скачать книгу бесплатно
Үзеңез дә беләсез, Алла колы!
Әһле дәрд шагыйрь булса, үзен – малик,
Булмаса, шигырь менән вирдән тарикъ[86 - Дәрт иясе шагыйрь булса, үзен патша (итеп сизә),Булмаса, шигырь белән буш сүздән ваз кичә.]:
Мотлака мәнгы кылмак[87 - Мәнгы кылмак – тыю, туктату.] уңай булмас,
Һәм йәнә, ләһү булса, ләм йөбарик[88 - Һәм тагын күңел ачу булса, бәрәкәт эшләүче булмас.].
Шагыйрьләрнең әксәре әһле салик[89 - Әксәре әһле салик – күпчелеге дөрес юлдан баручы.],
Әйткәнләр ничә төрле көйгә салып,
Вәхшәтдә шигырь түгел – җыр җырлаган
Әзһәде сәхабәдән[90 - Әзһәде сәхабәдән – турылыклы сәхабаләрдән.] Ибне Малик
.
Шигырь дөрест – нәсихәтне хамил булса[91 - Хамил булу – йөкләү (күтәрү).],
Иясе кадәри халь гамил булса[92 - Гамил булу – эшләү, хәрәкәт итү; гамәли көч булу.];
Ишеткән адәмнәрне йылаткандай,
Вәгазь менән гыйбрәтне шамил булса[93 - Шамил булу – эченә алучы, үзенә җыючы.].
Киткәнләр кандай ирләр гәүһәр сачып,
Аларның эшләренең юлы ачык.
Гаҗаиб кыйммәт әсәр калдырганлар,
Хикмәтнең мәхзәнендән мисраг ачып[94 - Хикмәт хәзинәсеннән юллар ачып (сүз башлап).].
Һәр җандар[95 - Җандар – җан иясе.] сәйран кылыр сәбилендә[96 - Сәбилендә – үз юлында, үзенчә.],
Былбыллар җәүлан кылыр[97 - Җәүлан кылу – гомер сөрү.] сәрирендә[98 - Сәрир – оя.],
Әсаҗигылькәләмне тәхмир кылды
Ходаем фөсәханең замирендә[99 - Илһам ияләрен Ходаем чәчәннәр арасында күрекле итте.].
Кандай рижаль туган юк йир йөзендә —
Остазның нәтиҗәсе тәлмизендә[100 - Тәлмиз – укучы, шәкерт.].
Җариядән тәганни вакыйг булган[101 - Җариядән көйле җыр барлыкка килгән.]
Гаед көн рәсулулла дәһлизендә[102 - Дәһлиз – алгы бүлмә, коридор.].
Мәкъсудны бу урында кылдык нәфад[103 - Нәфад кылу – бетерү, тәмам итү.],
Иншалла, карышмас әһленнәкъкад[104 - Әһленнәкъкад – тәнкыйтьче.],
Җарияне тәмкиндән заһир – дәлил,
Шаригънең сөкүтендән җәваз мөфад[105 - Җарияне кодрәт белән барлыкка китерү – дәлил, канунчының инкяр итмәве шулай уйларга урын калдыра.].
* * *
Бер китаб бар, иясе кайсыңыз ул?
Китабында исме юк, шәхсе мәҗһүл[106 - Мәҗһүл – билгесез, беленми.],
«Тәварихел-Болгар»
дип исем биргән,
Эчендә сәвабендан[107 - Сәваб – дөрес.] хатасы мул.
«Назурә»гә
бер мөганид[108 - Мөганид – дошманлык күрсәтүче, карышучы.] батыр икән,
Тиз керсә ярар иде оҗмахка шул!
Үз тарафын күтәргән күккә чаклы,
Муллалары булган соң үзенә кол.
Борадәр[109 - Сүзегез бик ачыктыр үз фаразыгызда.Борадәр – туган, кардәш.], сезгә үтенәм сәлам язып,
Күзең сал: Мәрҗани – ул Тимер казык!
Булмаса, кыйбла тапмай адашырсың,
Караңгыда җүн белмәй юлдан язып!
Имгәнеп, коры, бикяр[110 - Бикяр – бушка, тиккә.] азапланма,
Бакыр чыкмас урындан алтын казып!
Төлкедәй йөгрекмен дип ашсаңыз да,
Сыйракдан ала торган мин бер таз эт[111 - Таз эт – бу урында: тазый эт, йөгерек ау эте (бурзай).].
Бу сәбәбдин сезләргә сәлам язам,
Бу якка килеп ятыр сезнең азан;
Ир булган ирәнләрне хур тотмаңыз —
Гатасына[112 - Гата – бүләк, әҗер.] шарт имәс Кышкар
, Казан.
Әдәбсезлек имәсме[113 - Имәсме – түгелме.] бу кылганың:
Ишәккә тиңәрәсез ир толпарын!
Мөхакәмә кылмас дип уйладыңмы,
Сукыр дип белепмидең йортның барын?!
Сезләргә таң каламын уйлай-уйлай, —
Калайынча[114 - Калайынча – ничек итеп.] сезнең як зиһен куймай?
Болытдай, көннең нурын пәрдәләгән
Сезләргә шул сәбәбдин күңел тулмай!
Хәленчә голямага мәдех[115 - Голямага мәдех – галимнәргә мактау.] лаикъ,
Вәләкин һәр кош очып лачын булмай.
Мондан башка әйтер сүзем тулып ятыр,
Тәгъийнләп һәрбер сүзне әйтеп булмай.
Эшеңез мөзәйяндер вәһмеңездә,
Сүзеңез мөбәйяндер зәгъмеңездә[116 - Эшегез бик күркәмдер үз уегызда.],
Мең мулла рәдд кылсаңыз[117 - Рәдд кылу – кире кагу.] – ни кайгы бар? —
Дустлар да бар кагарлык рәгъмеңезгә[118 - Рәгъмеңезгә – каршылык итүегезгә (рәгъм – карышу, кире кагу).]!
Җик күргәч, бер яланы ябарсыз сез,
Кик кылгач[119 - Кик кылу – үч тоту, ачу саклау.], бер караны ягарсыз сез;
Арткы як ачылганның ачуындан,
Әлбәттә, бер яман ат тагарсыз сез.
«Бәркыльвәмиз[120 - Бәркыльвәмиз – яшьнәгән яшен, яшен уты.]»
чигәңезгә чирткәндәй соң,
Чаяндай, чыдай алмай чагарсыз сез.
Ул фазыйль Газалидәй булсадагы,
Рәдденә тәһафөтләр
язарсыз сез[121 - Кире кагу өчен үзара юкка чыгарулар язарсыз сез.].
Хәкаикыльголүмдән әгъраз кылып,
Киберсеп, ул ягына нәзарсыз сез[122 - Чын гыйлемнәрдән аңлатмалар биргән булып,Һаваланып, әлеге ягына игътибар итмисез.].
Үзеңездән бер фазыйль була калса,
Иттифакы җәмилгә[123 - Иттифакы җәмил – күркәм бердәмлек.] – начарсыз сез;
Хәсәд бәгьзы гадаүәткә мөбдаэ булып[124 - Көнчелек кайбер дошманлыкка чыганак булып.],
«Фә-исляху!»[125 - Фә-исляху! – Төзәлегез!] әмерендән качарсыз сез.
Арыслан берлә алышып арыклаган,
Хәсәд берлә саргайган аҗарсыз[126 - Аҗарсыз – нурсыз, чырайсыз.] сез.
Әлбәттә, инде мине сөймәссез сез,
Бер бичара хакъгүй[127 - Хакъгүй – туры сүзле, дөрес сөйләүче.] икән димәссез сез.
Карендәш, бер инсафка килсәңез ни? —
Фиргавеннең
варисы имәссез сез!
Борадәр, минлекне куй галялхосус[128 - Галялхосус – бигрәк тә, аеруча.],
Мин-минлек иясенә китерер носс[129 - Китерер носс – төгәлсезлек китерер.],
Мәрҗанигә алышырга кем чыдасын? —
Куәсенә дәлаләт кылса носус![130 - Үз куәтенә язмаларны дәлил кылса!]
Фазыйльне фазыйль белсәк, эчен көймәс,
Һәркачан тәвазыйгда бармы нәкыс[131 - Тәвазыйгда бармы нәкыс? – тыйнаклыкта (әдәплелектә) кимчелек бармы?]?
Батыр менән көрәшсәң, сау калмассың,
Аяймын, бил-умыркаң өзелсә, дус.
Ул сезгә җәүһәр җыеп нәсар кылды[132 - Нәсар кылу – өскә сибү.],
Инде син кадерен белеп итәгең тус[133 - Итәк тусу – итәкне тоту.];
Ала алмай ул җәүһәрдән коры калсаң,
Бәхтеңнең шомындан, бел, артыңны кыс!
Кил, зинһар, борадәрем, инсафка кил,
Куәтең канча[134 - Канча – күпме.] икән – чамаңны бел!
Халь килсә, аның эшен сез дә эшләңез.
Булмаса – файда бирмәс такылтак тел.
Белгәнгә нигә эчең көя синең? —
Эшен күр моталәга иясенең[135 - Моталәга иясе – укытучы, өйрәтүче.]!
Һәр фәннең бер сайлаган риҗале бар, —
«Иясе серен белер биясенең».
Керләсәң һәрнәрсәне – карайтырсың,
Хасидсез[136 - Хасид – көнче, көнләшүче.] андай фазыйль калай[137 - Калай – ничек.] торсын?
Исламбул, Мисыр, Шамда
нәзыйре юк[138 - Нәзыйре юк – охшашы юк, тиңе юк.], —
Кышкар, Казан, Дагыстан болай торсын!
Бу чакда һичкем аңа тиң килмәйде,
Бу яклар һичкемне аңа тиңәрмәйде.
Батырлары мәйданга чыгып күрсен,
Булмаса, «ул белмәй» не кем белмәйде?!
Үлчәде истыйрлябен мөһәндисләр,
Тәхкыйкын тәхсин күреп мөбарисләр[139 - Инженерлар астролябияләрен үлчәделәр,Үз фикерендә торучылар тикшерүен яхшы күрде.],
Һәр йирдә табгы сәлим[140 - Табгы сәлим – саф табигать, сәламәт табигать.] әфазыйльдән[141 - Әфазыйль – өстенрәк, иң өстен галимнәр.],
Хосусән Труйски
мөдәррисләр.
Хосусән хаҗи хәзрәт кылды тәсдикъ,
Ушандак[142 - Ушандак – шулай ук.] ишан хәзрәт галяттәхкыйк[143 - Галяттәхкыйк – чынлыкта, дөреслектә.]
—
Фөкарага[144 - Фөкара – фәкыйрьләр, гади халык.] кыйблэ-и хаҗәт булган,
«Хәвалиһе мин көлли фәҗҗе гъәмикъ»[145 - Фәкыйрьләргә сыену урыны булганЙорт-җире аның барлык тарлавыклардан тирән.].
Болар да сез белгәнне белгәндәйләр,
Китабны сез чамалы күргәндәйләр;
Шаһбаздай[146 - Шаһбаз – лачын, шоңкарларның затлысы.] ялтыраган бер шоңкарлар,
Тойгынның[147 - Тойгын – ау кошларының бер төре.] аягындан элгәндәйләр.
Моталиб талиядә хәккан мәркат,
Мәкасыйд талиядә хакка миръат[148 - Бөек мәсьәләләрдә чыннан да нечкә күзәтүче.Максатта эзлеклелектә дөреслек көзгесе.],
«Игътибар» да игътибарга алган икән
Хөрмәтле Ризаэтдин
– бер кямил зат.
Җөмлә дилсаф[149 - Дилсаф – саф күңел.] әһле инсаф алды гыйбрәт,
Казанга бу сәбәбдин килде фәхрәт[150 - Фәхрәт – дан, горурлык.],
Рөтбәсенә мөтталигъ мөхлис икән[151 - Дәрәҗәсен аңлаган ихлас (күңел) икән.]
Дамелла Борһанетдин казый
хәзрәт.
Әлхасыйль[152 - Әлхасыйль – җыеп әйткәндә, кыскасы.], күп әфазыйль салды колак,
Барып табып әйтүгә телем чулак;
Мәмсәви дамелланың
мәдхе калай?
Ләззәтле гыйбарәте – егет сымак.
Гайре чит вилайәтдән[153 - Вилайәт – өлкә, ил.] ничә ирләр,
Исламбул, Һиндстандан мөшаһирләр[154 - Мөшаһирләр – шөһрәт ияләре.]
Китабларын кабул кылып бастыртканлар
,
Чалкаеп йөри бирсен мөкябирләр[155 - Мөкябирләр – үзләрен эре тотучылар, тәкәбберләр.]!
Тәгассыбын[156 - Тәгассыб – фанатизм.] калдырмас бозык замир[157 - Замир – вөҗдан, йөрәк, күңел.],
Сусыныңны
кандырмас корык гадир[158 - Корык гадир – коры (корыган) чишмә, кипкән күлчек.],
Ай торганда чулпанга гашыйк булган, —
Ни кылсын көннең нурын ул бер зарир[159 - Зарир – сукыр.]!
Ай булмаса, йолдыз берлә төн яктырмай,
Фәркъдандан
мөстәгъни бәдре мөнир[160 - Нур сибүче тулган ай фәркъдан йолдызларына мохтаҗ түгел.],
Замирем мөзәккәр[161 - Замирем мөзәккәр – йөрәгем ир җенесле.] дип мактанмасын,
Кояшка хурлык бирмәс тәэнис замир[162 - Тәэнис замир – хатын-кыз (женский родка) җенесенә әверелгән йөрәк.]
.
Ничә мин-мин дигәнләр йоксын ачкан,
Гафләтдән тәнбиһ кылган бу бер нази[163 - Гамьсезлекне шелтәләгән бу бер кисәтүче.],
Җиһанда хале гайан къале бәйан[164 - Хале гайан, къале бәйан – хәле ачык, сүзе аңлатылган.]
,
Әфазыйльдән мөсәлләм җами гафи[165 - Бик күпсанлы танылган галимнәрдән.];
«Җәлал» га хашиясе[166 - Хашия – бит кырыйларындагы аңлатма яки бер әсәргә багышланган аңлатма китап.]
аңа шаһид,
Нә кадәр мәдех кылсак, шунчә җәдир[167 - Җәдир – лаек.].
Ливаъи тәхкыйкатьне хамил булга[168 - Хакыйкать байрагын күтәргән.]
Мөбариз[169 - Мөбариз – көрәшчеләр.] арасында бу – бер әмир!
Җәридәи замандай җәмал ачы[170 - Замана гәзитәсенең (басма сүзенең) күркәмлеген ачып.],