скачать книгу бесплатно
Идарә, идарә,
Идарә кая бара?
Колхозчылар эштән кайта,
Ыштан төпләрен кара, –
дип такмаклый-такмаклый, урам буйлап йөгерешәләр иде. «Идарә» дигәннәре колхоз рәисе була инде…
Төнге шәүлә
Гайнәфәттәйне, ашлык сугудан алып, җәза рәвешендә уракка күчерделәр. Аннан да буш кайтмады инде мескен. Башак уып алып кайта торган булды. Өйдәге ике малай салам чәйнәп ята алмыйлар бит инде.
Беркөнне Гамир басу юлында Гайнәфәттәй белән Сәхешне очратты. Чатан – ат өстендә, хатын – җәяүле. Куып алып кайтуы иде хатынны. Гамир хикмәтнең асылын чамалады. Гайнәфәттәйне Чатан тырнагыннан арындыру әмәленә кереште.
– Гайнәфәттәйне кая алып киттең? – дип сораган булды.
– Кансага.
– Бүләкләргәмени?
– Бүләкләргә сиңа! – Сәхеш аты-юлы белән сүгенде. – Күрмәйсеңмени, тагын урлашкан.
– Тиешлесен бирмәгәч, нишләсен? Ачка үлмәс бит.
– Барыбыз да бер хәлдә. Әллә мин тукмы? – диде Сәхеш, җикеренеп.
Кешечә сөйләшеп, уртак тел таба алмасын төшенде Гамир. Кинәт борылды да Сәхешнең ат башыннан тотты. Хатынга тизрәк ычкынырга кушты.
– Слушай, син нәмә, күрәләтә бурны яклайсың? Нигә ат башына җогынасың? Чыбыркы белән сыртыңны каедлаем бит…
– Сүкәлеп кара! Ат өстеннән ничек очканыңны сизми калырсың…
…Чәкәләшү сөреме икенче көнне үк күзне «томалады» – Гамирның буразнадан йөри торган сары биясен алдылар. Шыр сөяктән торган туры алашаны җигәргә куштылар. Ул ризалашмады.
– Аны үтереп, колхозга сыер түлисе килми, – дип, эшкә чыкмады. Прогул ясаган өчен, Гамирның хезмәт көнен кистеләр. Нишләсен, ябык алаша белән эшкә барыбер чыгарга туры килде, әмма элеккечә көнгә алтмыш-җитмеш сутый җир сөрә алмады…
Атна үтмәгәндер, Гамирга энесе гаҗәеп яңалык ачты. Сәхеш төннәрен ерак әвенгә бурлыкка йөри икән. Хәнифкә Әхтәм сөйләгән. Әхтәм әбисе белән бабасы сөйләшкән вакытта ишетеп калган. Ерак әвендә сугылган ашлык кайтып бетмәгән төннәрне, икмәк көшелен саклау өчен, Әхтәмнең бабасын җибәрә икән бригадир. Ул күргән. Сәхешнең капчыкка ашлык тутыруын күзәтеп торган, янына чыгарга шөлләгән. Явыз Сәхешнең ни кылмавы бар?
Ерак әвендә ашлык калган төннәрне Гамир өч тапкыр авылга кайту юлын күзәтергә чыкты. Дүртенчесендә эләктерде Сәхешне. Ат сыртына капчык салып, Сәхеш кайтып килә иде. Гамир юл читенә посты. Ат үзе белән тигезләшкәч, ялт сикереп торды. Ат куркуыннан арт аякларына басты. Аны-моны уйламый кайткан Сәхеш тә, тулы капчык та ат сыртыннан очты.
– Вәт, ата бур! Эт койрыгыннан төз кыланган буласың тагын. Син талыйсың икән колхозны. Иртәгә үк милициягә хәбәр җибәрәм. Аягыңны җиргә дә тидермәсләр, – дип, җирдә яткан Сәхешнең якасына ябышты Гамир.
– Минем юлга аркылы төшү сиңа файда бирмәс. Үз башыңа ашкынма. Шаһитларың кая? – дип, һөҗүмгә күчте Сәхеш.
– Әнә теге чокырны күрәсеңме? Анда биш баш сине күзәтеп утыра. Бер генә сызгырыйм, алар килеп сине өзгәләп ташлаячак, – дип уйламастан гына әйтеп ташлады Гамир.
Сәхеш коелып төште. Пышылдауга күчеп ялвара башлады:
– Гамир энем, моңынчы нидагсыд яшәдек. Сугыштан исән кайткан башны ашама инде. Сиңа да тиздән армиягә китәсе, татулашып аерылышаек.
– Гайнәфә түтигә хәтәр кылана идең, ә?
– Булды инде… Болай гына, куркыту өчен генә…
– Капчыкны нишләтәбез?
– Урталай бүләек. Кирәк икән, үдеңә генә ал…
– Мохтаҗ булсам да, синең белән уртак тәгам җыясым килми. Киттек Гайнәфәттәйгә. Капчыкны биреп, теге чак өчен гафу үтен, дип, Сәхешкә капчык күтәртеп, аны озата китте Гамир.
Бәйрәм
Озын көннәре белән җылы җәй артта калды, кара көз килеп җитте. Ул да соңгы аена керде. Ара-тирә кар бөртекләре күренештерсә дә, ноябрь башы җылымса тора. Көннәр аяз. Өйлә вакытында кояш хәтсез кыздырып ала.
Октябрь бәйрәме көнне малайлар урамга ап-ак киндер чоба һәм киндер ыштаннан чыктылар. Аякларда да яңа чабата иде. Өлкәнрәк сыйныфта укучы Нурсинә белән Җәүһәр генә җилем кәлүш кигәннәр. Әтилеләр шул алар…
Авыл уртасындагы Октябрь капкасы янына җыйналган бала-чага һәм өлкәннәр алдында укытучы Хәмидә инкыйлабның әһәмияте турында ялкынланып сөйләгәннән соң, укучы балалар сафларга тезелделәр. Әхтәм белән Хәнифне алга бастырды укытучы. Алар башкалардан бераз калкурак иде шул. Демонстрация башланды.
– Балалар, җырлагыз, – дип, укытучы сафларга әмер җиткерде.
Кайсыдыр башлап та җибәрде:
Октябрьдә туганбыз без,
Без – Октябрь баласы…
Җырны дәррәү күтәреп алдылар. Кечкенә авыл балаларның көр тавышына күмелде:
Октябрьдә туганнарның,
Октябрьдә туганнарның
Ленин була бабасы…
Авыл урамы ярты чакрымлап булыр, шуны үтү өчен биш куплет җыр җитте. Кирегә борылдылар. Октябрь капкасы янына җиткәч, миссия төгәлләнде. Команда астында, бер урында таптанып:
…Культуралы таза тормыш
Совет илендә генә, –
дип соңгы җырга нокта куйгач, ак киндер киемле, яңа чабаталы малайлар һәм кызлар өйләренә таралышты.
Әхтәм кайтып кергәндә, әнкәсе тары тәбикмәге пешерә иде. Ишектән атлауга, аны сеңлесе кабаландырды:
– Абзыкай, тизрәк бул, тәбикмәк бетә!
– Һай, кызым, нишләп бетсен! Пешерә генә башладым бит. Рәхәтләнеп ашарлык итәм, – дип, ана кызын тынычландырды.
– Их, әткәй дә кайткан булса! – дип уфтанып алды Әхтәм, тәбикмәк ашарга утыргач.
– Ни кылмак кирәк, бәгырьләрем, безгә шундый язмыш язылган инде… Ходай язса, сезне аталы балалардан ким итмәскә тырышырмын. Икегезне дә укытырмын…
– Мин җиденчедән соң колхозда калырмын, сиңа ярдәмче кирәк бит, – диде Әхтәм.
– Бетергәнче укыйсың, улым. Институтны да тәмамлыйсың. Аннан соң авылга кайтырсың, – диде ана, әмер биргәндәй кырт кисеп.
Ничаклы уку турында Әхтәмнең баш ватканы юк иде әле. Аның бөтен хыялы яңа бишмәт белән яңа чалбар кию. Нурсинә алдында үзен ким санап йөрмәс иде, ичмасам. Кыз да аңа игътибар итә башлар иде…
Шулай уйлады Әхтәм һәм, уйларыннан үзе оялып, әнкәсенә карады. Янәсе, анасы сизмиме аларны? Юк, хатынның үз мәшәкате – үз уйларына уралып, тәбикмәк пешерүен дәвам итте…
Ярминкә күрделәр
Сугыштан соң беренче тапкыр район үзәгендә ярминкә үткәрелде. Бу хакта авылга алдан ук хәбәр салдылар. Газетада язып чыктылар. Авылның хәллерәк кешеләре анда бару хәстәренә керде.
Әхтәм белән Хәниф тә ярминкәне тамаша кылып кайтырга булдылар. Аның нинди хикмәткә ия икәнлеген үз күзләре белән күрәсе килде. Акча белән барганда, шәп чыгар иде дә, малайларның рәте чамалы шул. Икесенә бер бөтен икмәк сатып алырлык акча белән юлга чыктылар.
Район үзәгенә чаклы булган ун чакрым араны җәяүләп үттеләр. Атка утырырга җай туры килмәде. Танышлар очрамады, авылдан барганнарның арбалары тулы иде.
Ярминкә авыл малайларын гаҗәпләндерерлек иде. Җиләк-җимеш, яшелчә күпме алсаң да бар. Хәтта пешкән икмәккә хәтле саталар. Кибетләр төрле кием-салым, метрлы тукымалар белән сәүдә итәләр. Биредәге мәхшәрне тамаша кылып, ярты көн йөрде малайлар. Кесә төпләрен җилпеп, бер буханка ипи сатып алдылар да кайтырга чыктылар.
Юл тулы халык. Утырырга тыныч урын юк. Егет башың белән кеше күзе алдында авыз күтәреп ашап утырмассың бит! Берәү күрмәсә, икенче күрер, берәү көлмәсә, икенче көләр…
Үзләренең авыл юлына каергач кына хәрәкәт бетте. Кайтып җитәргә дүрт чакрым ара бар иде әле. Кулайрак урын сайлап утырдылар да ипине ашарга әзерләнделәр. Арыткан. Бераз ял итеп тә алырга кирәк.
– Телемлибезме, әллә урталай бүләбезме? – дип сорады Әхтәм.
– Урталай бүлсәк, гадел булыр, – диде Хәниф һәм кесәсеннән чалгы йөзеннән ясалган агач саплы пәкесен чыгарды.
Ипи озынлыгындагы үлән сабагы өзеп, урталай бөкләделәр. Аны ипи өстенә куеп, шул озынлыкта итеп кистеләр. Бертигез ике кисәк барлыкка килде.
Тәмләп, рәхәтләнеп ашадылар малайлар. Дөньяда бу ипидән дә тәмлерәк ризык юктыр сыман тоелды аларга. Тагын булганда да зыян итмәс иде әле.
Кузгалдылар. Шунысы яман – буш кул белән кайталар. Күчтәнәчне бик алырлар иде дә… их, шул акча юклыгы!.. Кайдан һәм ничек табарга соң аны? Әхтәм белән Хәнифнең дә кесәсенә керер көннәре бар микән аның? Теләгән бер әйберне сатып алырлык көн кайчан туар?..
Еллар үткәч
Еллар үтте, малайлар исәйде. Балалыктан чыгып, егетлек чорына керделәр. Хәниф укуга бик чос түгел иде. Белемгә омтылмады. Җиденчене тәмамлау белән колхозда эшли башлады. Әхтәм, урта белем алып, авыл хуҗалыгы институтына керде. Институттан соң Әхтәмне икенче районга билгеләделәр. Колхозда агроном булды, аннары шушы хуҗалыкка җитәкчелек итте.
Хәниф, армиядән кайткач, яңа төзелә башлаган шәһәргә кайтып урнашты. Күптөрле һөнәр үзләштерде. Оста төзүчегә әйләнде. Макталды, депутат итеп сайланды. «Мин дә Әхтәм кебек укысам, әллә кем булыр идем», – дип, еш кына телгә ала иде.
Әхтәм белән Хәниф байтак еллар очраша алмадылар. Олыгая төшкән көннәрендә икесен дә туган як тартты. Балаларын шәһәрдә калдырып, Хәниф авылга кайтты, үз куллары белән йорт салды. Йорт ерактан ук күз кызыктырып, көлеп тора.
Озакламый Әхтәм кайтты. Кайту белән колхоз рәисе итеп сайладылар. Ялга киткәнче шул хезмәтен үтәде.
Әхтәм белән Хәниф тагын бергә. Күрешеп, кунакка йөрешеп гомер кичерәләр. Хисләргә бирелгән чакларда: «Без дә малай идек…» – дип сөйли башлап, әллә сабый чакларын сагынып, әллә ямансулап, үткәннәрне еш искә төшерәләр…
1994
БАЛЫКЛЫ КҮЛ БУЕНДА
Кунак малай
Илгизләрнең күршесе Сафураларга кунак малае кайтты. Былтыр җәй буе торып киткән иде, быел бөтенләйгә кайткан, диләр. Эрот атлы ул малай. Мондый ят исемне ишетмәгән авыл малайлары аңа башта «Ират» дип эндәшәләр иде, тора-бара «Ирек» исеме белән йөртә башладылар. Бу исем үзенә дә ошый төште бугай. Өлкәннәр, очрап: «Улым, исемең ничек?» – дип сорасалар, «Ирек» дип җавап кайтара ул. Өлкәннәр шулай бит инде, бер ят бала күрделәрме, төпченергә генә торалар: «Кем баласы?», «Каян кайттың?», «Исемең ничек?» – дип тезәләр генә сорауны. Җавап биреп өлгер генә аларга.
Быел Ирекне тинтерәтмәсләр инде. Бөтен авыл белә аны, халык таный. Үз кеше дияргә дә ярый. Аның кайтуы малайлар өчен дә файдалы: уйнарга бер иптәш арта. Аннары икенче ягы да бар: малайлар Ирекне татарча сөйләшергә өйрәтәләр, ә ул урыс сүзләрен ятлаттыра.
Ирек – шәһәр малае. Шунда туган. Сафураның бертуган сеңлесенең улы. Былтыр чирләштереп торганга, авыл һавасы суласын дип, әнисе Ирекне җәйгә апасы янына җибәргән иде. Быел бөтенләй кайткан. Сәбәбен рәтләп әйтүче юк. Төп хикмәтне ачыклау нияте белән, Илгиз әнисеннән сорап куйды:
– Ирекне ни өчен бөтенләйгә җибәргәннәр?
– Әнисе яшь иргә барган, шуңа улын авылга җибәргән, – дип җавап бирде ана.
– Нигә үзе белән алып китмәгән?
– Малайны сыйдырмаганнар…
Илгиз башкасын төпченмәде. «Бер малайны да сыйдырмаслык иргә нигә барды микән ул апа? Ирек үзе әйтми калмас, сораштырырмын әле», – дип, үз-үзен тынычландырды ул. Ирекнең бөтенләй кайтуына Илгиз шат иде. Мәктәпкә бергә йөрергә иптәш булуына сөенде. Җитмәсә, бер сыйныфта укыячаклар…
Узган ел Иреккә кушамат та тактылар. «Кран» дип йөрттеләр. Күз алдында да әйттеләр. Үпкәләмәде. Көлде генә. Малайлар да шаяртып, үз итеп кенә әйттеләр инде…
Ирекнең авыл мунчасында юынганы булмаган. Бер елны кайткач, Сафура аны беренче итеп мунча керергә җибәргән. Киткән Ирек. Ун-унбиш минут юынганмы-юкмы, кайтып та килгән. Трусиктан гына икән. Сафура сорый тегеннән:
– Нигә киенми кайттың?
– Юынып бетмәдем.
– Юынып бетмәгән килеш, нигә мунчадан чыгасың?
– Мунчаның суы бетте. Ә мин су агызып алырга кран тапмадым.
– Гел беттеме? – дип сораган апасы, хикмәтнең нәрсәдә икәнен сизенеп. Үзенең дә мунчага барасы бар бит әле.
– Совсем, – дигән малай, кул селтәп.
– Һай, анаңның ак сөяге! Бездә кранлы сулар юк, бездә бидрәле сулар гына бар. Чиләк ал да суга йөгер. Бушаткан савытларыңны тутырып бетер, – дип, Сафура малайга су ташытмасынмы.
Мунчаны кабаттан ягарга туры килгән…
Менә шул хикмәтне ишеткәч, малайлар Ирекне «Кран» дип атый башлаганнар иде.
Ирек авыл мунчасының рәтенә тиз төшенде. Тәмен дә сизде. Илгиз белән еш кына икәү керделәр. Кырлач суыгында туңып кайтып, җылы таба алмаган юлчы сыман, дөбер-шатыр чабына Ирек. Ярата малай эссе мунчаны. Авыл мунчасы икенче шул инде. Шәһәрнеке бер якта торсын. Ташларны шартлата-шартлата эссе салып, каен пиннеге белән чат-чот чабынуга ни җитә!
Илгиз дә чабынырга сәпәрәй. Мунчага беренче булып киткәндә, кайчакта: «Эссене безгә дә калдыр», – дигән булалар өйдәгеләр. Шаяртып әйтәләр инде. Әмма Ирек белән икесе кергән очракта калмаска да мөмкин…
Илгиз Ирекне сагынган. Тизрәк күрәсе килә. Үсте микән? Былтыр Илгиздән тәбәнәгрәк иде…
– Әни, Ирек янына кереп чыгыйммы әллә? – дип, киңәш итеп карады ул анасына.
– Иртәгә чаклы түзәрсең әле. Бүген соң инде. Килгәндә дә арыгандыр, бүген ял итсен. Көн бетмәгән, күрешеп арып бетәрсез, – диде ана.
Вакыт чыннан да соң иде. Кичтән ут алмыйча йокларга ятучыларның төш күрер чаклары җитеп килә. Илгиз дә ятты. Әмма озак йокыга китә алмады. Иртәгә булачак очрашу хакында хыялланып яту күздән йокыны качырды. Күпме яткандыр тагын, оеп киткән, ахрысы. Тора-бара шундый тирән йокыга талган, кояш ындыр артындагы биек тупыллар түбәсеннән күтәрелгәнче уянмаган. Уятмаганнар да…
Балыксыз балыкчылар