скачать книгу бесплатно
– Тереләбезме?
– Синең янга якын да китермиләр хәзер.
– Биш минутка гына керттеләр.
– Илдус киттеме? – диде Рифкать.
– Әле генә китте. Капканы да чыкмагандыр. Чакырыйммы? – дип ашыга-ашыга тезеп китте таныш булмаган солдат һәм, җавап та көтмичә, шап-шоп атлап чыгып йөгерде. Табибә, йөзен чытып, аның артыннан карап калды.
Солдатлар сүз башларга кыймый тора. Мондый вакытта ни әйтергә икәнен белми аптырый алар: юатсаң, Рифкать бала-чага түгел, кызганырга килгәннәр дип аңлар, үпкәләр, уен-көлке сөйләсәң дә урыны түгел.
– Бүген бөтен полкны җыйдылар. Генерал синең турыда сөйләде, – дип, ниһаять, сүз башлады кече сержант. Рифкать аны аз гына төсмерли, бер-ике тапкыр очрашканнары да бар.
Володя исемле бугай, әйе, Володя, Владимир, Владимир Чигарёв.
Рифкать солдатларга карап ята. Күбесе аңа таныш та түгел. Аның уйларын белгәндәй, Владимир исемнәрен атый башлады.
– Син егетләрне белмисеңдер дә әле. Ефрейтор Роман Шильтут, рядовойлар Виктор Бурка, Виктор Желятин, Николай Меблев, Владимир Богданов, Константин Абашкин, Владимир Ярмошевич, Михаил Бахтеев…
Сержант исемнәрен атауга, солдатлар бер адым алга атлыйлар. Әйтерсең Рифкать аларның командирлары, әйтерсең ул, строй алдына басып («Һи-и… басып…» – дип уйлады эчтән), солдатларын барлый. Ә алар, уңайсызланып, тагын тын калдылар.
– Стройда тормыйсыз бит, утырыгыз, – диде табибә. Алар уңайсызланып кына сыйган кадәр каршыдагы караватка тезелешеп утырдылар. Утыргач, кинәт кенә барысының да теле ачылды.
– Тынычрак, тынычрак, кайда икәнегезне онытмагыз, – дип кисәткәч кенә, кинәт аңга килгәндәй, өнсез калдылар.
– Рифкать, – дип, шактый вакыт узгач кына, Володя аңа эндәште. – Син чыгарган газета һаман казармада эленеп тора әле. Рәсемнәрен бигрәк шәп ясагансың.
– Ротада бүген синең турыда чыккан хәрби листокны командир кычкырып укыды.
– Часть музееннан прапорщик фотоңны сорап килгән иде. Полковник кушкан.
Рифкатькә алар барысы да бик еракта, томан аша күренгән кебек, ә тавышлары күрше бүлмәдән ишетелгән шикелле.
– Рифкать! Якташ!
Палатадагы томан тора-бара сыегайды, һәм каршында Илдус пәйда булды. Үзе мыш-мыш килә, маңгаена тир бөртекләре тезелгән. Әллә инде тир бөртекләреннән, әллә елаудан күзләре дә юешләнгән.
– Мин анда бөтенесе белән талашып беттем инде, – дип, өзек-өзек сулыш ала-ала тезеп китте ул. Үзе иреннәрен җыя алмый елмая. Дустының нинди хәлдә ятуын да онытып, ниһаять, больницага Рифкать янына керә алуына сөенеп бетә алмый. Менә ул бераз тынычланды, сулышы да тигезләнде, карават кырыендагы урындыкка утырды.
– Солдатлар! Вакытыгыз бетә, саубуллашыгыз, – диде шулчак табибә.
Илдус гаҗәпләнү һәм инәлү катыш күз карашлары белән ак халатлы ханымга текәлде.
– Сезгә чыгарга вакыт, ә якташы калсын.
Егетләр теләр-теләмәс кенә торып бастылар, тавыш чыгарырга курыккандай, пышылдап кына саубуллашып, ишеккә таба чигенделәр. Барысы да чыгып беткәч, ишек ачылды, аннан Коляның башы күренде.
– Без хәзер бертуган, Рифкать! Онытма! – дип пышылдады ул.
Илдус Рифкатьнең башын, кулларын, бөтен гәүдәсен капшап чыкты.
– Исән, бөтен җирең дә исән!
Рифкать, менә кара дигәндәй, уң кулын кыймшатып куйды.
– Кул гына чепуха. Анысы төзәлер. Хәзер әллә нинди протезлар ясыйлар, чын кулдан аерырлык түгел.
Рифкатькә аның сүзләрен тыңлау рәхәт иде. Туган шәһәре, дуслары исенә төште.
– Миңа хатлар килмәгәнме?
– Юк. Килер әле! Язалардыр.
Рифкать кинәт кенә моңсуланып калды, беркавымга хәтта янында Илдус барлыгын да онытып, уйга чумды.
Бу арада нишләп бер хат та килми соң әле аңа? Әллә авырып киттеләрме? Әллә вакытлары юкмы? Аның өйгә язганына шактый вакыт булды бит инде. Ниләр язган иде соң әле ул? Гадәттәгечә: «Исәнмесез, минем өчен иң кадерле булган әнкәй, әткәй, Әнфисә, Азат! – дип башлаган иде. – Солдат сәламе белән сезгә гвардия рядовое Рифкать Миргазизов яза.
Мин яхшы гына яшим, дигәч тә, сез минем ничек яшәгәнне күз алдына да китерә алмыйсыз. Өйдәгечә иркенләп ятулар, нәрсә теләсәң, шуны ашаулар, кая теләсәң, шунда барулар турында хыяллана да алмыйсың хәзер. Һәрнәрсә режим буенча, һәрнәрсә приказ белән эшләнә монда. Ләкин сез анда исән-имин яшәсен өчен, илебез тынычлыгы өчен хезмәт итүеңне уйлыйсың да, күңелең горурлык хисе белән тула. Җир җимертеп яшәр көннәр алда әле. Тормыш башлана гына безнең. Моңа кадәр күп нәрсәне аңламаганмын икән. Иң беренче тапкыр самолёттан сикергәндә генә дөньяның нинди матур икәнен күрдем, яшәү мәгънәсен аңлый башладым бугай. Шулчак бөтен кешеләргә ишетелерлек итеп: «Яшисе килә!» – дип кычкырырдай булдым.
Ярый, мин артык нечкә күңеллеләнеп киттем, ахрысы. Шулай да бераз солдат тормышы турында да язып үтәм. Кичә безнең монда бәйрәм булды. 800 метр биеклектән тагын парашюттан сикердек. Самолёттан сикерүгә күңел шатлык белән тулды, боҗраны тарткан идем, парашют ачылды да китте. Җиргә төшкәч, парашютны төрдек тә җыелу урынына киттек. Парашютлар бик шәп безнең, күрсәгез шаккатыр идегез.
Безнең ротада Татарстаннан биш кеше. Димәк, сагынган чакта күңел юатырга якташлар бар. Бөтенесе әйбәт, тик менә вакыт кына җитми. Күптән түгел өч километрга кросс белән йөгердек. Полкта дүртенче урынны алдым. Беренче өч урынны алганнар отпускка өйгә кайтып киттеләр. Әмин биш секундка калыштым. Ярар, барысы да алда әле.
Тәмәкене ташладым. Бөтен көчне спортка бирәм. Десант гаскәрләре иң яхшы, үрнәк гаскәр бит ул. Десантник булу бик җиңел түгел икән. Җиде кат тирләр чыга. Хат язарга да вакыт тими. Менә бу хатны өченче көн язам инде. Тиздән бездә бик җитди хәрби өйрәнүләр була. Шуңа әзерләнәбез.
Хәзер әле мин «салага» гына, бер елдан «фазан» булам, ә аннары – «дембель». Шулай хыялланып ятам.
Ярый, сау булыгыз! Барысына, барысына миннән күп сәлам тапшырыгыз.
Рифкать».
Ул хат азагында ясаган рәсемен күз алдына китереп көлемсерәде. Үзен киң җилкәле, кабарып торган мускуллы итеп ясаган иде. Башта – кырын салган берет, авыз ерык. Көлкеле рәсемнәр ясарга ярата ул. Мәктәптә дә стена газетасын ул бизәде, частьта да гел ул ясый иде. Аның рәсемнәрен карагач, шаркылдап көләләр иде. Хәзер көлкеле рәсемнәр ясый алмас инде.
Хәзер аның елмаясы да, көләсе дә килми. Узар микән бу? Аның да күңеле күтәрелер микән? Моңа кадәр гомере уен-көлке белән генә үткән икән… Гитара, магнитофон, дуслар, шаяру, көлешү. Бер урынга утырып, озаклап уйланган чаклары да сирәк иде. Һаман вакыт җитмәде. Гомер буе сау-сәламәт булыр, шулай уйнап-көлеп кенә яшәр кебек иде. Карасаң… Хәзер аның кемгә кирәге булыр икән? Галиягәме? Әлфиягәме? Соңгы арада хатлары да юк. Больницадан чыккач, бик озын итеп, бөтенесен-бөтенесен әйтеп хат язарга кирәк. «Һе-е, – диде ул, үз уйларыннан үзе көлеп. – Кулсыз язарсың инде хат. Нинди хат ди әле ул? Кулсыз солдат була димени? Терелү белән кайтарып җибәрәләр инде аны. И-их!»
– Нәрсә, нәрсә?
Илдус Рифкатьнең хәрәкәтсез күз карашына, акрын гына кыймылдаган иреннәренә карап утыра, сүз дәшәргә дә кыймый. Ул бары тик «И-их!» дигән уфтану авазын гына ишетте.
– Их, монда гитара булсын иде, ә! – дип, тавышын күтәрә төшеп, күңеллерәк булырга тырышып башлап китте ул. – Хәтерлисеңме, Түбән Камада больница тәрәзәсе каршында уйнап торган идек.
Рифкать, «әйе» дигәнне аңлатып, керфек какты.
– Саша тәки гел кеше булды бит. Әйтергә онытып торам: өченчекөн өйдән хат алдым. Саша диңгез училищесына кергән. Әстерханнан бер борылып кайткан булган. Тагын барып, Одессага кергән. Кап-кара моряк киеме киеп, шәһәр урамын көнгә әллә ничә урый, ди. Адмирал булганмыни!
– Саша – егет ул. Адмирал да булыр.
– Ул умыртка сөяген сындырып та кеше булды. Синең нәрсә, кул да баш кына.
– Баш кына, – дип мыскыллы елмайды Рифкать. Бер хәрәкәтсез ятса да, ул тәнендә көч кайнап торганын сизә. Ярасы кузгалган саен, бөтен мускуллары җәягә тартылгандай була. Ә менә уң кулы белән башы берөзлексез сызлый да сызлый. Кул вакыт-вакыт онытылып та тора, ә менә баш авыртуы аз гына да туктамый, укол кадагач, суга тыккан утлы кисәү кебек сүрелеп ала да беркавымнан тагын ялкынланып яна башлый. Әйтерсең ниндидер утлы өермә баш капкачы эченә кереп оялаган да дулый да дулый, утлы кисәүне берөзлексез яндырып тора. Рифкатькә ул мәңге шулай янар, бу авыру мәңге бетмәс кебек тоела. Авыртуны басарга тырышып, ул авыз эченнән генә көйли башлады:
Солдат булу безгә кыен түгел,
Риза булса кызлар көтәргә.
Илдус аны саташа дип белде, ахрысы, табибәгә таба борылып карады. Ак халатлы ханым, игътибар итмә дигәндәй, кулын гына күтәрде, дәшмәде.
– Сиңа кан бирделәрме әле, Рифкать?
– Юк.
– Хәзер бирә башлыйбыз, – диде табибә.
– Ә миннән кан алмадылар. Группаң туры килми, диләр. Ничек инде, мин әйтәм, туры килмәсен, аның белән безнең бөтен нәрсә дә туры килә. Бергә укыдык, ничә ел дус булдык, бергә хезмәт итәбез. Димәк, кан да туры килергә тиеш.
Рифкать сүзгә кушылмады. Кинәт кенә аның бернәрсәгә дә исе китмәс булды. Дуслар, якташлар, хатлар, юату сүзләре – барысы да ниндидер мәгънәсез нәрсә кебек тоела башлады. Табибә ым какканны күргәч, Илдус тып-тын гына палатадан чыгып китте. Рифкать аны сизмәде. Ул уйлары белән моннан бик еракта, Кама аръягындагы иксез-чиксез болын уртасында йөри иде инде.
7
Мәктәптә укулар бетеп, каникул башлануга, һәр җәйне Илмәткә кайтам дип атлыгып тора Рифкать. Кайткан көнне үк, болынга төшик, урманга барыйк, дип, бабасын тыкырдатырга тотына.
– Сабыр ит, улым, сабыр иткән – морадына җиткән. Юлдан соң бераз хәл җый. – Харис бабай, шулай сөйләнә-сөйләнә, кечкенә сандалга куеп, чалгысын чүки башлый. – Авыл халкы эшсез кешене өнәми ул. Бераз печән дә чабып кайтырбыз.
Быел авыл бигрәк үз, якын тоелды Рифкатькә. Әллә инде тиздән армиягә китәсе булганга, туган як белән саубуллашыр чак җиткәнгә күңеле нечкәрә башладымы? Бабасы чалгылар көйләгән арада ул җәһәт кенә Изгеләр чишмәсенә дә менеп төште, инеш буен да урады. Авылга кайттымы, әллә нинди, үзе дә аңлый алмый торган хис били аны, иңнәренә канат чыккандай була, моңа кадәр күңелне борчып торган вак-төяк кайгылар да онытыла. Авылда аңа белгәне дә, белмәгәне дә сәлам бирә. «Шәфкатьнең кече малае кайткан!» дип, зурлар ерактан ук сүз ката, шәһәр хәлләрен сораша, егетләре кичен капка төпләренә килеп утыра. Шәһәрдә өйләр бөтенесе бер-берсенә охшаш, ә монда һәр каралты, һәр йорт үзенчә. Аларның йорты Харис бабайның үзенә охшаган: какчарак йөзле, җиңел гәүдәле, ә-әнә, каршыдагы өй фуражкасын батырып кигән төксе йөзле кеше төсле, тәрәзәләре дә караңгы, ә менә монысында киң күңелле кешеләр яшидер: тәрәзәләре дә олы итеп уелган, капкалары да көне бу шар ачык тора.
Шулай һәр йортны кемгәдер, нәрсәгәдер охшатып бара торгач, авыл башына чыгып җиткәнен сизми дә калды. Басуга чыккач, дөнья яктырып киткәндәй булды. Бөтен җир сап-сары, бары басуның аргы ягындагы комбайн гына, кызыл чикерткәгә охшап, теркелдәп төшеп килә. Тулы башаклы игеннәр, чәчләренә чал кунган аксакаллар кебек, башларын акрын гына селки-селки нидер серләшәләр, кызыл чикерткәгә күтәрелеп карыйлар да, качарга теләгәндәй, тагын аска иеләләр.
– Игеннәр дә өлгерде… – дип куйды Харис бабай. Сөенә идеме, әллә уфтанамы: Рифкать аңлый алмады.
– Их-их, яшь чагым булса, каерып бер пакус алыр идем дә кереп китәр идем басу буйлап!
– Комбайн белән, диген. Чалгы белән иген чапмыйлар инде.
– Чабалар иде, улым, заманында чабалар иде.
– Ул заманнар узган инде, хәзер техника эшли бит. Әле газетадан укыдым, бер комбайн әллә ничә йөз атны, меңләп кешене алыштыра, дигән.
Харис бабай һич көтмәгәндә кеткелдәп көлеп җибәрде. Рифкать аптырап аңа карады.
– Дөнья күрмәгән кеше язган аны, улым. Каптырмалы кабартма ул, белдеңме? Дөнья күргән кеше авызыннан мондый сүз чыкмас. Мең кешене алыштыра, дисеңме? Алыштыра, чуртым! Кешене алыштыра торган нәрсә җир йөзендә яралмаган әле. Юка башлар сүзе ул. – Харис бабай чалгы сырты белән җиргә сугып куйды. Кисәк хәрәкәт белән колак аппаратын тартып алды да кесәсенә салып куйды. Ачуы чыкканда, кеше белән сөйләшәсе килмәгәндә шулай итә ул: аппаратын тартып ала да бөтен дөньяда берьялгызы кала.
Аннары инде аңа сөйләдең ни дә, сөйләмәдең ни. Ләкин бу юлы ачуы нык кузгалган, ахрысы, тыела алмый, һаман кемнедер сүгә.
– Тамакларына аркылы килгере, уттай урак өстендә бакча артындасырт кыздырып яталар. Комбайннары тик тора, ә ул мәлгуньнәрнең исләрендә дә юк. Килгән кешедән нинди иман булсын инде? Җир кадерен, икмәк кадерен беләмени алар? Авылда күзгә кырып салырлык та яшьләр калмады, барысы шәһәргә качып бетте. Ни дип шул сасы төтен иснәргә кызыгалардыр. Бик иснисе килсә, исле мунчага кереп ятсын иде. Алар анда сигез сәгатен тутырып кайта да, ихаха да михаха килеп, түшәмгә төкереп ята, ә монда эшләр кеше юк. Быел игенне җыеп бетерүләре дә икеле әле. Комбайннары тик тора, кул җитми. Әнә шәһәрдән китергәннәр иде. Күргәнсеңдер, безнең ындыр артында, кызыл сыер көтүе шикелле, комбайннар тезелеп тора. Шәһәр кешесе таш җанлыдыр ул. Утырып кала бит игеннәр, утырып кала. Әле бер тишек борыны авыз ерып көлеп торган була: «Кайгырма, бабай, ил зур безнең, хөкүмәт бай, монда иген булмаса, читтән китерерләр, иген мул җирдән», – дип акыл сата. Кеше ашын ашап өйрәнмәгән, безгә үзебезнеке җиткән. Гомер-гомергә шушы басу туйдырып килде, читләргә ялынмадык. – Харис бабай бераз тынычлана төште бугай, чалгысын иңенә салды да атлап китте. – Шушы җирне урак белән егып сала идек без, уч төбе хәтле кәкре урак белән. Ә хәзер комбайн белән кырпак төшкәнче маташалар. Ә син… мең кешене алыштыра, дисең. Алыштырмый торсын әле. – Ул, артык кызып киттем дигәндәй, туктап тын алды да Рифкатькә дәште: – Нигә сиңа сөйләп башыңны катырам соң әле? Сиңа нәрсә, син – шәһәр кешесе. Сезнең өчен ипи кибеттә үсә. И-их, менә синең шикелле егерме-утыз гына егет булсын иде хәзер монда. Бу басуларны ялтыратып кына куярлар иде. Әллә армиядән соң, чыннан да, авылга кайтасыңмы, улым?
– Күз күрер, – диде Рифкать.
– Нәрсә дисең, нәрсә?
– Кайтырмын, бабай, кайтырмын.
– Нәрсә дисең? – Харис бабай колак аппаратын салганын исеннән чыгарган булса кирәк, Рифкатьнең сүзләрен ишетмичә, кабатлап сорады.
– Кайтам! – дип, ике кулын авызына бүрәнкәләп куеп, бар көченә кычкырды Рифкать. – Кайтам!
Аның тавышын игеннәр дә ишеттеләр кебек, авыр башларын кагып куйдылар.
8
Рифкать, уйларыннан арынып, палатага күз ташлады. Табибә чыгып киткән, ахрысы, беркем юк. Башы да артык чәнчешми, ерактан ишетелгән комбайн тавышы кебек берөзлексез гүли генә. «Кая, кеше юкта торып карыйм әле». Торырга талпынып карады, ләкин кузгала алмады. Көчәнүдән аякларын көзән җыергандай булды, тәнен калтырау алды, бар мускуллары киерелде, тик башы күтәрелмәде, хәрәкәтсез ята бирде. Башына кереп оялаган аждаһа тик кенә ят, кузгалма дигәндәй кыймшанып алды. Кинәт аңа бу авыру беркайчан да бетмәс, ул мәңге шулай хәрәкәтсез ятар кебек тоела башлады. «Тизрәк… тизрәк, – дип пышылдады Рифкать. – Нәрсә тизрәк? Нәрсә булса да, тизрәк кенә булсын… Юк, ул үләргә тиеш түгел!»
Ул беренче тапкыр үлемне күз алдына китерергә тырышып карады.
Менә ул кызыл табут эчендә ята. Табут каршына солдатлар тезелгән. Командир нидер сөйли дә сөйли. Ята торгач, Рифкатьнең җилкәсе чәнчи башлады. Ул ике кулы белән табут кырына таянып, әкрен генә торды да, җиргә төшеп, стройдагы үзенең буш торган урынына таба атлады. Үзе атлый, үзенең аяклары берни дә сизми, әйтерсең һавада очып бара. Солдатлар «Ур-ра!» кычкыра.
Менә аны, ак кәфенгә төреп, Илмәт картлары күтәреп бара. Алда Харис бабайның тавышы ишетелә: «И улым, улым, авылга кайтам, дигән идең, кайтуың шушы булган икән». Зират капкасы төбенә килеп җиткәч, басу ягыннан таныш гүләү ишетелә башлый. Бу тавыш көчәйгәннән-көчәя бара, колакларны ерып керә, башка каба. Рифкать барган көйгә урыныннан торып утыра да, кулын каш өстенә куеп, тавыш килгән якка иелә. Ә анда, иген басуын урталай ярып, комбайн килә. Үзе дөберди, шатырдый, тәгәрмәчләре, чылбырлары әйләнә, өстеннән тузан болыты күтәрелә, ә үзенең штурвалы артында беркем юк. Рифкать җиргә сикереп төшә дә, ак кәфенен сүтә-сүтә, комбайнга таба йөгерә…
Менә ул үз өйләрендә олы бүлмә уртасына куйган караватта ята. Өстендә— солдат киеме, күкрәгендә значоклар. Бөтенесе елыйлар, аның битеннән сыйпыйлар, соңгы тапкыр фотога төшерәләр. Рифкатьнең, еламагыз, дип, әнисен, әтисен, туганнарын юатасы килә, ләкин авызыннан сүз чыкмый. Керфекләре аша саркып, тәрәзәдән төшкән яктылык күренә. «Галия кайда?» – дип уйлый ул. Дәрестән кайткач, кичләр буе шушы тәрәзәдән карап утыра иде. Каршыда – Галияләрнең тәрәзәләре. Теге кичне ниләр булганын өйләренә кайтып сөйләгән дә, менә хәзер Галияне бөтенләй диярлек урамга чыгармас булдылар. Элек Рифкать аңа гел игътибар да итми иде. Сары баш белән чәкәләшүе дә Галия өчен түгел, ә егеткә ачуы чыгудан, аның шулай тупас сөйләшүеннән, юкка бәйләнүеннән генә булды сыман.
Менә хәзер ул тәрәзә төбенә кунаклаган да, җәнлек сагалаган аучы төсле, тын да алмыйча каршы балконны күзәтә. Балкон ишеге ачык. Димәк, ул бүген барыбер ишек янына киләчәк, ябар өчен генә булса да киләчәк. Әинде килгәч, балконга чыкмый түзә алмаячак… Әнә пәрдә артында шәүләсе чагылып китте. Әнә зәңгәр күлмәге төсмерләнде. Әнә, әнә, балконга чыкты. Чыкты да Рифкатьнең дөньяда бар икәнен дә белмәгәндәй, бу якка күз ташлап та карамады, балкон аратасына таянды да тик тора бирде. Рифкать, тәрәзә төбеннән сикереп төшеп, бер бүлмәдән икенчесенә чабып йөрергә тотынды, аннары кинәт кенә туктады да стенадагы зур көзгене алды. Кызның чәчләре, йөзе, иңбашлары кояш нурына коенды. Ул бермәл аптырап, берни дә аңламыйча, һушсыз басып торды, аннары як-ягына каранды һәм, Рифкатьне күргәч, авыз тутырып елмайды, нидер кычкырды. Ләкин аның яңгыравык тавышы вак кисәкләргә таралып юкка чыкты, Рифкать янына килеп җитә алмады. Рифкать, кояш кыйпылчыгын кызның йөзеннән алып, стенага күчерде һәм, көзгесен боргалый-боргалый, хәрефләр «яза» башлады. «Я». Хәреф шундый зур булып, балкон стенасына көчкә сыйды. Кыз, аңлаганын белдереп, баш селкеде, урамны яңгыратып көлде. «Р». Галиягә бу уен бик ошады бугай, ул кулларын чәбәкли-чәбәкли сикерергә үк тотынды. «А-Т-А-М». Рифкать калган хәрефләрне тиз-тиз генә язып бетерде дә, җавап эзләгәндәй, кояшны Галиянең йөзенә күчерде. Ә ул, күзләрен кулы белән каплап, бераз тын торды да капыл гына өйгә кереп китте, бераздан кире чыкты. Аның кулында да шундый ук зур көзге иде. Ләкин ул, күпме тырышса да, кояш җибәрә алмады, аларның йорты күләгәле якта иде. Галиянең шуңа бөтенләй кәефе китте, ахры, ул, салкын көзгесен кочаклап, тын калды. Рифкать кояш нурын аның көзгесенә төшерде, көзге, кинәт ялтырап, балкып китте, Галиянең дә йөзе ачылды. Менә ул, көзгесен күтәреп, Рифкатьнең кояшын кире үзенә җибәрде. Рифкатьнең күзләре чагылып яшьләнде, йөрәге дөпелдәп ярсый-ярсый тибәргә тотынды. Галия, асфальтка пыяла ташлагандай, челтер-челтер килә-килә урамны тутырып көлде дә көлде. Көлеп арыгач, кояш көлтәсе белән стенага сүзләр яза башлады. «Р-и-ф-к-а-т-ь + Г-а-л-и-я». Шулчак ишек ачылып ябылды. Әнисенең «Иулым!..» дигән еламсыраулы тавышы ишетелгәндәй булды. Ул, яшерергә теләп, көзгесен тәрәзә пәрдәсе артына таба шудырды, һәм кинәт бөтен дөнья караңгыланып калгандай булды. Стенадагы кояшлы хәрефләр дә сүнде, Галиянең көзгесе дә, боз кисәгенә охшап, салкынаеп калды, бераздан Галия үзе дә юкка чыкты. Ул, аптырап, өзгәләнеп, үз-үзен белештермичә, кычкырып җибәрде: «Га-ли-я!» Ә… тавышы… тавышы… «Әл-фи-я!» – дип яңгырады. Ул, әллә саташаммы дип, як-ягына каранды, хәлсезләнеп башын тәрәзә пыяласына терәде…
– Хәзер, шприцлар гына әзер булсын да, сестра сиңа кан бирәчәк, – диде табибә, Рифкатьнең маңгаена суланган салкын чүпрәк куя-куя. – Унбер егет каны кергәч, баһадирның баһадиры булырсың инде. Егетләре дә нинди бит әле. Әзмәверләрмени!
9
Табибә ишектән чыгуга, кинәт кенә Рифкатькә рәхәт булып китте. Илдусны гына үпкәләтте бугай. Ни әйтсәң дә якташ бит. Якын итеп килгән. Теге вакытта Саша турында дөрес әйтмәде әйтүен. Үзгәрер әле. Гел «әйе, әйе» дип кенә тормас. Тормыш өйрәтә ул. Донор егетләр хәзер шәһәрдә йөридер инде. Терелеп чыккач, алар белән бер җыелып утырырга иде. Моңа кадәр кешеләрне аңлап бетермәгән икән ул, кешеләрнең кадерен белмәгән. Аннары, солдатта күп нәрсә приказ белән генә эшләнә бит. Җылы сүз бик тансык ул солдатка. Бергәләп увольнениегә чыгарлар. Бу тирәнең табигате безнең якныкы шикелле үк матур түгел лә. Шишкин урманнарын, Кама ярларын, Вятка болыннарын күрсәтергә иде аларга. Чыннан да, алар хәзер Рифкатькә кан кардәшләр шикелле. Яз көне ул да донор булган иде бит. Кан биреп чыккач, шәһәр буйлап йөрделәр. Мондагы халык гел бүтән икән, сөйләшүләре дә үзләренчә. Колак салып тыңлагач, кайбер сүзләре аңлашыла да. «Әллә татарлар инде», – дип уйлады Рифкать. Хәтта бер кызга сүз дә катты. Тегесе горур булып чыкты: башын өскә чөйде, җавап кайтармады. Читтәрәк торган кара чәчле, каратут йөзле апа белән абый да курыккан сыман кабалана-кабалана, кызларын ашыктырдылар.
– Әй, агай, әллә безнең яктанмы сез? Таныш булыйк, мин – Татарстаннан. Телегез аңлашыла, шуңа әйтәм, – дип эндәште Рифкать.
Агай артка борылып карады да: «Җир йөзендә бар адәмнәр дә бер-берсенә туган. Шуны аңлаучы гына юк», – дип китеп барды.
– Безнең халыкны, солдат халкын бик өнәп бетерми алар, – дип аңлатты прапорщик. Ул үзе Казан тирәсеннән, шуңадырмы, Рифкатьне үз итә иде. Буе ике метр булыр, куллары утын яра торган үтмәс балтага охшаган. Балта диярлеге дә бар шул, кулы белән бер сугуда кирпечне сындыра ул.
– Ә нигә өнәп бетермиләр?
– Солдат халкы бик шаян бит, бер дә тик тормый. Ә монда кызлар чибәр!
– Нинди халык соң алар?
– Кем икәннәрен дә белмәссең. Бик күп алар монда. Ну эшчән дә халык инде үзләре. Шушы ком даласында оҗмах ясап куйганнар бит. Оҗмахның берәр хур кызы белән танышасың килмиме соң, якташ?
– Белмим…
– Ниткән «белмим» ул тагын? Киләсе увольнениедә, күр дә тор, таныштырам берсе белән.
Алар, шәһәр урамын иңләп, көлешә-көлешә күл буена төштеләр. Күл бик зур, Вятка киңлеге булыр. Чишенеп суга кергәч, Рифкать борылып карады. Яр башында, экскаватордан башын тыгып, әтисе карап торадыр шикелле иде аңа. «Әти, сиңа нишләп Шәфкать исеме кушканнар?» – дип сораган иде ул аннан бер тапкыр. «Кем белгән инде аны, улым? Аны-моны уйлап тормаганнар, тотканнардыр да кушканнардыр». – «Юк-юк, алай булмый инде». – «Нигә дип, шәфкатьле булсын дигәннәрдер. Миргазиз бабаң бик нечкә хисле, бала күңелле кеше иде. Шул кушкандыр. Нәкъ синең төсле иде инде: аксыл чәчле, озынча йөзле, зәңгәр күзле. Көлгәндә дә шаркылдап көлмәс, синең шикелле рәхәтләнеп елмаер гына иде. Ул елмайганда, күңелләр рәхәтләнеп китә иде». – «Әткәй, ә нигә аңа Миргазиз дип кушканнар?» – «Кайлардан белеп бетерим соң инде, улым? Бик тә олы җанлы бәндә иде бит, әүлия иде инде, чын әүлия. Кеше сораса, соңгы ыштанын салып бирергә әзер иде. Гомер буе изгелек кенә кылып яшәде. Шул, гөнаһы булмаганга, күңеле чиста, кеше алдында йөзе якты булганга сиксән сигез яшенә җитте дә. Безнең нәсел озын гомерле ул. Әнә Харис бабаң да җитмешнең өске ягына чыкты. Алла боерса, без дә бирешмәбез. Син Миргазиз бабаңа охшаган, йөзгә җитәрсең әле». – «Аңа нигә дип Миргазиз кушканнар соң?» Бер сүзне кабатлап тору әтисенең күңеленә тиде бугай, малаен кырт кистерде: «Нигә булсын, мир газиз дә җир газиз, аннан кала ир газиз», – дип сөйләнә торган гадәте бар иде мәрхүмнең. И-и, сине күрсә сөенер иде!»
– Рифкать, нәрсә каккан казык шикелле торасың? Чум әйдә!