banner banner banner
Мандариннар / Мандарины
Мандариннар / Мандарины
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Мандариннар / Мандарины

скачать книгу бесплатно

Кәримнең «лидерлар» дигән яшьләре безнең өчебездән – миннән, Кәримнән һәм Айдардан – кечерәк яшьтә, хәтта студентлардыр да. Боларның күзләрендә үз хакыйкатенә нык ышанганлык ярылып ята. Яшьлекләре белән бу хакыйкатьне алар калган бөтен нәрсәне инкяр итү аша расларга тырыша торганнардан. Яулыклы кыз килеп утыруга ук үтә дә җитди һәм тыныч караш белән мине җентекләп өйрәнде дә үзенә бер нәтиҗә ясап куйды. Мондыйрак бәһа булды, ахрысы: башта ул хөрмәт иткән Кәрим абыйсының миңа шулкадәр игътибар күрсәтүенә ачуланды, аннан соң «кяфер» булуым өчен үзенә үзе уйлап чыгарган гадәте буенча кызганды һәм гафу итте.

Аның янындагы кыз кызыкты һәм сокланды. Ә янәшәсендәге егет ни өчендер мине күрмәде дә диярлек. Ул Айдарга мөкиббән киткән иде, бу танышу процедураларының тизрәк тәмамлануын теләп кыбырсып ук куйды.

– Шуннан, шуннан, безнең заманда Рәмиевләргә ихтыяҗ юк, дисез инде, Айдар әфәнде? – дип, әңгәмәне өзелгән урыннан ялгап җибәрмәкче булды.

– Әйе, юктыр, мөгаен. – Айдарның җавабыннан көләсе килә. «Әйеме, юкмы, мөгаенме? Син өч вариантның өчесен дә әйттең» дим, шаярып. Бу сүзләр аның фикерен чуалта, ул бу шаярудан канәгать калып елмая, ләкин тамак кырып куя да сүзен дәвам иттерә: – Беренчедән, безнең халыкның Дәрдемәндләр бирә алган бөтен нәрсәсе дә бар. Икенчедән, бу халыкка күпме бирсәң дә аз. Бу халык андый шәхесләргә лаек түгел әле.

– ХХ гасыр башында лаек булганмы? – Теге егет чын-чынлап милләт дулкынында йөзмәктә.

– Бәлки. – Айдар бер мизгел уйланып ала. – Ул вакытта Рәмиев кебек кешеләргә ихтыяҗ булган. Бүген ул юк. Ул вакытта милләт формалашу чорында гына әле. Шуңа да рухи лидерларга да, матди лидерларга да ихтыяҗ җитәрлек дәрәҗәдә булган. Бүген исә милләт үсешенең башка бер баскычына күчә…

Һәм шушындый эчтәлекле әңгәмә белән өч сәгать вакыт үтә. Миңа күңелсез. Түземсезләнеп, кул сәгатендә минутлар саныйм. Һәм, ниһаять, ресторан бикләнер алдыннан гына таралышабыз.

Мин Кәрим белән Айдарны кунакханәгә илтеп куям.

Икенче көнне без Айдар белән генә очрашабыз. Академия театрында спектакль карыйбыз, кичке ашны «Дуслык» ресторанында ашыйбыз. Айдар – Мәскәүдән килгән продюсер, Кәримнең икетуган абыйсы. Безнең сөйләшер сүз дә, уртак тема да күп. Ул, Кәримнән аермалы буларак, милләт тирәсендә генә «биеми», аның кызыксыну даирәсе күпкә киң. Ә иң мөһиме, ул хатын-кыз белән аралаша белә. Аның белән ярты сәгать аралашканнан соң, теләсә кайсы хатын-кыз үзен эталон итеп хис итә башлый. Айдарның нәкъ шушы сыйфаты аркасында мин хисләр өермәсенә кереп бөтереләм…

Атна ахырында мин Айдарны аэропорттан озатып калам. Елый-елый. Сагына-сагына.

Evitest

Милләтенә хәрам даһиларның
Аналары бала төшерә.

    Й. Миңнуллина

Гыйшыклык эйфориясен әкренләп сагыну алыштырды. Бер атна үтүгә, Айдар миңа, «Үземнең картлач икәнемне дә беләм, әмма барыбер кирәк син миңа. Сагынам» дип, смс язды. Мин шушы смска канәгать булып тагын бер атна сөенеп йөрдем. Икенче атнасында «Кайларда йөрисең, сөйгән яр?» дигән эчтәлекле смс килде. Моңа «Мин дә сагынам» дип җавап яздым…

Өченче атна китте. Ике атна инде ресторанга барган юк, шопингка чыкмыйм. Хәтта фитнес-клубка да атнасына бер генә сугылам. Мин Интернетта сирәк утырам. Аның каравы эштән соң өйгә ашыгам, әллә кайчан алып та һич вакыт тимәгән китапларны укыйм. Умберто Эконың «Имя розы» романын йотлыгып укып чыктым. Хәзер инде Хэмингуэйга әйләнеп кайттым. Классика укыйм, Моцарт белән Мусоргскийны тыңлыйм. Укыган бер китап турында эчтән генә Айдарга сөйләп йөрим. Гомумән, мин һәрнәрсәне уемда гына булса да Айдар белән бүлешәм. Киләсе очрашуда аның белән генә сөйләшәсе темаларны хәтергә бикләп барам. Тормышта нинди яңалык бар – тизрәк аның белән бүлешәсе, аның фикерен тыңлыйсы, киңәш сорыйсы килә. Тик боларны бары тик ул үзе шалтыратса яисә очрашкач кына сөйләшеп була. Мин аңа теләсә кайсы вакытта шалтырата алмыйм, чөнки ул… хатыны янында булырга мөмкин. Әйе, ул – өйләнгән ир. Мин аңа гашыйк булганда, ул мине күргәнче… өйләнгән иде инде. Бу турыда соңрак белдем, ләкин ул вакытта аның өйләнгән-өйләнмәгән булуы мөһим түгел иде. Социаль статуслар ул вакытта шартлы, ай-һай, бик тә буш сүзләр иде әле…

Шулай беркөнне Хэмингуэйның «Праздник, который всегда с тобой» китабын алып ваннага кердем. Күбекле суда озак кына иркәләнеп, укып яттым да ваннадан чыкканчы сөлгегә үрелдем. Сөлге исә элгән җиреннән шуып идәнгә төшеп китте, аны алырга иелгән идем, күкрәгем ванна читенә тиеп китте. Нык бәрелмәдем анысы, әмма күздән утлар күренде.

Шулвакыт мин күкрәкләремнең үзгәрүенә игътибар иттем. Тулышып киткәннәр, авыртып торалар. Юкка түгел бу. Димәк…

Мин тиз генә җылы итеп киенәм дә, чәчләремне дә киптереп тормастан, яулык бөркәнеп, даруханәгә йөгерәм. Йорт янында гына тәүлек әйләнәсе эшли торган даруханәнең ишекләре минем арттан ябылырга да өлгерми кала. Тизрәк фармацевт сатучыны дәшә башлыйм.

– Миңа тест кирәк. Йөклелекне билгели торган.

Сатучы кыз минем кыяфәтемә күз төшерә дә елмаюын яшерә алмыйча төрттереп ала:

– Алай тиз билгели торганы юк аның.

Аның шаяруын аңлап елмайган булам. Чыннан да, кыяфәтемә караганда алай уйларга урын бардыр.

– Миңа берьюлы берничәне бирегез, – дим.

– Evitest бар. Ярыймы? 98 процент дөрес билгели.

– Ярый, ярый, бирегез генә.

– Беренче тапкырмы? – Сатучы кыз уң кулымның атсыз бармагына карый.

– Әйе.

– Аннотациясен яхшылап укыгыз. Ике сызык булса, узгансыз дигән сүз.

– Ярар, – дим, оялып кына.

– Көтеп алынганмы?

Аның бу кыю соравыннан аптырап калам. Айнытып җибәрә. Ник, хәзер бөтен кеше дә шулай дип сораячакмыни? Бөтенесенә дә аңлатырга кирәк булачакмыни?

Җилкәләремне сикертәм дә:

– Әллә инде, – дим һәм тизрәк чыгып китү ягын карыйм. Ә бәлки бер генә сызык күрсәтер әле?

Әйе шул, менә бер атнадан артык инде «тоткарланалар». Күкрәкләр дә авыртып тора. Мине берьюлы мең төрле каршылыклы хисләр биләп ала. Әмма эчтә ниндидер шатлыклы, бәхетле хис бөтенесенә берүзе каршы тора.

Мин фатирга керү белән киемнәремне юл уңае сала-сала бәдрәфкә үтәм. Тестны карап өлгерә алмыйм – телефон шалтырый. Кулдагы шул кечкенә кәгазь кисәген кая яшерергә белми азапланам. Аптырагач, учыма кысып телефонга йөгерәм.

Регина шалтырата.

– Бер яхшы хәбәрем, бер начар хәбәрем бар. Синең белән уртаклашмый булмый. Лёша кайтты, – дип тезә ул.

– Котлыйм.

– Ләкин минем аның белән яшисем килми икән. Бусагадан кире бордым. Минем башкача итеп гашыйк буласы, яратасы, яратыласы килә. Синең кебек итеп тилереп гашыйк буласы килә.

«Хәлләремне белсәң, бер дә тилерәсең килмәс иде әле», – дим эчтән генә. Мине нидәндер курку хисе биләп ала. Үземне гаепле кеше итеп хис итә башлыйм. Шул ук вакытта эчке бер табигый тойгы миңа башка көч бирә.

– Яратырдай кешесе булса, рәхим ит, – дим.

– Юк шул. Танышлар арасында бер дә андые юк, – дип уфтанып ала. – Синдә ни хәлләр?

Әйтте ди менә! Минем үзем өчен дә сер булган нәрсәне шушы барлы-юклы утыз минут эчендә инде икенче кеше белергә тели. Әгәр шикләрем чынга аша калса, алдагы тугыз айда күпме булачак алар? Кулымдагы тестның сызыкларына күз салам. Икәү!!!

– Э-э-э, ярарлык… бугай.

– Шалтыратамы соң?

– Ыһы.

– Нәрсәләр сөйли?

– Гадәттәгечә инде.

– Сагынам диме?

– Ыһы.

Мин Регинага ымлыклар белән генә җавап бирә башлыйм. Ә ул һаман төпченүен белә.

– Киләм димиме?

– Э-э-э-э… – дип сузам.

Регина үзенчә аңлый.

– Кайчан?

Монысын да үзенчә шәрехли.

– Менә син бәхетле ичмасам! Кызыгам мин сиңа! Ярый, пока. – Пуп-пуп-пуп…

Мин каушап идәнгә утырам. Берара исерек кеше кебек кулымдагы тестка карап торам да тагын бәдрәфкә юнәләм.

Тагын бер тест ясыйм. Анысы да шулай ук күрсәтә. Бераздан тагын берне. Шундый ук сызыклар.

Анадан тума чишенеп ташлап идәннән түшәмгә кадәр сузылган көзге алдына килеп басам. Эчем күренми әле. Уңнан да күренми, сулдан да, алдан да. Ефәктән тегелгән озын эчке күлмәгемне киеп, эч турысына бәләкәй мендәр кыстырам. Башта шушылайрак түгәрәкләнер. Аннан тагын да зураер инде. Менә болайрак булыр. Матур буласы икән. Аякларны аерыбрак тегеләйгә-болайга йөреп карыйм. Артым белән генә килеп, әкрен генә караватка утырам. Рәхәт халәт.

Тизрәк Айдарга әйтергә кирәк. Ул да сөенер микән? Ничегрәк әйтергә инде? Баштарак: «Куркам, кешеләр ни әйтер, оят бит», – дип мышкылдап алырмын инде. Ул мине юатыр. Сүзләрен табар, ир кеше бит ул…

Шулай хыялга бирелеп йокларга ятам. Иртән тагын бер тест эшлим. Ике сызык күрсәтә. Инде дүртесе дә ялгышмас дигән уй белән Айдарга смс язам: «Вакытың булгач, шалтырат әле».

Эшкә бару белән ялт иттереп бөтен эшләрне эшләп куям да Айдардан шалтырату көтәм. Ә ул шалтыратмый да шалтыратмый. Эш телефоныннан аның номерын җыям.

– Сәлам!

– Ууу! Сәлам инде, сәлам! – Айдар кем беләндер сөйләшеп торган, ахрысы: «Әйдә бераздан керерсең әле, миңа монда Уфадагы иң яраткан каналдан шалтыраталар», – дигән була, чукынчык.