скачать книгу бесплатно
Зөлял гафвилә гофран,
Фиракына йөрәк голйан, —
Җөда булдык, дәрига, аһ!
Гыйнайәт кылса[247 - Гыйнайәт кылу – ярдәм итү.] ни, йа рабб,
Үзем байгыш, атым арык,
Казан шәһренә бер барып
Күралмадым, дәрига, аһ!
Илаһи, җөмлә хаҗәтем,
Кабул әйлә мөнәҗәтем[248 - Мөнәҗәт – мөнәҗәтләр.],
Кабахәт җөмлә халәтем, —
Түзалмадым, дәрига, аһ!
Аның мәдхендә бән газиб,
Казакъча бер бәет язып,
Тараттым йортка бән таз эт[249 - Таз эт – биредә: йолкыш (кутыр) эт.], —
Җөда булдык, дәрига, аһ!
* * *
Акмулла, күп сөйләнмә, инде җитәр!
Үзеңнең кайгыңны күр, гомер үтәр.
Яхшының алдын бераз күреп идең,
Имәс идең[250 - Имәс идең – түгел идең.] юл күргәнсез мужик-мишәр.
Иң әүвәл тулып ятыр синең менең[251 - Мен – кимчелек, гаеп.]
,
Ник кирәк сәмәрәсез[252 - Сәмәрә – җимеш, нәтиҗә.] коры белем?
Сәфәр – алыс[253 - Сәфәр – алыс – барасы юл ерак.], инсаф кыл, хакъдан оял.
Борынгы кабахәтлек йитәр, энем!
Хур кылган үз-үзеңне син бер кисер[254 - Кисер – кире беткән, көйсез; көфер.],
Әфлисун арасында син бер кишер;
Намазда лөббе мәгънә[255 - Лөббе мәгънә – эчке мәгънә, асыл мәгънә.] бернәрсә юк,
Заһирга[256 - Заһир – ачык, мәгълүм (биредә: тышкы кыяфәт).] горурланган син бер кыйшер[257 - Кыйшер – кабык, тышкы рәвеш.]!
Миңа мәгълүм: син үзең күпдән яман,
Нәфсең сине өйрәтеп бөккән яман.
Бәлки, бераз яхшырак булыр идең,
Син күрсәң үз-үзеңңе этдән яман.
Котырып, нәфсең буйлап киткән яман,
Җуан муен үгездәй җиккән яман;
Морадынча йитәкләп алып йөреп,
Ничә урында абруеңны түккән яман.
Күкрәгең катып калган таштай яман…
Эшең күп килешмәгән андан башкай,
Гыйбадәт дип азапланган коры гадәт
Ахирәт файдасына ярамасдай.
Андан башка бик күп синең начар йирең,
Каберчыгар[258 - Каберчыгар – кабер булыр (кабердер).] йокыңны ачар йирең,
«Вә-әмтаз вәлйәүем» дигәндә көндә[259 - «Бүген көн яхшы» дигән чакта.],
Бәдбәхет! бармы шунда качар йирең?
Борадәр, башдан бәла без кичергән,
Күп кайгы тарта-тарта без исергән;
Башым хәйран, эчем вәйран – диванәмен,
Ни мәгънә чыгар дисез бер исәрдән?
Кимчелегем билгеле каләмемдәй,
Җүнсезлегем билгеле кәлямемдән[260 - Кәлям – сүз, сөйләм.];
Сад-һәзар гаибанә догаңыздан,
Өмидвармыз олугъларның җәнабендән[261 - Читтән торып (әйткән) йөз-мең догагыздан,Бөекләрнең рәхименнән өмет итүче без.].
Бар микән бу дөньяда миндәй яман?
Һичбер эшем бармады алга табан;
Моң булып кырык биштән яшем үтде
,
Бер эшем төзәлгән юк әле һаман.
Эчемдә юк яшереп саклаганым,
Яманлыкда үземә тиң тапмаганым;
Үземне эт, дуңгызга хисаб итсәм —
Үземне ул вакытда мактаганым
Мәгъзурмен[262 - Мәгъзурмен – гозерлемен, ялварудамын.] – инсаф кылып карасаңыз,
Без байгыш биекләрдән аласамыз
,
Кечрәйтсәңез, кечрәергә мин яраймын,
Үзеңез зураерга ярасаңыз!
«Бәгъдәссәлам, Нургали мулла, сезгә…»
а)
Бәгъдәссәлам, Нургали мулла
, сезгә,
Ходаем инсаф бирсен күңлеңезгә;
Бозау улып уйнакласа, утка басар, —
Тик ятмасаң, төшдең инде безнең күзгә.
Сез дә бер йөгрексенгән төлке икәнсез,
Без йөреп төшдек инде сезнең эзгә;
Бер дә нәүбәт килде инде бу көн безгә,
«Безгә йитәр кеше юк», – дип өмид өзмә.
Синең дә бер әрүахың[263 - Әрүах – ата-баба, нәсел даны, «хасиятле нәсел».] күтәрелсен,
Җәелсен хасиятең бераз «йөз» гә
;
Хәрарәтдән мәхмүм булып[264 - Хәрарәтдән мәхмүм булу – эсседән бизгәк тоту.] эчең көйсә,
Сусыныңны кандырыр безнең сөзмә.
Мөхәкъкыйк[265 - Мөхәкъкыйк – хаклык эзләүче.] Мәрҗанигә аузын ачкан,
Йыландай зәһрен сачкан мулла сезмә?..
Моныңны аяймын, борадәрем, —
Котырсаң да, Уралдай тауны сөзмә!
Һәр шәйне мәузыйгына[266 - Һәр шәйне мәүзыйгына – һәр әйберне үз урынына.] куймак кирәк,
Мөрәүәрне[267 - Мөрәүәр – энҗе-мәрҗән.] мунчак берлә бергә тезмә!
Мулла дигән кари була беләсезме?
Тасаууф[268 - Тасаууф – суфыйчылык.] китабларын күрәсезме?
Башкортның наград алган кантонындай,
Мулласызмы йә чинауник-түрәсезме?!
Мөҗтәһид[269 - Мөҗтәһид – тырышучы.] галимгә каршы торып,
Кабергә талаш берлә керәсезме?
Гомреңезнең күбе үтде гауга берлә,
Мәрҗанине йиткәрмәм
дигән сәүдаэ[270 - Сәүдаэ – омтылыш, теләк.] берлә;
Сөннәтчә эшемез юк һәм алдаймыз,
Әһле сөннәтмез
дигән дәгъва берлә.
Артыкызны ачкан соң күрәсез йик[271 - Йик күрү – начар мөгамәлә күрү.],
Әйтәсез шул сәбәбдән «залль-мозыйлль»[272 - «Залль-мозыйлль» – аздыручы, адаштыручы.] дип.
Кәлимулладан
әсдәкъ[273 - Әсдәкъ – дөресрәк.] ни нәрсә бар?
Әйтделәр: «Әсатирел әүвәлин»[274 - Әсатирел әүвәлин – борынгы риваятьләр.], – дип.
Сез дә шулай тәҗавез кылдыңыз[275 - Тәҗавез кылу – агрессивлык күрсәтү, һөҗүм итү.] күп,
Йортымызга фетнә салды ушындай гәп.
Сезгә каршы без әйтсәк – ник ярамай:
«Вә һәм фи тогъяниһим йәгъмәһун», – дип?[276 - «Алар үзләренең азгынлыкларында баталар», – дип.]
Батырны «батыр» диләр – көчен күргәч,
Останы «оста» диләр – эшен күргәч,
Ул минем атам имәз, остаз имәз[277 - Имәз (имәс) – түгел.]
, —
Хаклыкны тәсдикъ зарур, эшен күргәч!
Фикъһдә[278 - Фикъһ – мөселман юриспруденциясе, шәригать.] бу заманның Ногманы
бу,
Хикмәтдә бу заманның Локманы
бу;
Үткәнләр үтеп китде, инде хәзер
Әһле сөннәт рәһбәре[279 - Рәһбәр – җитәкче, юлбашчы.] – солтаны бу!
Борадәр, син үзеңне ихтисаб ит[280 - Ихтисаб итү – тикшерү, контроль ясау.],
Мәрҗанине мөҗтәһиддән
син хисаб ит, —
Йир йөзенә нуры төшкән ул бер кояш,
Ул кояшның нурындан икътибас ит[281 - Икътибас итү – алу, кабул итү.]!
б)
Күп сәлам, Нургали мулла, сезгә,
Ходаем инсаф бирсен күңлеңезгә;
Бозау
күп уйнакласа, утка баса, —
Тик ятмай син дә төштең безнең күзгә.
Синең дә әрүахың
күтәрелсен,
Җәелсен хасиятең бераз «йөз» гә;
Сез дә бер йөгерек төлке икәнсез,
Без бүредәй төштек инде эзеңезгә.
Тик тору кирәк иде җүнең белән,
Тыныч кына, кадәри халь көнең белән;
Гыйлемең зур, йәшең өлкән ага булсаң,
Сөйләшеп кара син бер энең белән.
Ишетдем акырып яткан бер батыр дип,
Борын сәүдәм юк иде синең белән.
Бер чалуга мин дә яман имәс идем,
Кем икәнең инде бел моның белән.
Борындай белгәнем юк синең серең,
Бу якка мәгълүм түгел үлең, терең;
Мәрҗанине һәм җиңалмай, ни куялмай,
Кан булып җыелдымы эчтә чирең?!
(…)
Бәлки сез ул тарафда дамелласың,
Хәкыйкатьдә йә мулла, йә сулдасың,
Раббани голямадан[282 - Раббани голяма – Аллага бирелгән галимнәр.] булам дисәң,
Сабыр кылу кирәк иде бу юлда син!
Мәрҗанигә галиб булу[283 - Галиб булу – өстен булу.] сезгә мәмнугъ[284 - Мәмнугъ – тыелган, мөмкин түгел.],
Гадавәт җиһанга фаш: хөссәд, матмугъ[285 - Дошманлыкның (сәбәбе) дөньяга фаш: ул – көнчелек, комсызлык.];
Ул фазыйльне ифк газим[286 - Ифк газим – алдарга ниятләп.] нийәт кылып
,
Уйнай торган улмы иде синең тиңең?
Мөҗтәһиддәй галимгә тел тигезгән,
Сәлямәт торса икән кямил динең
.
Биниһайә хәкарәт
кылды дигәч,
Йөрәгем булып китде телем-телем;
Бер газизне талатып тормайык дип,
Кузгалды бу сәбәбдән фәкыйрь энең.
Кызу мичтән чыккан соң, эссе булып,
Аузыңды пешермәсен безнең белен!
Мөселманның пәрисе суккан микән,
Касыйдәсез басылмас синең җенең
.
(…)