banner banner banner
Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)
Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)

скачать книгу бесплатно

Күргәзде йәде бәйза

ялгыз бу ир.
Кайсысындан күренде мондый бәйан?
«Өййәһум йүнәббиъүкә мисле хәбир?»[171 - Алар сиңа белгән булып хәбәр иттеләрме?]
«Хикмәте балигасе»

кандай икән?
Зәукы сәлим[172 - Зәүкы сәлим – сәламәт зәвык.] иясенә балдай икән;
Осуле хәкаикъны хамил булган[173 - Хакыйкать нигезләрен күтәрүче булган.]
Адәмнең тәнендәге җандай икән.
Хәдисдә[174 - Хәдис – пәйгамбәр сүзләре.] мәһарәтен нәзар кылсаң,
Әсхабдән ишеткәндәй

аңлай икән[175 - Хәдистә осталыгына карап карасаң,Сәхабәләрнең үзләреннән ишеткәндәй аңлый икән.].
Мондай гали галимгә тел озаткан —
Ул үзе дүрт аяклы малдай икән!

* * *

Казакъча шигырь яздым ачык кылып,
Хасидләрнең йөрәген ачындырып.
Тәхкыйкләрен күргән соң куангандан,
Китабларын карыймын да гашыйк булып.
Тәсныйфлары басыйрәтне ярук кылган[176 - Язганнары күңелләрне (аңны) яктырткан.],
Нәфис, хәсис[177 - Хәсис – түбән, пычрак.] арасын фәрекъ кылган[178 - Фәрекъ кылу – аеру.];
Адашканда киз килеп[179 - Киз килү – туры килү, очрау.] балга төшкән —
Мин байгыш бер кырмыска гарык булган.
Унбиш ел «Назурә»сен алганыма,
Карай-карай баш очыма салганыма;
Шифаи садр андан хасил итдек[180 - Йөрәккә дәва аннан хасил иттек.],
Эленмәй хасидләрнен кармагына.
Морадлары мөкябәрә[181 - Мөкябәрә – эрелек, һавалылык, мин-минлек.] булгандай соң
Хасидләр күз салмайлар аръягына;
Гавайлары, мулласына табигъ булып[182 - Табигъ булу – буйсыну.],
Дөрләтеп ярып йөри ярмагына[183 - Ярмак яру – биредә, зур эшне ваклап, «буш фикер таратып йөрү» мәгънәсендә (элекке сум металлдан вак тәңкәләр яруга ишарә).].
Нигә мончә безләрдә әдәб кыска?
Кәмаләт болай торсын – гакыл вуста[184 - Камиллек болай торсын, акыл да уртача.].
Бер йиргә килештереп хат язалмай,
Берәүне яманларга кандай оста!
Бәгъзесе укый да алмай гыйбарәтен,
Кямилгә кандай кыла хәкарәтен?
Дамеллалар бәгъзесе, белә торып,
Хасмының морад кыла хәсарәтен[185 - Көндәшенең зыян күрүен максат кыла.].
Әдвия хамил булмас бәгъзе мәрыйз,
Нәсихәт кабил булмас фәззы гализъ[186 - Кайсыбер чир дәваны күтәрә алмас,Нәсыйхәтне кабул итүче тупас, мәрхәмәтсез булмас.].
Шәятыйнның[187 - Шәятыйн – шайтаннар.] әбһәрен[188 - Әбһәр – кан тамыры.] өзеп киткән —
Атылып түбәсендән «Бәркыльвәмиз[189 - Бәркыльвәмиз – яшьнәгән яшен.]».
«Җарудә» иясенә сүземез юк,
Аларга каршы килер йөземез юк,
Рәхимуллаһи рәхмәтән васигатән[190 - Алланың рәхмәте иксез-чиксез.],
Дөньяда сүземез бар – үземез юк!
Ул да бер галим икән сөйләй торган,
Голяма мәҗлесендә мәйдан алган,
Морадына монафины[191 - Монафи – каршы, килешмәүче.] сөймәй торган,
Курае килешкәндә көйдәй торган.
Без дә күрдек угының аткан йирен,
Кай йиргә угы төшеп яткан йирен, —
«Фәликөлли вәҗһәтин муәҗҗиһәтин»[192 - Һәрбер кешегә үз йөзе бирелгән.],
Бәрәкалла, килештереп тапкан йирен.
Ана шәрик дамелла Мөхибулла

,
Раббани голяманы мөхиб мулла[193 - Алла яклы галимнәрне сөюче мулла.],
Әүвәлдә кырын-ярын йөреп иде,
Ахырында кайтып булды мөхикъ[194 - Мөхикъ – гадел, хаклык ягында булучы.] мулла.
Дамелла Рәхмәтулла аңа нәзыйр[195 - Нәзыйр – охшаган, тиңдәш, иш.]

,
Тәхрират иттилягъда рәүшан замир[196 - Аңлатучы әсәрләр язуда күңеле нурлы.],
Мәрхүмләр Мәрҗанигә гъәкс төшкән[197 - Гъәкс төшү – каршы төшү.],
Аларга һәм мөтабигъ җәме гафир[198 - Аларга ияргән бик күпләр.].
Остазлары Кышкар хәзрәт

алга чыккан,
Галялхосус кәлямдә

данга чыккан,
Бәрагатьдә[199 - Бәрагать – башкалардан өстенлек; белемлелек, сәләтлелек.], дамелла Мәчкәрәдәй,
Күп галимләр, мөдәррисләр андан чыккан.

* * *

Курса хәзрәт

алардан борын булган,
Мәдехка ул бер лаикъ урын булган,
Ул, мәрхүм, Мәрҗанидәй мәфтүн булып[200 - Мәфтүн булу – үз-үзен онытып мавыгу, тәмам бирелү.],
Күп галим ул газизгә кырын булган.
Бу зат һәм үз гасрында әгъля галим[201 - Әгъля – югары, бөек.],
Хасидләрен мөбтәля табгы сәлим[202 - Көндәшләрен сәламәт күңеллелеккә дучар иткән.],
Артына бераз әсәр ташлап киткән,
«Камигыльбидәга»

гүя сәйфе сарим[203 - Сәйфе сарим – үткен кылыч.].
Һәр бәндә хәзинәсен идәр изһар[204 - Изһар итү – күрсәтү, ачып салу.],
Вәләкин хәзинәдә тәфаүәт[205 - Тәфаүәт – аерма.] бар;
Ни бар-югын белерсез – дөкян[206 - Дөкян – кибет, магазин.] ачса,
Һәркемдә бер сәүдә бар хале микъдар[207 - Хале микъдар – хәленә күрә, үз хәленчә.].
Вәләкин Мәрҗанинең эше башка,
Йылкының толпарындай йолдыз-кашка.
Алыстан шәгъшәгасе[208 - Шәгъшәга – нур, балкыш.] балкып торган
Җәүһәрдәй кундырылган алтын ташка.
Кай эше ул фазыйльнең таң калмастай,
Кай сүзе ул кямилнең күз салмастай? —
Дәрденә дәрдемәндләр шифа тапды,
Сукырлар күзен ачды карманмастай!
Сәрхәбадлы[209 - Сәрхәбадлы – авыручан, чирләшкә.] кешеләргә бик килешде,
Булдылар аяк-кулы сызланмастай.
Кәмале йир йөзенә мәшһүр булды,
Булдылар яманлауга алданмастай,
Әсмаэи мөстәүрәдән җәмал ачып[210 - Яшерен исемнәрдән матурлык ачып.],
Әхбабын[211 - Әхбаб – дуслар; яраткан кешеләр.] гашыйк кылды җан калмастай;
Шәҗәрәи дәлилнең[212 - Шәҗәрәи дәлил – дәлил агачы.] тамыры тирән, —
Алай-болай койынга[213 - Койын – өермә, җил-давыл.] кузгалмастай.
Беркеткән хөҗҗәт[214 - Хөҗҗәт – документ, аргумент.] берлән мөддәгасен[215 - Мөддәга – претензия, дәгъва.],
Остайы сылу[216 - Остайы сылу – сылу оста (уңган оста).] җунып салган таштай;
Эше пөхтә машинаның, ширазындай,
Җебенең төйгән йире таркалмастай.
Хасидләрнең йөрәкләре салмакланды,
Кирәсе[217 - Кирә – төялгән йөк.] авыр булды тарталмастай.
Батырларның кылычындан каяу чыкды,
Кайтадан эшкә кереп ялганмастай.
Айрылдылар күп хасидләр әдәбендән —
Хасыйле тәкәбберлек сәбәбендән;
Мөганид[218 - Мөганид – карышучы, дошманлык күрсәтүче.] күркәм йиргә күзен салмай —
Мәкъбулатка тәмәррөн гадәмендән[219 - Кабул ителмәгәннәргә гадәтләнмәгәненнән.].

* * *

Адәм кямил булмады кайнап пешмәй,
Мәхәббәт фәнҗанендән[220 - Фәнҗан – чынаяк, кәсә.] шәраб эчмәй.
Дошманлар хәбаләне[221 - Хәбалә – ау, тозак.] салып карай —
Тургайның тозагына лачын төшмәй.
Һавада ул бер шоңкар әйләнә очкан,
Без йөрәмез кара коштай эзләп тычкан;
Төлкеләр анда чыдап тора алмайлар,
Гүя бер киң апандан[222 - Апан – аю яки бүре өне; җимерек кое чокыры.] йөрәге очкан.
Без сатдык меллалыкның коры атын,
Бездән артык яулыклы дөрест хатын;
Күңлемезне бер сындырып еламаймыз,
Уйланып гарасатның вәкафатын[223 - Вәкафат – киләчәк.].
Ашкан бер галим чыкса – яманлаймыз,
Мәҗлесне гайбәт илән тәмамлаймыз;
Эшемез йә истиһза[224 - Истиһза – көлү, мыскыллау.], йә хәкарәт,
Үземезне һәр гайбдән амандаймыз[225 - Амандаймыз – исән кебек тоябыз, азат шикелле сизәбез.].
Яхшыны сүккән илан аты китмәс,
Яман сүзнең күңелдән даты[226 - Дат – кер, тап; кимчелек (зәгыйфьлек).]

китмәс;
Саф алтынны нәҗескә буяу илән
Нәҗес китәр алтынның заты китмәс!
Кыйсык ук аткан менән туры китмәс,
Күңелдән яман сүзнең куры[227 - Кур – дуен, калдык, чүп-чар.] китмәс,
Котырган эт һава карап өргән менән
Асманда торган айның нуры китмәс!

* * *

Ул[228 - Бу өлешнең хәзерге әдәби телгә юлга-юл күчермәсен искәрмәдән карагыз.] ирде шәмсе базыгдан[229 - Шәмсе базыгдан – кояшның зурысыннан.]

,
Мөнәүвәр бәркы лямигъдан[230 - Яшьнәгән яшеннән якты.],
Галәшшәэн моназигъдан[231 - Низаглашучылардан өстен торучы.], —
Җөда булдык[232 - Җөда булу – аерылу, аерылуга дучар булу.], дәрига, аһ!
Аның шөһрәтдә гонваны:
Мөхәкъкак дөрре мәрҗани[233 - Дөрре мәрҗани – энҗе бөртеге.],
Хәкаикъ гыйльменең кяне[234 - Кян – шахта, карьер.], —
Җөда булдык, дәрига, аһ!
Ки яздым мәрсия бән хар,
Хасаисын[235 - Хасаисын – хосусый сыйфатларын, үзенчәлекләрен.] кылып изһар,
Бу хиндә[236 - Хин – вакыт, ара, чор.] юк аңа мәгъяр[237 - Мәгъяр – критерий, билгеләр чамасы.], —
Җөда булдык, дәрига, аһ!
Аның фәкъденә күп пишләр[238 - Аның юкка чыгуына туры килүчеләр (дучарлар) күп.],
Көенде барча дуст-ишләр —
Труйский мөдәррисләр, —
Җөда булдык, дәрига, аһ!
Аның фазлына һиб гонван[239 - Аның өстенлегенә бүләк – дәрәҗәле исем.],
Тәсанифы – ачык борһан[240 - Язганнары – ачык дәлил.],
Басыйрәтне[241 - Басыйрәт – аң, аңлылык, үткен күзлелек.] ачык кылган, —
Җөда булдык, дәрига, аһ!
Качан ул зат китеп барды,
Казан күрке китеп калды,
Һәммә әхбаб[242 - Әхбаб – якыннар, дус-ишләр.] йәтим калды, —
Җөда булдык, дәрига, аһ!
Аның мәддахы бихәддер[243 - Аның мактаучылары чиксез күптер.],
Дагыстан, Һинддә бигадәддер,
Бәнем мәдхем вәкахәтдер[244 - Вәкахәт – әрсезлек, әдәпсезлек.], —
Җөда булдык, дәрига, аһ!
Бәрагатьле шәһамәтдә,
Бәлигышшәэн нәҗабәтдә,
Бәдигылькъаль ләтафәтдә[245 - Батырлыкта башкалардан өстен,Затлылыкта күркәм холыклы,Үткен сүздә матур телле.], —
Җөда булдык, дәрига, аһ!
Мөхәддис җамигыль әхбар,
Мөхәкъкыйк хавиел әсрар,
Мөдәкъкыйк кяшифеләстар[246 - Хәбәрләр җыелмасыннан сөйләүче,Серләр дөньясында хакыйкать эзләүче,Чаршаулар күтәрүдә төпченүче…]

, —
Җөда булдык, дәрига, аһ!
Сәкыйулла рухә һәр ань,