеңә китереп суга. Ходайколлары әнә җил ягына ауды, бөтен ыруны рисвай итте. Йомыкый гына бәндә иде. Тонык суның төбе корт, ди. Үз иреге белән чиркәү ишеген ачып кергән монафикъ җан. Пётр атлы икән хәзер. Пётр Ибрагимович. Иванга шул гына кирәк, янәсе, татар аксөякләре үз теләкләре белән чукыналар. Шатлыгыннан Пётр-Ходайколга сеңлесе Евдокияне ярәшеп тә куйган. Евдокиянең бер күзе күрә карый, имеш. Колакка да катырак, ди. Шуңа күрә үз араларыннан кияү чыкмагандыр, күрәсең.
Илһамга бик каныкмадылар. Чөнки хан, тәхеттән төшерелгән очракта да, үз дәрәҗәсендә кала. Ә Казан шикелле мөселман дәүләтенең баш кешесе фәкать мөселман өммәтеннән генә була ала. Анда да Чыңгыз нәселеннән булуы шарт. Илһам мәшһүр Туктамыш хан ыруыннан килгән Алтын Урда ханы Олуг Мөхәммәднең оныкчасы иде, Ибраһим ханның улы. Затлы токым. Ләкин бабаларының бөеклеге дә, үҗәтлеге дә, кыюлык-тәвәккәллеге дә юк иде Илһамда. Ходай нигәдер әлеге сыйфатлардан мәхрүм иткән иде аны. Илһамны әсирлеккә төшерүдән Иван отты микән, әллә Казан үземе? Үчен кайтаруы булгандыр, бәлкем? Иванның атасы Василийны да Мәхмүдәк хан тоткын иткән булган ич.
Татар ханнары арасында Илһам хан иң бәхетсезләрдән саналса, урыс патшалары арасында шушы ук язмышка аннан алданрак Василий Тёмный дучар була.
Дөньяга бик авырлык белән килә Василий. Анасы бөек княгиня Софья тулгагын бик авыр кичерә, озакка сузыла ул. Аптырагач, хәләле Василий Дмитриевич Иоанн монастыреның бер акыл иясеннән хатыны өчен гыйбадәт кылуын үтенә. Карт бу хәлләрдән хәбәрдар икән инде: «Борчылма, – ди, – Ходай сиңа – ул, Рәсәйгә варис бүләк итә. Бар, олуг кенәзгә Василий дип исем куш».
Шулай да, олуг кенәз дәрәҗәсенә ирешү өчен, бик күп сикәлтәләр аша узарга туры килә Василий Васильевичка. Тәхет юлына атасының бертуган энесе кенәз Юрий Дмитриевич аркылы ята, үзе патша буласы килә, гауга куптара.
Китә тарткалаш, китә пычрак атулар, түз генә. Хәтта кылычлар да кыннарыннан алына. Шулар өстенә Литва кенәзе Витовт Псковка гаскәр җибәрә, ызгыш-талаштан файдаланып калырга, Рим алдында үзен күрсәтергә тели. Витовт картлык көнендә булса да король исемен алырга тырыша. Ә ул папа кулында.
Бу бәладән көч-хәл белән котылалар. Килешү мәҗлесенә Василий җиде йөз мичкә бал, җиде йөз үгез, мең дүрт йөз сарык, җәмгысы меңнән узып поши, дуңгыз ише хайваннар белән бергә бихисап ашау-эчү ризыклары куя.
Шул рәвешле, җир белән күк арасында асылынып торган хәлдә алты ел вакыт үтеп тә китә. Юрий һаман Василийны тәхеткә хәрәмләшеп утырды дип исәпли, аны олуг кенәз итеп танудан баш тарта. Бәхәскә бары тик бер генә кеше чик куя ала. Бу – Алтын Урда ханы Әхмәт. Тәхет иясенең вәкаләтен фәкать ул гына хаклый ала.
Уртак фикергә киленмәгән очракта, дәгъвачыларның икесе дә Сарайга килергә тиеш. Василий белән Юрий да ханның аягына барып егылалар. Сарай Василийны үз итә. Кагыйдә буенча, Мәскәүгә кайтканда, Василий олуг кенәз буларак ат өстендә, ә Юрий, аның атын җитәкләп, тәпи-тәпи теркелди.
Юрийныкыларның барыбер җиңелүләрен таныйсылары килми. Шуңа күрә еш кына кылычларын чыңлатып алалар.
Көтмәгәндә, Әхмәт хан үзе Мәскәүне «кытыклап» алырга ният итә. Василий куркуыннан каладан ук чыгып кача. Югыйсә татарлар аны тәхеттән төшерергә дип түгел, ясак җыю өчен генә кузгалган булалар. Морадларына ирешүгә кайтып китәләр. Тик төшкән абруйны тиз генә кире кайтара алмыйсың шул.
Өстәвенә Казан ханлыгы, ныгып, Мәскәүгә яный башлый. Янау гынамы, Олуг Мөхәммәд улы Мәхмүдәк яу белән килә. Бу юлы инде Василий качып котыла алмый, әсирлеккә төшә. Шулай да Казан ханы аңа каты бәрелми, алтын-көмеш бәрабәренә азат итә.
Василийны 1445 елның 1 үктәбрендә тоткынлыктан чыгаралар. Шул ук көнне кичен, гомер булмаганны, Мәскәүдә җир тетри. Бу вакыйга халыкны тагын да куркуга төшерә. Төннәрен теләктә үткәрә. Иртә белән, яңадан-яңа бәла-казалар килмәсен дип, ярлыкау догасына басалар.
Бу дөреслеккә дә туры килә. Юрийның уллары Шемяка белән Косой «Олуг кенәз, Мәскәүне татарларга биреп, үзе Тверьгә күчмәкче була икән, әсирлектән котылу өчен, казнаны таратып бетергән икән» дигән гайбәт тараталар, халыкны Василийга каршы һөҗүмгә өндиләр.
1447 елның 12 февралендә фетнәчеләр Кремльгә үтеп керә, сакчыларны кырып, олуг кенәзнең хатынын, анасын, якыннарын кулга алалар. Василий бу вакытта чиркәүдә була.
Дөресен генә әйткәндә, Шемякадан бу этлекне көтмәгән була әле ул. Чөнки, татулашып, ант эчүләренә күп вакыт узмаган. Шуңа күрә, тыны-көне бетеп, бу куркыныч хәбәрне китергән адәмне олуг кенәз сүгеп ташлый: «Безнең араны болгатып йөрмәгез», – ди. Шулай да, шиге төшеп, бер бүлмәгә кереп бикләнә.
– Олуг кенәз кая? – дип оран сала фетнәчеләр.
Василий «астына җибәрә», ялынырга тотына:
– Туганым! Зинһар, ярлыка! Мине бу изге храмны ташлап чыгарга мәҗбүр итмә. Мин гомерлеккә шушында калам, үлемем дә шушында булыр, – ди.
Хәйләсе барып чыкмый патшабызның. Икенче көнне Шемяка Василийны сукырайта (Тёмный кушаматы шуннан соң бирелә).
Тиздән Шемяканың үзенә дә агулы шәраб эчерәләр. Ниһаять, Василий иркен сулыш ала. Дошманы Шемяканы юк итүдә күрсәткән ярдәме өчен Олуг Мөхәммәднең улы Касыймга Ока елгасы буенда Городец шәһәрен багышлый. Тик саулыкка гына туймый, картаймыйча үлеп китә. Илһамга исә мәсхәрәле рәвештә мәхбүс бүреге кигезәләр. Туган-тумачасын, кардәш-ыруын, якыннарын җәзага тарталар.
Илһамның ханлыгы әнә шулай бик фаҗигале төстә төгәлләнде. Үзе гаепле. Нигәдер эчүгә сабышты, хәмер белән дуслашты. Иван Казанга яу белән килгән көннәрдә дә акылына килмәде. Гаскәре дә әзерлексез иде, бик тиз хәлдән тайды. Алгазый морза гына, урысларга чын каршылык күрсәтеп, аларга күп зарар китермәктә иде. Тик көчләрнең тигезсезлеге, бердәм җитәкчелек булмау, оешмаганлык морзаның каһарманлыгын юкка чыгарды. Урыслар Казанны илле ике көн камап тордылар.
Ә Илһам хан, дошманга каршы һөҗүм оештырырга тиешле кеше, мәҗлес корып, кыҗыкыян-дупыян килеп эчеп ятты. Аны исерек хәлендә үз даирәсе кешеләре үк, Мәскәүгә йөз тотучы баш карачы кара йөрәк Кәлимәт бәк кушуы белән, урысларга тотып бирделәр.
Шулай итеп, 1487 елның 9 июле Иван патшага җиңү шатлыгы алып килде.
Илһам тоткынлыкта бөтенләй бетереште, тернәкләнеп китә алмады. Тәмам күздән төште, исәпкә бар, санга юкка әйләнде. Хатыннарын да бар дип тә белмәде, ике дөнья бер кәнди иде аңа.
Вакыт уза. Рәхәттә дә, михнәттә дә уза. Урысның бу каһәрле кар даласында менә инде ундүрт мәртәбә кыш булды. Җәйнең дә ундүртенчесе башланды. Әйтүе генә ансат, ундүрт кыш вә ундүрт җәй! Бу бит әсирлектә үткән гомер. Аның һәр көне елга бәрабәр. Моны башына төшкән кеше генә белә. Әмма түзми чараң юк, түзәсең.
Шулай да, ничек кенә авыр булмасын, ничек кенә җаның кыелмасын, бу әле дин алыштыру түгел. Әсирлек язмышын кабул итсә дә, динен алыштыруга – теше-тырнагы белән каршы ул. Ничек үз асылыңны үзгәртмәк кирәк? Бу соң сиңа тормыш биргән, сине бар иткән атаң-анаңны алыштыру булыр иде ләбаса. Ә ата-ана алыштыргысыз. Алар – бердәнбер. Ходай шулай фарыз кылган.
Буаз биядәй капкорсаклы, кәҗә сакаллы димче боярларны күп күрде Үрбәт. Башларын селки-селки бил бөгеп сәламләгән булалар үзләре, хөрмәтлиләр, имеш. Аннан каргалар шикелле стена тирәли куелган киң кәнәфиләргә тезелешеп утыралар. Тылмач тәбәнәк өстәл янына чүгәли. Хәл-әхвәл сорашкандай итәләр. Монысы,– әлбәттә, сүз кузгату өчен бер сәбәп кенә. Сүз иярә сүз чыга бит ул, дип уйлыйлар, күрәсең.
Сүзләре озын боярларның, аркан буе. Тик һаман шул бер балык башын чәйниләр: православиегә күч, рәхәт тормышка чыгарсың, үзеңне олуг кенәз даирәсендәге бер тол боярга кияүгә бирербез…
Әлеге сүзләрне тылмач селәгәен йота-йота әйтә, майлы күзләрен әле хуҗаларына, әле аңа таба борып ала. Тавышына да вәсвәсәле төсмер куна.
Үрбәт әлеге тылмачны ялагай эткә охшата. Була бит гел койрыгын болгый торгач өрүен оныткан этләр. Бу,– җанын Иблискә сатып, кыйбласын җуйган адәм актыгы. Билен бөгә-бөгә, гәүдәсе әлеп таягына әйләнгән инде. Биек ишектән дә иелеп кергән була, кәрлә.
– Син әсир зат, ханбикә, җиңелүче як буларак, безнең таләпләрне үтәргә бурычлысың, – дип, вәкарь белән генә тезеп китә, – орышның кагыйдәсе шундый. Ә таләбебез ачык: православиегә күчәргә, муеныңа тавык тәпие тагарга. Кәгазьләргә имзаңны сал да бетте-китте, вәссәлам. Калганын архиерей атакай бәйнә-бәйнә төшендерер.
Үрбәт кәгазьләргә күз дә төшерми, турыга катып утыра бирә, гүя урындыгына ябыштырып куйганнар.
Арада Мефодий Калистратович дигән бояр аеруча хәтеренә сеңеп калды. Теле телгә йокмый. Шырыйныкы шөрепле дигәндәй, кайчакта ни сөйләгәнен дә онытып җибәрә. Аннан сирәк тешле иләк авызын җәеп көлгән була, янәсе, үз кеше, янәсе, аңа ышанырга мөмкин. Үрбәтне кияүгә димләү фикере дә беренче аның авызыннан чыкты бит.
– Синең шикелле абруйлы ханбикәне тол итеп тотуыбызны, ай-һай, Ходай хуплармы икән? Үзең акыл иясе, нәсел-нәсәбең асыл затлардан, – дип сайрый башлады көннәрдән бер көнне, – кара инде ул килеш-килбәтеңә, буй-сыныңа, зифа камыш кебек бит, исәр. Бер битең – ай, икенчесе – кояш. Бөтен Нугай даласының гүзәллеген үзеңә җыйгансың. Бәхет өчен туган аккош ич син. Илһам хан сиңа андый бәхетне бирә алмады. Ул бирмәгәнне без бирәчәкбез. Күч православиегә!
Әйе, Үрбәт боярларның төрлесен күрде. Олуг кенәз димче боярларны нигәдер алыштырып кына тора иде. Мефодий Калистратович кайсы ягы белән ошамагандыр, бераздан ул да күренми башлады. Югыйсә оста, астыртын, хәйләкәр димче иде, хатын-кызның акылын белеп кора иде гәпләрен. Аны тыңларга да кызык иде.
Иван патша Үрбәтне үз диненә аударырга бик тә, бик тә тырыша иде. Ул – Илһам ханның бичәсе ләбаса, ханбикә! Ханга тияргә ярамагач, ни өчен ханбикәсен шулай иза чиктерергә? Ундүрт ел буена сөлектәй ябышты олуг кенәз, һич тынгы бирмәде. Бәлкем, шуның аркасында кешелек абруен саклап калгандыр да әле Үрбәт. Ник дисәң, аңа һәрвакыт уяу булырга, җебеп төшмәскә кирәк иде.
Хак, дошманнары каныккан бермәлдә, ни гаҗәп, Үрбәтнең өмете уяна иде. Хәлбуки моңа, әлеге сәер төшне исәпкә алмаганда, тары бөртеге кадәр дә нигез юк иде үзе.
…Үрбәтнең уйлары өзелде. Йомышчы, кереп, гадәттәгечә, оран салды. Күпме гомер узды, ә ул һаман үзен Казандагы хан сараендагыча тота. Янәсе, тоткынлык кануннарын санга сукмый. Хуҗабикәсеннән үрнәк алгандыр, мөгаен.
– Мөхтәрәм ханбикә галиҗәнаплары, олуг кенәздән илчеләр килде, кабул итәргә әзер бул!
Бу юлы ишектән, чапан итәкләрен җилфердәтеп, ниндидер төрки зат килеп керде. Үрбәт җилкенеп куйды. Әллә, чыннан да, дөньялар үзгәреп китәрме?
Үрбәт үзенә бер үҗәти җәһәтлек белән чапанлы бәндәне күз уңыннан үткәрде. Йөзе какланган казныкы шикелле каралып каткан икән. Күрәсең, мул кояшлы төбәктә туып үскәндер. Сакал-мыегы да нәкъ йөзе кебек – соргылт төстә. Бердәнбер игътибарга чалынган нәрсәсе – борын! Мәгәр борын дисәң дә борын. Кызыл борыч кузагыннан һич тә ким җире юк.
– Ханбикә галиҗәнапларына олуг кенәз Иван Васильевичтан күптин-күп сәламнәр алып килдем,—дип, боярлар шикелле исәнлек-саулык та сораштырып тормастан, чаптарның ялыннан алды бу.
«Аңлашылды, Иван мине кимсетергә ният иткән икән, түбән дәрәҗәдәге адәмен җибәргән», – дип кимсенеп уйлап куйды Үрбәт. Димәк ки, үзгәреш уңай якка түгел.
Димче сүзен дәвам итте:
– Син, ханбикә, бөек нәселгә мөнәсәбәтле. Хәләл җефетең Илһам хан мәшһүр Чыңгызхан ыруыннан иде. Шушы олпат җиһангирнең оныгы, Алтын Урда дәүләтен бар иткән Бату хан да зирәклеге, тәвәккәллеге, миһербанлыгы белән дан тоткан. Әйе, дошманнарына карата аяусыз һәм кырыс булган ул. Әмма гадел һәм миһербанлы. Миһербанлылык ханга христиан дине аша йоккан. Сәбәбе дә анык: үзе шул динне йөрәгенә якын алган.
Сүзләренең мөһимлегенә ишарә итеп булса кирәк, агай, имән бармагын тырпайтып, чигәсе янында селеккәләп торды. Үрбәт чак кына көлеп җибәрмәде, чөнки бармагы ыргак кебек кәкре иде.
Олуг кенәзнең аңа беренче тапкыр шундый җаваплы бурыч йөкләве иде. Боярлар кулыннан килмәгәнне кыпчак бие башкарып чыгарга тиеш булды. Әлеге бурычны җиренә җиткереп үтәгән очракта гына, зур бүләкләргә, ташламаларга өметләнергә мөмкин. Шуңа күрә, тәвәккәллек өчен дип, тел астына Бохари шәриф мәгъдәсен дә кыстырып куйган иде. Җиңелрәк сөйләшүе, калыптан ычкынып-ычкынып алуы шуның аркасында иде.
– Бату хан Киевградны зур көч, күп югалтулар бәрабәренә яулап алды. Киевлылар хәтта кан коюсыз гына бирелергә тәкъдим иткән илчеләрне кылычтан үткәрделәр. Монголларда илчеләрне үтерү зур җинаять санала. Шуңа да карамастан бөек хан, – дип рухланып чәчәнләнде ул, – бер генә храмга да зыян салмады. Алай гынамы, әсирлеккә төшкән Дмитрий воеводаның тормышын саклап калды, батырлыгы алдында башын иеп сокланды. Ыруыңда менә шундый асыл затның булуы православиегә туп-туры юл лабаса, мөхтәрәм ханбикә!
Үрбәтнең иреннәре бүлтәйде: алдаша, мәлгунь. Хәер, димче аның алдында, Иван тәсҗил[2 - Тәсҗил – рәсмилек.] кылган вәкаләтләренә дә карамастан, абруен җуйган иде инде. Хыянәтчеләрне аның җаны сөйми.
– И ханбикә, йөзеңне ачмасаң ачмассың, авызыңнан бер генә кәлимә сүз очыр, – дип өзгәләнде димче.
Үрбәтнең үз телендә сөйләшүче бу адәм дә буш кул белән кайтып китте.
Шуннан соң Үрбәтне тынычлыкта калдырдылар, ике-өч ай буе бимазалаучы булмады. Иван акылына килде, ахры, дип сөенде ул.
* * *
Олуг кенәздән чапкын илче килгәндә, Мөхәммәдәмин сөяркәсе Серафима катында кәеф-сафа корып утыра иде. Марҗа чибәрләренә мөкиббән иде ул. Ике хатыны өстеннән җарияләр дә тота. Тәтәйләр катына бик яшьли йөри башлады. Кырым ханының оныгы Бир-Дәүләт тә Мәскәү кенәзенә сыенган икән. Тузынып, тугарылып көязләнә бу. Мөхәммәдәминне дә үз канаты астына алды. Чөнки өлкәнрәк иде. Уҗымга керергә шаһзадә өйрәтте. Ә алтыдагы – алтмышка, әле булса куа шул гадәтен. Казан-йорт тәхетенә утыргач та, нәфесен тыя алмады. Себердән Мамык хан яу чапкач кына, койрыгын кысты. Мәскәүгә үк качып китте. Әмма тәхеткә өметен өзмәде. Тавыш-гауга тынуга, Казанга кайту иде исәбе.
Көтмәгәндә, олуг кенәз аның ниятләренең тамырына балта чапты. Мөхәммәдәмингә каршы булган казанлылар ягына ауды, мөртәт. Казан-йорт исеменнән Бураш сәед атлы бәк Иванга килеп йөз сөргән, имеш. Әүвәл Мамык ханнан, Казан тәхетенә юл арчулары өчен, түбәнчелек белән гафу үтенгән, гөнаһларын ярлыкавын сораган. Шунда ук теләген белдергән. «Олуг падишаһ! Син безгә хан җибәрсәң иде, алай да Мөхәммәдәминне җибәрмәсәң иде. Ул безгә зур көчләүләр, хатыннарыбызга зур оятсызлыклар кылды. Шуның өчен без аңа хыянәт иткән һәм дә Мамык ханга багынган идек», – дип, елый-елый, Иванның аяк астына ауган, олтаннарын үпкән.
Иван, казанлыларның гөнаһларын ярлыкап, Мөхәммәдәминне яңадан хан итеп җибәрмәү хосусында булган үтенечләрен кабул иткән.
Шул рәвешчә Мөхәммәдәмин тәхеттән колак какты. Казан йортына бертуган энесе Габделлатыйфны билгеләделәр. Тик Иван яңа ханнан да уңмаганга охшый. Тегесе аның сүзләренә колак салып бетерми, тезгенне үз ягына каерырга тырыша, имеш. «Ханлыктагы урысларны кимсетә, юлларына аркылы төшә икән» дигән сүзләр дә йөри.
Андый хәбәрләр Каширага соңрак килеп ирешә, чөнки олуг кенәз аны үзеннән читләштерде. Мөхәммәдәминнең шуңа күрә Иванга үпкәсе зур. Ә ул аңа һәрвакыт турылыклы хезмәт итте, ни кушса, шуны үтәде. Элегрәк патша белән: «Бөтен Рәсәйнең олуг кенәзен – туганым Иван Васильевичны – мин, Мөхәммәдәмин, башымны иеп сәламлим», – дип, бил бөгеп исәнләшә иде. Олуг кенәз үзе дә: «Мөхәммәдәмин патшаны – туганымны – башымны иеп сәламлим», – дип җавап кайтара иде. Бураш сәед ике арага чөй кагып китте, явыз.
Мөхәммәдәмин бу хакта еш уйлана. Уйлана-уйлана да, барысына да кул селтәп, әшнәсе Бир-Дәүләт хан әйтмешли, кутёжга тотына.
Кутёж, кагыйдә буларак, атна буена сузыла. Әле дә шул халәттә иде хан. Борчып йөргәне өчен, тоткаулны[3 - Тоткаул – каравылчы.] эт итеп тиргәп ташлады. Сүз әйтергә дә ирек куймады. Кызу канлы ул шулай.
– Бар, эшеңдә бул, мәнсез, минем тарафка чебен дә очып кермәсен, – дип кычкырды.
Тоткаул китми, иреннәрен мелт-мелт иттереп, тик басып тора.
– Җә, ни көтәсең, аңгыра бәрән? – дип, йодрыкларын йомарлады Мөхәммәдәмин. – типкәләп чыгарганны көтәсеңме?
– Мөхтәрәм хан галиҗәнаплары…
– Мин үземнең мөхтәрәм хан галиҗәнаплары икәнемне синнән башка да беләм, – дип кисте Мөхәммәдәмин куркынган сакчыны.
– Анда… олуг кенәз…
Олуг кенәз дигән сүзне ишеткәч, Мөхәммәдәмин айнып киткәндәй булды.
– Ни лыгырдыйсың, кара авыз? – дип, тоткаулның янына ук килеп басты.
– Олуг кенәздән чапкын килгән, сине күрергә тели…
– Нигә аны башта ук әйтмәдең, кара авыз, – дип, элеккедән дә арттырыбрак төкерекләрен чәчте Мөхәммәдәмин. – Бар, чапкынга әйт, хан көтә, диген. Мин үз диварларымда булырмын!
Серафима, болай да мул күкрәк алмаларын тагын да киерә төшеп, Мөхәммәдәмингә елышты. Хан аны ачу белән этеп җибәрде.
– Соңыннан, олуг кенәздән чапкын килгән анда, – дип пышылдады Мөхәммәдәмин, киенгән арада катырак кылануына гафу үтенгәндәй.