banner banner banner
Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)
Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)

скачать книгу бесплатно

Егет башым әсир булды вакытсыз;
Әсир диеп, борадәр, сүкмәңезләр,
Күземдәй канлы яшем түкмәңезләр.
Теләп алмадым үземә моны, әй яр!
Къәдәр[542 - Къәдәр – тәкъдир, язмыш.] килсә, япан булыр икән тар.
Бәла килсә, күрер күз күрмәз улыр,
Каза килсә, аяклар йөрмәз улыр;
Кеше мәхбүс булыр тәкъдир эшендән,
Сәбәб булган исә дә кылмышындан.
Сәбәб булыр дәхи дошман кешедән,
Тәҗәссес әйләюп мәстүр эшидән[543 - Яшерен эшеннән (сәбәп) эзләп.].
Бу эшдә мөбтәлядер[544 - Мөбтәля – дучар.] канча әхъяр[545 - Әхъяр – яхшы, изге, дус кеше.],
Асыл фетнәгә мәншаэ тагъны әгъяр[546 - Асылда, фетнә өчен явызларның сүзләре чыганак.].
Кәзаликә мөбтәля канча мөшаһир[547 - Нәкъ шулай ук күпме мәшһүрләр дучар ителгән.],
Мөгаллиме Санидәк

хикмәтдә маһир;
Шифа, шиддәт күрә килгән галиләр[548 - Бөекләр дәвасын да, бәла-казасын да күрә килгән.],
Әфазыйлдән[549 - Әфазыйл – хәкимнәр; белем ияләре.] пәйгамбәрләр, вәлиләр[550 - Вәли – хуҗа, башлык.].

«Әссәламегаләйкем асыл затка…»

Әссәламегаләйкем асыл затка

,
Мәйданда узып килгән аргымакка;
Лаикъдап[551 - Лаикъдап – лаеклап.] дәрәҗәңә яздым сәлам,
Төбендә аса җөйрек[552 - Аса җөйрек – бик йөгерек.] булмасак та.
Бөстансыз[553 - Бөстан – гөл-бакча.] былбылдагы сайрай алмас, —
Бу көндә охшап тормыз җабалакка.
Ходаның язганына чара бармы? —
Язылмыш ләүхелмәхфуз дигән такъка[554 - Язылган язмыш тактасы дигән тәхеткә.].
Илтимас[555 - Илтимас – үтенеч.] хәзрәтеңә сад-һәзәран[556 - Сад-һәзәран – йөз-меңнәрчә.]:
Без факыйрь бичараны читкә какба;
«Ишарәт – гакыллыга» дигән сүз бар

, —
Артык сүз әдәбсезлек асыл затка.
Дөньяның төсеп тормын[557 - Төсеп тормын – төшеп торам.] мәзарына[558 - Мәзар – кабер, гүр, зират.],
Сатылдым бер сом илдең базарына[559 - Сатылдым бер шом илнең базарына.];
Агяһлек һич берендән сүз алмадым[560 - Һичбер кешедән хәбәр итү сүзе ишетмәдем.],
Сунда да[561 - Сунда да – шунда да.] өмидемне өзалмадым, —
Хибестә интизар буп[562 - Хибестә интизар буп – тоткында интизар булып.] зарыккандай
Сезләргә тагы җаздым – түзалмадым

.
Бәндәдә булады усындай хәл,
Дананың ләфзы[563 - Дананың ләфзы – белекленең сүзе.] – шикәр, мәгънәсе – бал;
Бичара зарыккандай айтканды дип[564 - Айтканды дип – әйткән иде дип, әйткәндер дип.],
Солтаным, илтимаска нәзарың сал[565 - Нәзарың сал – күзеңне сал, яхшы мөнәсәбәтең күрсәт.].
Тоткынлар кыйбласиде[566 - Кыйбласиде – кыйбласы иде.] бусагаңыз,
Сүз полын[567 - Сүз полын – сүз бәясен (пол – акча).] белмәгәнгә охшамаңыз

.
Җусаңыз, бер төскән кер китбәй калмас,
Кайраса, кителгән җир үтбәй калмас;
«Һәрбер зат үз аелына кайтыр» дигән —
Дат җогып[568 - Дат җогу – кер тию, тап йогу (тутыгу).], булат кылыч үтбәй калмас.
Күп иде мөселманга нәзарыңыз,
Көн саен бәләнд[569 - Бәләнд – югары, дәрәҗәле.] мәйдан базарыңыз,
Саркытдан[570 - Саркыт – табындагы ризыктан өлеш; күчтәнәч.] Акмулланы буш куймаңыз, —
Тасады сездең дәүләт казаныңыз[571 - Ташыйдыр сезнең дәүләт казаныгыз.].
Дөньяда артык кылган хакъ багыңыз[572 - Багыңыз – бәхетегез (бакъ – бәхет).],
Җәелгән мәмләкәткә әрүагыңыз[573 - Әрүагыңыз – әруахыгыз, биредә: нәселегезнең даны.],
Данишмәнд[574 - Данишмәнд – белемле.] алмагачның мивәсидең[575 - Мивәсидең (мивәсе идең) – җимеше идең.],
Кышы-җазы көелдәсен[576 - Көелдәсен – гүелдәсен (шауласын).] җафрагыңыз.
Китбәгән[577 - Китбәгән – китмәгән.] бәхет, дәүләт бас-малыңдан,
Чыкмаган ир-азамат икъбалеңдән[578 - Икъбал – алга барган эш, киләчәк бәхет.];
Кәрәмең Бәхре Гоман къәтрәсендәй[579 - Юмартлыгың Гоман диңгезенең тамчысыдай.], —
Канча җорт[580 - Канча җорт – күпме халык.] су эчәде ихсаныңдай[581 - Ихсан – изгелек, юмартлык.].
Дәүләтең бәхетеңмин[582 - Бәхетеңмин (бәхетең менән) – бәхетең белән.] таса бирсен,
Каһәрең дошманларны баса бирсен,
Дошманың кырдан өркеп кача бирсен,
Ходаем маңдаеңды ача бирсен!
Дога сул[583 - Сул – шул.] Акмулладан, солтанымыз,
Эчендә күп җолдыздың Чулпанымыз;
Тумагасы – көмешдән, турын – алтын,
Һиммәте бәләнд мәйдан шоңкарымыз[584 - (Ау кошының) бүреге – көмештән, ауың – алтын.Дәрәҗәсе югары – бөек шоңкарыбыз.].
Киләсең ата-затдан нәкыйс[585 - Нәкыйс – кимчелекле.] булмай,
Һиммәтең поркуәт

, дәүләтең – сай[586 - Һиммәтең – тулы куәтле, дәүләтең – киң.];
Дога кунып, кот җоккан[587 - Кот җоккан – бәхет эләккән.] бер урын дип,
Ботакка пәнаһлаган[588 - Пәнаһлау – сыену.] без торымтай[589 - Торымтай – ау кошларының бер төре.].
Җәһәннәм хәрам булсын этеңезгә.
Килмәсен дошманларың битеңезгә,
Гыйнайәт[590 - Гыйнайәт – кайгыртучанлык, ярдәм.] өстәлеңдәй бер умыртка
Ташласаң ни булады этеңезгә?
(…)

.

«Кыпчак эче карабалык карагызлар…»

Кыпчак эче карабалык карагызлар

,
Зарына Акмулланың караңызлар,
Мине остап бирдеңез[591 - Остап бирү – тотып бирү.] дошманларга, —
Барчамыз Тәңре алдына барамызлар.
Ходаем сезгә бирсен изге таләб,
Мин тордым илеңездә Тәңре калап[592 - Тәңре калап – Тәңре теләп.]

;
Хыянәт кылгандарың искә төшсә,
Җылаймын күңлем бозлып, кабат-кабат.
Булмады үпкә җазмай чарамыз да,
Ачу тотып чыдар хәл юк җарамызга;
Бигөнаһ[593 - Бигөнаһ – гөнаһсыз.] хыянәтләп саргайтдыңыз

 —
Үкертсен тычкан төшеп сабаңызга

!
Кем чыдар усы[594 - Усы – шушы.] төрле бәлаңезгә,
Агъзы нәҗес саускандай алаңызга[595 - Саескан шикелле, авызы нәҗес түбән җаннарга.],
Мондай эс[596 - Эс – эш.] мөселманга казакъ кылмас,
Бәрәкалла сезде тапкан анаңызга!
Тел тиде барча ата-карагызга,
Барчыгар[597 - Барчыгар – бардыр.] яхшыңыз да араңызда;
Җәфаны кайсың кылса, шуңа әйтәмен —
Күкрәге кара майдан[598 - Кара май – дегет.] караңызга.
Разыймын сезең ата-бабаңызга,
Күкрәге фирасәтле[599 - Фирасәтле – батыр, кыю.] данаңызга[600 - Дана – укымышлы, белдекле, асыл зат.];
Тимәсә яхшылардан бер шәфәгать[601 - Шәфәгать – яклау, бәладән йолып алу.],

Хур булып усы арада[602 - Усы арада – шушы җирдә.] каламызма?!
Күп-күп сәлам, бәхил мин данаңызга,
Изге дога изге ата-бабаңызга, —
Кятибен[603 - Кятиб – язучы (автор).] сорасаңыз – мин бер тоткын,
Акмулла

Труйски калаңызда.

«Йа Хода, юлыңда булсын…»

Йа Хода, юлыңда булсын
бу гъәзиз җаным фида,
Идәмен сиңа мөнаҗәт —
агъласын телем нида[604 - Нида – зар-моң.].
Мөстәгыйн[605 - Мөстәгыйн – ярдәм теләүче, булышлык сораучы.] бел һәр урында
бәндәңи, әй солтаным,
Саклану бәйлә улырмы —
бәндә фәрмандин җөда[606 - Җөда – аерылган, аерылуга дучар ителгән.].
Афтабең[607 - Афтаб – кояш.] нуры төшмәсә,
рәүнәкъ улмас[608 - Рәүнәкъ улу – нурлы булу; алга китү.] бу җиһан;
Сайрамас былбыл, әгәр булса
гөлестандин җөда.
Әй борадәр, нә сорайсың
бу әсирең халене? —
Сезгә салус[609 - Салус – икейөзле, монафикъ; хәйләкәр.] нисен әйтсен,
булса икърардин җөда!
Нә гаҗәб: пешкән йимешдин
татлыдыр бу йәш вакыт,
Аһ [мин] булдым сәшкәдәй[610 - Сәшкә – чәчкә.]
кыйммәтле дәүрандин[611 - Дәүран – вакыт, чор.] җөда.
Кайгы-хәсрәт тарта-тарта
башымда һуш калмады,
Гомречендә[612 - Гомречендә – гомер эчендә.] булмадым бер
кайгы-хәсрәтдин җөда.
Бары гомрем көя-көя
йөздә нурым калмады,
Ялгыз булмаганымын бер
гъәзиз җанымдин җөда.

III

Хаким берлән галимдән күп сорау бар…

* * *

Ни файда аһ органдай үлгәндән соң?..

* * *

Иң әүвәл пакьләү кирәк эчнең керен!..

«Хат йибәрдек…»

Хат йибәрдек Ырынбург каласындан,
Каласында голямалар[613 - Голяма – галимнәр.] арасындан,
Хөрмәтле әткәемә йөз-мең сәлам
Күпле сынык ак

шоңкар баласындан.
Хөрмәтле әткәемә – сезгә сәлам,
Сезләргә бәгъдәссәлам[614 - Бәгъдәссәлам – сәламнән соң.] ошбу кәлям[615 - Кәлям – сүз.]:
Берничә күңле сынык госса[616 - Госса – кайгы, хәсрәт.] язды,
Зарланып, бер мосафир мелла балаң.