banner banner banner
Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)
Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)

скачать книгу бесплатно

Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)
Мифтахетдин Камалетдинович Акмулла

Мифтахетдин Камалетдин улы Акмулла (1831–1895) – татар, казакъ һәм башкорт әдәбиятларында тирән эз калдырган олы шагыйрь, фикер иясе.

Шагыйрьнең тууына 190 ел тулу уңае белән әзерләнгән бу җыентык өч бүлектән тора. Беренче бүлеккә – мәгърифәтчелек идеяләрен пропагандалауга багышланган әсәрләре, икенче бүлеккә – төрмәдә иҗат ителгән шигырьләре, өченче бүлеккә фәлсәфи уйланулары, үткен, тапкыр парчалары һәм төрле шигырьләре тупланды. Китап аңлатма һәм искәрмәләр, кыскача текстологик күзәтүләр белән тәэмин ителде.

PDF А4 форматында китапның нәшрият макеты сакланган. (В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.)

Мифтахетдин Камалетдинович Акмулла

Шигырьләр

© Татарстан китап нәшрияты, 2021

© Моратов Г. В., төзү, 2021

«Акмулланың сүзе шул, кылсаң нәзар…»

Акмулланың сүзе шул, кылсаң нәзар[1 - Кылсаң нәзар – карасаң, күз салсаң.],
Тереләй үлгәнгә исәп без бер мәзар[2 - Мәзар – кабер, зират.];
Дуслар җыелып, мәҗлес хушлаганда,
Алдымыз әле дә булса кызма базар!
Бер лаикъ урынга туры килмәй,
Казакъта тинтерәп йөр азар-мазар.
Һәрнәрсәгә моң булып гомрем үтде,
Мондан болай тәкъдирдә калай[3 - Калай – ничек.]язар?
Карасаң, Акмулланың диваны

бу,
Диванда – шүлләгәнгә[4 - Шүлләгәнгә (чүлләгәнгә) – сусаганга.]ширбәтле су;
Бәйтенең бере көләр, бере сүгәр,
Туры сүз

берәүгә – им, берәүгә – у[5 - У – агу (аку).].
Тәзкирә[6 - Тәзкирә – истәлек язма.]буламы дип язган булдык,
Хата булса, гаффарсыз[7 - Гаффар – кичерүче, гафу итүче.], йа Аллаһу!
Күңел дәрде кузгалып тышка чыкды —
Тулган суң чыдатбады[8 - Чыдатбады – чыдатмады.]эчтәге

бу!

I

Галим булса, лаф орсын хикмәт берлән!..

* * *

Казанда бер фазыйль чыкды алмас булып…

* * *

Сүз кузгар ул ир асыл – кирәк йирдән…

Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе

Казанда бер фазыйль[9 - Фазыйль – өстен, олы (зур галимнәргә карата кулланыла торган эпитет).] чыкды алмас булып,
Хасидләре[10 - Хасид – көнче, көнләшүче.] күбәйде гам-хас булып[11 - Гам-хас булу – түбән һәм югары катлау (кешеләре) бергәләшү.],
Мәгани җәваһирен[12 - Мәгани җәваһирен – фикер, идея җәүһәрләрен.] кулга элгән,
Хәкаикъ[13 - Хәкаикъ – хакыйкатьләр, чынлыклар.] диңгезендә гаувас[14 - Гаувас – суга чумучы (водолаз).] булып,
Мәйданда ул чыкарды артык гайрәт,
Мизмарда сабикълардан чыкды гъәсрәт[15 - Бәйге мәйданында элгәргеләрдән ялгышлар чыкты.];
Хәмде лиллаһ, бу диярда[16 - Дияр – мәмләкәт, ил; җир, өлкә.] бездән чыкды
Мәрҗани Шиһабетдин ахунд хәзрәт!
Караңгыда фанусны[17 - Фанус – фонарь, маяк.] кабызган ул,
Кайнар сөткә сары майны тамызган ул;
Янбугыссәлямәтдән[18 - Янбугыссәлямәт – сәламәтлек чишмәсе.] юллар ачып,
Әнһарелхәкаикъны[19 - Әнһарелхәкаикъ – хакыйкать елгалары.] агызган ул.
Сүз кузгар ул ир асыл – кирәк йирдән,
Ходаем фирасәтле[20 - Фирасәтле – сизгер, кыю.] йөрәк биргән;
Мөһәндисләр[21 - Мөһәндис – инженер.] сизмәгән йирдән казып,
Чыкарды татлы суны тирән йирдән.
Болагы[22 - Болагы саф – чишмәсе саф.] – саф, чәйгә һәркем су алгандай,
Хаклыкка чүлләгәнләр[23 - Чүлләү – сусау, эчәсе килү.] куангандай;
Дөррәсендән[24 - Дөррәсендән – энҗе бөртегеннән.] канча бала сөткә туеп,
Башкалар була калды су алгандай.
Тәхкыйкләрен[25 - Тәхкыйкләр – хакыйкать ачыклаучылар.] күргән адәм куангандай,
Голямага[26 - Голямага сәрдар – галимнәргә баш, җитәкче.] сәрдар булып ту[27 - Ту – байрак.] алгандай;
Мөбариз мәйданына бу чыккан соң[28 - Көрәшчеләр мәйданында бу (Мәрҗани) чыкканнан соң.],
Батырлар була калды җугалгандай.
Аңлаусыз һичкем аңа тотынмасын,
Анау-монау кеше имәс[29 - Имәс – түгел.] чобалгандай.
Палуанлардан[30 - Палуан – пәһлеван (батыр).] йыгълып бу күргән юк,
Бәйгене берәү алса – бу алгандай!
Мөселманга каршуга лаикъ имәс,
Инсафлы урыс күрсә инангандай,
Ул бер фазыйль галляма[31 - Галляма – зур галим, эрудит.] – узган тапдан[32 - Тап – гади халык (гавам); сословие.],
Хаззы[33 - Хазз – өлеш.] бар дәрәҗәи иҗтиһаддан;
Әгъдасенә[34 - Әгъда – дошманнар.] җан аямай каршы торып,
Аның өчен мөҗаһидмез[35 - Мөҗаһид – тырышучы.] алгы сафдан.
Дәкаикътә[36 - Дәкаикъ – нечкә фикер; тирән уй.] мөшкил чишеп калдырган ул,
Биш йөз елгы батырларны талдырган ул,
Мисленә әһле гасыр гъәдил тапмай[37 - Гъәдил тапмау – тиң тапмау.],
Йөрәген мөганиднең[38 - Мөганид – кире беткән, карышучы.] яндырган ул.
Һәр йирдә сәнәд[39 - Сәнәд – дәлил, документ.] илә сүзе баһир[40 - Баһир – ачык, анык.],
Халенә къале[41 - Къаль – әйткән сүз.] шаһид көндәй заһир[42 - Заһир – ачык.];
Бу заманда туган юк аңа нәзыйр[43 - Нәзыйр – охшаш, тиңдәш.]
Мәгърифәтерриҗальдә[44 - Мәгърифәтерриҗальдә – мәгърифәтле ирләр арасында.] мондай маһир.
Үтә алмайлар эзендән басып аның,
Китә алмайлар юлындан ашып аның;
Хакъ нурын сүндерә алмай мөганидләр,
Күрә алмайлар галәмгә фашын аның[45 - Галәмгә фашын аның – аның дөньяга мәшһүр булуын.]!
Аһ, дәрига[46 - Аһ, дәрига! – Аһ, үкенеч!]! Баралмадым кашына аның,
Сүзенә артыкча мин гашыйк аның;
Һәр тарафка сөйүледдәкаикъдан[47 - Сөйүледдәкаикъдан – дәкаикъ силләре, ягъни: нечкә фикер ташкыннарыннан.]
Агызган йиме гыйрфан[48 - Йиме гыйрфан – гыйрфан җиме (белем җимеше).] ташып аның.

* * *

Мин үзем бер дәрдемәнд[49 - Дәрдемәнд – кайгылы, моңлы.] диванәмен,
Кайда бер тәхкыйк күрсәм, куанамын.
Бу затда гаҗәб тәхкыйк[50 - Тәхкыйк – хакыйкать ачыклаучы.] күргәнән соң,
Биззарур[51 - Биззарур – чарасыз, ирексездән.] шул сәбәбдән хуб аламын.
Мин бер

арык бүредәй җилеп йөргән,
Куян, карсак, төлке исен сизеп йөргән;
Берәүе кулга төшсә, бере төшмәй,
Арык, аксак киз килсә[52 - Киз килү – туры килү, очрау.], элеп йөргән.
Мәҗлесенә карай гына гаугамыз бар,
Кодыгына[53 - Кодык – кое.] карай гына каугамыз[54 - Кауга – коедан су ала торган махсус чиләк.] бар,
Эрбет менән Мәкәрҗәгә

чама кайда —
Базарына карай гына сәүдәмез бар.
Бәхтемез ачылмаган без бер фәкыйрь,
Абыруем артык юк, эшем такыр.
Яшьтә җыйган бер буаз мәҗмәгым[55 - Мәҗмәгъ – җыентык.] бар

,
Аның һәм бәгъзе йире какыр-макыр.
Ул заман китаб кайда бу замандай,
Йөримен тирән йирдән су алалмай;
Бер шәрик[56 - Шәрик – иптәш, иш (сабакташ).] калын китаб остап торса[57 - Остап тору – тотып тору.],
Кызыгып, мин фәкыйрьнең күзе алаңдай.
Үгәй ана кулында йәтим калдым,
Андан да бик эрәтем китеп калдым.
Өстемдә керле күлмәк, йыртык дамбал[58 - Дамбал – ыштан, чалбар.],
Кайда мелла[59 - Мелла – бу урында: белемле кеше, хәлфә, дәрес бирүче.] бар дисә, йитеп бардым.
Фәкыйрьлекдән артык фән күрә алмадык,
Шәһәр чыгып, алыс юлга йөрә алмадык;
Мәргәннәрне танырлык хәлемез бар,
Шул сәбәбдән сабыр кылып тора алмадык.
Аз гына дәресем бар кыш вакытда,
Китаб карау – гадәтемез буш вакытда;
Бездән дә фәйзъ бабы[60 - Фәйзъ бабы – белем һәм бәрәкәт ишеге.] бикләнгән юк —
Аңлаймыз кәеф килгән хуш вакытда.

* * *

Уйламаңыз «Җарудә»не

күргән юк дип,
Әгәр күрсә, гыйбарәтен белгән юк дип.
Кадәри халь[61 - Кадәри халь – кулдан килгәнчә (хәл кадәре).] садак тарткан[62 - Садак тарту – җәя керешен тарту.] егетләр бар, —
Уйламаңыз дөньяда мәргән җук дип

.
Мәргәнгә Ходай бирсә туры сәһем[63 - Сәһем – ук.],
Аңа булса мөкарин туры фәһем[64 - Аңар дөрес аңлау якын булса.],
Гатасына манигъ юк[65 - Гатасына манигъ юк – әҗеренә каршы төшүче юк.], – беләсезме?
Къәдде гыйлем көлле аннас мәшрәбеһем,
Тәгаррызга минем нә микъдарым бар?[66 - Гыйлемлек кыяфәте барлык кешеләргә дә уртак,Тыкшынуга минем нинди саным (катышым) бар?]
Үземнең ноксаныма[67 - Ноксан – кимчелек, җитешсезлек.] икърарым бар;
Без – кырмыска, сез Сөләйман

булганда да,
«Фә-әйнә тәзһәбунә?» дән әхбарым бар![68 - «Кая барырсыз?» дан хәбәрем бар.]
Дамелла икәнеңез исемездә,
Фәкыйрьне дә алыңыз исеңезгә;
Акырын җәяүләтеп артка төштек,
Акмулланы фәлән-төгән дисәңез дә.
Ирнең хәле беленер ләфыз атса[69 - Ләфыз ату – сүз башлап әйтү (авыз ачып сүз әйтү).],
Кемнең хәле беленер мөбһәм ятса[70 - Мөбһәм яту – буш, тик яту.]?
Мәгърифәгә[71 - Мәгърифә – билгеле исем, хас исем (тел белемендә).], сыйфатка ярап китә,
Некирә бер вәҗһедән тәхсыйс тапса[72 - Билгесез исем бер яктан үзенә билгеләмә тапса.].
Берәүгә морад булса хакъның яды[73 - Хакъның яды – Алланы искә алу, яд итү.],
Мәгърифәт микъдарында аңа бади[74 - Бади – сәбәп, эшнең башы, әүвәле.].
Әлһади әсмасына мазһар булыр:
Истигъдад, кабилият, шарты гади[75 - Юл күрсәтүчелек дәрәҗәсенә менәр өчен кирәк:Зирәклелек, сәләтлелек, гади шартлар.].
Һәркемгә хазз бирелгән кыйсмәт берлән[76 - Һәркемгә өлеш бирелгән язмыш буенча.],
Ирләргә нисбәт бирмә хиссәт[77 - Хиссәт – түбәнлек, хәсислек.] берлән;
Тәхкыйрьгә[78 - Тәхкыйрь – хурлау, хәкарәтләү.] меллалыкның хаҗәте юк,
Галим булса, лаф орсын хикмәт берлән!
Дәрдсезләрнең эше юк һиммәт берлән,
Һиммәтленең[79 - Һиммәт – тырышлык, олы җанлылык.] кулы кыска кыйльләт[80 - Кыйльләт – азлык, җитешмәүчәнлек.] берлән;
Халыкның нәзарында[81 - Нәзарында – карашында.] хур күренеп,
Гомре үтәр бичараның зилләт[82 - Зилләт – хурлык, гарьлек.] берлән!

* * *

Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән,
Анчә күз алартманыз хиддәт берлән;
Ниһайя булса мөкайяд йә мәъүл[83 - Нәтиҗәсе булса әҗер яки өмет.]:
Хәрәм-хәләл шәхсенә нисбәт берлән.
Һәр фәндә шигырь менән китаб тулы.
Карасак, ияләре кандай[84 - Кандай – нинди.] олы!
Газалидәй

риҗальгә[85 - Риҗаль – ир кешеләр, ир-ат, ир агасы.] кем туктамай,