banner banner banner
М?х?бб?т я?гыры
М?х?бб?т я?гыры
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

М?х?бб?т я?гыры

скачать книгу бесплатно

М?х?бб?т я?гыры
Марат К?биров

"Мен? тагын урамнарда я?гыр. Мен? тагын я?гыр синсез яуа. Я?гыр ?ирг? сафлык алып кил?, я?гырларда т?нн?р ?и?ел?я, сулышлары? иркен?еп кала. И?н?ре?? канат ?ск?н кебек, хыял к?кл?рен? талпынасы?. Б?ген никтер минем ?анда – сагыш. ?лл? сине юксынудан мик?н. Син бит ми?а якты я?гыр иде?. Назга коргаксыган ?аныма син ?ылы я?гыр булып килеп керде?, татлы тамчылары? бел?н сибелде? д? й?р?гемне? юшкыннарын юды?. Мин сафланып, ?зем булып калдым, м?х?бб?тле сине? тамчылардан рухыма к?ч, яш??г? д?рт алдым. Р?хм?т си?а! Я?гыркаем минем… "

1

Б?лм?д?ге хатын–кызлар кайсы язып, кайсы кулъязма укып ?ст?лг? капланып утыралар иде. Та?чулпан гына бер эшк? д? тотына алмады, тып-тып итеп т?р?з?г? сиб?л?г?н я?гыр тамчылары астында, б?ген к?рг?н т?ше х?терен? килде д? шуны уйлап эт булды. Т?ш к?рдем дип артык исе кит? торган кеше д? т?гел иде инде югыйс?. ?мма, ?лл? шул я?гыр т?эсиренд?, б?генге т?ше тынгы бирм?де. Бер караса?, к?рг?н т?шене? ?уш кит?рлек н?рс?се д? юк: аяз к?нне я?гыр койды да койды гына, ? ул тукталгач, Та?чулпан бел?н ниндидер егетт?н башка ?ичберкем д? чыланмаган булып чыкты. ? бит урам тулы халык иде. Ник бер?? д? чыланмады ик?н?! Аннан со?, боларны? барсы да т?шт? булса да, Та?чулпан ул я?гырны ?ненд? к?рг?нд?й тоела, х?тта киемн?рене? ?ебен? кад?р су ?теп, ни д?р???д? к?шег?ен д? х?терли, юк х?терли ген? т?гел, ул аны ?ле д? ?з ?анында, ?з т?ненд? тоя кебек иде… Кулына эш бармаса да ул, тырышып-тырмашып нидер кыйраткан кал?мд?шл?ре алдында тик утырудан кыенсынып, алдындагы кулъязмага тек?лг?н, ян?се бик бирелеп укый инде.

К?тм?г?нд? я?гыраган тавыш барсыны? да башын к?т?рде:

– С?лам, кызлар! Туган илг? хезм?т ит?безме?

Башны к?т?р?г? и? т??д? кер?чене? б?тен й?зен балкыткан елмаюы к?зг? ташланды, бераздан к?др?р?к булып торган ко?гырт ч?чл?ре, зифа буй—сыны ш?йл?нде. Барсы берьюлы к?т?релеп караудан егет ?зе д? у?айсызланыбрак калды, ахрысы, ишек янында гына утырган Та?чулпаннан к?зл?рен тиз ген? аерды да, карашын б?лм?д?гел?рне? ?ле берсен?, ?ле икенчесен? й?гертте ??м, ни?аять, ?зене? ник керг?нен исен? т?шерг?нд?й, урта яшьл?рд?ге хатынга т?б?лде:

– Ф?ндид? апа, сине сагынып кердем бит мин.

Ф?ндид?не? к?зл?ренд? мутлык чаткылары к?ренде:

– Сизеп торам, Иск?нд?р,– дип елмайды ул,– Мине сагынмый мен? бу г?з?лл?рне сагынмассы? бит инде.

Егет тагы б?лм?д?гел?рг? к?з й?гертеп чыкты. Кызлар чынлап та г?з?л иде. ?ле я?арак кына беренче баласын табып декреттан килг?н Алсу да, яшь кен?д?н баш-аягы бел?н динг? чумган Х?дич? д? – ??рберсе ?зенч? матур, ?зенч? соклангыч иде. Шулай да Иск?нд?р карашларын Та?чулпанда озаграк тотты. ? ?зе шул хал?тенн?н у?айсызлангандай Ф?ндид?не? каршысына ук килеп басты.

– Безне? вечный любовь бит, ?йме, Ф?ндид? апа! – Карашлары ян? Та?чулпан ягына омтылды, ?мма егет вакытында тыелып ?лгерде,– Ф?ндид? апа, мин бит сине? ярд?ме?? мохта?мын. Биреп тор ?ле шул Сак-Сок китабын.

– Мен? си?а кир?к булса,– дип елмайды Ф?ндид? апа,– Любовь-любовь дип ымсындырды да х?зер Сак-Сок имеш… Ни ха??те тиде инде аны? си?а?

– Бик кир?к иде шул, Ф?ндид? апа.– Ф?ндид? апа ?ст?л тартмасындагы китапка ?релг?нд?, Иск?нд?р Та?чулпанга к?з ташлады, карашлары очрашты да кыз керфеге т?б?н кадалды, – Кавыштырам мин ул Сак-Сокларны.

Иск?нд?р китабын алды да р?хм?т ?йтеп чыгып китте.

– Тилел?неп й?ри инде,– дип куйды Ф?ндид?,– Тагын бер?р м?гез чыгарырга уйлый торгандыр.

Ф?ндид?не? с?зл?ре ?з итеп, яратып ?йтелс? д? Та?чулпан аны? «тилел?неп» диг?нен ?н?п бетерм?де. Шулай да каршы килеп с?з ?йтерг? кыймады, «иште? иш?к чукмарын» диг?нд?й, кашларын гына сикертеп куйды. Алсу да шундыйрак фикерд? булган, ахры:

–А?а ничек й?рс? д? килеш?,– диде ул, хыялый бер соклану бел?н,– Иск?нд?р бит ул! Нинди хал?тт? булса да – Иск?нд?р.

Та?чулпан Алсуга р?хм?тле караш ташлады, шул ук вакытта ?зене? кыюсызлыгына ?зе ?кенебр?к т? калды – Та?чулпан да н?къ шулай уйлаган иде бит, ул да ?йт? алган булыр иде, тик ?йтм?де, ?йт? алмады, кыюлыгы ?итм?де. ? Алсу Казанда укып, бик к?п к?ренекле ш?хесл?р бел?н аралашып, Казан ?авасын сулап кайткан кыз, бер д? ?ркеп–куркып тормады, ?йтерг? тел?г?нен ачты да салды. Аны? с?зен?, ?лб?тт?, Ф?ндид? апаны? исе д? китм?де инде. Елмая биребр?к б?лм?д?ге яшьл?рне? ?ле берсен?, ?ле икенчесен? к?з й?гертеп чыкты да балаларын тирг?г?н ана сыманрак итеп ?йтеп куйды:

– Шулай бозып бетер?сез инде.

Шуны? бел?н с?з бетте. Иск?нд?р турында с?йл?шк?нн?рен тагы да озак ты?ларга ?зер иде Та?чулпан, тик с?зне д?вам иттерер ?чен ни д? булса ?йтерг? батырлыгы ?итм?де. Бераздан б?лм?д?гел?р ян? бирелеп эшк? чумды, тик Та?чулпан гына тагын бер н?рс?г? д? кереп кит? алмый иза чикте, баштарак ?зен кыюсызлыгы, булдыксызлыгы ?чен бит?рл?п бер булса, со?рак б?ген т?нл? к?рг?н т?шен кабат исен? т?шерде. Бу юлы т?шене? б?тен вак–т?якл?рен к?залларга омтылды, ??м чынлап та, тырыша торгач, ул аны б?тен нечк?лекл?ре бел?н, т?сле кино карагандай итеп я?адан к?з алдына бастырды, кайсы бер моментларын н?къ кинодагы кебек итеп, кабат кабат ?йл?ндерде, ??м ?зене? ?леге т?шне ник оныта алмавын а?лады да б?тен д?ньясын яшен к?йдереп ?тк?нд?й тоелды…

? урамда я?гыр коя иде.

Та?чулпанны? бу редакцияг? эшк? кил?ен? бернич? ай гына ?ле. Башта елга якын ярты ставкада гына й?рде, редакция халкын танып белс? д? артык якын аралаша алмады, х?зер мен? Ф?ндид? апа ?йтмешли, утырып эшли башлагач, барсын да к?реп бел?, холык–ф?л?нен д?, кемне? н?рс?г? с?л?тле ик?нен д? чамалый кебек. Кечкен?д?н кулына кал?м алып балалар басмасында шактый ук танылып ?лгерг?н кыз ?чен, т??д?р?к, редакцияд? тик талантлы кал?мкярл?р ген? эшлидер, шулар арасында ти? булып й?р? зур м?рт?б?дер сыманрак тоела иде. Х?зер ул монда да с?л?те бел?н ?лл? кая кит?лм?г?нн?р барлыгын бел? инде, шулар арасында ?зене? бик ?к т?шеп калганнардан т?геллеген д? чамалый. Моны башкалар да тоя, ахры, Та?чулпанга и? четерекле м?сь?л?л?рне д? ышанып тапшыралар, ихтирамнары да, игътибарлары да сизелеп тора. Икенчед?н, с?л?тл?ре т?рлеч? булса да журналист халкы бер–берсене? кешелеклелеген? ныграк б?я бир?, осталык та, т??риб? д? вакыты бел?н кил?, ? кешелек сыйфаты? чамалы ик?н, гафу ит, бу инде м??гег? – б?керене кабер ген? т?з?т?. Бу м?н?с?б?т бел?н тулысынча килешеп ?итм?с? д? Та?чулпан бик каршы да т?шми. Д?ресен ген? ?йтк?нд?, ул ?ле чынлап торып б?х?сл?шерг?, ниндидер м?сь?л?л?рд? ?з карашын белдерерг? бик ?йр?неп т? ?ит?лми, ?зен т?б?нг?р?к куя, ахрысы. Яшьр?к булсалар да Алсу бел?н Х?дич? бу ????тт?н к?пк? кыюрак, х?ер, алар коллективта я?а хезм?тк?р т?гел шул, монда ?з кеше булып бетк?нн?р, т??риб?л?ре д? зур.

Т??риб?ле журналистлар х?тсез эшли бу г?зитт?. Ф?ндид? апа шундыйларны? берсе. Аннан башка да к?пл?р бар – ?лл? нинди д??л?т б?л?кл?ре иял?ре, танылган язучылар. Барсы да редакция кануннарына буйсынып, «мин–мин»леген артык к?рс?тмич? ген? эшли ??м яши бир?. Бер нинди шартлылыкны да, бер нинди кануннарны да бар дип белми торган кеше д? юк т?гел. Монсы инде Иск?нд?р була. Ул беркайчан да вакытында эшк? килми, вакытында кайтып китми, к?не буена б?лм? саклап утырмый. Килг?н кунакларын х?мер бел?н д? сыйларга, алар бел?н берг? ?зе д? сыйланырга м?мкин. ?лб?тт?, аны тирг?п т?, премиял?рен кисеп т? торалар, л?кин Иск?нд?рне? мо?а бик исе китми, ул ?зенч? яши бир?. Аны? урынында башка бер?? булса, эшт?н куу бел?н куркытырлар ??м куарлар да иде. Тик Иск?нд?рне моны? бел?н алдырып булмый. Аны мо?а кад?р куып та караганнар инде, болай гына т?гел, статья бел?н куганнар, тик бернич? айдан баш м?х?ррир кабат чакырып алырга м??б?р булган. Иск?нд?р н?къ шул вакытта ?з шартларын куеп, т?ртипсезлеген законлаштырып килг?н, дил?р. Башта ул Та?чулпанга бик т?к?ббер, кырыс б?нд? булып тоелган иде. ?з–?зен тотышында ?авалану, х?тта бераз мактану да бар сыман к?ренг?н бу яшь кешег? карап ул: «Монсы тагын ниндир?к кош инде?!»—дип уйлап та куйган иде х?тта. Бер–ике м?кал?се г?зитт? к?рен?г? ?к ?зен ?лл? кемг? санап й?р?че «йолдыз»га охшаткан иде ул аны. Тик кем ик?нен, д?реср?ге, исемен бел? бел?н, хаталануын а?лады. Иск?нд?р бер нич? шигырь китабы чыгарып танылу тапкан, роман, повестьлары г?зит–журналларда басылып торган язучы иде. ?с?рл?рен Та?чулпан ?зе д?, ире Т?лгать т? бик яратып укыйлар, аны ?леге чорны? и? талантлы язучыларыннан ис?плил?р иде.

?ле Иск?нд?рне якын к?реп, бар к??еле бел?н аны? яклы булып утыруы да шул талантын б?ял??не? бер гал?м?те ген? иде. ??рх?лд?, Та?чулпан ?зе шулай уйлады. Х?ер, башкача булуы м?мкин д? т?гел иде инде. Ни ген? ?йтс?? д?, икесене? д? ?з гаил?се, балалары бар…

Гаил? турында уйлавына, б?генге т?ше кабат х?терен? килде. ?лл? нинди с?ер т?ш булды ?ле ул, онытылмый да, тынгылык та бирми. Та?чулпан ян? бер тапкыр аны к?зд?н кичерде.

Ниндидер кояшлы якты к?н, имеш. Та?чулпан к?кр?ген? сыймас шатлыгы бар сыман, ч?ч?кле болын буйлап канатланып й?гереп килде д? к?тм?г?нд? ?р?м?лекк? кереп юлыкты, агачлар арасында сузылган ?рм?к?ч авына эл?геп туктап калды. П?р?вез ?епселл?ренн?н ычкынырга тел?п ч?б?л?нерг? тотынды, тик аны? саен ныграк урала барды, ? ?епселл?р мизгел эченд? калынаеп, котылып булмаслык арканга ?верелде. Ул арканнар кояш нурында т?рле т?ск? кереп балкый, бу матурлык ничектер ?зен? тарта ??м б?тен ?аны?-т?не? ирекк? чыгуны тал?п итс? д?, арканнар назыннан ычкынасы килми, анда син ?зе?не х?вефсезр?к тойган кебек буласы?. Мен? шундый с?ер хал?тт? озак бик озак б?рг?л?нде Та?чулпан. Кайчагында, агачлар арасыннан, ире Т?лгатьне? й?зе к?ренг?нд?й булып, а?а ялварды:«Кадерлем, коткар мине мондый хал?тт?н! Зин?ар, коткар!» Тик бер нинди д? ?авап ишетелм?де… ? бераздан яшен яшн?де. Кулында яшен шарлары уйнатып бер егет п?йда булды. Ул егетне? карашыннан ук теге арканнар ?зелеп, эреп юкка чыкты ??м Та?чулпан, м??гелек тамуг газапларыннан котылган кеше сыман а?а иярде. Тизд?н я?гыр коярга тотынды. Чил?кл?п койды я?гыр, чыланмаган бер ген? урынны да калдырмады, т?нне? ??рбер к?з?н?ген? ?теп керг?н сыман тоелды ул, к?з?н?кл?рне? эченд? д? чил?кл?п я?гыр коядыр, бу я?гыр м??ге туктамастыр сыман тоелды. Тик ул туктады. Я?гыр тукталу бел?н алар ниндидер ш???р урамында булып чыктылар. Якты ш???р, ниндидер сихри, ?кияти ш???р иде бу, к?генд? к?л?ч кояш елмая, ? асфальт буйлап, к?чле бер дулкын булып г?рл?векл?р ага. Кин?т Та?чулпан бер н?рс?г? игътибар итте – теге егет бел?н икесенн?н башка бер?? д? чыланмаган иде. Ни ?чен шулай ик?нен сорау бел?н, ул уянып китте. ? егетне? ?авабын инде ?ненд? ишетте:«Бу м?х?бб?т я?гыры…»

?леге т?ше м?гън?сез бер саташу кебек тоелса да Та?чулпан аны? т?? карашка ярылып ятмаган асылын табарга тырышты. Ни ?чен оныта алмавын ул инде к??еле бел?н тоемлый иде. ?йе, аны арканга ?верелеп китк?н ?рм?кеч авыннан коткаручы егетне? кем ик?нен ул бел?, аны? Иск?нд?рг? тамчы судай охшаган булуын бер мизгелг? д? х?теренн?н чыгара алмый, шул ук вакытта бу хакта кычкырып ?йтерг? т?гел, ачыктан-ачык уйларга да курка, бу турыда уйлау ?зе ген? д? баш кит?рлек г?на? кебек тоела иде. Л?кин уйламыйча да булдыра алмый, ул егетне? т?с-кыяф?те ген? т?гел, тавышы да тач Иск?нд?рнеке иде бит. Т?шенд? ?йтелг?н: «Бу – м?х?бб?т я?гыры» – диг?н с?зл?ре бел?н аны? б?ген кереп «Сак-Сок» б?етен соравы арасында да, х?тта Та?чулпанга караш ташлап:«Кавыштырам мин аларны» – диюл?рен? кад?р, ниндидер яшерен сер, яшерен б?йл?неш бардыр сыман тоела иде. Бу очраклы х?л ген? т?гелдер, очраклылык болай ук була алмыйдыр, бу – к?кл?р ихтыяры бел?н ген? була ала торган гайре табигый х?лдер сыман иде.

?з уйларыны? ?аман саен тир?нг?р?к с?йр?венн?н курыккан Та?чулпан урыныннан торып электр ч?йн?ген кушты:

– Бер юньле эш чыкмый ?ле. Ч?й эчеп карарга кир?к.

– Мин д? шуны уйлап тора идем, – дип елмайды Алсу, – Баядан бирле бер с?з язалмадым. Иск?нд?р д?рес ?йт? ул:«Язучы ике ген? очракта ?ст?л артында утырырга тиеш: я башында юньле фикер булса, я табында ашы булса. ?лб?тт?, ?илк?сенд? башы булса…»

Ф?ндид? кызларга елмаеп к?з й?гертте:

– Иск?нд?рне телд?н д? т?шерми башладыгыз ?ле. Х?ерлег? булсын.

– ? ниг??.. ?зебезне? да?и бит.

– ??р да?ида аз гына Иблислек кушылган була,– дип елмайды Ф?ндид?, – Яратып кына ?йт?м, кызлар, сак булыгыз.

Та?чулпан бая ч?й эчк?нн?н юылмый калган савыт-сабаны алып, юыну б?лм?сен? ашыкты. Иск?нд?р хакында с?йл?ш? а?а р?х?т т?, куркыныч та иде. Аннан со?, Ф?ндид? апаны? с?зл?ре ничектер авыр булып ишетелде. Бу юлы Алсуны? Иск?нд?рне яклашуы да ничектер эчен пошыргандай булды, ник гел шуны гына с?йл?п тора ?ле ул? Кеме ?ле ул аны??

Савыт-саба юып килг?нд? каршысына Иск?нд?р очрады. Та?чулпан ничектер тертл?п китте д? адымын тизл?тте. Иск?нд?рне? бер?р с?з ?йтеп, кызартуыннан курыкты. Тик ул д?шм?де ген? т?гел, аны? ягына борылып та карамады, ул Та?чулпанны б?тенл?й к?рм?де д? бугай, ул Та?чулпанны? д?ньяда барлыгын б?тенл?й оныткан иде бугай. Моны тоюдан к??елен? авыр булып китте, ул ?зен н?рс?г?дер алданган сабый кебегр?к итеп сизде.

Та?чулпан керг?нд? б?лм?д?гел?р я?а темага к?чк?нн?р иде инде.

– Юк, барыбер, ш?ригать кануннары безне? ?чен ничектер с?ерр?к инде х?зер,—дип б?х?сне д?вам итте Алсу,– Ир-егетл?рг? к?т?релеп т? карарга ярамый, имеш. ??м?гате?? хыян?т ит? – г?на?, ансы а?лашыла. Хыян?т бер канунга да сыймый. ? ирл?рг? к?з салырга ярамый диг?не…

Ф?ндид? серле ген? елмаеп куйды. ? дин м?сь?л?л?ренд? к?пне белг?н Х?дич?, ?итдилеген ?уймыйча ?з фикерен алга с?рде:

– Хыян?т – г?на?. ? хыян?т ит? турында уй й?рт? икел?т? г?на?. Чит-ятлар турында хыяллануны ходай т?гал? бер вакытта да кичерми.

Та?чулпан тертл?п китте. Л?кин ?зен шундук кулга алды. Нинди г?на? кылды ?ле ул? Кем хакында хыял й?ртте? Уйларыннан Алсуны? ка?ка??ле тавышы б?лдерде:

– Дим?к, мин, т??б?-т??б?, чит ир бел?н йоклап чыгам ик?н, мин хыян?т ит? турында уйлаудан да б?л?к?йр?к г?на? кылам булып чыга?!. Дим?к, к?зе?не четерд?теп йом да, бер н?рс? уйламыйча, очраган беренче ир-атны? куенына сикер! ??м г?на?тан азат буласы?. Мантыйк кайда со? монда?

– Б?тен н?рс? уйдан башлана, – дип бик ?итди д?вам итте Х?дич?, – Яхшысы да, начары да. Шу?а к?р?, яхшы уйда булганнар начарлык кылмый. Мантыйгы шунда аны?.

Мондый ф?лс?фи б?х?сл?р редакцияд? еш була ??м журналистлар аны «фикер чарлау» дип й?рт? иде. Башка вакытларда а?а Та?чулпан да кушылып кит?, бер кайчан да диярлек уртак фикерг? кил? алмасалар да, бу ?з уйлары?ны т?ртипк? китерерг? булыша. Тик б?генге тема Та?чулпанга эч пошыргыч булып тоелды, хезм?тт?шл?ре, ?зл?ре д? сизм?ст?н, Та?чулпанны? и? тир?нг? яшерелг?н хис-тойгыларын казып чыгарырга тырышалар сыман иде.

– ?н?, урамда я?гыр коя,– дип куйды Ф?ндид?, ?леге б?х?сне икенчег? юн?лтерг? тел?г?нд?й,– Кояш нурын к?рер вакыт та бит…

Х?дич? аны шундук элеп алды:

– Изгелек бел?н бозыклык та кояш нуры бел?н я?гыр кебек. Тик изгелек нурына ?зе тел?г?нн?р ген? коена ала. ? я?гыр ?зе тел?м?г?нн?рне д? чылата.

Та?чулпан бер н?рс? д? ?йтерг? тел?м?г?н иде. Тик урамга карау бел?н б?ген к?рг?н т?шен х?терл?де ??м ?зе д? сизм?ст?н теге с?зне пышылдады:

– Бу – м?х?бб?т я?гыры!

2

– Яздан бирле я?гыр яумаган иде, – дип куйды Егет бабай, т?р?з?г? б?рг?л?нг?н я?гырга карап,– Кир?ген бир? х?зер.

Иск?нд?р а?а га??пл?неп карады:

– Ничек инде яздан бирле?

Бу юлы Егет бабай беренче кат к?рг?нд?й а?а тек?лде.

– Син н?рс??—диде ул, озак кына шулай карап торгач,– ?лл? чынлап та сизм?де?ме?

– Н?рс?не?

– Я?гыр булмаганны. Со? б?тен д?нья корылык кил? дип ча? какты бит… Шаяртасы?дыр инде. Син сизм?г?н н?рс? була мени!

Иск?нд?р д?шм?де. Егет бабай а?а караш ташлап-ташлап алды да ?з эшен? тотынды. Иск?нд?рне? тел чарларга тел?ге юк, дим?к, бик м??им эше бар. Нинди н?рс? бел?н шогылл?нг?нен сиздерм?де сиздер?ен д?, тик язган ?йберсе ?зен? ошаса, ул аны Егет бабасына укымый калмый инде. Мен? мин нинди диг?нд?й кин?неп, х?тта бераз масая биребр?к укый ?ле ул аны. Егет бабасыны? фикерл?рен д? бирелеп ты?лый, кайбер урыннарында б?х?сл?шеп т? ала, л?кин, барыбер, ризалаша, кимчелекл?рен т?з?тк?н ?чен р?хм?т ?йт?, к??еле булганда: « ?лд? син бар ?ле!» – дип бер?р коньяк та утырта. Тик язганыны? бер ген? ?терен д? т?з?тми, ничек булган – шулай калдыра. ?г?р н?рс?недер ?з?г?рт? башлый ик?н, аны б?тенл?е бел?н, танымаслык итеп ?зг?ртеп куя. Яхшы якка, ?лб?тт?. Шул хакта бер?р с?з ?йтс??, кул гына селти: «??й, мин т?з?т? белмим шул… Баш т?з?т? башласам да я?адан исер?м мин.» Шилма да малай инде. Егет бабай диг?не д? аннан чыкты бит. Эшк? килеп ике атна ?т? бел?н:«Пенсия яшенд? булса? да бер тынгылык белмисе?. Яшь егетл?рд?н болай чабасы?. Егет бабай син. Чын-чынлап егет бабай»– диде д?… Зариф?ан бабасыны? исемен б?тенл?й онытты, гел «Егет бабай»– дип энд?ш? башлады. А?а башкалар иярде. Шуннан китте инде… ?н?, бик бирелеп нидер укып утыра бит ?ле. Бер н?рс?не а?а укып к?рс?терг? иде д? бит. Ярый инде, башка вакытка калдырырга туры килер. Б?ленм?сен.

Гад?тт?, бер казанга ике т?к? башы сыймый, дил?р. Егет бабай бел?н Иск?нд?р, икесе д? абруйлы, танылган кеше булсалар да, бер-берсен бик ихтирам ит?л?р, вакыт-вакыт б?х?сл?шеп, х?тта ачуланышып алсалар да, авырлык килг?нд? бер-берсен? ?ил-я?гыр тидерм?ск? тырышалар иде. Мен? ?ченче ел инде бер б?лм?д?, кара каршы утырып и?ат ит?л?р, и?г?-и? куеп яшил?р, мо?а яшь аермасы да, икесене? д? горур ?анлы, туры с?зле, вакыты бел?н х?тта аяусыз ачы телле булулары да комачау т?гел.

– Таланты бар моны?,– дип куйды кин?т Иск?нд?р, ?залдына с?йл?нг?нд?й. Аннан со? ниндидер бер горурлык бел?н д?вам итте, – Мондыйлар сир?к була. ?д?би ?с?р язып караганы юк мик?н?..

Егет бабайны? ?зен? с?ерсенеп т?б?лг?нен к?реп тертл?п китте, алдындагы г?зит т?пл?м?сен ябып ук куйды. Бу уен кычкырып ?йтерг? тел?м?г?н иде ул.

– Н?рс?, ?зебезне? г?зитне к?рг?не? юк идеме ?лл??—дип мыек астыннан елмайды Егет бабай,– Кемне? талантына исе? китте тагы?

– Д?ресен ?йтк?нд?, бик ?ентекл?п укымыйм мин аны. ?зе? пешерг?н ашны ничек ашамак кир?к?! – Иск?нд?рне? ?т? ?итди кыяф?те ?зе бер м?р?к? иде,– ?ле мен? сине? язмаларга к?з й?гертеп чыктым. Бу килешт?н ничава егет к?рен?се?…

Егет бабай б?лм? я?гыратып к?леп ?иб?рде.

– Сине? кебек остазым булганда сер биреп тормам инде,– диде ул Иск?нд?рне? шаяруын кабул итеп,– ? ?зе? х?йран к?з?т?ч?н ик?н…

Иск?нд?р д?шм?де. ?ст?лд?ге г??ит т?пл?м?сен читк? эт?реп куйды да бик эшлекле кыяф?т бел?н алдындагы к?газг? тек?лде. Аны? шулай кин?т ?зг?р?ен? сагаеп калган Егет бабай бераз га??псенеп торды да, б?лдермим инде моны диг?нд?й, кабат эшк? тотынды. Б?лм?д? тынлык урнашты. Озак вакыт буе, т?р?з?г? сиб?л?г?н тамчылар астында, Егет бабайны? ручкасы к?газь буйлап й?герг?не ген? ишетелеп торды.

Иск?нд?р бер н?рс? д? язмады, алдындагы ак к?газьг? т?б?леп тораташ кебек каткан х?лд? тик утырды. Ул язарга уйлап та карамады, ул б?тенл?й бер н?рс? хакында да уйламады, бары тик т?р?з?г? б?релг?н тамчылар ?ырын гына ты?лады. ? я?гыр, й?р?к тибеше бел?н бер ешлыкка кереп, бары бер ген? с?зне кабатлый иде:«Тамчы, там. Тамчы, там…» Шушы гади ген? с?зл?рд? Иск?д?р ?чен тир?н м?гън? ятадыр сыман тоела, аны? б?тен гомере шушы с?зл?рне? ничек я?гырашына б?йледер т?сле иде. Тамчы, там… Тамчы, там… Юк шул, гади ген? с?зл?р т?гел шул бу… Аны? н?рс? а?латканын бер Иск?нд?р ген? бел?…

Бу хал?тенн?н аны Егет бабайны? тавышы тартып чыгарды:

– Карале, син авырмыйсы?дыр бит?

Иск?нд?р бертын аптырап карап торды. Егет бабайны? й?зенд?ге кайгыртучанлыкны к?рг?ч кен?, сорауны? м?гън?се а?ына барып ?итте. Ул башта и?н?рен ген? сикертеп куйды, азак бу х?р?к?тне? Егет бабайны борчуга салачагын уйлап, акланырга ашыкты:

– Юк инде, нинди авыру ди ул!..

– К?йсезр?к к?рен?се?… ?пк?л?г?н дис?м… Сине белм?с?м, уйлар идем инде…

– Баш эшл?ми мен?…

Егет бабай сынап карап торды да к?лемсер?п куйды. Аннан со? ?ст?л астыннан бер шеш? аракы тартып чыгарды:

– Б?лки?

– Б?лки…—дип килеште Иск?нд?р,– Бер?рне ?иб?рик, булмаса.

Рюмкаларга салып к?т?рдел?р.

– Бер сорау бар!—диде Иск?нд?р. Егет бабай игътибар бел?н ты?ларга ?зерл?нде. Монда тост ?йтеш? урынына сорауга ?авап биреп эч? гад?тк? керг?н иде. – Н?рс? ул м?х?бб?т?

Егет бабай, шул да булдымы сорау диг?нд?й, т?к?ббер караш ташлап алды, тик шундук к?зл?ренд? хыялый очкыннар балкып китте:

– М?х?бб?тме?!– ул бераз уйлангандай итте,– М?х?бб?т ул – б?тенесе д?!

Иск?нд?р тулырак, ф?лс?фир?к, тапкыррак ?авап к?тк?н иде. Л?кин, т?пт?нр?к уйласа?, моннан да тапкыр с?зне табып була мик?н?! М?х?бб?т ул – б?тенесе д?. Шулай шул… Кызганычка каршы, шулай…

Егет бабай, Иск?нд?рне? ?зе бел?н килеш?ен сизеп, кан?гать елмайды да рюмкасын алгарак сузды:

– Х?зер минем чират. Син ?йт мен? – шигърият н?рс? ул?

Иск?нд?р уйга калды. Колагына ян? я?гыр ?ыры килеп керде. Тамчы, там… Там-чы-там… Тик бу хакта уйларга кир?кми иде, моннан арынырга, ераграк качарга тел?п рюмка к?т?рдел?р т?гелме со??!.

– Шигърият ул м?х?бб?т кебек, – диде Иск?нд?р, шаяруга к?чеп,– Аны а?лап та, а?латып та булмый…

Бу ?аваптан кан?гатьсезлеге Егет бабайны? й?зен? ?к чыккан иде. Х?зер ул ачы итеп, ник туганы?а ?кенерлек итеп н?рс?дер ?йт?ч?к иде. Тик шуны гына к?тк?н Иск?нд?р бик ?итди кыяф?т бел?н фикерен т?г?лл?п куйды:

– Аны? бел?н ш?гылл?неп кен? була.

Егет бабай кычкырып к?леп ?иб?рде. Аннан со? рюмкасын ч?к?штерерг? сузды:

– Карале, сине? д? баш эшли ик?н бит… Ярый, ?йд?.

Рюмкаларны т?пл?п куйгач, бераз тын утырдылар. Гайр?тле урыс аракысы ашказанын р?х?т яндырып т?шеп китте д? аны? л?зз?тле ялкыны б?тен т?нг? таралды. Мондый мизгелне с?йл?шеп ?р?м ит? бер канунга да сыярлык т?гел иде. Бераздан Иск?нд?р ике рюмканы да кулына алып, елмая биребр?к укырга тотынды:

– Беребез Сак булдык, беребез Сук булдык—

Ике алкашка кереп юк булдык…

Егет бабай моны ?н?м?де:

– Сак-Сукка кагылма, – диде ул, катгый итеп,– Сак-Сук – тормыш гармониясе.

– Тормыш гармониясе аерылу-аймылышудан тора мени инде х?зер? Сак бел?н Сук кавышсалар яш?? тукталачак мени?

Егет бабай а?а:«Б?ген туды?мы ?лл?» диг?н караш ташлады да уйчанланып д?вам итте:

– К?н бар – т?н бар, ак бар – кара бар, м?гъриб бар – м?шрикъ бар, Сак бар —Сук бар… Аларны? кавышуын син ничек к?з алдына китер?се??

Иск?нд?р телсез калды. Ул мондый ?авап к?тм?г?н иде.

– Син кытайча фикер й?рт?се?, – диде ул бераздан,– ?ир-К?к, Ут-Су, Инь-Янь…