скачать книгу бесплатно
Җофардың почык кесе[443 - Почык кесе – борыны җимерек кеше.] исен сизмәс,
Гөл исен кайдан тойсын томсыгы очкан[444 - Томсыгы очкан – томшыгы (борыны) юкка чыккан.]!
Күп җатып тар җирләрдә саргайды бит,
Бол җирдә җандай җакын булады чит,
Сом илдең базарында дөкян корып[445 - Шом илнең базарында кибет ачып.],
Җәүһәрем бәһасез буп[446 - Бәһасез буп – бәһасез булып.] хур булды тик.
Җамандың, борадәрем, сыртынан[447 - Сыртынан – читеннән, арт ягыннан.] кит,
Әүлия булсаңдагы, куймайды эт:
«Эт өрде пәйгамбәргә» дигән сүз бар, —
Эт атым югалмасын дип айта дип.
Борадәр, бу сүземде күрмәңез җик[448 - Күрмәңез җик – ят итеп күрмәгез.],
Минем җук яхшыңызга эчемдә кик[449 - Кик – үч, кинә.];
Җаманды дошман күрмәк – дин сөннәте
»,
Бәгъзесенең иманындан кыламын шик.
Пәйгамбәр хәдисеннән риваять бар:
«Үсәкче[450 - Үсәкче – гайбәтче, яла ягучы.] – җәһәннәмнең канчыгы[451 - Канчык – әнчек эт.]», – дип.
Дуст имәс – дустны сыртан җамандаса,
Кесе имәс[452 - Кесе имәс – кеше түгел.] – бер хатаны җабалмаса;
Бәндәне сыртдан адәм ни димәйде,
Инсаф итеп, бер Ходайдан оялмаса.
Мактамас адәмде адәм – күралмаса,
Аксак эт җатып өрер – җөралмаса;
Агъзына тупрак тулып, сунда туктар —
Газраил эшен килеп тәмамдаса.
Нәгылып[453 - Нәгылып (нә кылып) – ничек итеп.] җаның чыдар, борадәрем,
Ак сөтең бер эт килеп хәрамдаса?
Аһ ормас ир, җөрәген саралмаса[454 - Саралмаса – сары (хәсрәт) алмаса.],
Кайгысы кайгы өстенә җамалмаса;
Барынан усы[455 - Усы – шушы.] хурлык җаман икән,
Хәстәдән күңел хушлык сөралмаса, —
Тилмергән бу вакытда тоткын идек,
Күреп китеп җөрсәңдәрче амандаса![456 - Килгәләп, хәл белешеп йөрсәгезче.]
Кайгылы бәндәсенә Ходай җакын,
Җылатыр бәндәсенең асыл затын,
Һәркемне артык сөйсә – артык кыйнар,
Дустының, иштәен дип, мөнәҗәтен.
Әбүҗәһел
Мөхәммәдкә инанмаган,
Иманга өндәсә дә телалмаган;
Өч йөз алтмыш могҗизасын сихер диеп,
Җарылган аймин кәнде[457 - Аймин кәнде (ай менән көнде) – ай белән кояшны.] күралмаган.
Айтайын кыска сүздең мин тулгауын,
Дошмандың үсәгенә җукдыр дауым,
Без түгел, пәйгамбәргә үсәк булган, —
Булыр, дип, һәр Мусага бер Фиргавен
.
Тоткын буп[458 - Тоткын буп – тоткын булып.] газиз Йосыф
канча[459 - Канча – күпме.] җатды,
Чыгарып агалары кол дип сатды;
Мөндан соң Зөләйханең җаласымин[460 - Җаласымин (җаласы менән) – яласы белән.]
Зинданда унике жыл җәфа тартды.
Нәгылды[461 - Нәгылды – ни кылды, нишләде.] Исраилнең
даналары[462 - Даналары – белдеклеләре.],
Үзләре – җакын нәби[463 - Нәби – пәйгамбәр.] балалары,
Орлыкчы, үтерекче, үсәкче дип[464 - Карак, ялганчы, яла ягучы дип.],
Йосыфды кандай[465 - Кандай – ничек, нинди.] кылды агалары?!
Асылды сүккән менән аты китбәс,
Күңелдән җаман сүздең даты[466 - Даты – кере, тутыгы.]
китбәс;
Нәҗескә саф алтынды буяу менән
Нәҗес китәр алтындың заты китбәс!
Кыйсык ук аткан менән туры китбәс,
Күңелдән җаман сүздең куры[467 - Куры – калдыгы, дуены.] китбәс,
Котырган эт һава карап әргән менән
Асманда[468 - Асман – күк.] торган айның нуры китбәс!
Күп сәлам барча сахра, динкарендәш,
Күңлеңез гарибләргә киң карендәш,
Адәмдең үсәк сүзе бары бикяр[469 - Бикяр – бушка, юкка.], —
Җазылган ләүхелмәхфуз[470 - Ләүхелмәхфуз – язмыш тактасы, тәкъдир язмасы.] үзгәрелмәс.
Языптыр мосаннифлар[471 - Мосанниф – иҗат иясе, китап язучы.] һәр китабка,
Фискъ сүз[472 - Фискъ сүз – бозык сүз, начар сүз.] алынмас дип илтифатка;
Кабрендә Имам Әгъзам
эт булды дип,
Канчамы үсәк булды асыл затка!
Бәлане күреп калган пәйгамбәрләр,
Җәфаны тарта килде чын гәүһәрләр,
Булды дип нәгып[473 - Нәгып – ни кылып, нишләп.] тоткын уйламаңыз —
Файда җук артык сүздән, борадәрләр!
Аргамакка кимчелек җук кесән[474 - Кесән – кешән, богау.] менән,
Наданлар мондай сүзгә төсенбәгән;
Мөслим[475 - Мөслим – мөселман, ислам динендәге кеше.]
дип үсәкчене әйталмаймын,
Без түгел, пәйгамбәр дә эсинбәгән[476 - Эсинбәгән (синбәгән) – ышанмаган.].
Яхшы сүз тыңдамакка хуб мөбарәк,
Яхшыга Хода – мәдәд[477 - Мәдәд – ярдәм.], гакыл – сәбәб;
Бу сүзем үләң[478 - Үләң – җыр, шигырь.] имәс – бер нәсыйхәт,
Җазганы булмаганы фарсы, гарәб
.
«Гаҗәб: һәркем гъәни булса…»
Гаҗәб: һәркем гъәни[479 - Гъәни – бай.] булса,
аңа хөсне дидар[480 - Хөсне дидар – якты чырай, ягымлы йөз.] әйләр,
Фәкыйрь мескенгә пәрва[481 - Пәрва – саклану, иминлек.] юк,
мөзәлләт[482 - Мөзәлләт – кимсетелү, түбәнсетелү.] берлә зар әйләр.
Фәсахәтдә хисан[483 - Фәсахәтдә хисан – матур сөйләүдә маһир.] булса,
ки Локман
хикмәте булса,
Дәрига, бәхте юк ирне
фәкыйрьлек шәрмсар әйләр[484 - Шәрмсар әйләү – телен бәйләү.].
Гъәни бер нафилә эшдә
дийән тәгърифенә йитмәз[485 - Әгәр бай кеше табышлы эштә үзе теләгән мактауга ирешмәсә.], —
Зарурәтдән фәкыйрь яшен
түгеп мең игътизар әйләр[486 - Игътизар әйләү – кичерү, гафу итү.].
Гаҗәбдер, гомдәтел-әгъян[487 - Гомдәтел-әгъян – аксөякләр, аристократлар.]
фәкыйрьне гайненә алмаз[488 - Гайненә алу – күз салу, игътибар итү.];
Вәләкин әгънияләрне[489 - Әгъния – байлар.]
зәһи садр кибар әйләр[490 - Зәһи садр кибар әйләү – бик нык олылау.].
Менеп һиммәт мәтаййасын[491 - Мәтаййа – ат, менеш аты.],
мәһабәт җилдереп байлар,
Берен бере хозур әйләп,
мәрамен[492 - Мәрам – теләк.] иддихаль әйләр[493 - Иддихаль әйләү – урынына җиткерү.].
Шаһамәт малике сәтъвәт
табып, бәһҗәтдә ба-фәрҗам,
Тәфәкөһ бабидә оббоһа
сафалар өстевар әйләр[494 - Батырлар, көчкә таянып, шатлыкка ирешерләр.Олылар байлык-зиннәттә күңел ачуны арттыра барырлар.].
Ләбасе фахирә үзрә[495 - Ләбасе фахирә үзрә – бай киемнәрдә.]
мөсәйкъәл мөргы тависдай[496 - Мөсәйкъәл мөргы тависдай – купшы-көяз тутый коштай.],
Төзеп мәйдан фәзасында[497 - Фәза – ачык җир.]
мәҗалисен ифтихар әйләр[498 - Мәҗалисен ифтихар әйләү – мәҗлесләрне бизәү.].
Тәвангирләр[499 - Тәвангир – бай, хәлле.], берен бере
тәбәссемлә итеп икъбаль[500 - Тәбәссемлә итеп икъбаль – елмаю белән каршылап.],
Урамчы өенә биңзәш[501 - Биңзәш – охшаш.]
фәкыйрьне тар-мар әйләр
.
Аны шунчә тотарлар хар,
җөлүсендән идәрләр зар[502 - Аны шулхәтле хур санарлар, хәтта аның утырдашлыгыннан гарьләнерләр.];
Әгәрчә булса ул диндар,
аны гүя химар[503 - Химар – ишәк.] әйләр
.
Мәсаиб[504 - Мәсаиб – бәхетсезлек, бәла-каза.] чикмәгән инсан
Һауасына дәва булмаз[505 - Һауасына дәва булмау – һавалануга дәва тапмас.];
Сорашмаз шәйлә кибрендән[506 - Кибрендән – тәкәбберлегеннән.],
фәкыйрьне ихтикар әйләр[507 - Ихтикар әйлiәү – хурлау, хәкарәтләү.].
Сафа әүкатилә мәгърур
улып дәүранә биш көнлек[508 - Биш көнлек рәхәт-күңелле чоры белән горурланып.],
Тәмәтти үзрә[509 - Тәмәтти үзрә – ялкау гына.] көрлекдән
фәкыйрьләрдән нәфар әйләр[510 - Нәфар әйләү – нәфрәтләнү.].
Санадир мөтрифинләрең[511 - Санадир мөтрифинләр – олы исрафчылар.]
һауасындан, мәгаз Алла[512 - Мәгаз Алла – Алла сакласын.],
Ләбасе иске галимдәй
сәлам алмага гъар әйләр[513 - Гъар әйләр – оялыр, гарьләнер.].
Дәрига, әрҗөмәнд[514 - Әрҗөмәнд – затлы.] ирләр,
фәкыйрьлекдән булып паймал[515 - Паймал – аяк астында.],
Хәйа пәрдәсене – ихракъ[516 - Ихракъ – яндыру; янып бетү.],
Замирен поргобар әйләр[517 - Замирен, поргобар әйләр – күңелен караңгы (томанлы) итәр.].
Күренсә капкадан бер бай,
кирәк – кыргыз, кирәк – нугай,
«Хуш-амәд» ләп[518 - Хуш-амәд – хуш килдегез.] аңа, һай-һай,
мөфахирән софар әйләр[519 - Мөфахирән софар әйләр – шатланып каршылар.]
.
Фәкыйрь Акмулла, кил, сабыр ит,
чәрхнең җәүренә[520 - Чәрхнең җәүренә – (язмыш) тәгәрмәче изүенә.] син һәм,
Үзең мәхбүс, сүзен мәрдүд[521 - Мәрдүд – кире кагылган, инкяр ителгән.] —
сиңа кем игътибар әйләр?
Казаның[522 - Каза (къәза) – язмыш, күрмеш.] серенә һәргиз[523 - Һәргиз – һәрвакыт.]
гакыл бары өчен йитмәз,
Ләтаиф зимн[524 - Ләтаиф зимн – уен-көлке генә.] белүе дә
гыйбарындан зимар әйләр[525 - Гыйбарындан зимар әйләр – гыйбрәтләреннән уйланыр.].
Кемен сурәтдә лотф[526 - Лотф – чибәр, гүзәл.] идеп,
хакыйкать газабына тартыр.
Кемен игъзаз идәр[527 - Игъзаз идәр – газиз итәр.] ахыр —
әгәр заһирдә хар әйләр[528 - Хар әйләр – хур итәр.].
Кемен тоткын идеп бауда,
агызып дидәсендән[529 - Дидәсендән – күзләреннән.] кан,
Кемен сәйр итдереп[530 - Сәйр итдерү – гиздерү.] багъда,
мәкамен[531 - Мәкам – урын.] гөлгозар[532 - Гөлгозар – гөлбакча, чәчәклек.] әйләр.
Кемен…
заһир
ләтаиф нигъмәте үзрә,
Кемен мәсрүр[533 - Мәсрүр – шатлыклы, сөенечле.] идеп даим,
Гыйбадын[534 - Гыйбадын – коллыгын.] ихтияр әйләр.
Назыймне[535 - Назыйм – нәзым сөйләүче (шагыйрь, автор).] сорсаңыз, әй яр,
мәкяне[536 - Мәкян – урын, торган җир.] – хар, эчендә – нар[537 - Нар – ут.],
Ләкабе[538 - Ләкаб – кушамат.] мәшһүр Акмулла,
хибесдә[539 - Хибес – төрмә.] зар-зар әйләр.
Агызып яшь, йөрәкдән – кан,
ятыр тик чыкмаган бер җан;
Дога бирең, әйя хөллан[540 - Хөллан – якын дуслар.]! —
сезә күп игътизар әйләр[541 - Сезгә күп игътизар әйләр – сезгә күп зарын әйтер.].
«Минем кебек булыр микән бәхетсез…»
Минем кебек булыр микән бәхетсез,